Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Ул 'ирг' яш'р' матурлану я'ару алып кил'

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-03-05

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 19.5.2024

 

1 алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, килгән кунаклар! Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә.

2 алып баручы: Кадерле әниләребез, бүген сезнең бәйрәм – 8 Март бәйрәме. Сезне барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомер күгегез кояшлы, якты һәм җылы булсын.

Белгәнебезчә, әниләр балалары өчен утка керергә дә, суга сикерергә дә әзер. Сез ягымлы һәм акыллы, кыю һәм уңган, иркә һәм таләпчән. Сезнең канатларыгыз нык, тормыш тәҗрибәгез зур, шуның белән сез балаларыгызның алыштыргысыз киңәшчесе һәм ярдәмчесе .

1 алып баручы :Әни ,әнием , әнкәй !Кадерләп ,назлап әйтәбез ,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз ,һәрвакыт яныбызда булган ,уңышларыбыз өчен шатланып ,кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез !

2 алып баручы : Әни ...Әнием ....нинди якты ,мөлаем сүз .Әнием дип дәшә алган кешеләр нинди бәхетлеләр !Безнең өчен гомерен дә кызганмаучы ,кирәк булса  ,үзенең сәламәтлеге бәрабәренә баласы гомерен озайтучы ,олы йөрәкле ,саф күңелле ,тырыш һәм уңган  ӘНИЛӘР !

1алып баручы :Балагызның берәве сез ,                                                                                                                       

                            Гаиләнең йөрәге сез ,

                            Иминлекнең терәге сез , 

                          Һәркемнең кирәге сез .

2 алып баручы :Сез чаялар ,сез батырлар

                             Сез дөньяда иң матурлар ,

                             Сез булганга тормыш ямьле ,

                             Сез булганга яшәү  гамьле .  

Җыр :” Бәйрәм бүген “.

 1 бала : Тузаннарны сөртеп чыктым ,

              Коедан су китердем .

              Әни эштән кайтканчы дип ,

              Бөтен эшне бетердем .

2 бала :  Бүлмәләрне җыештырдым ,

              Бар җир ялт итсен әле .

              Үзенең бәйрәмендә бер ,

              Әни ял итсен әле .

3 бала: Иртә белән уятучы ,                                            

            Назлы сүзләр әйтүче ,                                        

            Кадерләп үстерүче -                                            

            Ул бит минем әнием .

4 бала: Тәмле ашлар пешереп,

            Матур гөлләр үстереп,

            Һәрвакыт безне аңлаучы-

            Ул бит минем әнием.  

5 бала:Мин үсәм дөньяда-

           Йөрәгенең тибеше.

           Син миңа, әнием,

         Оҗмахның җимеше.

         Иртә таң назларым,

         Төшләрнең тәмлесе,

         Дөньяда син, әнием,

         Изгенең изгесе.        

1 алып баручы:

          Әни!

          Йөрәкнең ул иң мөкатдас хисе,

          Күңелнең ул иң-иң түрендә.

          Ул салкында сине җылытучың,

          Юанычың авыр көннәрдә.

2 алып баручы:

          Башка беркем эндәшмәгән кебек

          Син генә тик дәшә аласың.

          Синең кебек тагын кем генә соң

          Сөя ала икән баласын.         

6 бала: Өйнең нуры әнием син ул ,

           Гаиләбезнең тоткасы .                                         

           Килә минем сиңа һәрчак ,                                   

           Карап кына торасы .                                               

           Татлы ризыклар әзерләп ,                                     

           Чәй янына җыясың.                                               

           Дөньядагы мәрхәмәтне                                        

           Үзеңә сыйдыргансың .                                           

7 бала:  Абый белән мине ,әни ,  

            Давылдан саклагансың .    

            Тәти кыз һәм ул булсын дип ,       

            Өметең аклагансың .      

            Әнием рәхмәт барысы өчен ,    

            Изге теләкләреңә .

            Рәхмәтемне белдерермен ,  

            Эш һәм гамәлләремдә .     

8 бала:   “Әннә “-диеп тел ачылган ,                             

             Чыкмас ул һич исемнән .                                 

             “Әни “дигән бөек сүзгә                                    

             Һичкайчан тап төшермәм .  

9 бала: Һәр яңа көн туган саен,

          “Әни “-диеп әйтәм мин .

            Дөньяда синең барлыкка ,   

            Шатланам ,куанам мин .  

10 бала: “Әни “диеп ,җылы итеп ,

              Эндәшә һәрбер бала ,   

              Һәрбер кеше шатланадыр ,

              Әни барга дөньяда .   

Җыр: “Әнием, җаным син”

11 бала:Иң –иң сабыр ,иң –иң тыйнак ,              

             Иң ягымлы кешеләр .                               

             Иң сөйкемле ,мәрхәмәтле ,

             Алар безнең әниләр .    

12 бала: Иң-иң әйбәт балаң булып                               

            Яшәсәм ярар иде .

            Әниемнең ышанычын ,

            Акласам ярар иде .

13 бала: Айдан ,кояштан кадерле ,                            

             Син ул  әнием .                                           

             Иң ягымлы ,иң сөйкемле ,                  

             Син ул әнием .

14 бала: Рәхмәт сиңа әнием ,                                          

             Төннәрен йокламыйча

             Мине үстергәнең өчен ,

             Рәхмәт сиңа әнием ,

             Минем белән һәрвакыт

             Бергә булганың өчен .

15 бала: Зәңгәр күктә ал кояш ,   

             Сүнмәсен балкып  торсын .                       

             Әниләрнең нурлы йөзе ,                          

             Гел көлеп кенә торсын .                    

             Иминлекне ,тынычлыкны                         

                  Саклар өчен кирәк без .                                                   

                   Хәзер кечкенә булсак та ,                              

                  Әнигә зур терәк без .

1 алып баручы:

                  Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына     җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

2 алып баручы:

                  Әни-баласының якын дусты һәм киңәшчсе. Беркемгә дә сөйли алмый торган эч серләреңне әнигә, тик әнигә генә сөйләргә була. Үсеп кеше булгач та әни баласын онытмый, авыр вакытларда аңа беренче булып ярдәм кулын суза. Менә нинди тиңдәшсез кеше ул-ӘНИ.

16 бала: Сигезенче март  җитте ,

        Без аны озак көттек ,

       Яратам мин бәйрәмне ,

         Шуңа котлыйм әнине .

        Минем әнием матур ,

        Кояш кебек сибә нур ,

        Аңа сөенеч булам !

17 бала: Әниләрдән дә кадерле ,

               Кеше юктыр дөньяда .

               Кояшка тиңләп әнисен ,

                Сөядер һәрбер бала .

               Яратамын әниемне ,

               Йомшак аның куллары ,

                Битләремне сыйпаганда ,

               Җанга рәхәт буладыр .

18 бала : Мин әнине яратам ,

               “Әнием “ –дип җан атам .

                Аның кочагында үсеп ,

                Канатларым ныгытам .

                Әнине әби үстергән ,

                 Мине әни үстерә

                 Тормышта яшәр өчен ,

                 Алар миңа көч бирә .

19 бала : Син миңа гомер биргәнсең ,

               Рәхмәтлемен шунсына .

               Кадерләп син үстердең ,

               Бурычлы бит мин сиңа .

20 бала : Әни бит ул –изге кеше ,

               Изгеләрнең изгесе .

                Аннан башка тормыш бармый ,

                Әни –тормыш көзгесе .

1 алып баручы : Әни күңеле мәңге күләгәсез ,

                              Әни күңеле мәңге бозланмый .

                               Кирәк икән ул баласы өчен ,

                               Яшьлеген дә ,саулыгын да ,

                               Гомерен дә хәтта кызганмый .

2 алып баручы :Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк ,

                            Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

                            Йөрәк  җылыбызны бүләк итик ,

                            Югалтмассыз  ,мәңге торыр ул.

(Әниләргә кулдан эшләнгән бүләкләр тапшырыла .)

Җыр : “Һәрвакыт булсын кояш “.

1 алып баручы :Хөрмәтле әниләр ,ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез .Бүген безнең 3команда көч сынашачак .

2 алып баручы :Әйдәгез иң беренче уеныбызны башлап җибәргәнче командаларның эшләрен бәяләп бару өчен жюри составы сайларга кирәк .Кемнәрне тәкъдим итәсез ?(жюри сайлау ).

1алып баручы : Жюри сайланды ,әйдәгез командаларга сүзне бирик .(командалар бер –берсен сәламлиләр ).

2алып баручы :Бәйгене башлыйк :1 уен “ Кем җитез “дип атала . Беренче кеше тупны аяк арасына куеп ,кыршау янына кадәр сикереп бара .Кыршау эченә тупны куя ,ә кыршау эчендәге скакалканы алып  сикереп кайта .Икенче уенчы скакалкада сикереп кыршауга кадәр бара ,скакалканы куеп тупны аяк арасына кыстырып сикереп  кайта .

1 алып баручы :2 уен :”Кулдан кулга “ дип атала .Беренче кеше тупны куллар белән артка таба бирә ,калганнар дәвам итә .Ахырдагы уенчы тупны тотып алга килеп баса ,тупны шулай ук артка җибәрә ,шул рәвешле беренче баскан уенчыга килеп җиткәнче дәвам итә .

2 алып баручы : 3уен : “Сазлык “ дип атала .Уенчылар сазлык аша узарга тиеш . Һәр командага 4бит кәгазъ бирелә . 2 кәгазъгә басып 2кәгазъне алга күчереп куярга кирәк  ,идәнгә басмыйча шулай барып киләсе .

1 алып баручы : 4 уен “Тыңлаусыз шар “ дип атала .Шарны таякның очыннан гына тотып сукмыйча гына алып барасы һәм алып кайтасы .Идәнгә төшерергә ярамый .

2 алып баручы :5 уен  “Өй җыештыру “ дип атала .Беренче уенчы идәнгә 1адым саен туп тезә ,икенче уенчы себеркегә атлана тупларга тимичә елан шикелле туплар арасыннан йөреп  килә  .Себеркене алдагы уенчыга бирә .

1 алып баручы :6 уен :”Тәгәри тубым “ дип атала .Һәр уенчы тупны кыршау эченә ала һәм идәннән тәгәрәтеп алып бара .Тупны кыршау эченнән чыгарырга ярамый .Шул рәвешле уен дәвам итә .

2 алып баручы :7уен :”Әдәп төбе –матур гадәт “ дип атала .Һәр командага  да төгәлләнмәгән текстлар укыла ,ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш:

  -Сезнең улыгыз урамнан елап кергән .Сез хәлне аңларга теләп :

               - Улым ,нәрсә булды ? –дип сорыйсыз .

                -Шамил кыйнады . (текстны дәвам итәсе ).

  -Бала бакчадан киреләнеп кайта .

              -Иртәгә бакчага бармыйм  ,анда гел апалар әйткәнне генә тыңлыйсы ,я рәсем ясарга ,я әвәләргә утырталар уйнарга ирек тә бирмиләр .Бу очракта әни кеше нәрсә дип җавап бирер .(текстны дәвам итәсе ).

1 алып баручы :8 уен “Бәрәңге утырту һәм җыю “ дип атала .Кашыга ара калдырып кыршаулар тезелә .Чиләктәге тупларны кыршауга салып чыгасы да ,чиләкне икенче уенчыга китереп бирәсе икенче уенчыуенчы тупларны чиләккә җыеп чыга ,шулай дәвам итә .

2алып баручы :9 уен : “Баланы киендер һәм чишендер “ дип атала . Беренче уенчы кыршау эченә керә һәм кулына бер итекне ала да алда утыручы балага кигезә, йөгереп килеп иптәшен кыршау эченә ала икенче сыңар итекне алалар тагын алып барып кигезәләр ,аннан бияләйне ,шапканы ,куртканы кигезәсе замогын замоклагач кире чишендереп һәр әйберне урынына алып барып куясы ,кием белән бергә берәр кеше дә калып бара .

8 март кичәсе

(башлангыч класслар өчен)

.

Ягымлы, әниләребез. Бүген без сезне “Ягез әле, әниләр!” конкурсына чакырабыз.

Конкурс таләбе буенча әниләр чәчәк формасындагы номероклар алалар.Шулар белән чыгыш ясаучылар тәртибе билгеләнелә.

1 нче конкурс

“Әйдәгез танышыйк”

Кадерле, әниләр, һәрбер конкурсның кагыйдәсе буенча, сез үзегез белән таныштырып китәргә тиеш. Таныштыру кыска, матур һәм юморлы булырга тиеш.

2 нче конкурс

“Матурлык салоны”

Сез һәрберегез матурлык салоны директоры. Конкурска модель әзерләргә кушылган. Шушы мәсьәләне чишәр өчен сез эшкә тотынасыз. Кызларга причёска ясарга, аңа исем кушарга кирәк. Яңадан модель подиумда сезнең хезмәтне күрсәтәчәк.

3 нче конкурс

“Ашыгыч ярдәм”

Сезнең балагыз озак йоклап, мәктәпкә соңга калган. Сезнең бурычыгыз:

* Баланы йокыдан уятырга.

* Портфельга китап-дәфтәрләрне, ручка, карандаш, пластилин, краскалар, линейка салырга.

* Баланы киендерергә.

* Жюри алдына китереп бастырырга.

4 нче конкурс

“Җырлар җырлыйм балама”

Һәрбер әни бер куплет җыр җырлый.

5 нче конкурс

“ Уңган куллар”

Бик тиз арада күлмәккә сәдәфләр тагарга кирәк. Кем җитезрәк микән – сынап карыйк!

6 нчы конкурс

“Әниемнең куллары”

Әниләр бераз ял итсеннәр. Хәзер балалар сезне кулларыгыздан гына тотып карап, һәрберсе үз әнисен табарга тиеш була.

Жюри составы урыннар билгели. Әниләргә “Иң уңган әни”, “ Суперәни”, “Иң матур җырлаучы әни”, “Иң ягымлы әни”.

Кадерле әниләр, сезнең алда без баш иябез. Безгә шундый күп шатлык, елмаю бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ничә яшь булса да, күңелегез белән һәрвакыт яшь, чибәр, мөлаем бала булып калыгыз. Барыгызга да зур уңышлар, шатлыклар телибез. Балаларыгызның игелеген күреп озын-озак яшәргә язсын.




1. Реферат - Основные категории развития Диалектика использует
2. Мисс Сансемо Открывайте Я знаю вы дома Буквально десять минут назад вы вышли из ванной и поздоровались с
3. 101 Краснодарский край Региону присвоены рейтинги- Кредитный рейтинг регионов Высокий уровень
4. Мир через творчество и путешествия в рамках которого Вы сможете совершенствовать свое мастерство на занят
5. Конституция 212 года и ее культурно-историческое значение
6. Диференціація населення за рівнем доходів. Поняття рівня життя. Прожитковий мінімум і межа малозабезпеченості. Мінімальна зарплата
7. Аневризма брюшной части аорты
8. технические и идейнополитические новации
9. явлений В психологии псих
10. .03.2013 Способ 1. Разминочный.
11. Курсовая работа- Совершенствование организации труда на вспашке
12. Тема- Тенденції до еміграції у молоді Львова Виконала- Хім~як Орися Студентка ЖРН ~ 42с Доброго дняЯ
13.  на теорию в исследовании сущности специфики и основных движущих сил этого особого рода общественных отноше
14. Природная ценность крупных таежных территори
15. Нормы и особенности транспортного права
16. тема уголовного закона
17. тема охлаждения система воздухоснабжения воздушная тормозная система песочная система система пожароту
18. великої грецької колонізації- Найдавнішим народом української історії про який збереглися писемні згад
19. Лабораторная работа 3 DHTML и JvScript на webстраницах Цель работы- ознакомиться с основными возможностями яз
20.  Государство ~ это общество проживающее на определенной территории и имеющий аппарат управления 2