Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
МАРСЕЛЬ ХӘЕРТДИНОВ
ИКЕГӘ БҮЛЕНҮ 5.01.14.
1.
Үткән ел уникенче айның егерме сигезендә “чыгарылыш” очрашуы булды.
Башланучы осталар әңгәмәсе белән күңелләр безнең тулды.
Рухи әңгәмә камил рәвеш алды.
Уянучы, ачылучы осталыгың сукмагыңнан атлап китәргә калды.
Оешуыбыздан соң, ике ел һәм егерме биш көн узды.
Алтын сызыкны юлыбызда күкләр егерме сигезендә сызды.
2.
Үткән атна дәвамында яңа буразна салынды...
Пәйда булган яңа чынбарлык турында тирән уйланды...
Дүрт әйбер турында уйлыйбыз.
Яңа дәрәҗәне, яңа халәтне бүген сайлыйбыз.
Төркемебез инде байтактан бирле рухи мәктәп һәм рухи клуб рәвешен ала...
Безгә бу пәйда булган чынбарлыкны аңлы рәвештә кабул итәргә кала.
3.
Рухи дәреслекләр бер-бер артлы кулыбызга керә.
Рухи иерархияләребез элгергәнлегебезне безнең күрә.
Рухи белемнәрне җыю белән инде чикләнмибез...
Катып калган, ясалма чикләребезгә инде бикләнмибез...
Алтын җеп кулыбызга керә...
Җаныбыз бүген юлыбызны безнең күрә...
4.
Кут Хуминың “Җан кануннары” дәреслегеннән мәктәбебез башланды.
Туу көннәребездә салынган карма кодларын укудан беренче гамәли адым эшләнде.
Крайонның “ДНК-ның унике катламы” китабына әйләнеп кайттык.
Бу юлы китапның яңа тирәнлегенә без үттек.
Метатронның китабы шаккаттырды...
Үз офыкларына тирәнрәк Аллаһ безне үткәрде...
5.
Исемнәребезгә салынган кодларга Крайон әсбабы буенча кердек.
Яратылышта бернинди очраклылыкның да юклыгын без күрдек.
Аманда Гуггенхаймер аркылы ирешкән һәркайсыбызның рухи иерархиясен яктыртучы белемнәр белән танышабыз.
Ул белем аркылы без гамәлдә рухи иерархияләребезгә ашабыз.
Менә шушы хезмәт алдыбызда тора.
Үзе аркылы үткәргән белем-аңнан һәркем яңа үзен кора.
6.
Яратылышыбызга әйләнеп кайтабыз...
Хакыйкый иялегебезгә, корылышыбызга үтәбез...
Наталья Котельникова аркылы ирешкән белемнәр безне Люцифер экспериментының эченә кертәләр...
Бу эспериментта катнашучы үзебезгә дә бу белемнәр яңача караталар...
Үткән елның соңгы көнендә Люциферның Күтәрелү Пирамидасы күз алдымда пәйда булды.
Бу күренешнең, бу фактның әһәмияте белән күңелем минем тулды.
7.
Люцифер - алтын кагыйдә буенча - матдият белән рухиятне, караңгылык белән яктылыкны кушты.
Яратылышның төбе, нигезе һәм түбәсе, өсте арасындагы бөтенлеккә Ул иреште.
Хаосны, караңгылыкны үзебезгә буйсындырабыз.
Эчке төпсезлегебезгә үзебезне аңлы дәрәҗәдә уздырабыз.
Эчке яшәүне Люцифер булдырды.
Аллаһ Планы буенча, Яратылышыбыз өчен альтернативаны Ул тудырды.
8.
Кешелек аны пычратты.
Күпләребез аңа үз пычрагын атты.
Небадон галәме үзгәрде.
Яратылыш Люцифер тәҗрибәсенә инде иярде.
Аның эксперименты безнең дә Хезмәт...
Күмәклектә Бар Ителде моңача булмаган Нигъмәт...
9.
Рухи Иерархиябез белән кушылыйк.
Җиребездәге эксперименты аңлы җаваплылыгыбызга алыйк.
Төркемебез җирлегендә рухи мәктәп һәм рухи клуб чәчәк атсын.
Квант халәте һәркайсыбызга тирәнтен үтсен.
Бер атна эчендә вазгыять кискен үзгәрде...
Аңсызлыктамы, аңлылыктамы һәркайсыбыз шушы ташкынга иярде...
10.
Яңа башлангычка кереп барабыз...
Яңа елыбызның Ноль градусына аң-күңлебезне борабыз...
Ноль ноктасын кичәбез...
Квант яшәвенә күчәбез...
Яссы яшәү артта кала...
Һәркем илаһиятен яшәүгә ала!
11.
Бүрәнкәле яшәүгә күчтем.
Һәр бүрәнкәнең төпсезлеген кичтем.
Агымдагы Хәзереңдә яшисең.
Хәзереңдәге бүрәнкәдә илаһиятеңә юл түшисең.
Хәзерең төбендә Мәңгелек.
Төрле яклары белән ачыла Төпсез Игелек.
12.
Яратылыш бүрәнкәләренә ачыласың...
Һәр пәйда булучы бүрәнкәдә квант үзеңне кыласың...
Квант сөйләшүгә, аралашуга элгердек.
Эчке илаһиятебезгә без инде кердек.
Бүген төнлә барлык нечкә тәннәремне үземә кидердем.
Илаһи-табигый тулылыгымда, бөтенлегемдә үземне калдырдым.
13.
Ике төн дәвамында мәетемнән котылам.
Мәетемнән котылганнан соң, илаһи кешелегемә үтә алам.
Үлми, үлик.
Агымдагы Хәзеребездә аңлы мәңгелекне уйлыйк.
Яңа елга квант халәтебездә, илаһиятездә, барлык нечкә тәннәребездә керәбез...
Яратучы яшәвен алдыбызда күрәбез...