Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

14. 1. Ун~иде кеше ~ыелдык.html

Работа добавлена на сайт samzan.net:


МАРСЕЛЬ ХАЕРТДИНОВ

ОЧРАШУЫБЫЗ КОСМОСЫ   20.01.14.

1.

Унҗиде кеше җыелдык.

Кодрәтле портал кылдык.

  Уянган остабыз Екатеринбургта, Казахстанда, Казанда рухи максатлар белән сәяхәт кылды.

  Илаһи очкын сыйфатында ул һәр барган урында, һәр очрашу-гамәлдә калды.

Аның йолдызы үз маршрутына ия.

Бердәнбер вазифа аның өлешенә тия.

2.

Остабыз йөрәген, осталыгын, илаһи очкыннарын юлында калдырды.

Ул үз Хезмәтен иң югары дәрәҗәдә булдырды!

  Аны зарыгып көтүчеләр бар иде...

  Аның Очкынына ачылырга әзер йөрәкләр бар иде...

Аның сәяхәте – яратылыш.

Аның сәяхәте – үзлекле үтәлеш.

3.

Ерак аралар якынайды...

Яшен сыман Нурыбыз ул араны айкады...

  Нурлы җепләр сузылды...

  Йөрәк-аңнар аркылы бер-беребезгә узылды...

Рәхмәт сиңа, яратуга кыю кергән остабыз!

Синең яратылышыңа без дә күңелләребезне, очкыннарыбызны өстәрбез!

4.

Унҗиде кеше – ул сигез саны.

Күк белән Җир түгәрәкләре образында без юрыйбыз аны.

  Күк белән Җирне берләштерүче порталны, каналны суздык.

  Шушы гамәл аркылы да без яңа чынбарлыкка уздык.

Җиребездәге Күтәрелү пирамидасы – инде әзер.

Күк пирамидасын якынайтабыз без хәзер!

5.

Очрашуыбыз космосыбызны ачып җибәрде!

Эчке караңгылыгын, томанын һәркем читкә тибәрде!

  Сигезлек кодрәтендә порталны ясау космоска юл ачты.

  Һәркайсыбызны иңләүче һәм яшәтүче илаһият чиксезлеге безне кочты.

Шушы космосны күзаллыйм.

Ачык офыклар турында уйлыйм.

6.

Һәркайсыбыз – дөньяви шәкелдәге йолдыз!

Матди кабыкта сайланды бар булуыбыз!

  Хәзер шушы кабыкны йомшартабыз, нечкәртәбез, кайдадыр юк та итәбез.

  Илаһыбызга, эчке фәрештәбезгә, яратучы асылына без үтәбез.

Хәйвани кеше юлын үттек!

Шул яшәүнең тотагы үзебезне иттек!

7.

Әмма без – Аллаһ Бәндәләре!

Әмма без – Илаһ Ияләре!

  Эчке кояшыбыз, тәнле фәрештәбез безне уята!

  Үзебез сайлаган дәрәҗәдән Күтәрелү безне көтә!

Яратучылар, иҗатчылар буларак уянабыз...

Аллаһка һәм мәңге асылларыбызга бу уянуда таянабыз...

8.

Аңыбызны бертуктаусыз ачабыз.

Шул аң ярдәмендә ачылучы Космосыбызны кочабыз.

  Һәр Аллаһ бәндәсе үз кабатланмас асылына ия.

  Һәр кабатланмас җисем-вакыйгәгә чиксез сизгерлеккә, сыгылмалылыкка ия булган бармакларыбыз тия.

Яшәвебез безнең – Ярату!

Яшәвебез безнең – моңача булмаган һәм белмәгән тәҗрибә-акылга үтү!

9.

Минерал, үсемлек, хәйван, хәйвани кеше дәрәҗәләренә иңдек.

Илаһыбыз яктылык-мәхәббәтендә без һәр тарлыкны җиңдек.

  Илаһи бөтенлеккә иябез.

  Һәр табылган асылны Илаһыбызда эретәбез.

Үз вазифасын үтәгән шәкелләрдән без ваз кичәбез.

Яңа дәрәҗә-халәтебезгә тиң булган шәкелгә күчәбез.

10.

Үле, корыган шәкелләрдән котылабыз.

Элгерүебезне без кирәк кадәренчә көтә алабыз.

  Бихисап нечкәлекләрдән һәр нәрсә туплана.

  Эчке космосларына, төпсез чыганакларына ия булганнар гына ачылучы чорда хуплана.

Һәрвакыт үзеңне инкарь итәсең!

Һәрвакыт үзеңә тирәнрәк үтәсең!

11.

Үле җисемнәреңдә үз өстеңнән кыеласың!

Кодрәтләнүче нурыңда, очкыныңда син бертуктаусыз коеласың!

  Чикләнгәнлектән, дөньяви бәйлелектән арынабыз...

  Күтәрелү Ташкынына, Кояш-Фәрештәбезгә ыргылабыз...

Һәркайсыбыз уянырга, ачылырга, хак үзе булырга тели...

Һәркем үз хакыйкатен Аллаһның Абсолют Хакыйкате Офыкларында сөйли.

12.

Үз хакыйкатеңне аңла.

Башкаларның да хакыйкатьләрен тыңла.

  Әмма бар әле Абсолют Үлчәнеш!

  Әмма бар әле Аллаһка Күченеш!

Ниең белән әйләнеп кайтасың?

Энә күзе, нуль ноктасы аркылы ничек үтәсең?

13.

Һәркайсыбыз эчке космосына ия...

Һәркайсыбыз – үзлекле дөнья...

  Әмма без Аллаһ Космосында эретелгәнбез...

  Шул сәбәпле без Үзлегебезгә үтә алганбыз...

Йолдыз сыйфатында кабыныйк!

Ярату ялкынында яныйк!




1. варианты английского языка 1
2. Оценка финансового состояния коммерческой организации
3. Выканала студэнтка 436 гр
4. реферат Банников Сергей Николаевич Кафедра ФН3 Теоретическая механика Москва 1997 Московский
5. законодательное обеспечение государственной политики занятости; разработка и обеспечение действия системы
6. Курсовая работа- Экономика предприятий
7. 012013 ~ 17022013 Практика проходила под руководством от филиала МИФИ ~ кандидат педагогических наук старший пр
8. ЗАКОН ОБ ОБЕСПЕЧЕНИИ ЕДИНСТВА ИЗМЕРЕНИЙ.html
9. Так же в нашем магазине вы можете приобрести тертые какао бобы для приготовления настоящего домашнего шок
10. ТЕХНОЛОГИЯ АВТОМАТИЗИРОВАННОГО ПРОИЗВОДСТВА для студентов специальности 7
11. в одной улыбке состоит то что называют красотою лица- если улыбка прибавляет прелести лицу то оно прекрас
12. Уральский государственный педагогический университет Факультет туризма и гостиничного сервиса Кафед
13. тема как бы сложно она ни была организована состоит из биологических макромолекул- нуклеиновых кислот белк
14. тонким страницам пухлой книги
15. Лабораторная работа 7 ЛАБОРАТОРНАЯ РАБОТА 7 Основные возможности MthCD и элементы окна MthCD
16. Статистичне вивчення робочої сили та робочого часу
17. Состав проектного анализа Анализ любого инновационного проекта состоит из нескольких этапов и включает
18. Пролив ~ термин которым в прибрежной Новой Англии обозначают участок открытой воды отделяющий остров от м
19. Божественный маэстро так назвал великого итальянского композитора Г
20. во Очки усл