Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательноречевому

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2015-07-05

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 18.5.2024

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением

деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей

№ 49 «Гульназ»

г.Набережные Челны Республики Татарстан

Конспект занятия по развитие речи

в подготовительной группе

«Птицы – наши друзья»

Подготовила

воспитатель II кв. категории

Гарипова Сания Наиловна

г. Набережные Челны

2012 год

Кошлар – безнең дусларыбыз

Максат: - Кошларны тану һәм дөрес итеп исемнәрен әйтү;

  •  күчмә, кышлаучы кошлар төшенчәсен ныгыту;
  •  иҗади күзаллау сәләтләрен үстерү;
  •  уен – инсценировка аша балаларга яңа белем бирү;
  •   “кызыл китап” белән таныштыру;
  •  балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек запасы: кышлаучы, күчмә, сайраулары, “кызыл китап”.

                                                    Дәрес барышы:

  •  Балалар, хәзер елның нинди вакыты? Дөрес, яз башы. Яз икәнен каян белдегез?

(Балалар җаваплары: кар каралды, тамчы тама, кояш көчлерәк яктыра, җылыта башлады, көннәр озайды...)

  •  Әйе, дөрес, көннәр җылыта башлады. Шулай булгач, без урамда күбрәк һәм озаграк булабыз, шулай ук җәяү сәяхәткә чыга алабыз. Телисезме, бүген шөгылебезне урман мәктәбендә үткәрәбез? Мин сезне сәяхәткә чакырам.

(П. Чайковскийның “Аккош” исемле музыкасы астында

балалар төркемгә керә)

  •  Менә без килеп тә җиттек урман мәктәбенә. Балалар, Айгөл нәрсәдер әйтергә тели бугай. Нәрсә әйтергә телисең, Айгөл?

Айгөл: - Мин бер табышмак беләм, җавабын әйтеп карагыз.

              Безнең якын дусларыбыз алар,

              Калганнарына ярдәм итәбез,

              Киткәннәрен сагынып көтеп алабыз,

             Алар үсемлекләрне дәвалаучы һәм коткаручы,

             Безгә матур җырлар бүләк итүче,

             Үзләрендә җил тизлеге бар. Нәрсә ул?

                            (Җаваплар)

  •  Дөрес, балалар, кошлар турында табышмак. Әйдәгез әле, кошлар кебек очып, урындыкларга утырыйк. Җайлы, уңайлы итеп утырабыз.
  •  Кошлар бик күп төрле. Ә без нинди кошларны беләбез әле?

(Балалар кош исемнәрен әйтә һәм фланеллеграф каршында яткан рәсемнәр арасыннан шул кош рәсемен алып куя)

  •  Әйдәгез әле, активрак булыйк, барыбыз да уйлыйбыз. Дөрес, бу – тукран.                          

                                  Тук–тук–тукран, тукылдатып утыра.

  •  Карлыгач. Син бит кара карлыгач, канатың кыйгач-кыйгач...

        (Балалар җаваплары:  кыр казы, тукран, торна, кара карга, күгәрчен,              

       карлыгач, сандугач, чыпчык, кызыл түш, күке, саескан, ябалак, песнәк).

  •  Бик күп кошларны беләсез икән сез, балалар, бик яхшы. Кошлар бик күп, аларны берничә төркемгә бүләләр: күчмә һәм кышлаучы кошлар. Нинди кошларны без кышлаучы кошлар дип йөртәбез?

(Балалар җаваплары)

  •  Дөрес, кышны бездә үткәрүче, кыштан курыкмаучы кошларны кышлаучы кошлар дип йөртәләр.   Ә нинди кошларны һәм ни өчен без күчмә кошлардип атыйбыз?

(Балалар җаваплары)

  •  Бик яхшы. Хәзер, әйдәгез әле, күчмә һәм кышлаучы кошларны аерып куйыйк әле ике тактага.

(Кыш һәм җәй выкытын тасвирлаган рәсемнәр)

  •   Бу рәсем нинди вакытны күрсәтә? (кышкы агач кыш фасылын, ә кояш, куе яшел үлән җәйне тасвирлый).
  •  Кем ярдәм итә миңа? Әйдәгез, Рөстәм белән Алсу, чыгыгыз, ярдәмгә дусларыгызны да чакырырга була.

(Балалар тикшереп утыралар).

  •  Рәхмәт сезгә, балалар, утырыгыз. Әйдәгез әле карап чыгыйк, кышлаучы кошлар дөрес урнаштырылганмы? Нинди кошлар бар монда?

(Балалар исемнәрен әйтеп чыгалар).

  •  Дөрес эшләгәннәр, бик яхшы. Ә хәзер әйдәгез, икенче рәсемне күзәтеп үтик.

Күчмә кошлар арасында бер кош күренми. Нинди кош икәнен минем җырымнан белерсез дип уйлыйм.

(Җ.Фәйзи музыкасы, Ф.Кәрим сүз. “Яз җитә”, 2 купл.)

                                 Агачка кунып, чыпчыклар

                                 Чыелдашалар,

                                 Яшькелт-кара  сыерчыклар,

                                 Әй, җырлашалар.

  •  Әйдәгез,  бергәләп җырлап бетерик бу җырны.

(физминут)

                                 Яз,яз, яз килә - (куллар өскә, чәбәклиләр)

                                 Тәрәзәне ачтылар - (куллар як-якка)

                                 Тып-тып-тып итә

                                 Эре-эре тамчылар - (куллар ян-якта)

(кушымта 2 тапкыр кабатлана)

  •  Бик яхшы, булдырдыгыз, ял итеп алдыгыз, җыр тыңлап алдыгыз. Әйтегез инде, нинди кош җитми? Чыпчык? Менә ул чыпчык. Әйе, сыерчык җитми. Кайда ул? Ник күренми, нишләп оялып йөри?

(Сыерчык тавышы ишетелә)

  •   Балалар, ишетәсезме тавышны? Әйдәгез әле шул тавышка таба барыйк, акрын гына, куркытмас өчен бик якын бармыйк.

(Музыка. Балалар ширма алдына кем ничек тели, шулай утыралар,

Зм ераклыкта “Ни өчен дөнья матур?” П.Дудочкин әсәре буенча

инсцинировка карау)

  •   Әкият тәмам. Әйдәгез, урыннарыбызга утырып, бераз сөйләшеп алыйк әле. Сезгә сыерчык ошадымы? Ә сыерчыкны без күчмә кошлар янына куябыз.

     Сез әкият тыңлап, карап үттегез, һәрбер кош, бөҗәк, хайван нинди дә булса            

     яхшылык эшлиләр. Ничек уйлыйсыз, кошлар булмаса, нәрсә булыр иде    

     икән?

(Балаларның җаваплары: бөтен урманны бөҗәкләр басып алыр иде, күңелсез, ямансу булыр иде, матурлык кимер иде, сайрауларын ишетә алмас идек, ярдәмчеләрсез калыр идек...)

  •  Дөрес, балалар, бөҗәкләр басып алса, урман корып бетәр иде. Урман булмаса, ни булыр иде?

(Балалар җаваплары).

  •  Менә шулай булгач, кошларны сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә тыгыз бәйләнештә, бер-берсе белән бәйле. Әгәр бер генә чылбыр өзелсә дә, бер генә нәрсә юкка чыкса да, башкалар да зыян күрә. Мәсәлән, кошларны алыйк. Кошларны сакларга кирәк дибез. Ә ничек итеп сакларга кирәк? Әйе, дөрес, бик дөрес әйттегез, булдырдыгыз.
  •   Кошлар арасында шундыйлары да бар: әгәр дә без ярдәм итмәсәк, сакламасак, алар юкка чыгарга мөмкиннәр. Шуның өчен андый кошларның исемлеге “Кызыл китап”ка кертелгән. Менә ул китап. Ул нинди төстә? Әйе, кызыл төстә, туктап калыгыз, бу кошларга игътибарлы булыгыз!” дип кисәтә бу китап.
  •   Кош кайсы ил җирлегендә яши, аның өчен шул ил җавап бирә. Безнең Татарстан Республикасында яшәүче кошлар арасыннан “Кызыл китап”ка тукран, ябалак һәм аккош кертелгән. Табып китерегез әле, балалар, ул кошларны, куйыйк әле аларның рәсемнәрен “Кызыл китап”ка.  Бу китапка кошлар гына түгел, сирәк очрый торган һәм бетеп баручы хайваннар, бөҗәкләр, балыклар, үсемлекләр дә кертелгән. Без сезнең белән башка шөгыльләрдә тагын танышып үтәрбез әле. Ә хәзер мин сезнең чәчәкләргә сак каравыгызны телим – алар тиздән чәчәк аталар, куак-агачларның ботакларын сындырмагыз, алар яфрак ярачаклар. Игътибарлы булыгыз, балалар, башка балаларга да ишеткәннәрегезне сөйләгез.
  •   Кемдер безнең ишекне шакый. Рәхим итегез, керегез!

(Сыерчык оясы тотып, балта остасы Әсһәр Хөсәенович керә)

  •  Исәнмесез, балалар, кошларны бик яратасыз дип ишеттем, шуңа күрә сезгә бүләккә дип сыерчык оясы ясадым. Менә алыгыз, балалар.
  •  Рәхмәт сезгә, Әсһәр Хөсәенович. Озакламый кошлар бәйрәме булачак. Без балалар белән экскурсиягә баргач, әти-әниләр ярдәмендә бу сыерчык оясын агачка урнаштырырбыз. Әле безнең малайлар да әтиләре белән сыерчык оялары ясарлар. Сезне дә, Әсһәр абый, экскурсиягә чакырабыз.

(Әсһәр Хөсәенович чыгып китә).

  •   Балалар, мин дә сезгә кечкенә бүләкләр әзерләдем, алыгыз әле. (тарата) Бу нинди кош рәсеме? Дөрес, “Кызыл китап”ка кертелгән тукран. Кайткач, әти-әниләрегезгә күрсәтеп сөйләрсез, кечкенә дусларыгызга да аның “Кызыл   китап”ка кертелгәнлеген әйтергә онытмассыз дип уйлыйм. Ошадымы сезгә бүләк? Мин сезнең җавапларыгыздан бик канәгать, рәхмәт барыгызга да, яхшы шөгыльләндегез, булдырдыгыз. Шуның белән шөгыль тәмам.

Использованная литература:

1. Р.Халикова. “Раушан көзгесе”.

2. Г.Хакимова. “Табигатьнең сафлыгы – күңелемнең пакълеге”.

3. “Кызыл китап”.

4. К.Закирова. “Иң матур сүз”.

5. Р.А.Борһанова. “Туган як табигате белән таныштыру”.




1. Регуляцiя функцiй
2. Понятие международного частного права и его место в системе права Курс международного частного права в
3. Контрольная работа- Нормирование расхода материалов.html
4. Засоби масової інформації й суспільна інтеграція та ідентичність
5. Аварийный запас воды для санитарных нужд в защитных сооружениях составляет- 2 литра в сутки
6.  Приготовить мазок из бульонной культуры микроорганизмов
7. ПОГОДЖЕНО ЗАТ
8. 30 лет поэтому выбирать постельное белье и аксессуары для сна нужно тщательно
9. 34б12аАпарк 73~4~ Сингапурда BCDEF А6~ 5100 F4б Бірінші S3к 6 V1ж Ж1И V1м ~1Т АААА А1д
10. Способы решения проблем Разрывы ВВП- Инфляционный Рецессия Макроэкон.html
11. ГЕГЕЛЬ ФИЛОСОФИЯ ПРАВА 257 Государство есть действительность нравственной идеи нравственны
12. тематики изучающий теорию и методы решения задач об экстремумах линейных функций на множествах задаваемых с
13. Индивидуальное прогнозирование спортивной специализации студентов на основе имитационного моделирования
14. Многозначные логики
15. тематики Методические указания по выполнению расчетнографической работы Линейная алгебра и
16. Дипломная работа- Применение колтюбинговой технологии в бурении
17. ПРАВО БЫТЬ РАВНЫМ
18. Страна Библиотекия Герои- Сказительница Витя Маша Кот ученый Баба ' Яга Кощей Бессмертный Щ
19. ВЗРОСЛЫЙ МИР В ДЕТСКИХ МУЛЬТФИЛЬМАХ
20. Выделяют ряд влияющих на человека в процессе его деятельности факторов и их анализируют