Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

ldquo;Шураrdquo; журналыны~ н~ширл~ре ~~м м~х~ррире

Работа добавлена на сайт samzan.net:

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 24.11.2024

Эчтәлек

1.“Шура” журналының нәширләре һәм мөхәррире................................2-5

2. Журнал сәхифәләрендә әдәбият мәсьәләләре.......................................6-11

3. Йомгак...................................................................................................12

4. Кулланылган әдәбият............................................................................13

“Шура” журналының нәширләре һәм мөхәррире

        “Шура” журналы мәшһүр татар промышленниклары – бертуган Мөхәммәдшакир (1857-1912) һәм Мөхәммәдзакир (1859-1921) Рәмиевләр тарафыннан нәшер ителгән. Бертуган Рәмиевләр – XX йөз башы татар иҗтимагый тормышында күренекле эз калдырган, татар дөньясының тәрәкъкые, мәгарифе, мәдәнияте вә әдәбияты үсеше өчен җан аткан, абруйлы милләтпәрвәр шәхесләр.

    Рәмиевләрнең матбугат, басмаханә эшләре белән кызыксынулары 1880 нче елларда ук башланган.

    1906 елның 16 феврвлендә Рәмиевләр Оренбург каласында “Вакыт” исемле татар газетасы, 1907 нче елның 13 декабрендә “Шура” исемле татар журналы нәшер итүгә рөхсәт алалар.

     Рәмиевләр 1909 елның 2 гыйнварында “Вакыт” исемендә үз матбагаларын ачарга Оренбург губерна идарәсенең 4 нче номерлы таныклык алып, “Вакыт” газетасын һәм “Шура”   журналын үз басмаханәләрендә бастыра башлыйлар.

    Нәширләре -  бертуган Рәмиевләрнең әдәбият буенча белемнәре тирән булган. Риза Фәхретдиннең бер хатирәсендә Шакир Рәмиевнең “Хакыйкый мәгънәсе илә әдәбият мөгаллиме улырга лаек2” икәнлеге турында язылган.

     Закир Рәмиев – үзе мәшһүр фәлсәфи, лирик шагыйрь, татар классик шигъриятенең иң күренекле вәкилләренең берсе. З.Бәширинең 1968 елда чыккан “Замандашым белән очрашулар”  исемле китабына керми калган, ягъни автор кулъязмаларының автор редактор тарафыннан сызылган юллары Дәрдемәнднең әдәби эшчәнлеккә аеруча игътибарлыгына һәм зур әһәмият бирүен күрсәтә.

     Закир Рзмиевнең “Дәрдемәнд” псевдонимы белән шагыйрь буларак шөһрәт казануы да “Шура” журналы сәхифәләре аша була. Мөхәммәдшакир Рәмиев 1912 елның 15 мартында фаҗигале төстә вафат булгач, журналны нәшер итү дә Закир Рәмиевкә йөкләнә. Рәмиевләр һәм “Шура” журналының мөхәррире Р.Фәхретдин зур ихтирам саклап килгәннәр.

     Журналга бик зур әһәмият биргәннәр, күп чыгымнар таләп итсә дә, акчаларын кызганмаганнар. Милли матбугат өчен җан аткан һәм ихластан тырышкан бертуган Рәмиевләрнең “Шура” журналын матди җәхәттән тәэмин итеп торулары сокландыргыч.

 

     Мөхәррире. “Шура” журналының зур абруй казанып, югары гыйльми дәрәҗәгә ирешүе, һичшиксез, аның баш мөхәррире Р. Фәхретдин эшчәнлегенең, киң эрудициясенең, фидакяр тырышлыкларының нәтиҗәсе.

      Журналның мөхәррире булганчы Р.Фәхретдин исеме төрки татар һәм Мөселман дөньяларында танылган исемнәрнең берсе була. Җәмәгатьчелек аны, бер яктан, 1891-1906 елларда Диния Нәзарәтендә казый буларак үз вазыйфаларын зур таләпчәнлек һәм намус белән башкарылган тирән фәһемле мөхтәршм бер зат буларак белсә, икенче тарафтан, аның матбугатында дөнья күргән хезмәтләре дан-шөһрәт китергәннәр.  

     Р. Фәхретдиннең 1887-1907 нче елларда, ягъни “Шура”га кадәрге дәвердә барлыгы 29 исемдәге гыйльми – педагогик, дини, әдәби, тарихи хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыга.

    Әдипнең күп хезмәтләре Төркиядә дә таралганлыгы мәгълүм. Ул “Шура” мөхәррире булганчы журналистлык өлкәсендә дә үзен сынаган һәм үткен каләме белән танылган. Аның беренче мәкаләләре 1883-1918 елларда Бакчасарайда дә нәшер ителгән “Тәрҗеман” гәҗитендә басылган.

    1906 нчы елда “Вакыт” гәҗитенең нәширләре  - бертуган Рәмиевләр һәм мөхәррире Ф.Кәрими чакыру буенча Р.Фәхретдин гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә.

     Р. Фәхретдингә 1906 елның 30 ноябрендә “Вакыт” газетасының мөхәррире Ф.Кәрими булмаган  вакытта гәҗит редакторы вазыйфаларын башкару хокукын белдергән 3200 нч номерлы таныклык бирелгән.

     “Вакыт” гәҗитендә аның “Р.Ф”, “Морад”, “Дәрвиш”, “Мөслим” имзалары белән төрле эчтәлектәге мәкаләләре дөнья күргән.

       Әдәбият галиме Җ.Вәлиди Р.Фәхретлинне иң беренче татар журналистларыннан санаган3.

       Югарыда бәйан ителгәннәрне җыеп әйткәндә, Р. Фәхретдин “Шура” журналындагы эшчәнлегенә кадәр үк бай иҗтимагый, гыйльми һәм әдәби, журналистлык тәҗрибәләренә ия булып, үзен абруйлы галим һәм каләм әһеле итеп таныткан.

        Җ.Вәлиди “Шура”ны Р.Фәхретдин өчен махсус оештырылган журнал дип яза. Анда басылган аеруча әһәмиятле, гыйльми җәһәттән нигезле мәкаләләренең күпчелеге Р.Фәхретдин каләменә бәйле.

        Әдипнең мәкаләләре яшәешнең күп төрле мәсьәләләренә (фәлсәфә, тарих, Дин, мәгариф, иҗтимагый, әдәбият, матбугат, сәнгать һ.б. мәсьәләләргә багышланган. Күләмле, тарихи һәм аерым шәхесләргә багышланган хадисәләр “бабы – рубрикасында басылып чыкканнар. Бу мәкаләләрнең бер өлеше үз имзасы белән чыккак булса, күпчелеге имзасыз да басылганнар.

         Имза белән чыкканнары – 146. Р.Фәхретдиннең тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнүчеләрдән галим М.Госманов “Шура”   мөхәрриренең журналдагы мәкалә һәм язмаларының саны 700 гә якын дип белдерә. Равил Үтәбай – Кәрими дә шул санны атый.

        Олуг галимнең “Шура” битләрендә төрки – татарлар тарихы буенча язылган күпсанлы мәкаләләреннән татарлардан гайре башка төрки халыклар да кыйммәтле мәгълүмат алганнар.

       Р.Фәхретдин журналның ябылган көненә кадәр мөхәррире булып калган. Журнал ябылуны бик авыр кичергән өлкән яшьтәге галим “шушы хезмәтемдә күп еллар дәвам итү өметем булса да, тәкъдир икенче төрле булды, кулыбыз тотылды, каләмнәребез сынды”4, дип чарасыз калудан, гаиләсе белән, Оренбургтан китәргә мәҗбүр булган.

      Иҗтимагый тормышны әтрафлы колачлаган, мәгълүматка бай энциклопедик журнал булып “Шура”ның XX йөз башы татар матбугаты мәйданында үзен танытуы, беренче нәүбәттә, мөхәррире – олуг гыйлем иясе Риза казыйның эрудициясе һәм тырышлыгының гүзәл нәтиҗәсе.

     “Шура” журналы мөхәррире Р.фәхретдин авырып яисә башка сәбәпләрдән булмаган очракларда мөхәррирлек вазыйфалары икенче мөхәрриргә тулаем йөкләнү мәсьәләсе дә каралган булган. (Борһан Шәрәф, Фатыйх Кәрими, Җамал Вәлиди).

      Р.Фәхретдин XX йөз гасыр башында ук каләм куәсе, үзенчәлекле өслүбе белән татарлар арасында киң танылган булган. Аның иҗат каләме “Сәлимә”, “Әсма” кебек әсәрләре белән матур әдәбият мәйданында сыналган. “Шура” журналының әдәбиятка мөнәсәбәте, әдәби зәвыгы да, нигездә, мөхәррирнең әдәбиятка карашларын чагылдыра.

     Р.Фәхретдин Шәрыкь әдәбияты һәм шигъриятеннән, шулай ук Европа, аеруча татар шигъриятеннән хәбәрдар булып кына калмыйча, татар әдәбияты тарихына мәртәбәле өлеш керткән галим дә. Әдип гарәп, фарсы, төрек, татар һ.б. төрки телләрдәге шигырьләрне яхшы белгән һәм яраткан. “Без – шигырь сөючеләрдәнмез. Хәтта бәгъзе бер шигырьләр фикеремезгә рух, рухымызга куәт бирер5” дип белдерә ул бер мәкаләсендә. Галимнең әдәбият тарихы буенча гына түгел, тарихи, фәлсәфи һ.б. темаларга язылган хезмәтләрендә һәм мәкаләләрендә дә, форсатына күрә, фикер-дәлиләрен бик оста һәм килешле итеп, гарәп, фарсы һ.б. телләрдәге шигъри юллар белән куәтләү гадәте булган.

                        Журнал сәхифәләрендә әдәбият мәсьәләләре

      

   “Шура” журналы төрки-татар әдәбиятын барлау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча зур эшчәнлек алып барган. Журналның әдәбият тарихына игътибарлы мөнәсәбәте, әлбәттә, Р.Фәхретдиннең бу мәсьәләгә җитди карашлы булуы һәм зур әһәмият биргәнлегеннән.

    Татар шагыйрьләреннән  Габдерәхим Утыз Имәни, Акмулла, Шәмседдин Зәки, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов һ.б. шигъри әсәрләреннән бер өлеше беренче мәртәбә Р.Фәхретлин тарафыннан җыйналып, аның “Асар” хезмәтендә дөнья күргән. Р. Фәхретдиннең Шәрыкъ һәм Көнбатыш әдәбиятларына, шул исәптән, төрки-татар әдәбияты һәм әдипләренә мөнәсәбәте “Мөсамәрә (Мәшрикъ берлә Мәгъриб йолдызлары)” исемле мәкаләсендә чагылыш тапкан.

     Журналның 1908 нче елгы 4 санында дәвам итеп чыккан “ Милли матбугатымыз” исемле мәкаләсендә Р.Фәхретдин матбагачылык, гомумән, гарәп хәрефләре белән китап бастыру тарихы турында яза. Гыйльми эчтәлекле бу мәкаләнең бишенче бүлекчәсе “Әдәбиятымызның нигезләре” дип аталган. Анда автор Казандагы “Азиатская типография” дә һәм Казан университеты матбагасында гарәп хәрефләре белән беренчеләрдән басылган төрки-татар әдәби әсәрләр турында сүз алып бара. Р.Фәхретдин бу мәкаләсендә “Кыйссаи Йосыф” әсәре авторының исеме Гали икәнлеге ачыклануын беренче мәртәбә яза.

     “Шура” мөхәррире Р.Фәхретдин журнал укучыларының төрки-татар әдәбиятына кагылышлы күп санлы сорауларына тәфсыйльле җаваплар да биреп барган.

     Мәкалә авторларының барысын да төрки-татар әдәбияты тарихын фәнни өйрәнү эше белән, беренче нәүбәттә, төрки-татарлар үзләре шөгыльләнергә тиеш дигән фикер берләштерә.

     Европада һәм русларда XX гасыр башында, гомумән, Шәрыкъ мәдәнияте белән беррәттән, татар халкы һәм аның әдәбиятына карата да кызыксыну арткан. Татар халкының уяну дәвере, Идел буе татар әдәбияты турында “Нәҗиб” имзасы белән “Современник” журналында рус телендә басылган мәкалә зур этәргеч биргән.

      Журналда татар әдәбияты теориясе һәм тәнкыйте буенча Р.Фәхретдин, Г.Ибраһимов, Г.Баттал, габдерахман Сәгъди, Гата Исхакый кебек әдәбият белгечләренең тәфсыйльле һәм нигезле мәкаләләре басылып чыккан. Р.Фәхретдин мәкаләләрендә гомуми тәнкыйтьнең нигезләре аңлатылса, Җ.Вәлиди, Г.Исхакый мәкаләләре әдәбият теориясенә, Г.Сәгъдинең күп саннарда дәвам итеп чыккан мәкаләләре методика җәһәтенә багышланганнар. Р.Фәхретдин, Г.Ибраһимов,Г.Баттал, Мәхмүт Мәрҗани һ.б. авторларның яңа басылып чыккан әдәби һәм тарихи әсәрләренә карата язылган тәнкыйть мәкаләләре чыккан. Болардан гайре “Шура” журналының һәр санында диярлек “Тәкърыйз”, “Матбут әсәрләр” сәхифәләрендә яңа басылган әсәрләр турында кыскыча мәгълүмат бирелеп, алар хакында журнал идарәсенең фикере бәйан ителеп бирелгән. Бу сәхифәләрдә, нигездә, Казан, Оренбург, Уфа, Әстерхан, Мәскәү фә бүтән калаларда нәшер ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр турында язылса да, ара-тирә төрек, әзербайҗан, үзбәк һ.б. төрки телләрдә чыккан китаплар турында да мәгълүмат урын алган.

         “Шура” журналында төрле авторларның әдәбиятка, гомумән, әдәбият галәменә багышланган мәкаләләрендә әдәбият теориясенә бәйле мәсьәләләр дә күтәрелгән. Мәсәлән, И.Агаев госманлы әдәбиятына багышланган бер мәкаләсендә “шигырь” төшенчәсенә туктала һәм шул чорның фәнни карашларына нигезләнеп, аңлатып та бирә.

          Журналда әдәбият теориясенең нигезләрен тәфсыйльләп аңлаткан әтрафлы беренче мәкалә Гата Исхакый тарафыннан язылган “ Тәхрират” исемле бу мәкалә 1911 елда дөнья күргән.

         РРРРРрРРлддло Р.Фәхретдиннең “Шура” сәхифәләрендә яңа дәвер татар әдипләренә мөнәсәбәтле мөһим фикерләрен дә җиткергән. Мәсәлән, Г. Тукайның вакытсыз үлеменнән тирәнтен әрнегән галим һәр әдипнең иҗатына мохитнең тәэсире зур булу турында язган.

        “Шура” да әдәбият тарихына караган материаллардан Әтмәтзәки Вәлиди мәкаләләре аеруча әһәмиятле. Басмада басылган югары гыйльми дәрәҗәдәге, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән Ә. Вәлиди төрки-татар һәм шәркыять галиме, археограф буларак үзен тагын таныта. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы буларак, Ә.Вәлиди 1913 елда фирганәгә җибәрелә һәм Төркестанда әдәбият тарихы эшләре башкара. “Шура” ның 1913 елгы саннарында шуңа багышланган күләмле мәкаләләре дөнья күргән.

        Журналда Мәхбүбҗәмал Акчуринаның да әдәбият тарихына багышланган мәкаләләре басылган. Аерым алганда, М.Акчурина төрки-татар әдәбияты тарихында киң мәгълүм булган “Таһир-Зөһрә” кыйссасы, XVI йөз төрки әдәбияты “Сәйфелмөлек” әсәре турында язган. Борынгы әдәбиятка карата берникадәр тискәре мөнәсәбәт туып килүгә әрнегән  әдибә борынгы төрки-татар әдәбиятының татар халкының рухи тормышындагы тәрбияви-эстетик кыйммәтләренә, әһәмиятләренә игътибар юнәлтә.

      “Шура”да әдәбият тарихы буенча басылган мәкалә авторлары барысы да бер нәрсәгә игътибар юнәлтәләр. Ул да булса, төрки-татар әдәбият мирасына Европаның Шәрыкъне өйрәнүче галимнәре, электән үк зур әһәмият биреп, фәнни яктан өйрәнеп, бәяләп, алар турында хезмәтләр язып, бастырып килүләре һәм шул ук вакытта әлеге мирас варисларының әдәби ядкәргә битараф булулары.

       Журналның мөхәррире Р.Фәхретдиннең, нәширләре бертуган Рәмиевләрнең үзләре дә, әдипләр буларак, әдәбиятка карата тирән ихтирамлы шәхесләр булганлыгы турында һәм моның, үз нәүбәтендә, тәэсиренә турыдан-туры йогынты ясаганлыгы хакында югарыда әйтелеп узды инде.

        Басмада иң күбе шигъри әсәрләр басылган. Журналның һәр санында 3-4 шигырь басылып килгән. Аерым саннарында хәтта 10 шигьри әсәр басылган очраклар да булган.

          “Шура” битләрендә мәшһүр татар шагыйрьләреннән Дәрдемәнднең барлыгы 28 шигыре, Г.Тукайның 5, Ш.Бабичның 24, С.Сүнчәләйнең 27, М.Гафуриның 8, З.Ярмәкинең 14, Н.Думавиның 10, З.Бәширинең 8 шигъри әсәре басылып чыккан. Журналда чыккан шигырьләр арасында саф лирик, тирән фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр, симолизм, суфыйчылык һ.б. агымнар йогынтысындагы әсәрләр, үгет-нәсыйхәт, вәгазьчелеккә корылган, такмаксыман примитив тезмәләр – барысы да бар.

           Г.Ибраһимовның бу басмада беренче мәртәбә “Диңгездә” хикәясе дөнья күрә. Әдипнең “Шура” сәхифәләрендә чыккан әсәрләреннән “Диңгездә”, “Йөз ел элек”, “Уты сүнгән җәҺәннәм” хикәяләре галимнәр билгеләвенчә, Г.Ибраһимов иҗатының беренче этабына карый. Бу чор язучы иҗатының романтик рухта үсүе белән үзенчәлекле.

         “Шура”да төрки-татар фольклорына зур игътибар бирелгән. Журналда халык авыз иҗаты әсәрләре бик күп басылу белән бергә халык авыз иҗатының төрле жанрлары, эпик әсәрләр, әкиятләр, җырлар, мәзәкләр, табышмаклар, әйтемнәр, уеннар турындагы мәкаләләр һәм язмалар дөнья күргән. Фольклор әсәрләре турында “Шура” журналында барлыгы 25 махсус мәкалә басылган.

          1910 елдан башлап 1914 елга кадәр журналда күпсанлы табышмаклар, математик һ.б. төрле башваткычлар да чыккан. Аларның җаваплары һәм дөрес җавап бирүчеләрнең исемнәре дә бирелеп барылган.

          “Шура”га Һади Такташның да үз шигырьләрен юллаганлыгы мәгълүм. Татар шагыйрьләреннән Зәйнәп Сәгыйди, Бәдрелхәят Акчурина һ.б. шигъри әсәрләре дә дөнья күргән. “Шура” битләрендә әсәрләре басылган татар әдипләренең иҗади мирасларын пропагандалауга әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин зур хезмәт куйды.

         Төрки халыклар әдәбияты. “Шура” журналының укучылар даирәсе татар аудиториясе белән генә  чикләнмәгәнлеге хакында алдарак әйтелгән иде. Басма Идел –Урал регионыннан тыш Себер, Төркестан, Кырым, һәм Төркиянең зыялылары, мөгаллим һәм шәкертләре арасында киң таралган. Төрле төрки халык вәкилләренең журналда публикацияләре булуы “Шура”ның, беркадәр, гомумтөрки матбугат органнарының берсе булганлыгын раслый.

     “Шура” журналы гомумтөрки әдәби мирасны өйрәнү һәм танытуга гаять зур өлеш керткән. Анда кызыклы гыйльми - тикшеренү очерклары, мәсәлән, XI йөз ядкәре – “Котадгу белек” поэмасы, аның авторы Йосыф Хәс Хаҗиб хакында махсус мәкалә басылган. Мәкаләдә поэманың иҗат ителгән урыны, вакыты, аның өйрәнелү тарихы  һәм В.В.Радлов тарафыннан уйгурчадан немец теленә тәрҗемә ителгән басмасы турында мәгълүмат бирелгән. Үрнәк өчен уйгурча тексттан бер өзек һәм аның татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителгән.

       Басмада бөек үзбәк шагыйре һәм фикер иясе Галишир Нәваи һәм төрекмән поэзиясенең күренекле вәкиле Мәхтүмколый турында тирән эчтәлекле мәкаләләр язылган, алар иҗатларыннан үрнәкләр дә бирелгән.

      “Шура” да госманлы әдәбияты хакында да дәвамлы һәм күләмле мәкаләләр басылган. Болардан тыш, журналның Мәскәүдәге хәбәрчесе студент Гариф Кәрими журнал укучыларын  Шәрыкъ белгече, профессор В. Горелевскийнең яңа госманлы әдәбиятына багышланган лекциясе белән таныштыра. Басмада госманлы төрек әдипләренең шигъри әсәрләре дә еш кына басылган. Мәсәлән, Мөгаллим Наҗи, Хәккый һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре төрек телендә басылганнар.

        Журналда әзербайҗан әдипләреннән Фозули һәм Мирза Фәтхегали Ахуловларга Р.Фәхретдиннең махсус мәкаләләре багышланган.

         Башка халыклар әдәбияты. XX йөз башы татар вакытлы матбугаты органнарыннан “Шура” журналы татар халкының гына түгел, ә Россиядә яшәгән һәм аннан читтә барлык төрки һәм мөселман, рус һәм Европа халыклары, илләренең дә мәдәни тормышын чагылдырган киң офыклы басма булган.

        “Шура” ның башка халыкларның мәдәниятенә һәм әдәбиятына аеруча зур әһәмият биргәнлеге турында М.Гайнуллин, М.Госманов, Х.Миңнегулов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә язылды.  Р.Мөхәммәдиев тарафыннан халыкара әдәби багланышлар һәм “Шура”   журналының чит ил әдәбиятларына мөнәсәбәте турында тәфсыйльләбрәк  язылган иде.

         Журналда 10 ел дәвамында дөнья күргән барлык материалларның якынча 75 % төрки һәм мөседман халыкларының тарихлары һәм мәдәниятләре, әдәбиятына багышланган. 1300 исемнән артык публикация төрки мөселман илләре һәм халыкларының әдәбиятлары һәм фольклорына багышланган.

         Татар авторлары белән беррәттән, төрек, казакъ, әзербайҗан, үзбәк, уйгур, башкорт, гарәп, фарсы, таҗик һ.б. халык вәкилләрнең 150 исемнән артык мәкалә һәм язмалары басылып чыккан.

         Шәрыкъ илләре тарихы һәм әдәбиятлары буенча журналда Р. Фәхретдин, Ә.Вәлиди, Һ.Атласи, Г.Сәгъди, Җ.Вәлиди, Г. Идриси һ.б. тарихчылары, галимнәре, филологларының мәкаләләре басылып чыккан.

                                              

                                                     Йомгак

     “Шура” журналы төрки-татар әдәбиятын барлау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча зур эшчәнлек алып барган. Ул татар илен берләштереп торган, яңалыкларга, фәнни ачышларга бай булган татар журналы. Башка халыклар әдәбияты. XX йөз башы татар вакытлы матбугаты органнарыннан “Шура” журналы татар халкының гына түгел, ә Россиядә яшәгән һәм аннан читтә барлык төрки һәм мөселман, рус һәм Европа халыклары, илләренең дә мәдәни тормышын чагылдырган киң офыклы басма булган. “Шура” журналы гомумтөрки әдәби мирасны өйрәнү һәм танытуга гаять зур өлеш керткән. Ул үз алдына татарны борчыган сорауларны куйган, татар әдәбиятын, тарихын үстерүгә, бар дөньяга танытуга омтылган.

Кулланылган әдәбият

  1.  Мәрданов Р. “Шура” журналы (1908-1917). Әдәбият мәсьәләләре.-Казан: “Рухият” нәшрияты, 2001.
  2.  Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф.Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда, 2 том.-Казан: Татар кит.нәшр., 2009.  

Интернет-чыганаклар:

  1.  http://www.tatknigafund.ru
  2.  http://ru.wikipedia.org
  3.  http://www.archive.gov.tatarstan.ru
  4.  http://www.idmedina.ru
  5.  http://newikis.com/

2 Мәрданов Р. “Шура” журналы (1908-1917). Әдәбият мәсьәләләре.-Казан: “Рухият” нәшрияты, 2001.

3 Мәрданов Р. “Шура” журналы (1908-1917). Әдәбият мәсьәләләре.-Казан: “Рухият” нәшрияты, 2001.

4 http://www.archive.gov.tatarstan.ru

5 Мәрданов Р. “Шура” журналы (1908-1917). Әдәбият мәсьәләләре.-Казан: “Рухият” нәшрияты, 2001




1. тема антикризисного управления персоналом Методические основы по
2. тема финансовоправовых норм регулирующих общественные отношения по установлению введению в действие и взи
3. Ориген
4. Выполнил- Кудрявцев А
5. Основы программирования и алгоритмические языки.html
6. В начале было Слово 2728 декабря 2013 года в ДуховноПросветительском центре АлександроНевской лавры г
7. Роль решений в процессе управления
8. ГОЛОДНЫЕ ИГРЫ- И ВСПЫХНЕТ ПЛАМЯ 2D подробнеевремя- 22-40 12 17 декабря киноХОЛОДНОЕ СЕРДЦЕ 3D подробн
9. Сводное планирование расходов на образование Для обоснования потребностей в финансовых ресурсах на обр
10. Йохан Хейзинга
11. тема туризма. Различия во времени расстояниях местах проживания целях и продолжительности пребывания ~все.
12. Опыт и реализация стратегии социально-экономического развития муниципального образования
13. ТЕМАТИКА розділ 8 рівень B 1 Вказати загальний розв~язок рівняння довільні функції
14. Компенсация реактивной мощности в сетях общего назначения
15. Физика Дисциплина- ФИЗИКА
16. сфера обмена отожествляли с деньгами
17. в течение 1918 года Церковь в своем обиходе будет руководствоваться старым стилем
18. Информационная поддержка жизненного цикла изделия Понятие жизненного цикла изделия
19. Воровские традиции, обычаи, нравы и их роль в воспроизведении преступности
20. на тему- Мероприятия проводимые в СанктПетербурге и Ленинградской области в честь 200летия Бородинского ср