Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Вариант сынау 1 нче ~леш ~леге ~лешт~ге биремн~рне А1 А32

Работа добавлена на сайт samzan.net:

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 2.6.2024

Татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №          (сынау)

1 нче өлеш

       Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә,  1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагынаХбилгесе куегыз. 

А1    Сүзләрдә ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез:

1) икенче, әнисе, кеше,  кинәт

2) талгын, төньяк, халык, көнбагыш

3) колын, төлке, болыт, өлгерү

4) качак, хозур, чалма, гаеп

А2    Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар?

1) балан, тәрәзә, шатлык, урманчы

2) савап, ватан, савыт, кавын

3) велосипед, комбайн, дисплей, аэропорт

4) юлбарыс, кәгазь, еллык, ябалак

А3   ] авазына дөрес билгеләмә бирелгән очракны күрсәтегез: 

1) тел алды,  парлы, саңгырау

2) кече тел арты, парлы,  яңгырау

3) тел алды, парлы, яңгырау

4) тел арты,  парлы, саңгырау

А4     Нишләп балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың? (Н. Дәүли) җөмләсендәге тотрыклы сүзтезмәнең мәгънәсен күрсәтегез:

1) моңсуланып, боегып утыру

2) шатланып, елмаеп утыру

3) аяк киемен салып утырып тору

4) су (елга) янында утыру 

А5   Әдипләребез үз әсәрләрендәге һәр кешенеперсонажны үз баласы, үз нәселе санап, берсенең исемен икенчесенә кушмаганнар (Х. Сарьян) җөмләсендә рус теле аша кергән һинд-европа алынмасын күрсәтегез.

1) әдипләребез

2) әсәрләрендәге

3) персонажны

4) нәселе

А6  Җөмләдәге неологизмны күрсәтегез: Дивардагы көнсанардан бүгенге битен  ертып алды. (Б. Камалов)

1) битен

2) дивар

3) көнсанар    

4) бүгенге

А7    Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

1) чәчкечне (чәчкеч-)

2) алмагач (алма-)

3) төшемле (төш-)

4) эчтеләр (эчтеләр)

А8   Сүз ясагыч кушымчалар  кайсы төркемдә бирелә?

1) -у, -ү, -сыз, -сез, -дан, -дән

2)  -ның, -нең, -да, -дә, -ым, -ем

3) -даш, -дәш, -лык, -лек, -чы, -че

4) -ды, -де, -ырга, -ергә, -гач, -гәч

А9   Күзәнәклеләр сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленеше кайсы очракта дөрес итеп бирелгән?

1) күз-әнк-леләр

2) күзәнәкле-ләр

3) күз-әнәк-ле-ләр

4) кү-зә-нәк-ле-ләр

А10  Фигыльнең юнәлеш кушымчалары күрсәтелгән төркемне билгеләгез: 

1)  -м, -сың, 

2)  -ыш,  -н, -дыр,  -ыл, 

3) -лар, -ләр, -нар, -нәр

4)  -ган, -ыр, -ачак, -ды

А11  Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән:  Төзелеш бик озакка сузылганга, без борчыла башладык. (Р. Мостафин)

1) баш килештә

2) юнәлеш килешендә

3) төшем килешендә

4) иялек килешендә

А12  Сорау алмашлыклары кайсы төркемдә бирелгән? 

1) кемдер, нәрсәдер, никтер, нидер

2) без, ул, алар, мин

3) үз, бөтен, һәр, барлык

4) ни, ничек, нәрсә, нигә 

А13   Бәлки, тагын, һәм, әгәр сүзләре:

1) бәйлекләр

2) ымлыклар

3) кисәкчәләр

4) теркәгечләр

А14  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Мин шундый карарга килдем: әйткәннәрнең барысын да теркәп барырга. 

1) иярчен хәбәр җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен ия җөмлә

4) иярчен рәвеш җөмлә

А15  Телең ни әйтсә,  колагың шуны ишетер (Мәкаль) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез.

1) көттерү интонациясе

2) мөнәсәбәтле сүзләр

3) янәшә тору

4) кискен каршы кую интонациясе

А16 Аналитик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә  бәйләнә?

         1) мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә

         2) мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчалары  ярдәмендә

         3) күрә бәйлеге, килеш кушымчалары, дип сүзе ярдәмендә

         4) барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала

А17   Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кая ашыгасың, кеше?

         (Ф. Яруллин)

1) тойгылы җөмлә

2) өндәү җөмлә

3) хикәя җөмлә

4) сорау җөмлә

А18  Җөмләдә аерып бирелгән сүзләр арасындагы ияртүле бәйләнешнең мөнәсәбәт төрен күрсәтегез: 

 Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. (Мәкаль)

1) ачыклаулы мөнәсәбәт

2) аныклаулы мөнәсәбәт

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт

4) биредә сүзләр арасында тезүле бәйләнеш күзәтелә

А19  Җөмләдә аерып бирелгән кисәкнең төрен билгеләгез: Чыннан да, нинди кеше  икән улят”?(М. Мәһдиев)

1) кереш сүз

2) аныклагыч

3) ия

4) эндәш сүз

А20  Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез: 

1) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле

2) сөн, галия, нәгыйм, урал

3) саулык, матур, исем, мәгънә

4) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек

А21   Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез:

1) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе,  мүк җиләге

2) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал

3) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге 

4) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак

А22   Кайсы төркемдә а хәрефе языла, [ә]  авазы ишетелә? 

1) елъязма, барсил, давыл, караш

2) фәкать, кадер, гадәт, гадел

3) ачкыч, бара, наян, кабак

4) ичмаса, хасил, кабилә

А23  Бирелгән җөмләдә җәя эчендә нинди тыныш билгесе булырга тиеш?    Кычкырып сөйлим (...) Кабан - Казанның моңлы бер күзе...дим. (Р. Гаташ)

         1) биредә кискен каршы кую интонациясе, шунлыктан сызык куела

         2) биредә санау интонациясе, шунлыктан өтер куела

         3) биредә көттерү паузасы, шунлыктан ике нокта куела

         4) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый

А24  Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә (1) ул (2) бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте (3) ул үзе йоклатты (4) үзе коендырды (5) үзе уйнатты (6) сөяргә тотынса (7) баланы елатмыйча       (8) туктамады. (Г. Исхакый)  

1) 1, 2, 3

2) 1, 2, 4, 5, 6

3)  1, 3, 4, 5, 8

4) 1, 3, 4, 5, 6, 7

А25    Кайсы җөмләдә сызык куелырга тиеш?

         1) Сукмагыма каршы төшмә кит солдат.

         2) Ичмаса берәр җылы сүз әйттеме ул аңа юаттымы берәр.

         3) Ул яраланган булырга кирәк.

         4) Мин аны яраттым кояш шаһит.

 А26  Сөйләм нормалары сакланмаган җөмләне табыгыз.

1) “Сабантуй белән бергә үскәнгә, тәүге каләмемне дә шушында чарлаганга,      ул миңа бик кадерле.

2) Галия апасы әйткәнгә борылып карады.

3) Бу ел ашлык уңмады.

4) Бер төнне Самат ямьсез төшләр күреп уянды.

 А27  Рәсми  стильгә караган җөмләне табыгыз.

   1) Бардыумартачы үзе юк.

   2) Регби буенча МәскәүдәЯшь Динамочытурниры узды.

   3) Шәһәр мине бик үзгәртте.

   4) Ышанычнамә дүрт елга бирелә.

А28     Бары тик [қ] авазы гына булган төркемне табыгыз.

         1) керпе, кинәт, кино

         2) карсет, клип, клуб

         3) кайтару, койрык, карга

         4) китап, карандаш, камил

     Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез.

   

1) Дивизия командирының скрипка уйнавын әле мин беренче күрүем.                    2) Айвазянбезнең көйнедигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем. 3) Ул чын безнеңчә татар көеТәфтиләү”не сыздырырга тотынды. 4) Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. 5) Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. 6) Әйтерсең лә ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. 7) Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. 8) Мин мин инде, менә бу әрмән малаеның шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. 9) Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын тешләп, ара-тирә көрсенеп кую да кичерешләренең ихлас күңелдән, хак икәнлеген күрсәтә иде. ( Г. Шәрәфи)

А29  Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез:

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

А30   Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?

 1) 1               2) 3               3) 5             4) 6

А31  Синонимнар кайсы җөмләдә кулланыла?

 1) 3               2) 4               3) 6             4) 8

А32  Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган?

 1) 2               2) 5               3) 7             4) 8

2 нче өлеш

        Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

     В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

 В1  8 нче җөмләдән кече тел охшашлануы булган сүзне язып алыгыз.

 В2   4 нче җөмләдән рус теле аша кергән алынма сүзне табып, күчереп языгыз.

 В3  7 - 9  нчы җөмләләрдән парлы сүзне  күчереп языгыз.

В4  8 нче җөмләдән исем фигыльне күчереп алыгыз. 

     В5 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.

 В5  Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

 В6   Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.

 В7   4 - 7 нче җөмләләрдән тиңдәш ияләр кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез. 

В8   1 - 4 нче җөмләләрдән рәвеш хәле булган җөмләнең санын күрсәтегез. 

 

3 нче өлеш

      Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

 С1  Текстка таянып, 150 сүздән  ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Сез милли музыканы тыңлыйсызмы? Татар милли музыкасы турында сездә нинди фикерләр бар? Милли музыка, халык көйләре милләт өчен ни өчен мөһим санала? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.




1. а слой заготовки оставляемый для снятия режущим инструментом при операциях обработки резанием.
2. По пятницам в полдень
3. коэффициент прямых материальных затрат
4. Арифметика на службе защиты
5. Комплексный анализ производственно-хозяйственной деятельности ОАО Севуралбокситруда и предложения по повышению эффективности его производства.html
6. Введение в педагогическую деятельность учителя начальных классов
7. Выдача лыжного инвентаря выход на площадку
8. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата психологічних наук Ки
9. Идея декабризма в комедии АС Грибоедова Горе от ума
10. Легкий способ бросить пить Аллен Карр Легкий способ бросить пить OCR Rolnd Легкий спос
11. РЕФЕРАТ диссертации на соискание ученой степени кандидата исторических наук Ярославль 1998 Работа вып
12. Тема- Мовна організація художнього тексту Мета- Поглибити й розширити знання про мову художньої літерату
13. Жалпы ережелер 1
14. Циклічність як загальна форма економічної динаміки
15. Предупреждение и пресечение коррупции в иностранных государствах
16. Вариант 3 Специальность- 6M071800 ~ Электроэнергетика Выполнил- Булатов Е
17. тема связанная с движением
18. Система права социального обеспечения
19. а 200 мг оксантела в форме эмбоната 50 мг празиквантела
20. 04 2013 Знакомство с соц