Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

Подписываем
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Предоплата всего
Подписываем
ИНФОРМАЦИОН ХАТ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ һӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛАБУГА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ АЛАБУГА ИНСТИТУТЫ
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2014 нче елның 25 нче февралендә Алабугада “Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия эшендә куллану” темасына XI республикакүләм педагогик укулар үткәрә.
Укуларга һәр район, шәһәрдән милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф бүлеге методистлары, татар мәктәпләре җитәкчеләре чакырыла.
Үткәрү урыны: Алабуга муниципаль районы “1 нче гимназия” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе (адресы: Алабуга шәһәре, Пролетарская урамы, 28 А йорты)
Вакыты: 2014 нче елның 25 нчы февралендә 10.00 сәгатьтә. Теркәү 9.00- 10.00 сәгатькә кадәр.
Педагогик укуларда төп юнәлешләр:
1. Җирле язучылар иҗатында рухи-әхлакый тәрбия.
2. Татар теле дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану
(Сингапур проекты кысаларында).
3. Татар әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану (Сингапур проекты кысаларында).
4. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.
5. Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматларында кием әдәпләре.
Җыентык өчен татар теле әдәбияты укытучыларыннан һәм балалар бакчалары тәрбиячеләреннән татар телендә язылган мәкаләләр кабул ителә.
Катнашырга теләүчеләргә 2014 елның 27 нче гыйнварына кадәр заявка, мәкалә һәм түләү кәгазенең күчерелмәсен электрон вариантта җибәрү сорала (файлны ФИО белән исемләгез).
Мәкаләне бастыру өчен түләү хакы бер бите -100 сум, күләме 3 биттән ким булмаска тиеш (җыентыкны почта аша җибәрергә кирәк булса, өстәп 150 сум түләнә). Җыентыкны бастыру чыгымнары түләү хакына керә. Мәкалә эчендә рәсемнәр күрсәтелми. Презентацияне үзегез белән алып килергә.
Оештыру өчен түләү хакын түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала:
423604, РТ г. Елабуга, ул. Морквашинская, д 1. Ибрагимовой Гульфии Габдельхаковне
Белешмәләр өчен телефон: 89178920637 - Гөлфия Габдельхаковна. 89274886519 - Фәридә Имаметдиновна.
Электрон адрес ibragimovagg@mail.ru, Gulfiya.Ibragimova@edu.tatar.ru
Мәкаләне түбәндәге таләпләргә туры китерергә: текст электрон вариантта тапшырыла (Word for Windows, .doc форматында, 1,5 интервал, Times New Roman, 14 нче шрифт, полялар бар яктада 2 см, кызыл юл 1,25 см). Беренче битнең уң ягында өстә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, эш урыны, шәһәре күрсәтелә. Астөшермәләр текст эчендә бирелә: [1, 15]. Әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә текст ахырында бирелә.
Үрнәк
Э.С.Арсланова
Пермь крае, Барда районы, Сараш авылы
МӘКАЛӘНЕҢ ИСЕМЕ
Мәкаләнең тексты.
Файдаланылган әдәбият
Мәкалә тиешле таләпләргә туры килмәсә кабул ителми!
Педагогик укуларда катнашу өчен заявка
Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме |
|
Шәһәре |
|
Эш урыны |
|
Вазифасы |
|
Гыйльми дәрәҗәсе, исеме |
|
Мәкаләнең исеме |
|
Катнашу формасы |
|
E-mail / телефон |