Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Йомгак.

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-03-13

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 19.5.2024

Эчтәлек

Кереш......................................................................3

Төп өлеш..................................................................4-5

Йомгак......................................................................6

Чыганаклар.............................................................7

Кереш

    Соңгы елларда татар телендә чыга торган гәҗит-журналлар саны күзгә күренеп артты. Шәхси гәҗитләр күбәйде. Араларында берничә саны гына чыгып калганнары да бар, әлбәттә. Аннан-моннан материал күчереп бастыру, күпсанлы “йолдызлар”, имеш-мимеш, аш-су һәм файдалы киңәшләр тирәсендә “әйләнү” белән мавыкканнары да күп. Шулай булса да татар матбугатының үсештә булуы шиксез. Исеме һәм абруе булган, дәүләт чыгара торган матбугат чараларында да бизәлеше һәм эчтәлекләре ягыннан үзгәрешләр күзгә чалына.

    Гәҗитләр чынлап та күп, аларның барысын да яздырып укып бару түгел, исемнәренә күнегергә дә өлгермисең. Чыннан да, матбугат, гәҗит – журналлар – төп мәгълүмат чарасы булып тора. Халык аларны яратып укый. Хәзерге вакытта яңалыкларны интернет чыганаклары аша белү мөмкинчелеге булса да, гәҗит-журналларның роле кимемәде.

    Татар матбугаты телен тикшерү максатында берничә татар телендә чыга торган гәҗит алынды. Шуларга тукталып китик.

    “Шәһри Казан – Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәҗите. Гәҗит татар телендә нәшер ителә. Беренче саны 1990 елның 17 августында дөнья күрде. Хәзерге тиражы – 6 мең данә. 

     “Акчарлак” – Габделфәт Сафинның шәхси гәҗите. 2001 елның гыйнварыннан чыга башлады. Иң күп тиражлы гәҗит булып санала. Гыйбрәтле хәлләр, көн кадагында булган мәсъәләләр, Дин вә йола, яңалыклар, сәясәт, йолдызлар тормышы сәхифәләре урын ала “Акчарлак”та.

     “Татарстан яшьләре” – зур тарихы булган гәҗит. 1920 нче елның 22 гыйнварыннан бирле чыга. Сәясәт, спорт яңалыклары, гыйбрәтле хәлләр “Татарстан яшьләре”нең игътибар үзәгендә.

Төп өлеш

       Әлеге эшебезнең төп өлешендә шушы гәҗитләрнең теленә игътибар иттек, орфографиядә еш кабатланган төп проблемаларга күзәтү ясадык. Әлеге гәҗитләрдә дә тел нормаларыннан тайпылышлар күзәтелә.

       Матбугат чараларында татар теленең үз матур яңгырашлы сүзләрен кулланмыйча, рус теленнән кергән сүзләрне файдаланалар. Мисал өчен, “Акчарлак” гәҗитендә, беренче битендә үк, гәҗит 2001 елның январеннан чыга башлады дип язылган. Гыйнвар сүзен куллансалар, әлбәттә, чын безнеңчә, татарча булыр иде. Ул отельдә үзе генә урнашкан булган. Бу сүз урынына кунакханә сүзен файдалансалар, отышлырак булыр иде. Аларда  вкладлардан килгән табыш шактый югары җөмләсендә вклад урынына кертем сүзен кулланып була иде.  Бу ташландык йортларга да хуҗа табылган: кибет, мастерской ачканнар. Мастерской сүзе урынына остаханә сүзен кулланып була. Гипс куялардыр дисәм, кая ул, туташ энемнең кулын кәгазь салфетка кебек нәрсә белән бәйләде дә, чыгарып җибәрде. Салфетка сүзе урынына тастымал сүзен файдаланып була. Чират торып, травмотологка кердек.

     “Шәһри Казан” гәҗитендә шундый мисалларны табып була. Мәсәлән, Алай гына түгел, ул икенче көнне үк бу хакта журналистларга интервью бирергә дә өлгермәде. Интервью сүзенең кулланылышы. Шулай ук кеше исемнәрен нечкәлек билгеләре белән язу да күзәтелә. (Эльмира, Эльвира).

Шунысы куанычлы: алынма сүзләргә кушымчалар ялгауда хаталар күзәтелми диярлек. Мисал: Италиянең Тосканы утрауларындагы виноград куаклары итальяннарныкы гына дисезме? Киевтә. 1980 еллар ахырында Эстониядә руслар бик күп иде. сүзләре дөрес кулланылган.

     Матбугат чараларында тагын бер хата – учы/үче кушымчаларының кулланылышы. Кагыйдә буларак, -учы/-үче кушымчалары бары тик җанлы затларга карата кулланыла. Җансыз объектлар, предметлар турында сөйләгәндә без    -ган/-гән яки -а торган/-ә торган формаларны кулланырга тиешбез. “Татарстан яшьләре” гәҗитендә әлеге хаталар күзәтелә. Мисаллар: Самолеттан төшүгә Путинны төзелеп килүче “Казан-арена” стадионына алып киттеләр. Иң күп ГАИ посты, төшерүче камералар да, Казаннан кала, Чистай җирендә кебек күренде. Безнең авыл аша Казан-Оренбург-Казахстан-Кытай маршрутында йөрүче зур йөк машиналары, оренбургка йөрүче автобуслар уза. “Акчарлак” тан мисаллар: күзәтүче орган, басып торучы бина. Чүп җыючы трактор айга ике тапкыр килеп, капчыкларны алып киткәнче, чүп шулай чери, таркала. Алар урынына төзелеп килгән стадион, төшерә торган камералар, йөри торган зур йөк машиналары, йөргән автобуслар, күзәткән орган, басып торган бина.

Рус теленнән кергән калькаларга да игътибар итәргә кирәк. “Акчарлак” гәҗитеннән мисал: Шуңа да, вклад андый вакытта “куркынычсызлык мендәре” генә түгел, ә үзеңнең, балаларыңның киләчәге турында уйлау да.  “Шәһри Казан” гәҗитеннән мисал: Өченче периодта көндәшләр чиратлашып бер-берсенә ике “укол кадады”.

Изафә кулланылышы. II төр изафә I төр белән алмаштырыла. “Татарстан яшьләре” гәҗитеннән мисал: Коммуналь хезмәтләре буенча бурычлары булган кешеләрнең субсидияләре басып калынмый, ә бу акчаны бирү вакытлыча тукталы гына. Коммуналь хезмәтләре урынына коммуналь хезмәтләр файдалану кирәк.

Вариантлылык. Шалтырату – чылтырату, газет – гәҗит. Бу мисаллар “Татарстан яшьләре” гәҗитеннән алынды.

Әлеге гәҗитләрдә фамилияләргә нисбәт кушымчасы дәрес ялганып бирелә.

Йомгак

 Татар дөньясында гәҗит-журналлар мөһим урын алып тора. Халык  яңалыклар белән таныша, бер-берсе белән аралаша. Йомгак ясап әйткәндә, татар матбугат телен тикшереп торырга, орфографик нормаларга һәрдаим игътибар итәргә кирәк. Телебезнең нормалары, билгеле бер кагыйдәләре сакланганда гына безнең милләтебез, туган телебез яшәшәячәк.

 Соңгы елларда татар телендә чыга торган гәҗит-журналлар саны күзгә күренеп артты. Шәхси гәҗитләр күбәйде. Араларында берничә саны гына чыгып калганнары да бар, әлбәттә. Аннан-моннан материал күчереп бастыру, күпсанлы “йолдызлар”, имеш-мимеш, аш-су һәм файдалы киңәшләр тирәсендә “әйләнү” белән мавыкканнары да күп. Шулай булса да татар матбугатының үсештә булуы шиксез. Исеме һәм абруе булган, дәүләт чыгара торган матбугат чараларында да бизәлеше һәм эчтәлекләре ягыннан үзгәрешләр күзгә чалына.

        Бу туган телебезне үстерүдә, популяштыруда, телнең куллану даирәләрен киңәйтүдә зур роль уйный. Ләкин, кызганычка каршы, аларның саны артса да, аларның сыйфаты кәнәгатьләндерерлек түгел. Орфографик хаталар, дөрес төзелмәгән җөмләләрне күргәч, татар теле, аның киләчәге өчен борчылып куясын. Телебезнең нормаларын сакласак иде.

      

Чыганаклар

  1.  Татарстан яшьләре” (№ 37,2013)
  2.  “Шәһри Казан” (№33,2013)
  3.  “Акчарлак” (№11,2013)



1. 11 Утверждена постановлением Госкомстата России от 30
2. Парящий мост в звездном свете Перевод с английского языка ~ Ushwood Любое коммерческое использование данног
3. Бухгалтерский учет, анализ и аудит дебиторской и кредиторской задолженности
4. Виготовлення скатертини
5. Смысл эволюции и эволюция смысла
6. Канцелярия главного заводов правления - орган управления горнозаводской промышленностью Урала во второй половине XYIII века
7. тема прерываний Классическая шинномостовая структура чипсета
8. Основы теории управления История появления науки управления как отдельной научной дисциплины и прак
9. Реферат- Кризис Арала
10. либо одной проблеме
11. Альметьевский государственный нефтяной институт Р
12. Сущность сертификации продукции и систем качества
13. 82 ~А логопедия 4 семестр экзамен
14. Трубопровод предназначенный для перекачки нефтей называется нефтепроводом а нефтепродуктов ~ нефтепро
15. экономика Часть 3 макроэкономИка ОМСК 2007 Министерство тра
16. Актуальные проблемы применения оружия сотрудниками правоохранительных органов
17. Закономерности распределения осадков по территории России
18. новосибирский государственный педагогический университет Гришаева А.html
19. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата медичних наук Донець
20. Адекватность моделирования при переводе с английского на русский язык лексико- семантический аспект