У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

на тему Знакомство с цыпленком -на татарском языке- подготовила воспи.

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-03-13

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 9.4.2025

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением интеллектуального направления развития воспитанников № 49 «Гульназ»                                                                                     

города Набережные Челны Республики Татарстан

Конспект занятия по развитию речи

в I младшей группе на тему

«Знакомство с цыпленком»

/на татарском языке/

подготовила

воспитатель I категории

МБДОУ №49 «Гульназ»

Галиаскарова Розалия Гумеровна

Набережные Челны

2011

Максат:

  1.  Йорт кошларының үзенчәлекле билгеләрен танып әйтергә өйрәтү.
  2.  Йорт кошлары турындагы белемнәрен камилләштерү.
  3.  Йорт кошларына кызыксынучанлык тәрбияләү.

Күрсәтмә материал:

Рәсемнәр, уенчык чеби

Таратма материал:

Серле йомыркалар

Балалар белән әзерлек эшләре:

Кошлар тавышын тыңлау, рәсемнәрен карау

Тәрбияченең әзерлек эшләре:

Рәсемнәр, бала “әтәч”не әзерләү


Шөгыль барышы

Балалар әйдәгез кереп матур итеп утырыйк.

Тыңлагыз әле балалар нәрсә тавышы икән анда.

(магнитофонда әтәч тавышы куела)

  •  Кикрикүк – дип нәрсә кычкыра? - әтәч.
  •  Әйе, бик дөрес.
  •  Карагыз әле менә мондагы рәсемнәргә, бармы икән әтәч рәсеме?
  •  Ильсур, алып бир әле шул рәсемне – булдырдың.
  •  Регина кара әле бу нәрсә? - әтәч.
  •  Рузиль кабатла әле әтәч - әтәч.
  •  Әтәч ничек кычкыра әле балалар?
  •  Әйе, кикрикук
  •  Әйдәгез шыпырт кына әтәч кебек кикрикүк дип кычкырыйк әле.
  •  Ә хәзер кычкырыбрак -  кикрикүк.
  •  Булдырдыгыз.
  •  Тыңлагыз әле балалар тагын нәрсәдер тавышы бар. Нәрсә икән ул?             

(магнитофонда тавык тавышы куела)

  •  Тавык тавышы икән
  •  Айдар әйдәле күрсәт, бармы икән монда тавык?
  •  Әйе, бик дөрес алып килдең
  •  Рузиль нәрсә бу? – тавык
  •  Ильназ нәрсә бу? – тавык
  •  Адель кабатла әле – тавык
  •  Балалар, тавык нинди төстә? – чуар, әйе дөрес.
  •  Әйтегез әле тавык ничек кычкыра?
  •  Кыт-кыт-кыт
  •  Ильназ, әйтеп күрсәт әле тавык ничек кычкыра?
  •  Кыт-кыт-кыт
  •  Әйе, булдырдың.
  •  Балалар тыңлагыз әле нәрсәдер кыштырдый түгелме?
  •  Әйдәгез бергә барып карыйк әле.
  •  Карагыз әле балалар монда чеби утыра икән бит. Алыйк әле үзебез белән аны.
  •  Урыннарга утырыйк та карыйк әле. Нинди икән чеби?
  •  Тавык йомырка салган да, аннан чеби чыккан. Ул сары төстә, бәләкәй, йомшак, бәләкәй генә канатлары, күзләре бар, томшыгы – ул аның белән җим чүпли, бөҗәкләр эзли.
  •  Сез дә тотып карагыз әле, шундыймы икән? – йомшак, матур чеби.

(балалар тотып карый)

  •  Ильсур, бу нәрсә? – чеби
  •  Азалия, чеби нинди төстә? – сары
  •  Ильназ, чеби нинди? – йомшак
  •  Чебинең бу нәрсәләре? – күзләре
  •  Бу нәрсәләре? – канатлары
  •  Чеби нәрсә ярата балалар? – җим, бөҗәк.
  •  Адель, кабатла әле – бөҗәк.
  •  Регина – җим – дип әйт әле.
  •  Әйе, балалар булдырдыгыз.
  •  Чеби бүген шундый шат чөнки сез аның турында бик күп матур сүзләр әйттегез.
  •  Әйдәгез хәзер уйнап алабыз. Мин тавык булам, ә сез чебиләр.

                    Кыт-кыт-кыт

                    Тавык чыккан урамга

                    Яшел чирәм булганга  

                    Аннан чыкты чебиләр

                    Сары йомшак бәбиләр

                     Кыт-кыт-кыт

Китмәгез сез еракка

Бөртекләр сез эзләгез

Бөҗәкләр дә чүпләгез

Тәмле бөҗәкне каптык

Бөртекләрне дә таптык

Аннан соң су эчтек.

Йөгереп өйгә киттек.

  •  Булдырдыгыз, матур итеп урыннарга утырыйк.

                Әтәч керә

  •  Кикрикук
  •  Карагыз әле балалар безгә әтәч килгән.
  •  Исәнмесез балалар.
  •  Исәнмесез әтәч. Сиңа без бик шат.
  •  Мин сезнең чебиләр турында сөйләшкәнегезне ишеттем дә сезгә күчтәнәчләр алып килдем.
  •  Нәрсә алып килдең соң Әтәч?
  •  Минем тавыкларым салган серле йомыркалар.
  •  Рәхмәт сиңа Әтәч.
  •  Әйдәгез балалар рәхмәт әйтик әле.
  •  Рәхмәт – тавыкларыңа да бездән рәхмәт әйтерсең әтәч.
  •  Күрсәт әле балаларга нинди серле йомыркалар алып килдең икән.
  •  Менә нинди икән алар.
  •  Без аларны кулларны юып, өстәлләр артына утырып ашарбыз, нинди серле икәнен дә карарбыз.
  •  Ярый сау булыгыз балалар, мин китим инде.
  •  Сау бул, әтәч.


Кулланма әдәбият
(Литература)

  1.  Казыйханов В.С., Зарипова К.М. “Туган телем бөек анам теле”
  2.  Закирова Н.В., Борһанова Р.Н. “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”
  3.  Зарипова З.М., Хәлитов И.М. “Бал бабай”
  4.  Муяссарова И.Х. “Азрак ял итеп алыйк”




1. Тема 4. Технология цепочки создания стоимости Вопросы лекции- Концепция цепочки создания стоимости
2. ФАРМАКОЛОГИЯ ~ 1 По специальности- 051301 Общая медицина Объем часов ~ 108
3. Реферат- Пневмонии Антибактериальная терапия Новые подходы к лечению
4. Наследование по завещанию1
5. Динамические ряды основных техникоэкономических показателей и их характеристики Полученный первичный
6. ЛЕКЦИЯ 1 Молодёжь в системе социологического знания
7.  20 РЕКЛАМАЦІЯ про відшкодування збитків та виплату неустойки викликаних
8. На тему- РАННЕЕ МАТЕРИНСТВО КАК НРАВСТВЕННОЭТИЧЕСКАЯ И СОЦИАЛЬНОПСИХОЛОГИЧЕСКАЯ ПРОБЛЕМА- ПУТИ ЕЕ РЕШЕНИЯ.
9. водоснабжение в некоторых случаях употребляется понятие водообеспечение.html
10. Kontynentlny region biogeogrficzny o kt~rym mow w rt.html