Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

темасы буенча ldquo;Балаrdquo; мультимедиа китапхан~сен кулланып ~тк~релг~н д~рес эшк~ртм~се 3 сыйныф рус т~рк

Работа добавлена на сайт samzan.net:


Муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

“28 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Кечкенә дусларыбыз“ темасы буенча “Бала” мультимедиа китапханәсен кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе (3 сыйныф, рус төркеме)

                                       

  Башкарды:

                                 Яр Чаллы шәһәре  “28 нче урта

гомуми белем бирү мәктәбенең “

                                           татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                              Вәлиева Айсылу Нурхада кызы.

“Бала” мультимидия китапханәсен кулланып укудан үткәрелгән дәрес конспекты

                                    (Рус мәктәбендә укучы рус балалары өчен)

                                               “Кечкенә дусларыбыз”

Сыйныф: 3

Төркем: рус  төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” 2 кисәк

Тема: Ү.Саттаров "Уйныйсы килә"

Максат:   1Хикәяне укып аңларга өйрәтү;Яңа лексика белән таныштыру;                2. Логик фикер йөртүне үстерү; зат-сан кушымчаларын  килә (хочется) сүзе белән сөйләмдә активлаштыру

                 3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру

Җиһазлау:”Бала” мультимедия китапханәсе, проектор, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма

 

Дәрес барышы

I   Оештыру: − Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

-  Хәлләрегез ничек?

-  Рәхмәт, яхшы.

-  Ә, сезнең хәлләрегез ничек.

Фонетик  күнегү:(аудиоязмадагы сүзләрне балалар  барысы бергә кабатлыйлар)

II  Өй эшен тикшерү:

Үзегезнең этегез, песиегез турында сөйләргә өйрәнергә иде

(Укучыларның җавабы тыңланыла, бергәләп тулыландырыла)

III  Яңа теманы аңлату

-Укучылар, сезнең этегез, песиегез белән уйныйсыгыз киләме? (тулы җаваплар тыңланыла)

-Ә аларның сезнең белән уйныйсы киләме? (тулы җаваплар тыңланыла)

-Ничек уйныйсы килә? (тулы җаваплар тыңланыла)йөгереп, ятып, утырып.

-Уйныйсы сүзе янында  тагын нинди сүз кулланабыз? (килә сүзе)

Китапларыгызның  123 битендә бирелгән кагыйдәне һәм сәзләрне укып чыгыгыз. Кара белән язылган сүзләрнең тәрҗемәсен сүзлек дәфтәрләрегезгә языгыз.

“Бала” мультимедия китапханәсеннән “Кызыклы шәкерт” мультфильмын карау.

-Укучылар мультфильм ошадымы?

-Эт баласының нишлисе килә?

-Шәкертнең эт баласын нәрсәгә өйрәтәсе килә?

-Сезнең мәктәптә, өйдә, урамда нишлисегез килә?

-Укытучыларның, әти-әниләрнең сезне нәрсәгә өйрәтәсе килә?

-Бабай мультфильм ахырында нәрсә ди?

-Димәк (балалар нәтиҗә чыгаралар)

Физкультминутка

“Бала” мультимедия китапханәсендәге “Төлке һәм каз” әкиятен куябыз һәм шушындагы бию көенә балалар каз кебек очып, таптанып, бию элементлары кулланып физкультминутка ясыйлар.

-Хәзер дәреслекнең 124 битен ачабыз һәм Үзбәк Саттаровның “Уйныйсы килә” хикәясен укып чыгабыз.

-Аңлашылмаган сүзләр бармы? Сүзлек дәфтәрләренә тәрҗемәләре белән язабыз.

Бау – веревка

Тешләр иде – укусил бы

Җибәрмәде – не отпустил

Көлеп җибәрде -засмеялся

Кош кебек –как птица.

-Ни өчен әтисе белән әнисе көлгән?

-Бала ни эшләргә теләгән?

-әтисе дөрес эшләгәнме уйнарга рөхсәт итмичә? Укучылар нәтиҗә ясыйлар.

Экранда хикәя буенча язылган диалог чыга

Әнисе:

-Әтиең белән кая бардың?

Бала:

-Урамда йөрдек, эт күрдек.

Әнисе:

Нинди эт?

Бала:

-Бик зур, үзе аю кебек

Әтисе:

-Дөрес әйтә бик матур эт иде.

Бала:

-Әти миңа аның белән уйнарга кушмады.

Әнисе:

-Дөрес әйткән  Ул сине тешләр иде.

Бала:

-Юк, аның күзләре бик матур иде, гел миңа гына карап торды. Аның минем белән уйныйсы килә иде. Тик аны җибәрмәделәр.

Әнисе:

Кем җибәрмәде?

Бала:

-Бау белән тоткан әтисе җибәрмәде.

Диалог рольләргә бүлеп укыла.

Укучыларга сүзләре язылган карточкалар таратыла. Шул карточкалар ярдәмендә диалог уйнала.

Йомгаклау.

- Сез  бүгенге дәрестән үзегезгә кирәкле нәрсә алдыгыз?Мультфильмнан, хикәядән?

-Нинди киңәшләр бирер идегез башкаларга (укучыларның җаваплары тыңланыла.

Өй эше.

-Яңа сүзләрне ятларга

-125 бит 3 күнегү телдән

- хикәя һәм мультфильмнан килә сүзен кулланып ситуатив  күнегү язарга

Отчет

“Кечкенә дусларыбыз” темасына рус төркеменең 3”Б” сыныфында дәрес үткәрелде. Сыйныфта 15 укучы белем ала.Хайдарова Р.З. дәреслеге буенча укытам,” Бала” мультимедиа китапханәсен дәресләрдә еш кулланам. Гомумән, бу китапханә татар теле укытучылары өчен бик кирәкле. Дәрес бик кызыклы үтте. Балалар үзләренә кирәкле нәтиҗәне чыгаралар.Татар шигырьләренә, әкиятләренә мультфильм бик кирәкле ярдәмлек, дип саныйм.Аның буенча укучыларга әсәрләрне сәхнәләштерергә һәм истә калдырырга җиңел. Дәрестән берничә күренеш тәкъдим итәм

   




1. Она раздумывала о том чтобы пригласить его на ланч как вдруг перспектива остаться наедине с этим человеком
2. Homo spiens деген пікір нені к~рсетедіСаналы адам Адам ~о~амытаби~ат ж~йесіндегі ~арым~атынасты зерттейт
3. на тему- Легенда про Фауста в європейському фольклорі та літературі Виконала- студ
4. Русский язык и культура речи
5. Организация производства мототехники и средств малой механизации на территории свободной экономической з
6. Мы видим его с высоты птичьего полета
7. Філософсько-Алегоричний роман вільяма голдінга володар мух
8. і. Мета і завдання визначених галузей літературознавства.html
9. его не видно и не слышно
10. Финансовая отчетность коммерческих банков
11. Введение С непарной стартовой рукой на флопе нам удается поймать чтонибудь готовую руку или сильное
12. го курса Маркетинговые исследования как ступень к повышению коммерческих результатов
13. і. Після другої світової війни відбулось відродження інституціоналізму на дещо інших засадах
14. либо ни один вообще и предполагают что нет никакой опасности
15. ВВЕДЕНИЕ Под термином кондиционирование воздуха подразумевается создание и автоматическое поддерживание
16. Актуальные проблемы гражданского права
17. Курсовая работа- Молоко и кисломолочные продукты.html
18. Центр развития творчества детей и юношества УТВЕРЖДЕНО УТВЕРЖДАЮ на научнометодическом
19. CОВРЕМЕННЫЙ КРИЗИС ЗАРАБОТНОЙ ПЛАТЫ
20. НА ТЕМУ- ГАРМОНИЯ ОБЩЕНИЯ ~ ЗАЛОГ ПСИХИЧЕСКОГО ЗДОРОВЬЯ РЕБЕНКА