Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

аятл~рен уку Салават аятен уку

Работа добавлена на сайт samzan.net:


  1.  Фатыйха сүрәсен уку.

  1.  Бәкара сүрәсенең 1-5 аятләрен уку.

  1.  Салават аятен уку.

Инналлаһү вә мәләикәтәһү йүсаллүнә галән нәби, йә әйүһәлләзинә әмәнү саллү галәйһи вә сәллимү тәслимә.

  1.   Әхзәб сүрәсе 40-48 нчы аятләрен уку.

Мә кәнә мүхәммәдүн әбә әхәдим мир риҗәликүм вә ләкир рәсүләллаһи вә хатәмән нәбийин.

  1.  Салават әл мәкбүләне уку.

Аллаһүммә салли галә Мөхәммәдин сәийдил гарәби вәл гаҗәм. Вә имамил Мәккәти вә Мәдинәти вәл Хәрам. Вә тәрҗемани лисанис сәләфи вәл кәрам, вә галләмәл мә ләм ягләм. Әслүһү нурән вә нәслүһү Адәм. Бәгзүһү мүәххаран вә халкуһү мөкаддәм. Исмүһү шәрифү мәктүби галәлләүхил мәхфүзи би йәкубәтил җәүһәри вәл каләм. Җисмүһү шәрифү мәдфүнән фил Мәдинәтил мөнәүүәрәти вәл харәм. Фәтүбә сөммә түбә ли мән рәэһү вә тәбәгәһү вә лимән исләм. Мән бәгдәл шәфәгати лил гасини каилән йә рабби сәләм. Йәүмә йәләйтәт тәхалнә торабүн тәхтил кадәм. Өммәти, өммәти вә өммәтит йә зүл лөтфи вәл кәрам. Фә йүнәдил мүнәди мин кабилир рахмәнил әрхам. Кабилтү шәфәгатикә йә нәбийү мүхтәрәм. Үдхүлүл җәннәти лә хауфүн галәйкүм вә лә хазәнүн вә лә әләм. Сүммә разиаллаһү тәгалә ган Әбибәкрин, вә ган Гөмәрә, вә ган Госманә, вә ган Гали зил кәрам. Сүммә разиаллаһү тәгалә ган хадими шәригатил имамил Әгзами. Вә салләллаһү галә җәмигил әнбияи вәл мүрсәлинә вә галә али күлли вә сахбихи әҗмәгыйн. Вәл хамдү лилләһи раббил галәмин.

  1.  Салават әл кадрияне уку.

Аллаһүммә салли галә Мөхәммәдин би инкадикә вә мәгдәни әсрарикә вә лисани хаҗәтикә вә горуси мәмләкәтикә вә имамил хәзрәтикә вә тарани мөлкикә вә хәзаирү рахмәтикә вә тарика шәригатикәл мөтәлләзәз би тәүҗидикә инсани гайнөл вөҗүд. Вәл сәббәби фи күлли мәүҗүд гайнән әгйәни хәлкыйкәл мөтәкатдәгә мин нурикә зыйәикә саләтүн кадумә би дәвамикә вә тәбкә бибәкаикә саләтән тәрзикә вә тарзиһи вә тәрза биһә ганнә йә әрхәмүр рахимин.

  1.  Салават әл мөнҗияне уку.

Әллаһүммә салли галә сәйидинә Мөхәммәдин вә галә әли сәйидинә Мөхәммәд. Саләтән түнҗинә биһә мин җәмигыйль әһвәли вәл әфәт. Вә тәкъдый ләнә биһә җәмигал хәҗәти вә түтаһһирунә биһә мин җәмигыйс сәйиәт. Вә тәрфәгунә биһә әгләд дәраҗәти вә түбәллигунә биһә әксал гайәти мин җәмигыйл хайрати фил хәйәти вә бәгдәл мәмәәт.

  1.  Салават догасын уку.

Йә ,Раббым! Салават булсын Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламгә, ул гарәп вә гаҗәмләрнең расүле. Ул үткәндәге өммәтләрнең тәрҗемәи хәлен һәрбарыбызга өйрәтте. Ул Рәсүлебезнең акылы нурдыр, нәселе Адәм нәселеннәндер. Ул Рәсүлебезнең дөньяга килүе соң булса да, яратылуы һәр нәрсәдән әүвәле булды. Аллаһ Тәгалә күкләрне һәм күктә булган нәрсәләрне, җирләрне һәм җирдә булган нәрсәләрне аның хөрмәтенә яратты. Аллаһ Тәгалә оҗмах һәм тәмугны, Гарше-Көрсине анын хөрмәтенә яратты. Аллаһ Тәгалә Рәсүлебезне мактады: «Мәүләкә лимә халәктә иллә әфләка», - диеп. Ягъни: «Мин бу күкләрне вә җирләрне яратмас идем син дөньяга киләсе булмасаң», - диеп. Дәхый Коръәни Кәримдә яд итте: «Вә мә әрсәлнәка иллә рахмәтил лил гәләмин», - диеп. Ягъни: «Дөреслектә җибәрдем Мин сине пәйгамбәр итеп бөтен галәмнәргә рәхмәт өчен», - диеп. Ул Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламнең исемен «Ләүхел Мәхфүзгә үзе яратылганчы ук җәүһәр якуттан булган каләм белән язды. Ул Рәсүлебезнең гәүдәсен Мәдинә шәһәрендә дәфен кылды. Ни сөенеч Рәсүлебезне күргән бәндәләргә һәм ул Рәсүлебезнең шәригатенә ияреп, иман китергән бәндәләргә шәфәгать хазинәсе булсын.

Ул Рәсүлебезгә мәшәкатьле вә үкенечле булган Кыямәт көнендә гөнаһлы бәндәләргә шәфәгать кылучы ул Рәсүль. «Йә Рабби! Өммәтләремне җәһәннәмнән сакла» диеп,  безнең сәләмәт булуыбызны, уттан котылуыбызны Аллаһы Тәгаләдән сорап дога кылучы ул Рәсүль. Йә Рабби, аның аяк баскан туфракларын безләргә хәләл ит. Әмин! Ул куркынычлы Кыямәт көнендә: «Йә Рабби! Өммәтләрем, өммәтләрем!», диеп нида кылыр. Аның бу нидасына Аллаһы Тәгалә тарафыннан җавап килер: «Әй хөрмәтле пәйгамбәрем, догаңны вә шәфәгатеңне кабул иттем. Өммәтеңнен гөнаһларын синең хөрмәтеңә ярлыкадым», - диеп. «Газапсыз вә хисапсыз вә куркынычсыз өммәтләреңне җәннәткә алып кер», - диеп.

Аллаһы Тәгалә разый булсын Рәсүлебезнең дүрт чаһриярларына. Алар: Әбү Бәкер Ситдыйк, Гөмәр Әлфарук, Госман Зиннурайн, Гали Әлмөртаза разый Аллаһы гәнһүм әҗмәгыйн.

Дәхый дин хадим шәригать булган имам Әгъзам хәзрәтләреннән Аллаһы Тәгалә разый булсын.

Әҗер-савап булсын ул пәйгамбәребезнең рух шәрифенә, әһлебәйтенә, барча сахәбәләренә, вә барча мөэмин-мөэминәткә.

Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин, вәл гакыйбәтил мөттәкыйн, вәс сәләтү вәс сәләмү галә рәсүлинә Мөхәммәдин вә галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Әмин!

  1.  Мәүлид касыйдәсен уку.

  1.  Мәхәл кыям. (Мәүлид касыйдәсе һәм Мәхәл кыям аерым буклета чыкты!)

Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәлам хәзрәтләренең тууы зекер кылынган вакытта аяк өсте торып, салават шәрифе укымак гилми әкрам каршында бик күркәм эш булдыгыннан, гәрәп галимнәре бу урында аяк өсте торып салават шәрифи укырлар. Түбәндәге битләрне аяк өсте укымак тиешледер, чөнки Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәлам әфәндебезнең туган вакыты зекер ителгән мәҗлескә ул Мөбәрәкнең рух шәрифе хазер булыр.

  1.  Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламның шамаили шәрифәсен уку.

Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәлам адәмнәрнең иң күркәм холыклысы иде һәм адәмиләрнең иң күркәмрәге вә юмартрагы вә баһадирырагы иде вә һәм адәмиләрнең ин күркәм сыйфатлысы вә гүзәле иде. Буе озынга маил иде. Ике иңбашы арасы ерак иде. Үшәндәк яңаклары бик чыккан вә биктә эчкә кергән булмаенча, тигез вә озынча маил иде. Төге (чәче вә сакалы) бик кара вә күзләре сөрмәле, озын керфекле иде. Өстеннән киемен салса тәне эрегән көмеш кеби ак һәм саф була иде. Көлгән вакытында йөзе нурланып китә иде. Йөзе нурлы вә ак төсле иде. Вә тирләре энҗе кеби ак, бөртек-бөртек иде. Йөргән вакытта ике якка салмакланып, җиңел йөрер иде. Алгы тешләренең аралары ачык иде. Сөйләшкән вакытында тешләре арасыннан нур чәчкән шикелле күренер иде. Аның пәйгәмбәрлек мөһре аркасында калкып чыккан ит кисәге иде. Ул ак вә сучук йөзле вә урта булды иде. Вә ул ак тәнле иде ки, аклыгы кызыл белән катыш вә кызыллыгы маил иде. Вә ул олуг башлы, күркәм йөзле, якты чырайлы иде.

Вә ул өеннән чыкмаган кыздан да оялчанрак иде. Вә ул төрле авырлыкларга сабыр кылучы иде. Вә ул кем белән күрешер булса, ул кешенең кулында бер хуш, тәмле ис калыр иде. Кем генә очрашса да әүвәл үзе сәләм бирергә ашыгыр һәм бирәдер иде.

Әлхәсил, ул Фәхри гәләм Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламнең рәвешен бәян тәгриф итүчеләр һәр кайсы камил түсыйфеннән гаҗиз калдылар (сөйләп бетерә алмадылар).

Аллаһы Тәгәлә куркулы мәхшәр көнендә Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламнең шәфәгатен барча өммәтенә насыйп әйләсә иде. Әмин.  

  1.  Тәмамлап дога кылу.

Йә Аллаһ Гыйззә вә Җәллә. Шушы мәҗлестә укымыш Коръән әл Кәрим вә Салават Шәрифләрнең сәвабы, Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламның барча өммәтләренә насыйп әйлә. Әмин!

Пәйгамбәребезнең туган көнен бәян кылган касидәсен укучыларга һәм ерактан вә якындан килеп игътибар белән тыңлаучыларга Рәсүлебезнең шәфәгатен насыйб әйлә. Вә барча дин кардәшләребезне һәрвакытта вә һәр урында Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламның сөннәтләрен тотмакларын вә аңа иярмәкләрен муафик әйлә. Вә аның мәүлүд шәрифен укыган вакытта күңелләргә рәхәтлек биреп, күзләребезне яшләндереп, Аллаһы Тәгаләдән Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламның шәфәгатен насыйб әйлә дип сораган вакытларыбызда, Йә Рабби, фазылың вә кәрәмең берлән кабул әйлә. Әмин!

Вә Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү Тәгалә вәссәламның рух шәрифәләренә хәер-догаларыбызның әҗер сәвабын насыйп кыл. Шушы мәҗлестә хәердән хәзер булган мөэмин вә кар-дәшләребезнең, ата-аналарының, әби-бабаларының рухларына да кылган догаларыбызның әҗер-сәвабын насыйп әйлә. Киләчәк заманнарыбызда да шулай шатлыклы вә әҗер сәваплы мәҗлесләрдә катнашуларыбызны мияссәр әйлә, Йә Рабби. Әмин!

Вә барчабызга күркәм холык, изге гыйбәдәтләр кыйлуыбызны муафик әйлә, Йә Рабби. Вөҗүдләребезгә рәхәтлек биреп, мәгыйшәтләребез-гә тәэминият насып әйлә, Йә Рабби. Тормышыбызда хәләл кәсепләр биреп, ризыкларыбызны хәләл нигмәтләрдән ризык кыл, Йә Рабби. Әмин!

Телләребезгә халәвәт-татлылык, күңелләре-безгә садәкать-тугрылык вә фигылләребезгә гадәләт-гаделлек насыйп әйлә, Йә Рабби. Әмин!

Әгүзү билләһи сәмигил гәлим, минәш шәйтанир рәҗим. «Раббанә әтина фид дөнья хәсәнәтән вә фил әхирати хәсәнәтән вә кыйнә гәзабән нар» аяте кәримәсе хөрмәтенә дөньяви вә ахирави максудларыбызга ихсан әйлә, Йә Рабби. Әмин!

Әгүзү билләһи сәмигил гәлим, минәш шәйтанир рәҗим. «Раббәна лә төзиг кулүбәнә бәгдә изһәдәйтәна вә һәбләнә мин ләдөнкә рахмәтә иннәкә әнтәл вәһһаб» аяте кәримәсе хөрмәтенә үзебезгә вә балаларыбызга тәүфик, һидаят, ихсан әйләп, вә хәеле истикамәт насыйп кыл, Йә Рабби. Әмин!

Җөмләбезне бәлә казалардан вә дошманнарның шәреннән имин кыл, Йә Рабби. Ахыр сулышыбызда иманыбызны юлдаш кылып, иң соңгы сүзебез: Лә иләһә илләлаһә Мөхәммәдән расүлүллаһи кәлимәи тәибәсе илә мәшерүг кыйлып, хәсән хатимә насыйп әйлә, Йә Рабби. Әмин!




1. Расчет посадок подшипников качения с поверхностями сопрягаемых деталей
2. Задание- Глобализация и кино познакомьтесь с мнениями отечественных кинодеятелей по поводу следующих в
3.  Модели линейных систем автоматического управления [2
4. Финансовая политика Франции
5. ушной горизонтали руки опущены вдоль туловища пальцы выпрямлены ноги прямые пятки соединены носки раздви
6. тема Сперматогенный эпителий Канальцы и протоки Анатомия органов
7. МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ ВОЛГОГРАДСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ТЕХНИЧЕСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ ДН
8. Татаромонгольское иго на Руси
9. Весна Терапевтическая стоматология Название услуги Ц
10. Никомахова этика Аристотеля
11. на тему- Методы определения кредитоспособности предприятия г.html
12. денежного возмещения износа ОФ; 2 инвестирования на простое и расширенное воспроизводство; 3
13. віщим князем цебто таким незвичайним що у всьому йому щастило й чого захотів так те й було
14. Вариант 2 V1 Подпалитра Structures структур
15. Designing website for new compny Grnd Record cinem
16. Курсовая работа- Общая характеристика и способы защиты авторских и смежных прав
17. Система категорий социологии политики
18. трудовых отношений
19. процесс формирования социальных качеств различных знаний навыков ценностей
20. Статья 91 Понятие рабочего времени