Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Безне в~би дип атамагыз с~л~фи дип атагыз дил~р

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-06-20

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 18.5.2024

Бөтен Өммәткә бәла булган, хәтта бөтен кешелек дөньясына бәла булган вәһһәбиләр үзләрен сәләфиләр дип атыйлар. Безне вәһһәби дип атамагыз, сәләфи дип атагыз диләр. Без беренче буын булган сәләфләргә иярдек диләр. Әмма бу ялгыштыр, чөнки алар беренче буын булган сәләфләргә иярмәделәр, киресенчә аларга каршы киләләр. Бу басмада мин вәһһәбиләр өчен иң бөек галим булган Ибен Тәймияне беренче буын булган сәләфләргә каршы килгәнен дәлиллим, чөнки вәһһәбиләр аны шул кадәр бөеклиләр, хәттә вәһһәбиләрнең галиме Габделгазиз ибен Базга:

“Әгәр Мөхаммәд пәйгамбәр соң пәйгамбәр булмаса иде, аннан соң Ибен Тәймия пәйгамбәр булыр иде, дигән фикергә ничек карыйсыз”, дигән сорау биргәч. Ибен Баз көләрәк: “Әйе дөрес”, дип җавап кайтарды.

(Габделгазиз ибен Баз “Дүрүс вә мәвакиф” 33 бит.)

Беренче буын булган сәләфләрдән саналган Имам Әбү Хәнифә әйтте: “Без Аллаһ Тәгаләнең Гарешкә истәвә иткәнен таныйбыз, әмма Ул аңа мохтаҗ түгел. Аллаһ Тәгалә Гарештә утырмый. Ул Гарешне һәм бар мәхлүкларны саклаучысыдыр. Әгәр Ул берәр нәрсәгә мөхтаҗ булса - Яратучы булмас иде. Әгәр Ул утыруга мөхтаҗ булса – Гарешне бар иткәнче Ул кайда булды дигән сорау туыр иде. Аллаһ Тәгалә бу нәрсәләрдән пактыр.”

(Әбү Хәнифә “Әл-үәсият”, 86 бит.)

Ибен Тәймия әйтте: “Истивәнең мәгънәсе - Аллаһ Тәгаләнең Гарештә утыруы.”

(Ибен Тәймия “Минһәҗ әссөннәт”, 1 том, 264 бит, “Әл-мүвәхәка”, 2 том, 504 бит, “Мәҗмүг әл-фәтәүә”, 5 том, 527 бит, “Әшшәрх әл-хәдис әннүзүл”, 151 бит.)

Тагын Ибен Тәймия әйтте: “Аллаһ Тәгалә теләсә чирки өстенә утыра ала.”

(Ибен Тәймия “Бәян тәлбис әл-җәһмия”, 1 том, 568 бит.)

Тагын Ибен Тәймия әйтте: “Әсәрләрдә килгән “әл-көгүд”, “әл-җүлүс” (икесе дә утырып торуны аңлата) сыйфатларга үзгәртмичә ышанабыз, әмма бу утырып тору мәхлүкларныкына охшамаган.”

(Ибен Тәймия «Шәрех хәдисин нүзул», 400 бит, “Мәҗмүг әл-фәтәвә”, 527 бит.)

Тагын Ибен Тәймия әйтте: “Аллаһ Тәгалә күктә булмавы ни Коръәндә, ни хәдисләрдә, ни сахәбәләрнең, тәбигыйннәрнең, галимнәрнең әсәрләрендә килми”

(Ибен Тәймия «Әррасаил әл-күбра», 429 бит.)

Ибен Хаҗәр Гәскаләни әйтте: “Ибен Тәймия мәчеттә вәгәзь сөйләгәндә Гәреш аятен аңлатып: ”Аллаһ Тәгалә Гәрештә урнашкан, ничек мин шушы урындыкта урнаштым” дип  әйткәч, бөтен кешеләр аны урындыгыннан бәреп төшереп, тукмый башладылар.”

(Ибен Хаҗәр Гәскаләни “Әддүрар әл-каминә” 1 том, 154 бит.)

Беренче буын булган сәләфләрдән саналган Имам Әхмәд ибен Хәнбәл әйтте: “Кем Аллаһ Тәгалә җисемдер, әмма җисеме (тәне, гәүдәсе) мәхлүклар кебек түгел дисә - көферлеккә төшә.”

(Хафиз Зәркәши “Тәснифул мәсами”, 4 том, 684 бит.)

Ибен Тәймия әйтте: “Сәләфләрнең бересе дә мүҗәсим (Аллаһның тәне бар дип тану) төшенчесенә каршы чыкмадылар.

(Ибен Тәймия “Әттасис фи рәд үсүс әттакдис”, 1 том, 100 бит.)

Тагын Ибен Тәймия әйтте: “Аллаһ Тәгаләнең җисеме булмавы ни Коръәндә, ни хәдисләрдә, ни сахәбәләрнең, тәбигыйннәрнең, галимнәрнең әсәрләрендә килми”

(Ибен Тәймия “Әттәсис фи рәд үсүс әттәкдис”, 1 том, 101 бит.)

Тагын Ибен Тәймия әйтте: “Тәшбиһ (Аллаһны сыйфатларын мәхлүкларына охшату) ни Коръәндә, ни хәдисләрдә, ни сахәбәләрнең, тәбигыйннәрнең, галимнәрнең әсәрләрендә килми”

(Ибен Тәймия “Әттәсис фи рәд үсүс әттәкдис”, 1 том, 109 бит.)

Беренче буын булган сәләфләрдән саналган Имам Мәлик нүзүл хакында хәдисне аңлатып әйтте: “Иңә Аллаһ Тәгаләнең әмере, Ул Үзе үзгәрештән һәм юкка чыгудан пактыр.”

(Ибен Гәбделбәр “Әт-тәмхид”, 7 том, 143 бит, Хафиз Зәһәби “Смяр әгләм әннүбәлә”, 8 том, 105 бит.)

Мәшһүр сәяхәтче галим Ибен Баттута әйтте: “Ибен Тәймия җомга хотбәсен укыганда: “Аллаһ Тәгалә аскы кат күккә төшә ничек мин шушы минбәрдән төшәм”, дип әйтте һәм әкрен генә минбәрдән төшә башлады.”

(Ибен Баттута “Рихләтүн”, 95 бит.)

Беренче буын булган сәләфләрдән саналган Имам Шәфигый әйтте: “Пәйгамбаребез Мөхаммәд Саллаллаһү галәйһи вәс сәләмнән соң иң изгеләре: Әбү Бәкер, аннан соң Гомәр, аннан соң Госмән, аннан соң Гәли, Аллаһ алардан разый булсын.”

(Имам Шәфигый “Мәнәкиб әш-шәфиги”, 1 том, 433 бит.)

Ибен Тәймия әйтте: “Гәли гәделлектән ерак булуы сәбәптән аңа безләргә (мөселманнарга) бәягәт бирүебез дөрес булмаган. Гәлинең (Мөгәвиягә каршы) сугышлары фарыз, бигрәктә хәләл булмавы турында бөтен галимнәрнең уртак фикере бар.”

(Ибен Тәймия “Минһәҗ әссөннәт әннәбәүи”, 2 том, 203 бит, 3 том, 156 бит.)

Тагын Ибен Тәймия Имам Гәли турында әйтте: “Аның кебек Фиргәвен кылынды.”

(Ибен Тәймия “Минһәҗ әссөннәт әннәбәүи”, 2 том, 202 бит, 232 бит.)

Тагын Ибен Тәймия Имам Гәли турында әйтте: “Гәли үзенең туганнарын югары вазыйфалы урыннарга куюын инкяр итә алмыйбыз. Шулай ук инкяр итә алмыйбыз мөселманнар белән сугышуын һәм мөселманнарны үтерүен, хәтта алар намаз укысалар да, зәкәт түләсәләр дә, ураза тотсалар да.”

(Ибен Тәймия “Минһәҗ әссөннәт әннәбәүи”, 3 том, 236 бит.)

Беренче буын булган сәләфләрдән саналган Имам Таһәви әйтте: “Аллаһ Тәгалә хөдүдтән (сынырлы булудан), гаяттән (чикләнгән булудан), әркәндән (почмаклы булудан), әгъзалардан, барча мәхлүкларны биләгә алты җиһәттән (юнәлештән) пактыр.”

(Имам Таһәви “Әл-гакыйдә әттаһәүи”)

Ибен Тәймия әйтте: “Аллаһ Тәгалә урыннан урынга күчә, өстән аска иңә һәм Гәрештә утырып тора.”

(Ибен Тәймия “Минһәҗ әссөннәт”, 1 том 264 бит, 2 том, 26 том, “Әл-мөвәфәка”, 2 том, 504 бит, “Мәҗмүг әл-фәтәва”, 5 том 527 бит, “Шәрхәл хәдис әл-нүзүл”, 151 бит.)

Беренче буын булган сәләфләрдән саналган Имам Гали әйтте: “Кем Аллаһ Тәгалә хөдүд (сыныр) белән чикләнгән дисә, үзенең Раббысын танымаган булыр.”

(Әбү Нүгәем “Хилият әл-әүлия” )

Ибен Тәймия әйтте: “Аллаһ Тәгаләнең һич бер кем белә алмаган хадде (чиге) бар.”

(Ибен Тәймия “Бәян тәлбис әл-җәһмия”, 1 том, 433 бит.)

Тагын Ибен Тәймия әйтте: “Кем Аллаһ Тәгаләнең чикләнгәнлеген танымаса – көферлек кылган була.”

(Ибен Тәймия “Әл-муәфакә”, 2 том, 29 бит.)

Тагын Ибен Тәймия әйтте: “Аллаһ Тәгаләнең хөдүде (чиге) хакында бер бәхәс булырга тиеш түгел, чөнки аны инкяр итүче кеше Аллаһ Тәгаләнең барлыгын инкяр иткән булыр.”

(Ибен Тәймия “Минһәҗ әссөннәт”, 1 том, 219 бит.)

Беренче буын булган сәләфләрдән саналган Имам Әбү Хәнифә әйтте: “ Хаҗ фарыз булганга күрә, башта хаҗ  кылына, соңрак Мөхәммәд пәйгамбәрнең кабере зыярат ителә. Киресенчә дә итү мөмкин.”

“Әл-фикһ әл-хәнәфи әл-җәдид”, 1 том, 512 бит.

Ибен Тәймия әйтте: “Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберен һәм калган пәйгәмбәрләрнең каберләрен зыярат итү харам һәм ширектер.”

(Ибен Тәймия “Минһәҗ әссөннәт”, 4 том, 520 бит, “Фәтәвә әл-күбра”, 1 том, 142 бит, “Иктидә әссырат әл-мүстәкым”, 457 бит.)

НӘТИҖӘ: Ибен Тәймия беренче буын мөселманнары булган сәләфләргә каршы килгәне өчен сәләфи галиме дип атала алмый.

Беренче буын булган сәләфләргә иярү өчен бер ничә мәсъәләне чишеп китәсем килә:

1. Беренче буын булган сәләфләрнең бик азы гына китап язып калдырганнар, бигрәк тә сахәбәләр һәм тәбигыйннәр. Аларның фикерләрен без соңрак килгән буын галимнәрнең китапларында гына укый алабыз.

2. Беренче буын булган сәләфләр вакытында бик күп зындык (секталар) фиркалары барлыкка килә. Сахәбәләр вакытында хәвәриләр, тәбигыйннәр вакытында мөгтәзиләләр, мөрҗигәләр, хәшәвиләр, мүҗәссимәләр, җәһмиләр һ. б. Асылда алар да беренче буын булган сәләфләрдән санала, әмма аларга иярү дөрес түгел, чөнки без әһлессөннәт сәләфләренә иярүне кирәк дип табабыз. Зындык фиркалары үз юлларын аклар өчен беренче буын булган сәләфләрдән ялгыш, уйдырма ривәят китереп китаплар язды, яки сәләфләрнең китапларын үзгәртеп тараттылар.

3. Коръәннең мөтәшәббиһ (мәгънәсе ачык булмаган) аятләрен без мөхкәмәт (мәгънәсе ачык булган) аятләре буенча аңлайбыз. Хәдисләрне без калган хәдисләр буенча аңлыйбыз. Беренче буын булган сәләфләрнең фикерләрен без Коръән һәм Хәдис буенча аңларга тиешбез, яки кире кагырга тиешбез, әгәр алар Коръән һәм Хәдискә каршы килсә. Кызганычка каршы вәһһәбилә Коръән һәм Хәдисне беренче буын булган сәләфләрдән килгән ялгыш, уйдырма ривәятләргә нигезләнеп аңлыйлар. Бу аларның иң зур хаталары.

4. Беренче буын булган сәләфләргә иң якын булганнары кем? Әлбәттә алар аларның шәкертләре. Аларны гәрәпчә хәләф (сәләфләрдән соң килүчелр) дип атыйлар. Сәләфләргә иярергә теләүчеләр хәләфләргә иярергә мәҗбүр булалар. Имам Мәтрүди белән Имам Әшгәри хәләфләрнең иң зур галимнәре. Аларның игътикадләре остазларының игътикадләреннән бер ни белән дә аерылмый. Безнең татар бабаларыбыз гамәлдә сәләфләрнең иң зур галимнәренең бересе булган Имам Әбү Хәнифәгә иягәннәр. Бөтен дөнья хәнәфиләре иманда Имам Мәтрүдига ияргәнгә күрә, бабаларыбыз да аңа иярделәр һәм һич тә ялгышмадылар.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем. Бу басманы үрчетеп таратырга тырышыгыз. Әһле сөннәт сагында Салават хәзрәт бер үзе генә тора алмас.




1. Государственный мониторинг земель
2. Налоги- сущность, виды, функции
3. Газеты Известия Комсомольская правда Наш Красноярский край могут быть объединены в группу по А
4. на тему Інтоксикація свинцемrdquo; 1 пит
5. тематическое ожидание где i ~ мнимая единица а t ~ произвольное действительное число
6. Российский государственный профессиональнопедагогический университет Институт психологии Кафедра
7.  Переход экономики на военные рельсы В первые месяцы войны Советский Союз утратил значительную часть свое
8. Сравнительный анализ изложения учебного вопроса в учебниках по микроэкономике
9. Тема Принцип разделения властей в истории государства и права является достаточно актуальной на современн
10. реферат дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата економічних наук Ки
11. тема регулирования электроэнергетикой претерпела существенные изменения во многих развитых и некоторых раз
12. Задание 1. Задача 1
13. О государственной регистрации юридических лиц
14. Немецкая компания мировой лидер в области высококачественной бытовой техники таких как стиральные машин
15. тематики курсовых работ проектов Тематика курсовых работ проектов разрабатывается преподавателями к
16. Правознавство спеціалізація цивільноправова для студентів 5 курсу ННІ Права заочна форма навчання
17. Гражданскому праву особенная часть для 3 курса на 20122013 уч
18. САНКТПЕТЕРБУРГСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ УНИВЕРСИТЕТ КУЛЬТУРЫ И ИСКУССТВ
19. Тематика контрольных работ по дисциплине.html
20. Проблема обучения в теории Ж. Пиаже- достоинства и недостатки