Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Балалар минем кулымда серле йомгак.html

Работа добавлена на сайт samzan.net:


                                       Тәгәри китте йомгагым.

Шөгыльнең максаты: Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр эчтәлеге аша яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү.

Җиһазлар һәм персонажлар: йомгак,  шүрәле, су анасы, әкиятләргә картиналар.

Шөгыль барышы:

Балалар түгәрәккә баскан.Тәрбияченең кулында серле йомгак.

- Балалар, минем кулымда серле йомгак. Ул безне хәзер әкиятләр иленә алып бара.(йомгакны тәгәрәтеп җибәрә, арттан балалар бара).              Cлайд№1

- Балалар, кайда килеп чыктык без?

- Урманга.

- Әйе,балалар. Нинди матур урман.

(әкрен генә көй яңгырый, кошлар сайравы ишетелә)                                                   Слайд№2

- Кошлар сайрый, саф һава.

- Балалар, урманда без белгән нинди әкият геройлары яши?

- Балалар саный: Шүрәре, Убырлы карчык, Соры бүре, Хәйләкәр төлке, Куркак куян һәм башкалар.                              Слайд№4

(кычкырган тавыш ишетелә)

-Коткарыгыз, зинһар, Былтыр бармакларымны кысты.                       Слайд№5

Алда, агачлар артында, Шүрәле бүрәнә остендә утыра. Үзе кычкыра.

Балалар килеп Шурәлегә булышалар.

  •  Рәхмәт сезгә балалар. Сез мине белшсезме соң?
  •  Әйе, син Шүрәле. Габдулла Тукай әкиятеннән.
  •  Кем сойли белә бу экиятне? 

(Бер бала әкиятне кыскача гына сойли).

Шүрәле: - Әйдәгез әле, болай күп белгәч бер уен уйнап алыйк әле сезнең белән. Мин сезгә шигырь укыйм, сез аны кайсы әкияттән икәнен әйтегез.

Шүрәле укый:

  Әйдә кызым безгә,

  Безнекеләр байлар,

  Ашыйлар да, эчәләр,

  Уйныйлар да, коләләр.   ( үги кыз).                                                      Слайд№6

  Таудан тауга йоримен,

  Тау жимеше жыямын,

  Кырдан кырга йоримен

  Кыр җимеше җыямын.

  Бер имиемә сот жыям,

  Бер имиемә май җыям.    ( Кәҗә бәтиләре һәм бүре).                      Слайд№7

  Әйләнмәле карама,

  Бәйләнмәле карама

  Соры бүре куып килә

  Яшер мине карама.     ( Голчәчәк).                                                       Слайд№8

 Булдырдыгыз, балалар! Сез әкиятләрне беләсез икән. Әйдәгез әле, бер уен уйнап китик әле.

                           Ял минуты.  “ Кети – кети”.                                     Слайд№9

 Карга килеп – казан асар,

 Торна килеп – тоз салыр,

 Саескан килеп -  салма салыр,

 Песнәк килеп – пешерер,

 Чыпчык килеп – тошерер.

 Моңа бирер, моңа бирмәс

 Кечкенә түти туймый калыр,

 Кети, кети, кети, кети.

Тәрбияче:– Шүрәле белән бик күңелле булды. Әйдәгез йомгагыбыз тәгәрәп китте, артыннан калмыйк.                                                                   слайд№10

Йомгак су буена тәгәрәп килә, анда Су анасы чәчен тарап утыра. слайд№11

  •  Сезнең арагызда караклар юкмы? Мин каракларны яратмыйм.
  •  Юк,  Су анасы, безнең балалар бик тәртиплеләр. Алар синең турыдагы әкиятне беләләр. Әйдәле балалар, сойләп бирегез әле.
  •  (балалар  Г.Тукайнын “Су анасы” әкиятен сойлиләр).        Слайд№12

Су анасы: - Бик белемле балалар икән сез. Ә сез яхшылык турында мәкальләр беләсезме соң?

Балалар мәкальләр әйтәләр:

  •  Алдыйм дигән үзе алданырю
  •  Олыларны хөрмәт ит, кечкенәләрне шәфкатъ ит.
  •  Булма син толке, булырсың колке.
  •  Яхшының, үзе үлсә дә, исеме калыр.

Булдырдыгыз! Табышмаклар беләсезме соң? Тикшереп карыйм әле?

  •  Чәч тарыйбыз һәркон иртән,
  •  Булмаска алак – шалак, аның исеме     ( тарак).                      Слайд №13

Су анасы балаларны мактый. Йомгак тәгәри, балалар аның артыннан китә.

Аларга Кызыл калфак очрый.

  •  Исәнме Кызыл калфак, нишләп йорисең монда?                       слайд №14
  •  Мин әбием яныннан кайтып киләм, ул мина бик куп рәсемнәр бирде. Сез бу рәсемнәрнең нинди әкияттән икәнлеген беләсезме? Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.               ( балалар карыйлар һәм әйтеп баралар).

Рәсемнәрдә  ( әби, бабай, тычкан, тавык)                                     слайд  №15,16

  •  Чуар тавык әкияте.

               ( әби, ак әтәч, кызыл әтәч)

  •  Чукмар белән Тукмар.                                                            Слайд №17,18

               ( бабай, әби, онык, эт, мәче, тычкан).

  •  Шалкан. .                                                                                   Слайд№19,20

                       (өч аю, кыз)

     -   Өч аю. .                                                                                      Слайд№21,22

                (тычкан, бака, куян, төлке, аю)

  •  Теремкәй. .                           Слайд№23,24

Кызыл калфак: -  Рәхмәт дусларым! Сез бик күп әкиятләр беләсез икән.                   Слайд 25

Тәрбияче:   - Балалар безгә бакчабызга кайтырга кирәк, әкият геройлары белән саубуллашыйк.

  •  Сау булыгыз!

Тәрбияче:  -  Балалар, сез миңа буген барыгыз да бик ошадыгыз. Сез  бугенге барлык биремнәрне дә утәдегез. Сезгә бугенге сәяхәт ошадымы?.Шөгылебез шуның белән тәмам. Әле тагын да әкиятләр укыбызны дәвам итәрбез.




1.  151 Так как углы а со и являются углами Эйлера для связи их с направляющими косинусами выполним преобр
2. Социальная работа с детьми, оставшимися без попечения родителей
3. Взаимодействие цены с другими экономико-правовыми категориями и явлениями
4. А класс Сентябрь Наумова Светлана Николаевна 02
5. ПОНЯТИЕ ДИСЦИПЛИНЫ ТРУДА Совместный труд это отличительный предметный признак трудовых отношений он п
6. Изображение трагедии русского народа в литературе, посвящённой гражданской войне
7. реферат дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата педагогічних наук Харків ~
8. Функції мови як суспільного явища Мова суспільне явище.html
9. Организационная структура предприятия и пути ее совершенствования
10. вторым домом моделей здесь они находят помощь и поддержку общаются друг с другом решают профессиональные
11. реферату- Аналіз затрат на виробництвоРозділ- Економіка підприємства Аналіз затрат на виробництво План
12. 60 соединительной 1012 костной 932 жировой тканей в их естественном соотношении и остаточного количества
13. 0902 Ю
14. Руки заложите за голову и максимально сильно втяните живот
15. Это и сохраняющаяся бедность и всё ещё плохой предпринимательский климат и распространённость коррупции
16. Учет активных операций с ценными бумагами
17. Виды российской безработицы и ее влияние на экономический рост
18. ЛАБОРАТОРНАЯ РАБОТА 2 ТЕМА- Создание сохранение текстовых документов в редакторе Word
19. Управление и анализ дебиторской задолженности
20. Компьютеры и программное обеспечение