Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

0214 1 Д~ньяви ~зе~не к~т~рел~че ~зе~д~ эрет~ иде~

Работа добавлена на сайт samzan.net:


МАРСЕЛЬ ХӘЕРТДИНОВ

ЭРҮ ҺӘМ АННИГИЛЯЦИЯ   1.02.14.

1.

Дөньяви үзеңне күтәрелүче үзеңдә эретә идең.

Күтәрелүче үзеңне югары минеңдә эретә идең.

  Эрү-эретү дәресләрен үтә идең.

  Югары үзеңдә эрегән саен, күтәрелә идең.

Югары үзеңә ачыла идең.

Илаһи-табигый савытка әверелә идең.

2.

Тәнеңнән мәчет кыла идең.

Аллаһның үзеңдәге Барлыгын сизә идең.

  Утлы, кристаллик халәтне татыган идең.

  Зирәклекне, яратуны, кодрәтне кичерә идең.

Эрү белән бергә аннигиляция бара...

Пәйда булучы яктылыгыңа кара!

3.

Ике бүрәнкә сүрәтендә үземне күрәм.

Илаһыма кертүче бүрәнкәмә керәм.

  Илаһыма үтәмен.

  Фәрештәле, галәмле үземне итәмен.

Илаһымда икенче бүрәнкәм ачыла.

Һәркем үзен башта шушы икелегендә кыла.

4.

Асылыңда синең барлык энергетик дулкыннарың туплана.

Шушында алар – нуль ноктасына үтеп – ялкынлана.

  Нуль ноктасы – Илаһ, Илаһият!

  Нуль ноктасына илтсен сине Ният!

Нуль ноктасы – барлык энергияләреңнең аннигиляциясе.

Нуль ноктасында барыбызга да бар уянасы.

5.

Нуль ноктасында – Илаһи Мәхәббәт.

Төпсез яңгырашны бирә ул Кодрәт, ул Нигъмәт.

  Илаһи Мәхәббәт Яратучан Аңыбызны безнең яшәтә.

  Аңыбыз аркылы Чыганагын үзенең һәркем ишетә.

Мәхәббәттән – Аң да, Кодрәт тә!

Нуль ноктасы ачыла шушы Өчлектә!

6.

Берләшкән физик һәм рухи йөрәкләребезнең бөтенлегендә урнаша Мәхәббәт, урнаша Илаһ, урнаша Фәрештәң.

Мәхәббәтеңдә чәчәк ата башыңдагы Аңың, көндегең астындагы Ихтыярың бер иштән.

  Өчлекле Ялкының – Йөрәгеңдә.

  Лалә чәчәге образын искә төшер кирәгендә.

Илаһ – Аң-Акыл, Мәхәббәт, Тән-Кодрәт.

Фәрештәңнең илаһи-табигый корылышына үзеңне өйрәт.

7.

Аң-Акыл – ул Рухың.

Рухың аркылы уйлана, башлана Яратуың.

  Мәхәббәтең – Җаның.

  Җаның – Рухың яратылышын тудыруың, үстерүең, саклавың.

Тән-Кодрәтең – булдыруың.

Яратканны, тудырганны – матдиләштерүең.

8.

Шартлы мәхәббәттән – шартсызына.

Дөньяви акылыңнан – илаһиенә.

  Физик тәнеңнән – яктылык тәнеңә.

  Дөньяви барлыгыңнан – Илаһ-Фәрештәңә.

Маңгаеңда фикерләрең кодрәтле бүрәнкә ясар.

Аңлы яратуга кергән бәндә фикереннән чынбарлык ясар.

9.

Йөрәгебезне ачабыз.

Илаһи мәхәббәттә Бар Булганның Барысын да кочабыз.

  Аллаһ Мәхәббәтендә яңгыраш табабыз.

  Илаһи Мәхәббәт кодрәтендә яратып яшәү рәвешенә кубабыз.

Аңыбызны баскычлап үстерәбез.

Аллаһ Фикерләренә зирәклектә керәбез.

10.

Ихтыярыбызны, кодрәтебезне калкытабыз.

Тәнебездә яшеренүче төпсез Яктылык-Мәхәббәткә үтәбез.

  Тәнебез – яктылык кисәкчекләре тупланмасы.

   ДНК молекулаларының уникелекле кодрәтендә бар безгә уянасы.

Һәр атомыбыз – шул ук галәм...

Нуль ноктасы – безнең аләм!

11.

Аң-мәхәббәт-ихтыяр!

Шушы өчлектә, лалә чәчәгендә Хакыйкыйлыгын һәркем тояр!

  Кеше дә – шушы ук өчлек!

  Үз табигатеңдә - төпченерлек!

Аллаһка Илаһыбызда тоташабыз!

Аллаһка Илаһыбызда ашабыз!

12.

Нуль ноктасына Вертикаль илтә.

Өчлекле яратуда һәркем Горизонтальгә үтә.

  Мәхәббәттә дөньяның җир-күге туа.

  Кодрәттә Аңың яратылышын фикерендә юа.

Мәхәббәт кенә барысына да урын бирә.

Мәхәббәттә генә һәркем зирәк акылына, аңлылыгына һәм якты ихтыярына, кодрәтенә, тәненә керә.

13.

Бул Мәхәббәт Остасы!

Бул Фикер, Аңлылык Остасы!

  Бул Ихтыяр, Кодрәт Остасы!

  Нуль ноктасында, Илаһыбызда бар безгә уянасы!

Эрү-эретү осталыгы аркылы – нуль ноктасындагы аннигиляциягә кадәр!

Илаһи кабынуыңда түбәнлегеңне, хәйванлыгыңны үзеңнең аудар!




1. Газпром Сегодня 03 декабря 2007 года Начало формы Поиск Конец формы
2. Реферат- Половые гормоны
3. Протей чи Янус (про різновиди перекладу)
4. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата медичних наук Київ 1998
5. ЗАВДАННЯ НА САМОСТІЙНІ РОБОТИ Самостійна робота 1 Розрахунок лінійного електричного кола постійно
6. 20 г. наименование предпр
7. Тема- Предмет и задачи педагогики
8. волков ч-з 23ч перем в прав подвздош
9. Оренбургский государственный университет Орский гуманитарнотехнологический институт филиал ОГУ
10. Мельгунов НА
11. хозяйственная деятельность общества а также совокупность отношений складывающихся в системе производств
12. А5 формат 15 руб
13. Информационная технология это процесс использующий совокупность средств и методов сбора обработки и пер
14. Вариант 3 I Заполните пропуски соответствующими предлогами расположенными справа
15. Поняття про мотиваційну сферу особистості Мотива~ція з лат
16. 1949 гг их содержание не потеряло своей актуальности скорее наоборот
17. Проблемы реализации молодежной политики на федеральном и региональном уровне
18. Элементы математической логики
19. моря гор было довольно мало слов а для обозначения леса и болот чересчур много следовательно славяне сф
20. реферат дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата сільськогосподарських наук.