Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

юньг~ карап фикерл~рг~ кир~к

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-03-30

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 13.5.2024

Әмәнту билләһи. Аллаһыга иман.

Әмәнтү билләһи, мин инандым Аллаһы Тәгаләгә, Ул бар һәм бер. Аллаһы Тәгалә берүзе генә бу дөньядагы без күрә, ишетә, тоя, сиземли торган барча нәрсәләрне юктан бар кылып, тәрбияләп камиллеккә ирештерә. Боларның барысын да аңлар өчен безгә тирә-юньгә карап, фикерләргә кирәк. Мәсәлән, ай, кояш, йолдызлар һәм болытларның күктә эленеп тора алуы, җилнең исүе, кар һәм яңгырның явуы. Җир йөзендә төрле-төрле, бер-берсенә охшамаган үсемлекләр, хайваннарның булуы адәм балалары өчен гаҗәеп бер мисал һәм сабак. Аңлатып бетерә алмаслык бу кадәр күренеш тиктомалдан гына, үзеннән-үзе генә бар була алмаганлыгын күңелебез белән кабул итми кала алмыйбыз. Шуның өчен Аңа Берүзенә генә колчы-лык күрсәтергә, Аннан башка хуҗа итеп танырлык, башка бер зат та юк икәнлегенә җаныбыз, тәне-без белән инанырга тиеш булабыз. Ул - Аллаһы Тәгалә, барча яман һәм кимчелек сыйфатлардан пакь булып, һәр яктан яхшылык һәм камил сыйфат-лар белән генә билгеләнгән.

Сыйфат сүбүтия

Сыйфат сүбүтия, ягъни Аллаһы Тәгаләдә табыл-ган яхщылык һәм камил сыйфатлар сигез.

  1.  Хәят
  2.  Гыйлем
  3.  Сәмегъ
  4.  Басыйр
  5.  Кодрәт
  6.  Ирадә
  7.  Каләм
  8.  Тәквин.

Бу сыйфатларның мәгънәсе түбәндәгечә:

Хәят - Аллаһы Тәгаләнең тереклеге. Ул һәрдаим тере, барча мәхлүкълар (Аллаһы Тәгалә бар иткән җанлы һәм җансыз нәрсәләр) үлеп юкка чыгачак бары тик Аллаһы Тәгалә генә үлмичә, үзгәрмичә мәңгелектә калачак. Әмма Аның тере булуы - безнең кебек җан вә тән белән түгел;

Гыйлем - Аллаһы Тәгаләнең белем иясе булуы. Ул барлык билгеле һәм яшертен нәрсәләрнең һәркайсын белеп тора. Кешенең ни эшләгәнен һәм ни эшләячәген, ни уйлаганын һәм ни уйлая-чагын белеп тора. Җир йөзендә тузан бөртегенең селкенеп куйганын, алай гына да түгел, бер чебеннең канаты яки боты кайда сынып калып череп юкка чыккан булса, кыямәт көнендә шул урыннан оныт-мыйча, чебенгә кире бирер. Әмма Аның белеме - безнең кебек акыл һәм фикер белән түгел;

Сәмегъ - Аллаһы Тәгаләнең ишетүчән булуы, әмма безнең кебек колак һәм тавыш белән түгел. Чөнки без ерактагы сүзләрне ишетә алмыйбыз. Ә Аллаһы Тәгалә каршында ерак-якын төшенчәләре бәрабәр, ягъни бер үк. Шыпырт кына әйтелгәнне дә, кычкырып әйткәнне дә бертигез ишетә. "Мин сезгә үзегезнең муен тамырларыгыздан да якынрак", - дип әйтә Аллаһы Тәгалә "Коръәни Кәрим"дә;

Басыйр - Аллаһы Тәгаләнең күрү сәләтен белгертә, әмма Аның күрүе безнең кебек күз һәм яктылык белән түгел. Адәм баласы күзенең көче җитәрлек дәрәҗәдә генә күрә ала, артыгын булдыра алмый. Еракта бер нокта рәвешендә күрсәк тә, нәрсә икәнлеген аңлый алмыйбыз. Ул, Аллаһ, яшертенне дә, ап-ачыгын да төгәл итеп барлык нечкәлекләре белән күреп тора;

Кодрәт - Аллаһы Тәгаләнең һәр эшкә көче җитүен күрсәтә, әмма безнең кебек кул һәм корал белән түгел. Бу дөньядагы мәхлүкъларның җанлы һәм җансыз булуы, бер кешенең бай һәм галим булып, икенче берәүнең фәкыйрь һәм надан булуы Аллаһының кодрәте (теләге, көче) белән барлыкка килгән. Шулай ук бу җиһанда күзебезгә күренгән барлык нәрсәләрне һәм аларның торышлары- һәммәсе дә Аллаһының тәкъдире (язмышы) бе-лән булдырылган. Дөньяны бар итүче Аллаһы Тәгалә бер нәрсәне бул дип әйтсә, шунда ук булыр. Бер нинди көч яки корал белән түгел, ә Аллаһының кодрәте белән генә булыр. Чөнки "Аллаһы Тәгалә кулы яки аягы белән эш итә", - дип әйтү бик начар сүзләрдән булып тора. һәм кешенең бу сүзе көфер булып, аны динсезлеккә китерүе мөмкин;

Ирадә - Аллаһы Тәгаләнең теләве. Ул ни теләсә, шуны булдыра, эшли беркем белән киңәшеп тә, килешеп тә тормый. Аллаһы Тәгалә ни теләсә, шул була, һәм берәр нәрсәнең булуын теләмәсә, ул булмый. Әмма Аның теләве -безнең кебек күңел белән түгел;

Кәләм - Аллаһы Тәгаләнең сөйләшүе, әмма безнең кебек сүз һәм аваз белән түгел. Аваз һәм хәрефләр белән сөйләшү кешегә генә хас, Аллаһ Тәгалә Үзе булдырган җанлы һәм җан-сыз нәрсәләргә охшамаган. Коръән Аллаһы-ның сүзе, кеше уйлап чыгарган китап түгел;

Тәквин - Аллаһы Тәгаләнең барча нәрсәне юктан бар итүе һәм барча тереклеккә ризык бирүе. Аннан башка яратучы (тереклекне бар итүче) һәм ризык бирүче юк.

Аллаһ тере гәүдәсез һәм дә итсез вә кансыз,

Үзенә хас бер сыйфат тередер ул Ходаем.

Галимдер Ул, белүче, һәр нәрсәне күрүче,

Булачак һәм булганны һәммәсен дә белүче.

Вә һәм кадир, көчледер, һәр нәрсәне эшлидер,

Көче җитмәс нәрсә юк, шундый көчле Хода Ул.

Вә һәм Басыйр, күрүче, ерак якын бертигез

Караңгыда, яктыда һәрвакытта күрер Ул.

Вә һәм Сәмигъ, ишетер бар тавышны һәр заман

Олы, кече тавышны ишетәдер Ул һаман.

Вә һәм Кәлим, сөйләшер тавыш, хәреф вә телсез

Үзенә хас сыйфат белән сөйләшер Ул Ходаем.

Вә һәм Мөрид, телидер. Теләгәне буладыр

һич тә булмый калмыйдыр, теләсә Ул Ходаем.

Вә һәм Тәквин сыйфаты, һәр нәрсәне бар кылыр

Бул дип әйтсә булыр ул, булмый калмас һич булыр.

Сыйфат затыя

Сыйфат затыя Аллаһы Тәгаләгә генә хас булып, башкада табылмаган сыйфатлар алты:

  1.  Вуҗүд бинәфси,
  2.  Кадәм,
  3.  Бәка,
  4.  Вәхдәният,
  5.  Мөхаләфәл хәвәдис,
  6.  Кыям бинәфси.

Бу сыйфатларның мәгънәләре түбәндәгечә:

Вуҗүд бинәфси - Аллаһы Тәгаләнең барлыгы үзеннән булуын аңлата. Аны бар итүче булмады һәм юк;

Кадәм - Аллаһы Тәгаләнең барлыгының әүвәле юклыгын белгертә. Ул кайчандыр бер барлыкка килгәндер бит инде, башланып китүе булгандыр бит инде дигән сорау куеп булмый. Чөнки мәңгелекнең башы һәм ахыры юк. Аллаһы Тәгалә мәңге булган. Ул бер кемнән дә тумаган һәм бер кем дә аны юктан бар итмәгән. Әгәре Аллаһының, кешеләрнеке сыман, тормышының башланып китүе булса, икенче бер, Анардан да өстенрәк, Илаһи зат булып галәмнәрне тәрбия-ләр һәм Аллаһ дип аталыр иде;

Бәка  - Аллаһы Тәгаләнең барлыгының ахыры юклыгын исбатлый. Аны тудыручы, бар итүче бул-магач - юк итүче дә була алмый. Чөнки бер нәрсә дә үзеннән-үзе генә була алмаган шикелле, үзеннән-үзе генә юкка да чыга алмый. Әгәре Аллаһының кайчандыр тормышының ахыры күрен-сә, Аны юкка чыгаручы икенче бер Илаһи зат булырга тиеш була;

Вәхдәният - Аллаһы Тәгаләнең затында һәм барча сыйфатларында, барча эшләрендә шә-рике (охшашы), тиңдәше юклыгын күрсәтә. Ягъни җирләрне, күкләрне һәм җир-күктә булган барча нәрсәләрне шулай ук киләчәктә нәрсә булачагын фәкать бер Үзе генә яратучы (бар итүче). Аның һичбер ярдәмчесе юк;

Мөхәләфәл хәвәдис - Аллаһы Тәгаләнең дөньяда булган нәрсәләргә охшамавы һәм һич бер нәрсәнең дә, Ул - Аллаһы Тәгаләгә охшаш булмавын аңлата;

Кыям бинәфси - Аллаһы Тәгаләнең һичбер урынга мохтаҗ булмавы турында белгертә. Ягъни Ул - Аллаһы Тәгалә җирдә дә түгел, күктә дә түгел, уңда да, сулда да түгел. Арта да, алда да түгел. Барча урыннан һәм җиһәттән (юнәлеш) пакь. Урынга һәм җиһәткә мохтаҗ булу мәх-лүкъләргә генә хас, ягъни юктан бар булган нәрсәләрнең сыйфаты булып тора. Аллаһы Тәгалә урынга, җиһәткә мохтаҗ түгел.

Аллаһы Тәгаләне тану, югарыдагы сыйфат-ларны аңлауга, аларны белүгә бәйле. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең зат газыйме һичкемгә мәгълүм түгел һәм зат газыймен белим диеп тырышу һич кемгә ярый торган эш түгел. Әгәр Аллаһы Тәгалә турында, Ул шулай микән яки болай микән дигән фикер акылга һәм уйга килсә, сак булу кирәк. Чөнки Аның заты һәм барча камил сыйфатлары, акылга һәм уйга килгән нәрсәләрнең һәрберсен-нән дә пакь.

Кадимдер, юк әүвәле. Бакый юк һич ахыры

һич нәрсәгә охшамас, башка Аңа һич бере.

Нәрсә генә кылса да, һичкемгә мохтаҗ булмас.

Үзе генә торыр Ул, шундый ялгыз заттыр Ул.

һәркемне Ул яратыр, һәркемне Ул сүрәтләр.

Теләп, юктан бар кылыр, шундый кадир Хода Ул.

һәр нәрсәне эшләр Ул, һәркемне Ул тергезер,

һәр кемне Ул үтерер. Шундый көчле Хода Ул.

һәркемгә ризык бирер, һәркемне Ул туйдырыр,

һәр нәрсәне булдырыр, шундый көчле Хода Ул.

Бала тудырмады Ул, анадан тумады Ул.

Ашамыйдыр, эчмидер. Шундый бер пакь Хода Ул.

Йокламый Ул, онытмый. Тәнле, сүрәтле түгел,

Заманда, урында түгел. Шәрике юк  Хода Ул.




1. Организация производства и общие требования к ее выполнению
2. тематике к линейным алгоритмам относятся алгоритмы представленные формулами
3. Реферат- Готовая продукция
4. Лабораторная работа ИССЛЕДОВАНИЕ МЕТОДОВ ОБЕСПЕЧЕНИЯ ЗАДАННОЙ ТОЧНОСТИ ПРИ СБОРКЕ ЭЛЕКТРОННОЙ АППАРАТ
5. СУРГУТСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ УНИВЕРСИТЕТ ХАНТЫМАНСИЙСКОГО ОКРУГА ЮГРА
6. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата технічних наук Донець
7. задание 10 гуп Нет технических комплексов См
8. орет песни Чебурашки и слуха у него нет несмотря на то что пианино некуда поставить и бабушка не может води.html
9. Контрольная работа 1 Для правильного выполнения заданий контрольной работы 1 необходимо изучить след
10. Красноярский государственный медицинский университет имени профессора В
11. Потанин Григорий Николаевич
12. тематики и обучения грамоте
13. Граждане физические лица и их гражданскоправовая индивидуализация
14. одежда по которой встречают
15. English Boxing Rules- Since its publiction in 1867 the Mrquess of Queensberry rules were the min source of regultion Boxing mtches
16. Развитие человека как субъекта труда
17. Особливості саморегуляції психолога
18. mywordru Текст взят с психологического сайта http---www
19. Расчёт режима работы насосной станци
20. первых очевидно что 2012 год стал годом самых серьезных испытаний для российской политического режима за посл