Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

тематике с применением технологии игры в средней группе ldquo;Порядковые числаrdquo; на татарском языке

Работа добавлена на сайт samzan.net:

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 9.11.2024

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением

деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей

№ 49 «Гульназ»

г.Набережные Челны Республики Татарстан

Комплексное занятие по математике

с применением технологии игры

в средней группе

“Порядковые числа”

на татарском языке

Подготовила

воспитатель II кв. категории

Гарипова Сания Наиловна

г.Набережные Челны

2012 год

       Максат:

  •  4 санын предметлар саны белән туры китерү; 4 саны эчендә санауда күнекмәләр булдыру; микъдар санын тәртип саныннан аера белергә өйрәтүне дәвам итү; камилләштерү.
  •  Яссылыкта (уңда, сулда, аста, өстә) ориентлаша белүне ныгыту.
  •  Геометрик фигуралардан бизәк төзергә өйрәтү, фигураларның исемнәрен дөрес атауда күнекмәләр булдыру.
  •  Игътибарлылык, эстетик зәвык тәрбияләү.

        Материал:

Тәрбияче өчен: уенчык аю, куян, бүре, төлке, йомры икмәк, 2 экземплярда 1,2,3,4 саннары язылган карточкалар, 4 әр алма, 4 кишер; туп,  аю рәсемен  ясар өчен киселгән геометрик фигуралар (10 данә), рәсемнәр.

Шөгыль барышы:

  •  Балалар, без бүген әкият иленә сәяхәт итәчәкбез. Мин сезгә бер өзек укыйм, сез нинди әкияттән икәнен әйтерсез:

                                           “Әбидән дә качтым мин,

Бабайдан да качтым мин,

Куяннан да качтым мин...”

                 (Йомры икмәк)

  •  Дәрес, балалар. Мин “Йомры икмәк” әкиятеннән өзек укыдым.
  •  Ә хәзер шул әкият иленә сәяхәткә юнәлик. Балалар, бу нинди йорт икән, якынрак килеп карыйк әле.
  •  Исәнмесез, әби. Нишләп ямансу утырасыз?

Әби: - Исәнмесез, балалар, мин бик тәмле итеп ипи пешердем һәм тәрәзә төбенә суынырга дип куйган идем, тәгәрәп төшеп киткән. Миңа аны табып бирә алмассызмы?

  •  Балалар, әбигә булышабызмы? (Әйе).
  •  Алайса, кичекмәстән, юлга чыгыйк.

(Балалар төсле фигуралардан ясалган сукмак буенча баралар. Куян очрый).

  •  Исәнме, куянкай. Син йомры икмәкне күрмәдеңме?

Куян: -  Күрдем, әгәр кәрзиндәге кишерләрне, алмаларны санарга булышсагыз, мин ул киткән юлны күрсәтермен.

  •  Балалар, әйдәгез куянның кәрзинендә ничә кишер бар икән, санап карыйк әле.
  •  Куянның 4 кишере булган, ә берсен ашаган. Ничә кишере калган? Рәлинә, шул санны алып күрсәт әле. Балалар, Рәлинә дөрес күрсәтәме, сез ничек уйлыйсыз? (Җаваплар).
  •  Балалар,  кәрзиндә  алмалар да бар. Алар ничәү икән? Алсу тезеп бара, ә сез санагыз.
  •  Куянның  туган көненә тагын бер алма биргәннәр. Ничә алмасы булды? Шул җавапны пышылдап кына минем колакка Настя әйтә.
  •  Балалар, алмалар күбрәкме, әллә кишерме?

(Җавап. Һәр бала кәрзиннән берәр сан ала).

  •  Рафаэль, синдә нинди сан? (Һәр баладан җавап алу)
  •  Син ничәнче булып барасың? (Җаваплар).
  •  Ә хәзер, әйдәгез, уен уйнап алыйк.“Үз урыннарыгызга басыгыз” дип атала ул. (Уен уйнала). 

Юл буйлап китәләр. Аюга очрыйлар.

  •  Исәнме, Аю бабай. Юлыңда йомры икмәк очрамадымы?

Аю: -  Очрады. Әгәр минем рәсемемне ясасагыз, мин дөрес юлны әйтәм.

       (Балалар геометрик фигуралардан аю рәсемен ясыйлар)

  •  Балалар, аюның гәүдәсе нинди фигуралардан ясадык?
  •  Кулы – овал;
  •  Аяклары – өчпочмак (ничә        кирәк)?
  •  Колаклары нинди? (Ярымтүгәрәк).

Юлны дәвам итәләр. Бүре абзый очрый.

  •  Исәнме, Бүре абзый. Юлыңда йомры икмәк очрамадымы?

Бүре: - Очрады. Биремемне үтәсәгез, табарга булышырмын. Мин сезгә әйтеп торам, сез рәсем ясагыз. Уртада чыршы. Чыршы янында каен агачы үсә.  Аста үлән.  Каенның сул ягында гөмбә. Чыршының уң ягында чәчәк. Чәчәк өстенә күбәләк кунган. Сулдан өстә кояш елмая. Йомры икмәкне шуннан эзләгез.

              Балалар юл буйлап китәләр.

Физкульминутка.

                                           Менә минем уң кулым,

                                           Менә минем сул кулым,

                                           Менә идән, менә түшәм,

                         Менә шулай зур үсәм. (2 тапкыр кабатлау)

(Сукмактан барганда чыршы янында утыручы Төлкебикәне очраталар.

Ә аның янында йомры икмәк).

  •  Төлкебикә, син аны ашама. Аны әбисе зарыгып көтеп калды.

Төлке: -  Ярый, балалар. Мин сезнең бик тырыш булуыгызны күзәтеп йөрдем. Бик күп беләсез икән. Булдырдыгыз, балалар. Ә йомры икмәкне үзегез белән алыгыз. Сау булыгыз!

        (Туры юл белән кайтып җитәләр).

Әби: -  И, балалар, минем йомры икмәгемне алып кайткансыз икән. Рәхмәт сезгә! Минем дә сезгә бүләкләрем бар. (Әби өйдән шарлар алып чыга. Балалар “рәхмәт” әйтеп урындыкларга утыралар).

  •  Балалар, әйдәгез шул шарларны, маркер белән геометрик фигуралар ясап, матурлыйк әле.

        Йомгаклау өлеше.

  •  Балалар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы? (Җаваплар).
  •  Сез дә миңа бик ошадыгыз! Күп әйберләрне белдегез. Шуның белән безнең шөгыль тәмам.

Список использованной литературы:

1.  В.П.Новикова.  “Математика в детском саду”,  Москва  “Мозаика - Синтез”, 2000 год.

2.  Т.И.Тарабарина. Н.В.Елкина. “И учеба, и игра: математика”, Ярославль “Академия развития”, 1997 год.

3.  Е.В.Колесникова. “Математика для дошкольников 6-7 лет”, сценарии занятий по развитию математических представлений “Творческий центр” Москва, 2002 год.




1. Тема 2. Фізіологія праці предмет зміст завдання
2. тема 7 Источники финансирования методы и рынки 7
3. Общая часть 1.1 Исходные данные 1
4. ЕКОНОМІКОПРАВОВИЙ ТЕХНІКУМ ПРИ МІЖРЕГІОНАЛЬНІЙ АКАДЕМІЇ УПРАВЛІННЯ ПЕРСОНАЛОМ
5. РАСЧЕТ ЭЛЕКТРОННОГО ТРАНСФОРМАТОРА
6. Морфология как раздел грамматики
7. Розробка організаційної структури управління на транспортному підприємстві
8. а МОЛИТВА б МОЛИТВА И ЕЕ ДЕЙСТВЕННОСТЬ.html
9. К вопросу о структуре духовного
10. і. Поселившись в Австралії європейські колоністи намагались перетворити аборигенів в рабів
11. . И. п. ~ о.с. 1 ~ 2 ~ поднять руки впередвверх ладони повернуть внутрь отвести правую ногу назад на носок и слег.
12. Электротехника и электроника для студентов химикотехнологических и технологических специальностей
13. Альтернативная водородная энергетика как элемент школьного раздела химии физико-Химические свойства водорода
14. Задание 1 Проанализируйте динамику и выполнение плана розничного товарооборота по торговому предприятию
15. СОЦИАЛЬНЫЙ ИНСТИТУТ А
16. Тема 2 Порядок укладення і ведення страхової угоди Варіант 1
17. то люблю Шубка у меня новая белая красивая
18. тема Республики Беларусь Подготовили- ст
19. Было бы большим упрощением считать что превращение США после падения Берлинской стены в единственную сверх
20. на тему общество в социологии Выполнила студентка 1 курса 181 группы вечернезаочной формы обучения.html