Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

а ~~ мен~ нинди зур витамин каба Тф~ тф~ борчак бит бу витамин т~гел тагын алдагансы~ инде ~бием

Работа добавлена на сайт samzan.net:


Винегрет

( Монтаж – скетч)

Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Ике малай уйнап утыралар. Әби тавыш ишетелә.

Әби : Улым кая әле син.?

1 малай; И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде, минем өчен.

2 малай: Ярый , бар ашап чык. Миндә киттем.

Әби керә. Кулында винегрет.

Әби: Менә, улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыета, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт булырсың.

Малай: Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да, ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм. ( болгатып карый, борчак таба) ә-ә менә нинди зур витамин (каба) Тфү, тфү ,борчак бит бу, витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.

Әби : Ах, киребеткән малай. Витамины күренеп тормый инде аның. Һәр ризыкның үз  витамины бар. А,В, С, Д, Р, К витаминнары була. Ашамлыкны улым рәнҗетергә ярамый. Ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, кишере,  барысы да витамин инде. (китә)

Малай: Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган- фу исе, ашамыйм. (сикергәләп йөри)

Әби-әби винегретта

Бик күп , дидең, витамин

Ашап карадым, эчендә

Витамин юк, бит аның

Әби керә.

Әби:Кара син ,бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеген дә калдырмыйча, ашап бетергән бул, ишеттеңме?

Малай: 

Аңладым әбием

Әби-әби винегретта

Бик күп , дидең, витамин

Ашап карадым, эчендә

Витамин юк, бит аның

( Шигырьне кабатлый – кабатлый йоклап китә һәм төш күрә)

Музыка. Бии,бии яшелчәләр керә. Бию “Бии итек-читекләр”көенә башкарыла)

Борчак:

Борчакларым бигрәк тәмле

Охшаган витаминга

С витамины күп була

Яшелрәк чагымда.

Чөгендер:

Чөгендерем бигрәк тәмле

Кан составын яхшырта

Глюкоза, витаминнар

Бар минем составымда

Кишер:

Витамины күп булмаса

Ашар идеме, куян

Җитез, шаян булу өчен

Килә, дисез, көч каян?

Кәбестә:

Кәбестәдә бик күп була

Витаминның һәр төре

Кәбестәне әрәм итмә

Алтын кебек бөртеге.

Бәрәңге :

Бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр, әле

Апельсиныкыннан да күп

Витаминнар күләме

Суган:

Исем тәмсез булса да

Сугандай дару кирәк

Салкын тисә, тизрәк

Суган ашарга кирәк.

Барысы бергә:

Балаларга үсү өчен

Сәламәт булу кирәк

Безнең белән дус булсагыз

Үсәрсез сез тизрәк.

Витаминнар малай янына һәрберсе аерым килеп колагына пышылдап әйтәләр.

Кәбестә:

Аша син кәбестә, кәбестә

Тәнеңә витамин с өстә.

Бәрәңге:

Аша син бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңге туклыклы һәм тәмле.

Чөгендер:

Аша син чөгендер, чөгендер

Алмадан бердә ким түгелдер.

Кишер:

Аша син кишер дә киәер дә

Чирләми яшәрсең гомерә.

Суган:

Аша син суганны суганны.

Карамый исенә , тәменә.

Борчак:

Аша син борчакны, борчакны

Тәгәрәп китәрсең бер чакны

Малай йокысыннан уяна.

Малай: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чынннанда витаминнар бар микән бу яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара , кара чынннан да тәмле икән.

Әби керә.

Әби: Менә улым булдыргансың. Ашап та бетердеңме? әллә берәрсе булыштымы?

Малай: Әйе, әбием фәрештәләр булышты

Әби: Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың, алла боерса.

Көзге уңыш бәйрәме




1. Введение Общероссийский классификатор профессий рабочих должностей служащих и тарифных разрядо
2. Кришнамурти О САМОМ ВАЖНОМ Беседы с Дэвидом Бомом Перевод с английского Т
3. Психические процессы как форма деятельности
4. Бонитировка быков-производителей в молочном и молочно-мясном скотоводстве
5. а производится запись- Дт 60 Кт 55 Оставшиеся неиспользованные средства возвращаются на тот счет в банке с
6. Web-серверы, базы данных в Интернет, Поиск информации в Интернет, Основные системы и средства
7. Тема 1 ПРЕДМЕТ МЕТОД ДЖЕРЕЛА СИСТЕМА ТА ПРИНЦИПИ ЕКОЛОГІЧНОГО ПРАВА ПЛАН 1
8. Реферат- Центральний банк Російської Федерації
9. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата економічних наук Харкі
10. тема анализа маркетинговой информации 26
11. Версальский мирный договор (1919 год)
12. Лабораторная работа 13
13. типологические свойства мало изменяются на протяжении профессионального пути и относятся к наиболее стабил
14. Реферат- Анализ личности несовершеннолетних жертв половых преступлений
15. Требования к содержанию 1
16. Григорий Нисский.html
17. Брендан Биэн. Заложник
18. исследование социальных объектов отношений процессов направленное на получение новой информации и выявл
19. тема- Внешние устройства ПК
20. Реферат- Калінінградська область на карті Європи