У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

на тему- ldquo; Один день про весну

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-03-13

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 3.2.2025

Муниципальное  бюджетное  дошкольное образовательное   учреждение     “Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным  осуществлением  интеллектуального направления развития воспитанников  №49 “Гульназ”   города Набережные Челны,Республика Татарстан.

      

                Образовательная  деятельность по коммуникации

                         для  первой младшей группы  на тему:

                               

                                    “ Один день про весну”.

                                  

                                       ( на татарском  языке )

                                                                                                   Подготовила:

                                                                                                   воспитатель

                                                                                                   Хайбрахманова Г.Г.

                                                                                                   д/с “Гульназ”, №49

                                                                                                   г.Набережные Челны, 2014г.

Конспект: «Язның бер көне турында»

I нче кечкенәләр төркеме (сөйләм телен үстерү).

Максат: балаларның яз турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; яз турындагы өйрәнгән шигырьләрне сөйләп бирү осталыкларын ныгыту; сүзләрне дөрес итеп әйтә белү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү; туган як табигатенә, кошларга карата сак караш һәм кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:  кош оялары куелган берничә агач; бер агачка кош оясы куелмаган.

Методик алымнар:

а) ситуация: – Гаяз кош оясы ясап утыра;

б) экскурсия – язгы көн;

д) сораулар – шигырьләр сөйләү

е) йомгаклау –  Яз турында җыр җырлау.

Сүзлек өстендә эш: бөре, орлык, балык

Шәхси эш: пассив балаларны әңгәмә барышында активлаштыру.

Дәрес барышы:

(Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар)

Тәрбияче: - Балалар, хөерле көн! Тәрәзәгә карагыз әле! Ниләр күрәсез, көн нинди бүген?

Балалар җавап бирәләр: Көн аяз, җылы, кояшлы, матур, рәхәт.

Тәрбияче: Рәхмәт, матур итеп, дөрес итеп әйттегез, балалар. Ә хәзер тыңлагыз әле, мин сезгә бер кызыклы хәл сөйлим.

Язгы авазлар

Каеннар ялангач утыра, сыерчык оялары да буш әле. Шәрә ботаклар җил белән тирбәлә. Ботакларда бөреләр әле бик кечкенә, ләкин аларның үсәселәре килә инде.

— Үсәргә ярый микән? — дип сорады бер бөре икенчесеннән.

— Ярамый әле,— диде икенче бөре.— Әле җирдән кар китмәгән, Һавалар да салкын.

— Кайчан үсәргә ярый соң?

Бөре ботагы белән бергә селкенде дә:

— Җил әйтер,— диде.

Кар астында — җирдә ике орлык янәшә ята. Аларга да суык, ләкин аларның да үсәселәре килә.

— Үсәргә ярыймы? — дип сорады бер орлык икенчесеннән.

— Ярамый әле,— диде икенче орлык.— Җир туң, өсте дә караңгы.

— Кайчан үсәргә ярар соң?

Орлык тыңлап торды да җавап бирде:

— Су әйтер,— диде.

Җир әле туң, елга өстен зәңгәрсу калын боз каплаган. Балыклар су төбендә ләмгә чумып йоклый. Ләкин аларның да су өстенә чыгып йөриселәре, уйныйсылары, вак бөҗәкләрне аулыйсылары килә иде инде.

— Су өстенә чыгарга ярыймы? — дип сорады бер балык икенчесеннән.

Ярамый,— диде икенчесе.— Су бик салкын әле, өстә дә тавыш-тын юк.

— Кайчан ярар соң?

Балык тыңлап торды да җавап бирде:

— Боз әйтер.

Бөре, орлык Һәм балык — барысы да кайчан үсәргә ярар икән дип көттеләр.

Менә ул көн килде: җылы, якты кояш бөтен дөньяга елмайды. Сыерчыклар ерак илләрдән туган якларына кайттылар Һәм ояларында шатланышып яши башладылар.

— Сизәсеңме? — диде каен бөресе.— Нинди җылы җил исә! Хәзер үсәргә ярый.

— Ишетәсеңме? — диде орлык.— Елгалар шаулаша башлады. Хәзер шытып чыгарга ярый инде.

Елга буйлап зур-зур зәңгәр бозлар ага. Алар бер-берсенә төртешәләр Һәм:

— Ярый-и-и! Ярый-и-и! — дип шаулашалар.

Тәрбияче сораулар бирә.

1. Бөреләр кайчан үсә башлый? Алар ни өчен җил әйткәнне көтә?

2. Шытып чыгу өчен, орлыклар нигә су әйткәнне көтә?

3. Ә балыклар ни өчен боз әйткәнне көтә?

4. Нинди язгы авазларны ишеткәч, алар барысы да уяналар?

Балалар үзләренчә җавап бирәләр.

Балалар яз турында өйрәнгән шигырьләрен укыйлар.

Матур, талгын музыка яңгырый.

Яз (Б. Рәхмәт)

Балалар барысы бергә:

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

Яз булгач (Н. Исәнбәт)

1 нче бала:

Боз киткәч, җир кипкәч,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларын күргәннәр.

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

2 нче бала:

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап…

 3 нче бала:

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

Хәтта миннән уздыра.

Кошлар кайткач (Г. Латыйп)

4 нче бала:

Елгада бозлар кузгалды…

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

5 нче бала:

Килгән кошларны күрергә

Гаяз ашыкты иртән:

- Сыерчык кунган түбәгә,

Кайчан ул килеп җиткән?..

Сыерчык килеп керә,  оя куелмаган агач янында әйләнеп очып йори башлый,  туктый да матур итеп сайрый.

Гаяз оя ясавын дәвам итә.

6 нче бала:

Сузып-сузып сайрый кошчык,

Канатын кага-кага.

- Яратам җырыңны (Гаяз башын ктәреп, сандугачка карап әйтә), – диеп 

Эндәште Гаяз аңа.

7 нче бала:

- Ышанмыйм (Сыерчык әйтә), – диде сыерчык, -

Күнелем минем тоя:

Яраткан булсаң җырымны,

Син куяр идең оя.

Балалар бергәләп ояны ясап бетерәләр, һәм агачка элеп куялар.

Гаяз иптәшләренә рәхмәт әйтә.

Балалар бергәләр җырлыйлар.

Сыерчык та балалар уртасына кереп баса. Кушылып җырлый.

Яз җитә (Ф.Кәрим)

Малайлар:

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңез ягына.

Кызлар:

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

Кызлар:

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

Малайлар:

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

Бергәләп:

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

Бергәләп:

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

 Тәрбияче: Балалар, рәхмәт сезгә. Сез бик матур шигырьләр өйрәнеп килгәнсез, сәнгатьле итеп сөйли беләсез. Ярдәмчел дә икән әле үзегез. Һәрвакыт шулай оста, акыллы, өлгер, ярдәмчел булыгыз, яз кояшы кебек елмаеп торыгыз!

Дәрес тәмам.

Использованная литература

  1.  Колыбельная. Сборник устного народного творчества для учителей начальных классов, воспитателей национальных групп детских садов и родителей. – Яр Чаллы: Издательство: "Идел-йорт” , 2002.-144с.
  2.  Воспитательная и учебная программа для детских садов /От рождения до школы/ под.ред. Н.Е. Веракса.
  3.  Закирова К.В. Основа нравственности – хороший обычай. (Нравственное воспитание в семье и в детском саду) Методическое пособие / К.В. Закирова, Р.А. Кадыйрова. - Казань: Магариф, 2004.- 383с.
  4.  Хрестоматия «Цветочный сад».- Казань: Тат. книж. Издат. 1990.
  5.  Закирова К.В. Играя растем.Игры в детском саду. – Казань: Тат. Книж. Издат. 2010. -175с.
  6.  Устное народное творчество. – Казань: Тат. книж. Издат. - 1993. -295с.
  7.  Татарские народные игры.– Казань: Тат. книж. Издат. - 1993. -300с.
  8.  Ягфаров Р. Татарские народные игры. - Казань: Магариф, 2002. -150с.
  9.  Ягфаров Р. Детский татарский фольклоры. Казань: Раннур, 1999, - 145б.

PAGE  2




1. 12 РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата економічних наук
2. Дипломная работа это комплексная самостоятельная творческая работа в ходе выполнения которой студенты реш
3. на тему- Состав и физические свойства природного газа Выполнил- студент 2го года обучения ФЭиНГ
4. Расчетно-кассовое обслуживание предприятий коммерческими банками
5. сила не прошла мимо
6. Расчет трансформаторного усилителя.html
7. на тему- Оборотные средства организации
8. Переход на 64-битные операционные системы
9. тематическое моделирование систем управления на тему Оптимизация сетевой модел
10. Характеристика и анализ демографической ситуации в Республике Саха (Якутия)