Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Тема- ldquo;Ничек итеп аю агачлар бел'н с'йл'шк'нrdquo; М'кт'пк' 'зерлек т'ркеме 'чен с'хн'л'штерелг'н 'кият

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-03-05

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 21.5.2024

Набережно Челнинское муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением интеллектуального направления развития воспитанников №27 “Росинка”

“Как медведь с деревьями разговаривал...” 

(Сценарий сказки для детей старшего дошкольного возраста)

Автор: воспитатель по обучению татарскому языку

Вазиева  Л.Н.

Набережные Челны 2014.

Тема: “Ничек итеп аю  агачлар белән сөйләшкән” 

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сәхнәләштерелгән әкият)

Максат: Табигатьне яратырга, сакларга, матурлыгына сокланырга, табигать байлыкларын ишәйтергә омтылучы әхлакый, аңлы, иҗади  фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү.

 Бурычлар:

Балаларда туган ягыбызның табигатенә аңлы караш, мәхәббәт, сакчыллык сыйфатлары тәрбияләү.

Сәхнәдә образларны дөрес итеп бирү осталыкларын, хәтерне, логик фикерләү сәләтен үстерү

Туган ягыбыз урманнарында үсә торган агачларның үзенчәлекләре, көнкүрештә кулланылышлары турында белемнәрен арттыру.

Җиһазлар: Урманча итеп бизәлгән зал, балалар өчен костюмнар, бию өчен тасмалар,

Техник чаралар: Интерактив такта, магнитофон, урман тавышы язылган диск.

Зал бизәлеше: Зал урманча бизәлгән – агачлар, чәчәкләр, кошлар; түрдә интерактив такта тора.

Алдан эшләнгән эш: Балалар белән Татарстанда үсә торган агачлар, аларның үзенчәлекләре, кешенең көнкүрешендә кулланышы турында мәглүмәт бирү.

Әкият белән танышу, фикер алышу, рольләрне бүлешү, репетиция. Әти - әниләр белән берлектә балалар өчен костюмнар, атрибутлар әзерләү

Тәрбияче Һәм музыка җитәкчесенең әзерлеге: Әти - әниләрне һәм балаларны катнашучыларга костюмнар, атрибутлар әзерләүгә оештыру, рольләрне кабатлау, музыка репертуарын сайлау, бию өйрәнү.

Бәйрәм барышы:

Салават Фәтхетдинов “Мин яратам сине Татарстан” җыры астында балалар залга узалар. (Интерактив тактада табигать күренешләре күрсәтелә талгын музыка яңгырый)

Марат:

Туган ягым – яшел бишек,

Ә мин аның баласы.

Тирән күле, киң урманы,

Шундый сафтыр һавасы.

Алсу:

Яшел хәтфә үләннәре,

Чылтырап аккан чишмәсе...

Туган ягым булгангамы,

Якын миңа һәммәсе.

Руслан:

Табигатьнең гүзәллеге

Сокландыргыч, күрегез.

Бары бездә бу матурлык,

Сез дусларым белегез.

(Тасмалар белән “Чәчәкләр “ биюе башкарыла)

Алып баручы: Әйе дусларым, безнең туган ягыбыз урманнарга, суларга бик бай. Табигатебезнең матурлыгына сокланмаган кеше бик сирәктер мөгаен. Туган ягыбызның урманнары суларыннан күпме файда күрәбез. Сез Татарстан урманнарында үсә торган нинди агачларны беләсез? (Балалар җавабы). Бик дөрес балалар. Әйдәгез әле без сезнең белән шушы агачлар турында бер әкият карап алыйк. Ул әкиятнең исеме “Аю агачлар белән сөйләшә...” дип атала. Рәхим итеп тыңлагыз.

(Пәрдә ачыла: Зал урман итеп бизәлгән. Балалар төрле агачлар булып киенгәннәр. Талгын музыка яңгырый, кош тавышлары ишетелә. Агач төбендә аю бал ашап утыра.)

Ал. баручы:

Карурманда карт аю,

Бик күп еллар яшәгән.

Беркөн бал ашаганда,

Башына бер уй килгән.

Аю:

Бар урманга мин хуҗа,

Яшем дә йөзгә якын,

Агачлар турында бер дә

Белмимен икән тагын.

Алар турында миңа,

Белергә иде күбрәк.

Белү генә түгел әле,

Язып алырга кирәк. ( Каен тузы белән ручка ала)

Ал. баручы:

Талгын гына җил исте,

Яфраклар җилфердәште.

Үзара шыпырт кына,

Алар нидер сөйләште.

Урман җырын тыңлый – тыңлый.

Безнең аю атлый алга.

Каршысына кинәт кенә,

Ак куян килеп чыга.

Аюны күрү белән,

Ул читкәрәк ашыга.

Аю:

Күрмәмешкә салышып,

Кая үтеп барасың?

Әллә сәлам дә бирмичә,

Качарга ашыгасың?!

Ал. баручы:

Калтырап төште куян:

Куян:

Таярга иде моннан!

Ал. баручы:

Як ягына каранды,

Аю янына барды.

Аю шунда сүз катты.

Аю:

Сиңа йомыш бар иде.

Минем сәяхәтемдә

Сәркатибем бул диде.

Килеш килбәтең ыспай,

Мыекларың тырпайган.

Читтән карасаң, әгәр,

Нәкъ менә ясап куйган.

Ал. баручы:

Куянның күңеле булды,

Авызлары ерылды.

Куян:

Ни кушсаң да үтәрмен,

Бар җиргә дә җитәрмен. (Аю каен тузы белән ручканы куянга тоттыра. Алар музыка астында урман буйлап баралар.)

Ал. баручы:

Аю алга атлады,

Куян да калышмады.

Ак кәүсәле агач күреп,

Алар шунда тукталды.

Аю башын күтәреп:

Аю:

“Гәүдәң зифа, төз,- диде.

Исем фамилияң әйтсәң,

Без шат булырбыз,- диде.

Каен:

Мин Каен Каюмов булам.

Кешеләр мине ярата,

Урамнарга, паркларга.

Бакчаларга утырта.

Минем каты агачым

Көнкүрештә бик кирәк.

Мине төзелешләрдә.

Кулланмаган бик сирәк.

(Куян каен тузына язып бара)


Усак:

Ә мин Усак Усманов,

Танышыйк әйдә зинһар.

Аю абзый, минем дә,

Сиңа әйтер сүзем бар.

Йомшак агач булсам да,

Мин дә бик кирәк булам.

Кешеләр тормышында

Зур урын алып торам.

Гәҗит кәгазе, шырпылар

Эшләнә мин – Усактан,

Минем төз, яшел гәүдәм,

Күренеп тора ерактан.

Юкә:

Ә мин Юкә Юнысов.

Таныш булыйк, дусларым.

Кешеләргә гомер буе,

Тиядер файдаларым.

Гаҗәеп уенчыклар,

Сандыклар һәм савытлар

Кул осталары матурлап,

Бары миннән ясыйлар.

Юкә балы тәмле дару,

Әгәр белеп куллансаң.

Йөрәгеңә сихәт булыр,

Чәчәгем чәен эчсәң.

Зирек:

Туктагыз, аю ага,

Мин дә бар әле монда.

Яныма якын килеп,

Син мине тыңлап кара.

Мин Зирек Зиннәтов булам,

Озынчарак, төз гәүдәм.

Дымлы елга буйларын

Мин якынрак күрәм.

Суга керсәм ныгып китәм,

Бар әле шундый гадәт.

Җир асты корылмаларында,

Куллансаң мине әйбәт.

Скрипка, сәгать такталарын

Ясаталар зиректән.

Тавышларны яңгыратам,

Гармуннарда кич-иртән.

Карама:

Әй бик озак мактандың,

Сүзең бетәме инде.

Миңа бераз сөйләргә,

Чират җитәме инде?!

Ал. баручы:

Аю куянны ияртеп,

Шул тавышка атлады.

Зур күләгәне күреп,

Аптырап туктап калды.

Аю:

Ә син, дустым, кем буласың

Сөйләп бир миңа, зинһар.

Үзең чакырып алгач,

Димәк әйтер сүзең бар.

Карама:

Мин Карама Карамышев,

Бөгеләм дә, сыгылам.

Шушы гадәтем белән

Кешегә файда кылам.

Дуга, чана табаннарын

Бары миннән бөгәләр.

Минем көянтәмне асып.

Кызлар суга китәләр.

Имән:

Ә мин Имаев Имән,

Күптәннән сезне көтәм.

Ныклыгым буенча, дустым,

Бар агачтан үткәрәм.

Матур шкаф, диваннарны,

Мин имәннән ясыйлар.

Миннән башка игенчеләр,

Бердә яши алмыйлар.

Ал. баручы:

Безнең аю шаккатты,

Шаккатты, тел шартлатты.

Сәркатибенә карап,

Ул шунда әйтеп салды.

Аю:

Әйдә без алга атлыйк,

Башкаларга күз салыйк.

Әнә теге агачларның,

Без янынарак барыйк.

(Чыршы һәм нарат булып киенгән балаларга мөрәҗәгать итеп)

Икегез дә бик ошаган,

Әйтерсең лә игезәк.

Исемегез ничек була?

Әйтегез безгә тизрәк.

Чыршы:

Мин чыршы сылубикә.

Нарат :

Минем исемем нарат.

Бергә:

Сезне монда күрүгә,

Без икебез дә бик шат.

Чыршы:

Безнең хакта күберәк

Беләсең килсә әгәр,

Бөек Тукай шигырьләрен

Син , дустым, укып җибәр.

Нарат:

Шишкин картиналарында

Безнең урын иң түрдән.

Бөек төзелешләрдә

Кулланалар бик күптән.

Ал. баручы:

Бүлдермичә берсен дә,

Безнең аю тыңлады.

Сәркатиб куян барсын да,

Тырышып язып барды.

Инде дәфтәр дә тулгач,

Соңгы бите ябылгач.

Карт урман телгә килде,

Аюга болай диде.

Урман: (Барлык агачлар, аю һәм куян бергәләп)

Файдам чиксез кешеләргә,

Шуны белсеннәр иде.

Яманнардан, ут-күзләрдән

Саклый күрсеннәр иде.

(Куян каен тузын алып баручыга бирә)

Куян:

Менә дуслар бу язуны истәлеккә калдырам.

Аю:

Барыгызны да җәй көне урманда көтеп калам.

Ал. баручы:

Рәхмәт дусларым сезгә, сүзегезне тыңларбыз,

“Урман кагыйдәләрен” бервакытта бозмабыз.

Ал. баручы:

Әйдә, дуслар, агачларны

Без бергәләшеп саклыйк.

Урамнарга, бакчаларга

Аларны без утыртыйк.

Сөенеп шунда,агачлар,

Безгә рәхмәт әйтерләр.

Уртак йортыбыз “Җиргә”

Тагын да ямь өстәрләр.

(Агач булып киенгән балалар аю белән куянны уртага алып бию башкаралар)

Пәрдә ябыла.

Ал. баручы: Балалар сезгә әкиятебез ошадымы? ( Әйе). Әйдәгез артистларыбызга рәхмәт әйтик. Саубулыгыз балалар. Киләсе очрашуларга кадәр.

Используемая литература:

Галиев Г.З. “Как медведь с деревьями разговаривал” (перевод Н. Краева) Казан. “Мәгариф” 2003.

Стихи Вазиевой Л.Н.




1. Эфиры фенолокислот
2. а Что есть душа там и откуда происходит этот приходящий Звук Как Сат Пуруш создает все сферы и почему Он же
3. тема социального обеспечения
4. Влияние гальванических производств на окружающую среду
5. структурных реформ высшего образования проводившихся в них в течение 6070х гг
6. Вариант 1 РОССИЯ Опять как в годы золотые Три стёртых треплются шлеи И вязнут спицы росписн
7. Реферат- Первая ступень подготовки врачей в Римской империи- «наставления»
8. Лабораторна робота 14 Визначення ККД нагрівача Мета уроку- навчитися експериментально визначати коефіц
9. В Российской Федерации охраняются труд и здоровье людей устанавливается гарантированный минимальный разме
10. Принципиальные моменты этого определения Д
11. . Целью экономической системы является- а Максимальное удовлетворение производителей б Максимальное у
12. Учет расчета с бюджетом по налогам и сборам
13. Нац политика проводилась деспотическими методами силами крайне малочисленной администрации
14. Тема 1 Поняття національної та літературної мови
15. Гринев в Белогорской крепости
16. реферат дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата економічних наук Київ2001
17. В то же время малые дозы радиации в случае бластогенной трансформации переводят дифференцированные клетки
18. ВВЕДЕНИЕ Традиционной и наиболее развитой формой международных экономических отношений является мировая
19. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата юридичних наук1
20.  Вертикальный корзиночный пресс- а нижнего давления; б верхнего давления