Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
МБОУ «Бурметьевская СОШ Нурлатского муниципального района РТ»
Рабочая программа по татарскому языку для 9 класса
(с татарским языком обучения)
Составила учитель татарского языка и литературы
Салахова Айгуль Галимзяновна
2011
Аңлатма язуы.
Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 9 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслегенә, 2008 ел (авторлары: Р.А. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Т.М. Гайфуллина) һәм “Татар урта мәктәпләр өчен татар теленнән программа”га (2010 ел) нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде. 9 класс өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.
Укучыларының белем дәрәҗәсенә карап укытучы бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертә ала. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк, мәктәп компонентын да укытучы үз мөмкинлекләреннән чыгып планлаштыра.
Дәүләт стандарты татар теленнән гомуми белем бирү программаларын электәге кебек өч баскычлы итеп калдырды:
1нче баскыч 1-4 сыйныфлар, ягъни башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе;
2 нче баскыч 5-9нчы сыйныфлар, төп гомуми белем бирү мәктәбе;
3нче баскыч 10-11нче сыйныфлар, урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе карый.
Ана теле укытуның 2 баскычы 5-9 сыйныфларда укытуга карый, аның максатлары да, коммуникатив компетенция, лингвистик компетенция һәм этнокультур компетенция бурычлары да шул сыйныфлар өчен төзелгән программада бирелә. Төп максатлары:
Икенче баскычта татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теле буенча системалы, фәнни яктан дөрес белем бирелә, уку, язу, сөйләү эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә. Бу баскыч өчен коммуникатив компетенция, этнокультура буенча компетенция төрләре, таләпләре санап күрсәтелә.
Өй эшләренең күләме дәрестә башкарылганның өчтән бер өлешеннән артмаслык итеп бирелә.
Яңа материалны аңлатуны әңгәмә рәвешендә алып бару хәерлерәк. Дәрестә кыска күләмле диктант, излоңение яки сочинениеләр языла. Аларга, гадәттә, 7-10 минут вакыт бирелә, алар шул ук дәрестә тикшерелергә мөмкин.
Болардан тыш татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, бәйләнешле сөйләм үстерү максатында, тулы күләмле язма эшләр дә үткәрелә. Бер үк вакытта алар контроль эш тә булып тора.
№ |
Дәреснең темасы, эчтәлеге |
Вакыт |
Үтәлеш |
Җиһазлау, материал |
Методлар, алымнар, эшчәнлек төрләре |
Искәрмәләр |
Өй эше |
1 нче чирек 9 атна (9 сәгать) |
|||||||
1 |
Авазлар һәм аларның кулланылышы. Аваз һәм фонема. Авазларның охшашлануы (уңай һәм кире ассимиляция), чиратлашуы, йотылуы. Авазлар үзгәрү-чиратлашуның мәгънә үзгәрешенә китерүе. |
2.09 |
2.09 |
1. “Фонетика” курсы буенча терәк-схемалар, таблицалар. 2. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле фонетикасы. Күнегүләр җыентыгы.- Казан, 2000. 3. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле:күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар.- Казан: ТКН, 2005. 4. Сөнгатов Г.М. Татар теленең фонетик закончалыклары. Теоретик мәгълүмат, күнегүләр һәм биремнәр.- Казан, 2001. 5. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006. |
Фонетик зарядка. Укытучы сөйләме. Үтелгән материал буенча сорауларга җавап алу. Җөмләләрне уку һәм аваз үзгәрешләрен билгеләү. Сүзләрнең, җөмләләрнең, текстның транскрипциясен язу. Орфографик һәм орфоэпик сүзлекләр белән индивидуаль эш. |
Тикшерү максатыннан сүзлек диктанты язу (беренче кисем). |
Алфавит ятларга |
2 |
Дөрес сөйләү һәм дөрес язу. Сузык һәм тартык авазларны дөрес итеп әйтү һәм язуда күрсәтү. |
9.09 |
9.09 |
1.“Фонетик анализ тәртибе” (таратма материал).
|
Фонетик зарядка. Укытучы сөйләме. Яңгырау һәм саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр уйлап язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп, аларның төрләрен әйтү. Сүзләргә фонетик анализ ясау. |
15нче күнегү |
|
3 |
Татар теленең сүзлек составы. Телнең сүзлек составының лексика дип йөртелүе. Лексика турындагы фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләре. Синоним, омоним, антонимнар. Фразеология фәне. Фразеологизмнар. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хат язу. |
16.09 |
16.09 |
1. Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре. 1 нче кисәк.-Казан: РИЦ “Школа”, 2005,40-45 б. 2. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология. Казан: Мәгариф, 2001. 3. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы.- Казан: ТКН, 1995. 4. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар.- Казан: ТКН, 2005. 5. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә.- Казан: Мәгариф, 2007. 6. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар.- Казан: Мәгариф, 2006. |
Укытучы сөйләме. Сорауларга җавап бирү. Синоним, омоним, антонимнарны табу, билгеләмәләрен әйтү. Тексттан архаизм, алынма сүзләрне, диалектизм һәм профессионализмнарны табып язу. Сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен билгеләү. Мисаллардан фразеологик әйтелмәләрне табу һәм мәгънәләрен аңлату. |
Алынма сүзләрдән торган сүзлек диктанты язу: Шакирҗанова Ә.Б. татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары.- Казан, 2004. |
24нче күнегү |
4 |
Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатмалар бирү. Сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы. Аңлатмалы, телара сүзлекләр. Нинди дә булса бер тел сүзлекләренең мәгънәсен шул ук телдә аңлатып бирә торган сүзлекләрнең аңлатмалы сүзлекләр дип аталуы. Бер телдәге сүзләрнең мәгънәләрен икенче телдә аңлатып бирә торган сүзлекләрнең телара сүзлекләр дип аталуы. |
23.09 |
23.09 |
“Сүзгә лексик анализ тәртибе” (таратма материал). |
Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен язу. |
28нче күнегү |
|
5 |
Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше. Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше мәсьәләләрен өйрәнә торган бүлекнең сүз ясалышы дип аталуы. Татар телендә сүз ясалышы юллары: кушымчалар өстәү, сүзләрне кушу, мәгънә өстәү, бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү, кыскарту. Ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр. |
30.09. |
30.09. |
1. Сүзләрне ясалышы буенча тикшерү тәртибе (таратма материал). 2. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү тәртибе (таратма материал). 3. Нигъмәтуллов М.М. Хәзерге татар әдәби теле. Сүз ясалышы. Сүз төркемнәре.- Яр Чаллы, 1991. 4. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006. |
Бирелгән сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу, төзелеше ягыннан тикшерү. Сүз ясалышы ысулларының һәрберсенә мисаллар уйлап язу. Тексттагы тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып әйтү, ясалма сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү. Сүзләрне ясалышы һәм төзелеше ягыннан тикшерү. |
Сүзлек диктанты: Шакирҗанова Ә.Б. татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары.- Казан, 2004. |
34нче күнегү |
6 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Җәннәт әнкәйләрнең аяк астында”. |
7.10 |
7.10 |
Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү. |
Сочинениене язып бетерергә |
||
7 |
Сүз төркемнәре. Тел гыйлеменең аерым тармагы буларак морфологиянең сүз төркемнәрен, аларның грамматик билгеләрен һәм төрләнешләрен өйрәнүе. Исем, фигыль, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, теркәгеч, бәйлек, кисәкчә, ымлык, аваз ияртеме, хәбәрлек сүзләр. |
14.10 |
14.10 |
1. Терәк-схемалар. 2. Морфологик анализ тәртибе (таратма материал). 3. Биремле карточкалар. 4. Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре. 1 нче кисәк.-Казан: РИЦ “Школа”, 2005, 113-120 б. 5. Нигъмәтуллов М.М. Хәзерге татар дәби теле. Сүз ясалышы. Сүз төркемнәре.- Яр Чаллы, 1991. 6. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006. |
Эзләнү, тикшеренү ысулы: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү. |
Сүзләргә морфологик анализ ясау. |
3 сүзгә морфологик анализ ясарга |
8 |
Диктант. |
21.10 |
21.10 |
Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. |
Үткәннәрне кабатларга |
||
9 |
Кушымчалар һәм аларның язылышы. Төрләндергеч кушымчаларның морфологиягә каравы. Ясагыч кушымчалар, төрләндергеч кушымчалар, модаль һәм бәйләгеч кушымчалар. |
28.10 |
28.10 |
Сүзләрдәге кушымчаларның функцияләрен аңлату. Сүзләргә тиешле кушымчаларны куеп язу. Кушымчаларның кайсы сүз төркеменә ялгануын әйтү. |
Сүзлек диктанты (кушымчаларның дөрес язылышы). Шакирҗанова Ә.Б. татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары.- Казан, 2004. |
47нче күнегү |
|
2 нче чирек 7 атна (7 сәгать) |
|||||||
10 |
Синтаксик берәмлекләр. Тел гыйлеменең бер тармагы буларак, синтаксисның сөйләм төзелешен өйрәнүе. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш. Бәйләгеч чаралар, аларның төп үзенчәлекләре. Гади җөмләдә тыныш билгеләре. Тыныш билгеләре куюның нигезләре: тел төзелеше һәм мәгънәви нигез. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрдә тыныш билгеләре. |
18.11 |
18.11 |
“Тезүле бәйләнеш”, “Ияртүле бәйләнеш” таблицалары. Сүзтезмәгә анализ ясау тәртибе (таратма материал) 1. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006. |
Укытучы аңлатмасы. Бирелгән сорауларга җавап бирү. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып язу. Җөмләдән баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләү. Җөмлә ахырында бирелгән тыныш билгеләренең куелышын нигезләп бирү. |
Сайланма диктант. |
53нче күнегү |
11 |
Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары. |
25.11 |
25.11 |
Индивидуаль биремле карточкалар. |
Ия белән хәбәр арасында тиешле тыныш билгеләрен куеп язу һәм кайсы кагыйдәгә туры килүен әйтү. |
57нче күнегү |
|
12 |
Аерымланган кисәкләр һәм аныклагыч янында тыныш билгеләре. Ярым хәбәрлеккә ия булган хәл кисәкләр ияртүче сүздән ераклаштырылган булсалар, аларның өтер белән аерылулары. Аныклагычлар янында өтер, ике нокта, җәяләр куелу очраклары. |
2.12 |
2.12 |
Җөмлә кисәкләренең аерымлану шартлары (терәк-схема). |
Аерымланган кисәкләрне табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату. Тксттан аныклагычларны табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү. |
62нче күнегү |
|
13 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение. |
9.12 |
9.12 |
Язу күнекмәләрен тикшерү, сөйләм телен үстерү. |
Өйдә язып бетерергә. |
Изложениене язып бетерергә |
|
14 |
Диктант |
16.12 |
16.12 |
Кагыйдәләрне өйрәнергә |
|||
15 |
Өстәлмәләр һәм күзаллаулы баш килештәге сүзләр янында тыныш билгеләре. Күзаллаулы баш килештәге сүздән соң өндәү билгесе һәм нокталар, нокта, күп нокталар куелу очраклары. |
23.12 |
23.12 |
Язма эшкә анализ. |
64нче күнегү |
||
Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгесе куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында өтер, сызык, ике нокта куелу очраклары. |
Күнегүдә бирелгән эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен аңлату. |
Тикшерү диктанты. |
|||||
3 нче чирек 10 атна (10 сәгать) |
|||||||
16 |
Кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Кушма җөмләдә тыныш билгеләре куелышының җөмләләрнең бәйләнеш төренә һәм синтаксик төзелешенә бәйлелеге. Тезмә кушма җөмләдә өтер, сызык, нокталы өтер куелу очраклары. |
13.01 |
13.01 |
1. Тезмә кушма җөмләгә синтаксик анализ тәртибе (таратма материал). 2. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006. |
Тезмә кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схема төрләрен искә төшерү, төзү. |
74нче күнегү |
|
Синтетик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Синтетик иярченле кушма җөмләдә өтер, сызык куелу һәм тыныш билгеләре куелмый торган очраклар. |
Иярченле кушма җөмләгә синтаксик анализ тәртибе (таратма материал). |
Иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Баш җөмлә белән ичрчен җөмлә арасында арасында тыныш билгеләре куймау очрагын аңлату. Схемаларын төзү. |
|||||
Аналитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Анвалитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре куюда бәйләүче чараларның нинди булуына, җөмлә төзелешенә таянып эш итү. Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз булганда җөмләдә тыныш билгеләре. Бәйләүче чарасы ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре. Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре: ике нокта, өтер, җәяләр. |
Иярченле кушма җөмләгә синтаксик анализ тәртибе (таратма материал). |
Иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схемаларын төзү. |
|||||
17 |
Кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләренә күнегүләр. Кабатлау. |
20.01 |
20.01 |
83нче күнегү |
|||
18 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение. |
27.01 |
27.01 |
Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү. |
Сочинениене язып бетерергә |
||
19 |
Әдәби сөйләм һәм аның стильләре. Билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерне аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, төгәл итеп сөйләүләренә әдәби сөйләм дип әйтү. Телдәге стильләрне өйрәнә торган фәннең стилистика дип аталуы. |
3.02 |
3.02 |
Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. |
Таблица ясау. |
93нче күнегү |
|
Сөйләм стиленең төрләре һәм үзенчәлекләре. Әдәби һәм публицистик стильләр. Әдәби стильдә барлык әдәби әсәрләрнең язылуы. Пулицистик стильдә газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары, һәртөрле өндәмәләр, юлъязмалар, очерк, фельетоннарның иҗат ителүе. |
Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Аерым стильгә караган өзекләр китерү. |
Таблица ясауны дәвам итү. |
|||||
Сөйләм стиленең төрләре һәм үзенчәлекләре. Әдәби һәм публицистик стильләр. Әдәби стильдә барлык әдәби әсәрләрнең язылуы. Пулицистик стильдә газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары, һәртөрле өндәмәләр, юлъязмалар, очерк, фельетоннарның иҗат ителүе. |
Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Аерым стильгә караган өзекләр китерү. |
Таблица ясауны дәвам итү. |
|||||
Фәнни, рәсми һәм сөйләмә стильләр. Фәнни стильдә гыйльми мәкалә, китаплар, белешмә, дәреслекләр, диссертацияләр язылуы. Аның башка стильдән махсус фәнни терминнарның күбрәк кулланылуы, сүзләрнең туры, төгәл мәгънәсендә бирелүе белән аерылуы. Рәсми стильдә юридик эш кәгазьләре, карар, беркетмә, гариза, аңлатма, ышаныч язуы, акт, белдерүләр язылуы. Сөйләмә стильнең әдәби тел нормаларын үзләштергән кешеләрнең көндәлек аралашулары вакытында кулланылуы. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ышанычнамә язу. |
Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Аерым стильгә караган өзекләр китерү. |
Таблица ясауны төгәлләү. |
|||||
20 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Шартнамә язу. |
10.02 |
10.02 |
Шартнамә үрнәге (таратма материал). |
Шартнамәне язып бетерергә |
||
21 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение. |
17.02 |
17.02 |
Изложениеләр җыентыгы. |
Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү. |
Изложениене язып бетерергә |
|
22 |
Стилистиканың нигезе буларак синонимия. Төп мәгънәләре охшаш булган сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, сүз формалары, сүзтезмәләр, җөмләләрнең синонимнар дип аталуы. Тулы синонимнар. Стилистик синонимнар. Мәгънәви синонимнар. Барлык төр синонимнар җыелмасының синонимика дип аталуы. |
24.02 |
24.02 |
Синонимнарның төрләрен билгеләү. Нокталар урынына тиешле синонимнарны куеп язу. |
101-нче күнегү |
||
Синтаксик синонимнар. Мәгънәләре һәм функцияләре белән бер-берсенә якын, бәйләүче чаралар белән генә аерыла торган сүзтезмә һәм җөмләләрнең синтаксик синоним дип аталуы. Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы. |
Аналитик төзелмәләрнең синтетик, синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзеп язу. Ике составлы җөмләләрнең бер составлы (һәм киресенчә) синонимнарын төзеп, парлап язу. |
||||||
23 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү. |
3.03 |
3.03 |
Сочинениегә материал тупларга |
|||
24 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. |
10.03 |
10.03 |
Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү. |
Сочинениене язып бетерергә |
||
25 |
Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре. Сөйләм төгәл булсын. Сөйләм культурасының кешедә культураның бер билгесе булуы. Сөйләм төгәл булсын өчен һәр сүзнең җөмләдәге үз урынын ачык күзаллау кирәклеге. |
17.03 |
17.03 |
1. Поварисов С.Ш. Тел күңелнең көзгесе. Казан: ТКН, 1982. 2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы, 1997. 3. Низамов И.М. Уем тел очында. - Казан: ТКН, 1995. |
105нче күнегү |
||
27 |
Сөйләм аңлаешлы булсын. Сөйләм җыйнак булсын. Сөйләм аңлаешлы булсын өчен бөмләнең төзек булуы, кабатлауларның булмавы, туган тел үзенчәлекләрен искә алу кирәклеге. |
24.03 |
24.03 |
1. Поварисов С.Ш. Тел күңелнең көзгесе. Казан: ТКН, 1982. 2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы, 1997. 3. Низамов И.М. Уем тел очында.- Казан: ТКН, 1995. |
Синонимнарның төп мәгънәләрен һәм мәгънә аерымлыкларын билгеләү. Җөмләләрне җыйнаклык таләбеннән чыгып үзгәртеп язу. |
115нче күнегү |
|
Сөйләм саф булсын. Сөйләм сафлыгына ирешү өчен, туган телне, аның байлыгын яхшы үзләштерү һәм шул байлыктан гаҗәеп зур һәм кыйммәтле хәзинәдән оста, сак файдалана белү кирәклеге. |
1. Поварисов С.Ш. Тел күңелнең көзгесе. Казан: ТКН, 1982. 2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы, 1997. 3. Низамов И.М. Уем тел очында.- Казан: ТКН, 1995. |
||||||
Сөйләм аһәңле булсын. Укучыны җәлеп итәр өчен, сөйләмнең аһәңле, матур яңгырашлы булуы кирәклеге. |
1. Поварисов С.Ш. Тел күңелнең көзгесе. Казан: ТКН, 1982. 2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы, 1997. 3. Низамов И.М. Уем тел очында.- Казан: ТКН, 1995. |
||||||
26 |
Диктант. |
||||||
4 нче чирек 8 атна (8 сәгать) |
|||||||
27 |
Тел иҗтимагый күренеш. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Кешеләрнең тормышны алып бару өчен матди һәм рухи яктан үзара төрле багланышларга керүен иҗтимагый мөнәсәбәтләр дип атау. Үзара иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә торган кешеләр берләшмәсенең җәмгыятҗ дип аталуы. Телнең җәмгыять үсеше белән бергә үсүе, үзгәрүе, камилләшүе. Телнең куланылышы арту, функцияләре киңәюе телнең функциональ үсеше булуы. Телнең фонетик, лексик, грамматик һәм стилистик төзелеше шомаруы, камилләшә баруы. |
Укытучы аңлатмасы. Сорауларга җавап бирү. Текстның кыскача эчтәлеген дәфтәргә язу. |
|||||
Татар әдәби теленең үсеше. Әдәби тел ул гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы. Татар теленең төрки телләр гаиләсенә керүе. V-Х йөзләрдәге язмалар теленең борынгы төрки тел дип аталуы. XI-XV гасырларда кулланылган телнең иске төрки тел дип аталуы. XV-XVII гасырларда иске татар әдәби теленең кулланылуы. |
Укытучы аңлатмасы. Сорауларга җавап бирү. Текстның кыскача эчтәлеген дәфтәргә язу. Борынгы төрки тел үрнәкләрен уку һәм телдә булган үзгәрешләрнең сәбәпләрен күрсәтү. Иске һәм яңа сүзләрне парлап, сызыкча аша язу. Сораулар буенча белемеңне тикшерү. |
||||||
28 |
Татар әдәби теленең үсеше. Әдәби тел ул гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы. Татар теленең төрки телләр гаиләсенә керүе. V-Х йөзләрдәге язмалар теленең борынгы төрки тел дип аталуы. XI-XV гасырларда кулланылган телнең иске төрки тел дип аталуы. XV-XVII гасырларда иске татар әдәби теленең кулланылуы. |
Укытучы аңлатмасы. Сорауларга җавап бирү. Текстның кыскача эчтәлеген дәфтәргә язу. Борынгы төрки тел үрнәкләрен уку һәм телдә булган үзгәрешләрнең сәбәпләрен күрсәтү. Иске һәм яңа сүзләрне парлап, сызыкча аша язу. Сораулар буенча белемеңне тикшерү. |
|||||
Татар милли әдәби теленең формалашуы. Татар милли әдәби теленең хәзерге татар әдәби теле дип йөртелүе. Аның формалашу этаплары. |
Укытучы лекциясе. Конспект язу. |
||||||
29 |
Хәзерге татар әдәби теленең төп диалектлары һәм аларның язмышы. Үзенчәлекле җирле сөйләмнең диалект дип аталуы. Татар сөйләмә теленең өч зур диалекттан торуы: урта, көнбатыш, көнчыгыш диалектлар. Әлеге диалектларның үзенчәлекләре. |
1. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. Казан: ТКН, 1984. |
|||||
30 |
Ике теллелек. Кемнең дә булса ике телдә сөйләшә, аңлаша алуын ике теллелек (билингвизм) күренеше дип атау. Ике телне тулы, камил яисә өлешчә генә белүенә карап, ике теллелекне тулы һәм өлешчә ике теллелеккә бүлү. Массакүләм һәм аерым (сирәк) ике теллелек, бер яклы ике теллелек, ике яклы ике теллелек төшенчәләре. |
Текстларны укып, татар-гарәп, татар-рус ике теллелеге йогынтысын аңлату. Ныгыту. |
|||||
Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы законы. |
“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы законын укып өйрәнү, кыскача эчтәлеген язу. |
||||||
30 |
Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре. Тел гыйлеме тел турындагы фән. Аның гомуми тел белемендә лингвистика дип аталуы. Археография, эпиграфика, филология, психология фәне, педагогика фәне. Тел гыйлеменең төп тармаклары. |
“Тел гыйлеме һәм аның тармаклары” таблицасы. |
Схема төзү. |
||||
31-32 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. |
Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү. Әдәби стильнең бөтен матурлыгын бирергә тырышып, ирекле темага сочинение язу. |
|||||
33 |
Үткәннәрне кабатлау. |
Темалар буенча сорауларга җавап бирү. Үзләштерелгән материалны гомумиләштерү. |
|||||
34 |
Контроль диктант. |
Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. |
Список использованной литературы.
PAGE \* MERGEFORMAT1