Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

на тему Путешествие по Казани на татарском языке Составила- Воспитатель по обу

Работа добавлена на сайт samzan.net:


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение “Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением интеллектуального направления развития воспитанников №27 “Росинка”

Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы на тему «Путешествие по Казани»

(на татарском языке)

Составила: Воспитатель по обучению

детей  татарскому языку

                                                                         1 кв. категории

Вазиева Л.Н.

Набережные Челны, 2011г.

Тема “Казан буйлап сәяхәт”

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе)

Бурычлар: Балаларны республикабыз башкаласы, аның данлы тарихы турындагы белемнәрен ныгыту, гомумиләштерү. Казан шәһәренең данлыклы урыннары турында мәгълүмәт бирү.  Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның әсәрләренә кызыксынуны үстерү. Туган ягыбызга, туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Кирәкле материал: Залда интерактив такта урнаштырылган, түрдә тирмә тора, Казан гербы эленгән, бер якта елга ясалган. Балалар утыру өчен урындыклар куелган. Бию өчен көянтә чиләкләр, уен өчен яулык әзерләнә. Хан, шүрәле  костюмы, биючеләр өчен татар халкының милли киемнәре, чәк- чәк, самовар, бала санынча чәшкеләр.

Алдан эшләнгән эш: Балалар белән Казан турында рәсемнәр карау, “Нәрсә ул герб” дигән темага шөгыль уздыру, җырлар, биюләр, уеннар, шигырьләр өйрәнү, Г. Тукай шигырьләрен ятлау, әкиятләрен уку.  

Тәрбияченең әзерлеге: Казан турында слайдлар әзерләү, әти - әниләр  белән берлектә бәйрәм өчен җиһазлар әзерләү, Г. Тукай шигырьләрен өйрәнү.

Күңел ачу кичәсенең барышы 

Музыка яңгырый. Балалар залга кереп ярымтүгәрәк булып басалар.

Ал. баручы: балалар менә матур язлар да килеп җитте. Тып-тып тамчылар тама, кояш нурларын сибә. Әйдәгез әле без дә язга мәдхия җырлыйк.

“Яз җитә” җыры. (Җ. Фәйзи музыкасы, Ф. Кәрим сүзләре)

Ал. баручы: Менә шундый матур көннәрнең берсендә “Кушлавыч” дигән авылда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөньяга килгән. Аның гомере бик кыска булган. Шул кыска гына гомере эчендә дә ул бик күп әсәрләр иҗат иткән. Әйдәгез шуларның берничәсен тыңлап үтик.

Г.Тукай шигырьләре.

“Карлыгач”

“Бичара куян”

“Бала белән күбәләк”

Ал. баручы: Ә сез Г. Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? (“Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” “Шүрәле”) Шүрәле кайда яшәгән? (Урманда) Ул нишләргә яраткан? (Кешеләрне кытыкларга яраткан)

“Шүрәле” балетыннан өзек яңгырый. (Ф. Яруллин музыкасы)Шүрәле керә.

Шүрәле: Сез монда нигә җыелдыгыз? Кети – кети итәм бит. Гадәтем ялгыз кешеләрне кытыклау. Мин әле күргәч сезне шатлыгымнан үкерәм. Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым, булгалыйдыр кытыклап, адәм үтергән чакларым.

Ал. баручы: Тукта әле, Шүрәле. Кагылма бабаларга. Алар болай да бик шат күңеллеләр һәм бик матур итеп күңел ача беләләр

“Зилем-зиләле” җырлы уены.

Шүрәле: Әйе, боларны кытыклыйсы да юк икән.

Ал. баручы: Г. Тукай үзенең әсәрләренең күбесен Казанда иҗат иткән. Шүрәле, ә синең Кырлай урманнарын калдырып безнең белән Казанга сәяхәткә барып кайтасың килмиме?

Шүрәле: Мин бик теләп Казанны күреп кайтыр идем.

Ал. баручы: Балалар, ә сез әзерме? Әйдәгез Казанга, Тукай кебек атка утырып барыйк.

Талгын музыка яңгырый.

Ал. баручы: Җиктереп пар ат Казанга, киттем туп-туры карап.

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Бер тавыш килде колакка. Яңгырады берзаман.

Төш шәкерт. Җиттек казанга.алдыбызда бит Казан.

Балалар атта йөргән кебек итеп урындыкларга барып утыралар.

(Моңлы көй яңгырый. Интерактив тактада борынгы Казан рәсемнәре күрсәтелә)

1 бала:         Хозур Идел ярында,

Агач шәһәр төзелгән.

Ул борынгы шәһәрдә,

Болгар халкы көн күргән.

2 бала:          Төзегәннәр ныклы йортлар,

Халкы булган бик тырыш.

Шәһәр үскән һәм ныгыган,

Җай барган анда тормыш.

Шүрәле: Ә каян килгән ул “Казан” дигән исем?

Ал. баручы: Бераз гына көтегез,

Утырып ял итегез.

Көянтә-чиләк алсыннар,

Кызлар суга барсыннар

“Көянтә белән бию” (“Бормалы су”З. Хәбубиллин музыкасы)

Егет йөгереп чыга, казаны белән кызларга су сибеп йөри. Казанын суга төшереп җмбәрә.

1 бала: Ах казан суга батты, нишлибез инде?

Биюче кызлар: Казан,казан!

Ал. баручы: Менә шуннан бирле бу елганы “Казансу” дип, ә бу елга буенда урнашкан шәһәрне Казан дип атый башлаганнар.

Егет: Инде нишлим, Казаным суга батты.

Ал. баручы: Кайгырма егет, әйдә безнең белән уйнап ал.

“Яшел яулык” җырлы -  уены.

Курай моңы яңгырый. Ике малай тирмә янына килә.

1 бала:          Күр мондагы матурлыкны

Келәмнәр һәм ефәкләр.

Күз явын яулап алырлык.

Алтын-көмеш савытлар.

2 бала:          Бу Сафа Гәрәй бит, күрегез.

Аннан да акыллырак хан,

Булмаган бит, белегез!  

Хан: Әй, оланнар, сез кайдан?

3 бала:          Без ерак киләчәктән,

Сиңа кунакка килдек,

Казан тарихы турында

Бик белергә теләдек.

Хан:              Я, тарихка күз салыйк,

Бераз уйланып алыйк.

Борынгы заманнарда

Урман үскән бу ярда.

Агачлар күккә тигән,

Ә урман чокырларында,

Еланнары мыж килгән.

Ике башлы зур елан,

Болгарларны саклаган.

Шуңа күрә дә ул Казанның,

Гербында урын алган.

Герб рәсемен күрсәтә

Хан: Балалар. ә нинди соң ул ерак киләчәк, анда нинди җырлар яңгырый?

Җыр “Күңелле балачак”(И.Шәмсетдинов музыкасы, Г. Латыйп сүзләре)

Хан: Киләчәктә безнең Казаныбыз нинди?

(Интерактив тактада балаларның шигырләренә туры китереп яңа Казан рәсемнәре күрсәтелә)    

1 бала:          Әй Казаным, әй башкалам

Зур тарихлар шаһиты.

Халкыбызның көче сине,

Юк урында бар итте.

2 бала:          Борынгы калкулыкта

Безнең кремль урнашкан.

“Тарихи ядкарь исемлегендә,

Үзенә урын тапкан.

3 бала:          Колшәрифтә алтын Ай,

Динле шәһәр син, Казан!

Җаннарда уята шәфкать,

Моңлы яңгыраган азан.

4 бала:          Сөембикә манарасы.

Башкалабыз символы.

Матур-матур риваятьләр,

Легендаларның башы.

5 бала:         Музейларын саный китсәң,

Очына чыгалмассың.

Бер көн түгел, өч көндә дә,

Йөреп чыга  алмассың.

6 бала:          Юлчыларны каршы ала,

Көндә озатып кала,

Казанның үзәк капкасы-

Кызыл вокзал бинасы.

7 бала:          Гасырлар аша атлап син.

Килеп җиттең бүгенгә.

Күпме серләрең саклана.

Кабан күле төбендә.

Хан: Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күрдегез. Киләчәк матур буласы икән.

Ал. баручы: Еллар аша еллар үтә

                              Безнең Казан гасырлардан гасырларга күчә.

“Кояшлы ил безнең ил” җыры башкарыла. (Л. Батыр-Болгари музыкасы, Ә. Рәшит сүзләре)

Ал. баручы: Шүрәлегә мөрәҗәгать итеп

Казан урамнарын гиздең,

Трамвайга утырып.

Прәннек,туңдырма ашадың

Авызларың тутырып.

Төнге Казанга сокландың,

Күзәтеп, карап йөрдең.

Тукай, Җәлил һәйкәлләрен

Һәм Кремльне күрдең.

Шүрәле, нигә боегып киттең?

Шүрәле:       Караурман, Кырлай ягым

Исемә төшеп китте.

Кайтыйм инде, сау булыгыз,

Китәр вакытым җитте.

Ал.баручы:  Без дә йөрдек Казан буйлап,

Шүрәле белән бергә.

Тәмле, таталы чәк-чәк белән

Чәй эчеп алыйк әйдә.

Балалар чәк –чәк белән чәй эчәләр

    Кулланган әдәбият: (Используемая литература)

  1.  Г.Г. Гәрәева “Үз җырыбыз булсын әле” – Яр Чаллы - ЧӨПББИ  - 1993.
  2.  Салтыкова Т.М.Казаневедение – Казань -   2003.
  3.  Шарипов М.М.  Познавательный путеводитель Казани -  ШарМ.
  4.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен журнал “Салават күпере”– Казан - 2001




1. Социальная работа в Скандинавских странах
2. СИСТЕМИ ПЕРЕДАЧІ В ЕЛЕКТРОЗВ~ЯЗКУ
3. задание 1 По исходным данным приведенным в приложении 1 рассчитать стоимость основных средств показат
4. память на любой вкус Сергей Пахомов Устройство ячейки флэшпамяти Архитектура ПЗУпамяти
5. Автоматизация работы экономических служб на ОАО ВСЗ
6. это основные направления деятельности государства по решению стоящих перед ним целей и задач
7. Тема Головна ідея Головні герої Особливості.html
8. Социальный контроль
9. Роль витаминов в питании
10. Проектирование дискретной системы передачи данных
11. реферату- Стратегія і планування в системі міжнародного менеджментуРозділ- Менеджмент Стратегія і планува
12. Медицинский Университет Астана Кафедра общественного здравоохранения Тесты по дисциплине обществен.html
13. Тема 2. Теория профессионального образования 4 часа План лекции Деятельность современного инжен
14. Финансы и кредит и 080109 ~ Бухгалтерский учет анализ и аудит - сост
15. Работа со средой программирования операционной системы Дисциплина Информатика и ИКТ Спе
16. Філософські ідеї періоду високої класики
17. Тема заняття- Розміщення на формі елементів керування
18. тематика Умовний екстремум
19. Ахиллес Стрела Детохомия Стадион черепаха 2Архэ по Анаксогору геометриисемена вещей 3Ар
20. Белова Н. 28 4 2.html