У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

1213 1 Син ~ Бар Булганны~ Барысы да

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2015-07-10

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 8.4.2025

МАРСЕЛЬ ХӘЕРТДИНОВ

БАР БУЛГАННЫҢ БАРЫСЫ ДА   31.12.13.

1.

Син – Бар Булганның Барысы да.

Син – төпсез асылыңның Аңы да, Аңсызлыгы да.

  Син – чиксез катлаулылык та...

  Син – үтәли күренмәле гадилек тә...

Бүген үземне төрлечә кичердем...

Бер рәвешемнән икенчесенә бер-бер артлы күчердем...

2.

Менә мин – тере кояш һәм аны каплаучы болытлар...

Мин – чиксез ара, һава һәм зәңгәр күкләр...

  Менә мин – җитез югары энергия...

  Гадәтилегемдә бу илаһи энергиягә мин ия...

Мин – кодрәтле пирамида...

Пирамида эчендә дә – мин өйдә...

3.

Тәгълимәтем – чиксез катлаулы...

Зарур аның чиксез дәрәҗәдә гади булуы...

  Кирәген бер-ике сүздә әйтеп бетер.

  Катлаулылыкта һәм гадилектә үзеңне үстер.

Бар Булганның Барысы да икәнбез...

Шуңа күрәдер без шушы Юксызлыкка үткәнбез...

4.

Без бар һәм без – юк.

Без – Барлыгыбыз һәм Юксызлыгыбыз аркылы очучы Нурлы һәм Кара Ук.

  Һәрвакыт сайлыйбыз...

  Йә уйламыйбыз, йә уйлыйбыз...

Елның соңгы көне шушы кичерештә үтә.

Бар Булганның Барысы да Мин булган Нокта-Очкынга үтә.

5.

Ничә төпсез өермә идем кичә?

Һәр аерым асылым мине коча...

  Яңа дәрәҗәгә күтәрелгәнбез!

  Шушы дәрәҗә өчен үстерелгәнбез!

Монда барысы да өр-яңадан башлана...

Күңелем минем һәр төпсез бүрәнкәгә тигез дәрәҗәдә ташлана...

6.

Һәр билгеле билгесезлеккә керәсе килә...

Һәр әйләнүче бүрәнкәдә яңа минем яңа мине кыла...

  Яңа дәрәҗәмә үземнең чыктым!

  Түбәнрәк торучы халәтләремне кире кактым!

Әмма эшкәртелмәгән, билгесез урыннар миндә бихисап...

Үсүче, тирәнәюче аңлылыгымда аларның барысына да ясалыр исәп...

7.

Тәнем әле һаман да – матдә...

Аны яктылык-мәхәббәткә сугару – уйда...

  Бертуктаусыз чистарам...

  Сафлыгым сагында торам!

Күкрәгемнең кристаллик халәтен саклыйм...

Үзәгемдә урнашучы илаһиятемне яклыйм!

8.

Илаһи белемнәргә яңача керәм...

Аларның төпсезлеген һәм –бер үк вакытта – төгәллеген күрәм!

  Ул белемнәр үзләренә мине суыра...

  Белүче минне алар бертуктаусыз тудыра!

Илаһи кешеләр буларак башланабыз...

Билгеле-билгесез Офыкларга без ташланабыз!

9.

Җиребезнең төрле урыннарында бомбалар шартлый...

Уртак тормышыбызның тирән катламнары турында кем уйлый?

  Бомбалар эчебездә безнең шартлый...

  Бер-беребезне көзгеләвебез турында кем уйлый?

Эчке сугышыбыз тышыбызга бәреп чыга...

Сукыр, матди сугышын кайсыбыз кире кага?

10.

Сукыр, матди сугыштан чыкканыбыз юк.

Һәркайсыбызга төбәлгән ниндидер ук.

  Караңгылык тәртибе – йә сугу, йә йоту,

  Әрсез тәртиптә һәркемнең язмышына үтү.

Эчке сугышыбызны күрмибез.

Үз сугышыбыз барлыгына кермибез.

11.

Сугышыбыз эченә беркемне дә кертмибез.

Сугыш гамәлләребезгә беркемне дә каратмыйбыз.

  Яшәү рәвешебез –сугыш...

  Кызыксындыра безне матди уңыш һәм матди табыш!

Бирмәгәнне тартып алабыз...

Талау гамәлләрен канун чикләрендә кылабыз...

12.

Тышкы сугыш эчке сугышны чагылдыра...

Кемнәр илаһи тынычлыкны күңелләрендә булдыра?

  Дошманны үз эчеңдә генә табарсың!

  Олы Җиһадыңда мин-минлегеңә каршы кубарсың!

Үз түбәнлегеңне җиң!

Аллаһ Рәхмәте – чиксез киң!

13.

Сугыш аркылы Тынычлыкны беләбез!

Тирән кайгыдан соң без көләбез!

  Дөньябызда һәм бездә – Барысы да бар!

  Дөньясында һәм үзендә һәркем Барысын да табар!

Бар Булганның Барысы да һәркайсыбызда бар!

Аллаһ сине яраткан рәвештә үзеңне иҗат итүдә ар!

  




1. тема и структура Общая часть и особенная часть
2. Тема- Вегетативна нервова система Виконав- студент 33 групи Чепінога Роман Пл
3. Витебский государственный ордена Дружбы народов медицинский университет 66ая научноп
4. Реферат студента 2 курса дневного отделения группа 107222 специальность Программное обеспечение инф
5. Встать когда судья входит в судебный зал
6. Статья- Дискурсивный анализ массовой коммуникации как идеологический инструмент
7. исследовательская деятельность учащихся в общеобразовательном процессе
8. тема ее разновидности Избирательная система ~ это совокупность установленных законом правил принципов н
9. Акбельская скважина 3
10. этажный жилой дом в г