Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

571 М~х~мм~д п~йгамб~рне~ тууы

Работа добавлена на сайт samzan.net:

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 25.11.2024

Пәйгамбәрлеккә кадәр.

571  

Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы.  

575  

Биш ел сөт анасы Хәлимәдә тәрбия алгач, Мәккәгә кайтарылуы.

577  

Атасының каберенә зыярат нияте белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең анасы Әминә белән Мәдинәгә сәяхәте.

577  

Әбүә авылында анасы Әминәнең вафаты.

Бабасы Габделмөталлибнең Мөхәммәд пәйгамбәрне асрауга алуы.

579

Бабасы Габделмөталлибнең вафаты. Атасының абыйсы Әбү Талибнең Мөхәммәд пәйгамбәрне асрауга алуы.

583  

Атасының абыйсы Әбү Талиб белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең Сүриягә сәяхәте.

588  

Атасының абыйсы Зөбеир белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең Йәмәнгә сәяхәте.  

591  

Көрәеш кабиләсе Каис кабиләсе белән сугыша.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең «Иминлек оешмасында» катнашуы.

595

Хәдичәнең карваны белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең Сүриягә икенче сәяхәте.

596

Мөхәммәд пәйгамбәр Хәдичәгә өйләнә.  

606

Көрәешлеләр арасындагы Кәгъбәне яңартып төзегәч, бәхәс чыгуы. Мөхәммәд пәйгамбәр бәхәсне чишеп «Кара ташны» Кәгъбагә куя.

Пәйгамбәрлекнең Мәккә чоры.

610

Мөхәммәд пәйгамбәрнең Хира тауының мәгарәсендә беренче вәһи алуы.

Якын туганнары һәм дуслары Исламны кабул итүләре. (Хәдичә, Гали, Зәед, Әбү Бәкер һ. б.)

Мөхәммәд пәйгамбәрнең Исламга яшерен чакыруы.

613

Сафа тавында Мөхәммәд пәйгамбәр Исламга беренче тапкыр ачык рәвештә чакыра.

615

Мөшрикләр Мәккәдә мөселманнарны җәберли башлыйлар.

Мөселманнар (15 кеше) Хәбәши иленә беренче тапкыр хиҗрәт кылалар.

616

Хәмзә белән Гөмәр Ислам кабул итәләр.

617

Мөселманнар (80 кеше) Хәбәши иленә икенче тапкыр хиҗрәт кылалар.

Бәнү Хәшим башка Мәккә кабиләләре белән мөселманнарга каршы байкот итүләре.

619

Мөселманнарга каршы байкот тәмамлануы.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны Хәдичә һәм атасының абыйсы Әбү Талибның вафатлары.

620  

Толәбун нусра – Ярдәм эзләү. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Тәифкә дәгъвәт белән баруы, Тәиф халкы аны кире какты.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең Миграҗ кылуы, биш вакыт намаз фарыз булуы.

Мәдинә вәкилләренең (12 кеше) Гәкаб тавында беренче бәягәтләре. Мөхәммәд пәйгамбәр Мусгәб ибн Гөмәйрне дәгъват белән Мәдинәгә җибәрә.

621

Мәдинә вәкилләренең (72 кеше) Гәкаб тавында икенче бәягәтләре.

Пәйгамбәрлекнең Мәдинә чоры.

622

Мөхәммәд пәйгамбәрнең мөселманнар белән Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылулары.

Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинәне мөселман дәүләте дип игълан итә, мөһәҗирләр белән әнсарларны туганлаштыра, мәчет төзергә әмер итә һәм үзе төзелештә катнаша.

623

Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәдинә яһүдләре белән һәм гарәп кабиләләре белән килешүләр төзүве.

Кодүс тарафыннан Мәккә тарафына кыйбланың үзгәрүе.

624

Рамазан уразасы һәм зәкәт фарыз булуы. Ураза һәм Корбан гәетләре уткәрелә башлана.

Бәдер сугышы. Мөселманнарның беренче сугышы һәм җиңуләре. 300 мөселман 1000 мөшриккә каршы торалар. 70 мөшрик, 14 мөселман үлә.

Бәни Кайнүкә яһүдләре Мәдинәдән сөрелә.

624

Өхед сугышы. 700 кешелек мөселман гаскәре 5000 кешелек мөшрикләр гаскәрен җиңә, гәнимәт җыя башлыйлар, әмма аларның артларын саклаучы укчылар Мөхәммәд пәйгамбәрнең эмерен тыңламыйча урыннарыннан китәләр. Мөшрикләрнең Хәлид ибн Вәлид җитәкчелеге астында булган бер төркем, мөселманнарның артларыннан һөҗем итәләр. Мөселманнар Өхед тавына менеп котылалар.

625

Бәнү Нәдир яһүдләре Мәдинәдән сөрелә.

626

Җүматүл Җәндәл бәдәвиләренә каршы мөселманнарның сәриясе.

627

Хәндак сугышы. Мөселманнар җиңәләр. Көрәешлеләр үзләренең дус кабиләләре белән Мәдинәгә һөҗем итәләр. Мөселманнар Мәдинәне урап чокыр казыйлар.

Бәнү Курәйзә яһүдләре мөселманнарга хыянәт итү сәбәпле, җәзага тартылалар.

628

Мөхәммәд пәйгамбәр 1400 мөселман белән Мәккәгә хаҗга чыга. Мәккә мөшрикләре гаскәр белән каршы чыгалар. Мөселманнар Көрәешлеләр белән Хөдәйби дә 10 еллык тынычлык солыхын төзүләре.

Мөхәммәд пәйгамбәр дәүләт башлыкларына Исламга чакырып хат җибәрә. (Рум патшасы Ираклийга, Фарсый патшасы Хосройга, Сүрия гәрәпләренең патшасы Хәрит VII, Сүрия Рум вәлиенә)

Хәйбәр яһүдләре мөселманнарга каршы гаскәр туплыйлар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең аларга каршы 1500 кешелек гаскәр җибәреп җиңә.

629  

Мөселманнарның Мәккәгә беренче хаҗлары. 2000 мөселман хаҗ кылып кайта.

Көрәешлеләрнең эмирләре Хәлид ибн Вәлид һәм Әмер Ислам динен кабул итәләр.

629

Мүт сугышы. Мөселманнарның Рум дәүләте белән беренче сугышы. 3000 лек мөселман гаскәре 100000 лек Рум гаскәренә каршы торалар. Мөселманнарның өч эмирләре шәһит булгач, Хәлид ибн Вәлид гаскәр белән идара итүне үз өстенә ала һәм гаскәрне коткара.

630

Фәтхи Мәккә. Мәккәне яулау. Кәгъбәтуллаһны һәм Мәккә тирәли якын авылларны потлардан чистарту. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәлеләрне гафу итуе.

Хөнәен сугышы. Хәвәзин белән Сәкыф кабиләләре  мөселманнарга каршы 20000 кешелек гаскәр җыялар. 12000 лек мөселман гаскәре аларны җинә.

630  

Тәбүк сәриясе. Рум патшасы мөселманнарга каршы зур гаскәр туплый, Мөхәммәд пәйгамбәр аларга каршы 30000 кешелек гаскәр җибәрә. Рум гаскәренең бер өлеше калгаларга кача, бер өлеше кайтып китә.

Мөнәфиклар хизебенең җиңелүе, «Зарар» мәчете җимерелүе.

Гарәп кабиләләренең Ислам кабул итүләре.

631

Мәккәне ачкач беренче хаҗ, Мөхәммәд пәйгамбәр Әбү Бәкерне хаҗ әмире итеп билгеләп җибәрә.

632

Мөхәммәд пәйгамбәрнең саубуллашу хаҗе һәм йөз мең халык алдында саубуллашу хөтбәсе.

632

Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафаты.

Мөхәммәд

пәйгамбәрнең

тарихы




1. добиваться того чтобы не пропадал интерес к изучению иностранного языка
2. Особо охраняемые природные территории
3. Пермская государственная фармацевтическая академия Минздравсоцразвития России Кафедра промышленной
4. Голубой Огонёк ведущие- Басков и Галкин- Силавев и Коротков Григорий Лепс- Одиноков Ирония Судьбы гл
5. Реферат з інформатики Програмування- Структури перехід та вибір варіанту типи символів та перелічувані
6. Курсовая работа Сущность аудита и аудиторской деятельности
7. Тема Ценовая стратегия банка
8. Открытый кубок Республики Мордовия по тайскому боксу 2014 ГБУ РМ ДОД СДЮСШОР
9. КАКАЯ МАКСИМАЛЬНАЯ НАГРУЗКА РАЗРЕШАЕТСЯ МУЖЧИНАМ ПРИ ПЕРЕМЕЩЕНИИ ТЯЖЕСТЕЙ В ОДИНОЧКУ НА РАССТОЯНИЕ ДО 25 МЕ
10. правовые основы становления и развития государственной службы Российской Федерации [2
11. Методические рекомендации для студентов по написанию и оформлению выпускной квалификационной дипломной
12. Евангельское учение о грехе (по всему четвероевангелию)
13. Управление брендом предприятия
14. 5 План счетов Для того чтобы правильно читать бухгалтерские записи вам понадобится знать План счетов
15. СПІЛКУВАННЯ Я можу сприймати і відбирати необхідну інформацію
16. Сенсорное воспитание детей дошкольного возраста
17. Мировоззрение Мирие ~ совть взглядов оценок принципов определяющих самое общее видение понимание мира
18.  Основні параметри які характеризують зорові умови роботи
19. Виды ревизий
20. Икос 1 Ангелов Творец егда во рабии зраце на землю снисшел до тридесятьлетняго возраста не являл еси