Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Вариант ’ сынау 1 нче ~леш Бу ~лешт~ге биремн~рне А1 А32 ~т~г~нд~ ~аваплар б

Работа добавлена на сайт samzan.net:


Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №                  (сынау)

1 нче өлеш

       Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

 А1  Галим сүзендә сүз башында нинди аваз ишетелә?

      1) [ гъ] – увуляр тартык, яңгырау

      2) [ гь] – увуляр тартык, саңгырау

      3) [ г] – тел арты тартыгы, саңгырау

      4) [ г] - тел арты тартыгы, яңгырау.

А2   Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан  һәм бәйләгеч кушымчадан  тора?

  1.  тереклек
  2.  биеклекләргә
  3.  гөлләрне

4)   өянкеләрем.

А3  Түбәндәге сүзләрнең кайсы “дошман кулына эләгеп, хокуктан мәхрүм ителгән кеше” мәгънәсен аңлата?

  1.  җайдак
  2.  әсир
  3.  мөхәррир

4)   гашыйк

А4   Кайсы рәттәге сүзләрдә сүз башында е хәрефе языла?

  1.  ...лан, ...гет, ...рак
  2.  ...омры, ...өзек, ...фәк
  3.  ...лдаш, ...лаган, ...гары

4)   ...озак, ...герме, ...лган.

А5   Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк  хәреф  языла?

  1.  дәр…я, р...кзак, карат...
  2.  а...тор, прем...ера, л...нгвистика
  3.  г...нерал, л...стра, вет...ран. 
  4.  адъ…тант; б…ллетень, дз…до

А6   Кайсы рәттәге сүзләр сызыкча аша языла?

  1.  кат кат, бер җир, шау шу
  2.  үз үземә, сап сары, агай эне
  3.  баргач ук, әйт че, кычкыралар мы

4)   һәр берсе, бик озын, рәт рәт.

А7  Йомшак, йөзек сүзләрендә сүз башында й хәрефе язылышының дөрес аңлатмасын күрсәтегез.

  1.  сүзнең икенче хәрефе ө, о булса
  2.  аерым кагыйдәсе юк
  3.  икенче хәрефе и булса

4)   өченче хәрефе й, е, ю һәм я хәрефләре килсә.

А8   Кайсы рәттәге сүзләрдә ь һәм ъ хәрефләре аергыч билгесе ролен үти?

  1.  пульс, дәгъва, сәнгать
  2.  яшьлек, кулъязма, вәгъдә
  3.  Ильяс, аръяк, берьюлы

4)   канәгать, альбом, Мәрьям.

А9   Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?

  1.  хаман, хозур, ямсез
  2.  хөрмәт, җәнлек, йөгән, даһи
  3.  җегет, хәйкәл, тирә-юн
  4.  һәйкәл, нихаять, хуҗа.

Җөмләләрне укыгыз һәм А10 – А13 нче биремнәрне үтәгез.

А. Мәшһүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган     төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә  калмады.

Ә. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас!

Б. Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан     калдырылган

    иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.

В. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык  шигырьләрен

туплар да ватмады, уклар да кадамады.

А10  Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

  1.  А, Ә, В, Б       

2)     Б, Ә, А, В

3)     Ә, Б, В, А         

4)     В, А, Ә, Б

А11 Ә җөмләсендә ия булып кайсы сүз яки сүзләр тезмәсе  килгән?

  1.  әйе
  2.  бу
  3.  кадерле мирас

4)   кыйммәтле мирас 

А12 А җөмләсенең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.

  1.  Тиңдәш кисәкләр, аерымланган хәл белән катлауландырылган тезмә кушма җөмлә
  2.  Теркәгечле тезмә кушма җөмлә
  3.  Иярченле  кушма җөмлә

4)   Күп тезмәле кушма җөмлә.

А13  Ә, Б җөмләләрендә сызык ни өчен куелган?

  1.  Ия белән хәбәр арасында
  2.  Аныкланмыш  белән аныклагыч арасына
  3.  Тиңдәш кисәкләр арасына

4)    Гади җөмләләр арасына.

А14  Тыныш билгесенең дөрес куелу кагыйдәсен аңлатыгыз

Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә (,) аларга әһәмият бирергә кирәк.

  1.  бу – гади җөмлә, өтер кирәк түгел
  2.  бу – аерымланган хәлле гади җөмлә, өтер кирәк
  3.  бу – иярченле кушма җөмлә, өтер кирәк

4)   бу – тезмә кушма җөмлә, өтер кирәк.

А15   Өтерләр дөрес куелган вариантны табыгыз.

 Халык җырлары  (1) безнең киләчәктә (2) мәйданга  киләчәк әдәбиятыбызга (3) бер дә шөбһәсез (4) нигез  булачактыр.

         1) 1, 2           2) 2, 3         3)  3, 4         4) 1, 4

А16  . Тыныш билгесе дөрес куелган вариантны табыгыз.

       Шигъре Лермонтов вә Пушкин (1) олугъ саф диңгез ул (2)

       Хәзрәтле Пушкин вә Лермонтов (3) Тукай (4) өч йолдыз ул.

  1.  өтер, өтер, сызык, өтер
  2.  сызык, өтер, өтер, сызык
  3.  өтер, сызык, өтер, сызык
  4.  сызык, өтер, сызык,  өтер.

А17   Иҗек калыбы ялгыш күрсәтелгән сүзне табыгыз.

  1.  С-ТС: а-ла
  2.  ТСТ-ТС: чиш-мә
  3.  СТ-ТС: ал-ды
  4.  С-СТС: и-дән

А18   Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәтегез.

  1.  иң якты, бик матур, дөм караңгы;
  2.  үтә караңгы, җете кызыл, гаять күп;
  3.  сап сары, ямь яшел, ап ак
  4.  шундый чиста, шулай кызыклы, ифрат акыллы.

А19    Бу еланның чакмый торган юаш елан икәнен беләләр иде. (Л.Ихсанова) җөмләсендә юаш сүзе кайсы сүз төркеменә карый?

  1.  рәвеш
  2.  исем
  3.  сыйфат
  4.  алмашлык

А20    Шарт фигыль кушымчасын күрсәтегез.

  1.  –са\-сә
  2.  –ып\-еп, -ганчы\-гәнче
  3.  –ачак\-әчәк, -ячак\-ячәк
  4.  –ган\-гән

А21   Җөмләдәге сыйфатны аерып күрсәтегез.

Көннәрдән беркунне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. (Г.Сабитов)

  1.  диңгез
  2.  усал
  3.  беркөнне
  4.  төньяктан

А22   Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килешен дөрес билгеләгез.

Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә.Еники)

  1.  чыгыш килешендә
  2.  төшем килешендә
  3.  юнәлеш килешендә
  4.  урын-вакыт килешендә

А23   Бер составлы җөмләне күрсәтегез.

  1.  Мин мәктәптән кайттым.
  2.  Укытучы апа бүлмәгә килеп керде.
  3.  Бүген эштән тагы соң кайтылды.
  4.  Караңгы төшеп килә.

А24   Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы исем сүзтезмә?

  1.  матур күзләр
  2.  авылга кайту
  3.  йорт саен йөрү
  4.  якын килде

А25   Җөмләнең төрен билгеләгез.

Шунда өлкән абыстай лып итеп килеп утырды, икенчесе аны күтәреп бастырырыга кереште. (М.Х.)

  1.  гади җөмлә
  2.  иярченле кушма җөмлә
  3.  тезмә кушма җөмлә
  4.  катлаулы кушма җөмлә

А26   Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Көзге кыраулар башлангач та, аның бакчасындагы ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр шиңмәде. (А.Шамов)

  1.  иярчен урын җөмлә
  2.  иярчен вакыт җөмлә
  3.  иярчен сәбәп җөмлә
  4.  иярчен аергыч җөмлә

А27   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Этнос тарихын этноним тарихы, ягъни халыкка тагылган исем белән бутау һәм тәңгәлләштерү мәсьәләсенә килгәндә, киң таралган мондый күренеш хакында кайбер аңлатмалар биреп китү белән чикләнәбез. Еш кына кайбер кабиләнең исеме, әкренләп киңәя барып, күршеләр каршында яулап алынган халыклар өчен дә, аннары төгәл бер дәүләтләргә карата да уртак атамага әйләнә, ягъни ул политоним булып китә.(М.Госманов)

  1.  матур әдәбият стиле
  2.  публицистика стиле
  3.  рәсми стиль
  4.  фәнни стиль

А28   Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне дөрес күрсәтегез.

  1.  төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек.
  2.  Төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану,
  3.  Төгәллек, әдәбилек, фәннилек
  4.  Төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану

А29    Сүзләрне юлдан юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1.  зәң-гәр-лек, я-ше-ре-неп, ю-нә-ле-шен-дә, кы-я-фәт
  2.  зәң-гәр-лек, яше-ре-неп, юнә-ле-шен-дә, кыя-фәт
  3.  зәң-гәр-лек, яше-ре-неп, юнә-ле-шен-дә, кы-я фәт
  4.  зәң-гәр-лек, яшер-ен-еп,  юнә-леш-ен-дә, кыя-фәт

А30   Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.

  1.  вак, бәләкәй, нәни, кечтеки, кечек
  2.  васыять, кәгазь, китап, үтенеч
  3.  керәшә, саескан, торна, әтәч
  4.  алма-лама, ай-ай!, буялган- бу ялган

Текстны укыгыз, А31 – А32 нче, В1-В7 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1)1913 нче елның 26 нчы февралендә (иске стиль белән) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була. (2)Ләкин 1 айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта йөрәге тибүдән туктый. (3) Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла. (4) Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:

              Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

              Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

        (5) Г. Тукайга, иҗат итү өчен, язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты. (6) 1905 нче елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды. (7) Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә. (8) Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. (9) Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте. (10) Г. Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. (11) Мондый шагыйре булган милләт – зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт. (Ф. Галимуллин)

А31   Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз.

  1.  сөйләмә стиль, хикәяләү тибы
  2.  рәсми стиль, сыйфатлау тибы
  3.  публицистик стиль, хөкем йөртү тибы
  4.  фәнни стиль, сыйфатлау тибы.

А32    4 нче җөмләдән сурәт чарасын табыгыз.

  1.  гипербола
  2.  антитеза
  3.  метафора
  4.  метонимия.

2 нче өлеш

В1. 7 нче җөмләдән сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган сүзләрне язып алыгыз.

В2.  7 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.

В3.  3 нче җөмләдән рәвешле рәвеш сүзтезмәне язып алыгыз.

В4. Икенче абзацтан тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын языгыз.

В5. Икенче абзацта эндәш сүзе булган җөмләнең номерын языгыз.

В6. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган җөмләнең номерын языгыз.

В7. Иярчен җөмләләре булган кушма җөмләләрнең номерларын языгыз.

3 нче өлеш

С.   Бирелгән текст буенча сочинение языгыз.Текстның нәрсә турында булуы һәм авторның үз позициясе турында языгыз. Авторның фикере белән килешәсезме? (җавабыгызны нигезләгез) Автор кулланган сурәт чараларын күрсәтегез. Аларның тексттагы ролен ачыклагыз, мисаллар китерегез.Язманың күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

PAGE  1




1. Фонд социального страхования РФ
2.  Проблема социальнокультурной интеграции инвалидов в современных условиях На уровне государства и о
3. Реферат- Некоторые особенности уплаты таможенных платежей
4. Анализ операций коммерческих банков с драгоценными металлами
5. Дорогие мои Великий и Хвалимый Господь посетил нас послав к нам своего пророка Иисуса Христа наградив ег
6. Реферат з безпеки життєдіяльності
7. Эндоплазматическая сеть
8. Контрольная работа- Основы современной организации трудовой деятельности персонал
9. Особенности метода социометрии Дж
10. .Предметом социальной психологии выступают закономерности возникновения и функционирования социальнопсих
11. Элементарные задачи по программированию
12. ПЕДАГОГИКА Общие основы педагогики Курс 3 колледжа 5 семестр зачет Курс 3 института 56 семестры экзам
13. предъявите документы
14. то время Любовь и деньги понятия на слух плохо сочетаемые во многих случаях являются залогом самого сущест
15. А хроническое заболевание дыхательных путей основным патогенетическим механизмом которого служит гипер
16. Відповідальність за завдану шкоду за цивільним законодавством
17. 28032014 СТОИМОСТЬ ТУРА- 1190 у
18. шарнирный индикатор РШИ состоит из- жёсткой опорной рамы базы представляющей собой пространственную реш
19. Distnce humn flights pper The modern ge of vition begn with the first untethered humn lighterthnir flight on November 21 1783 in hot ir blloon designed by the Montgolfier brothers
20. сторінок редактор Frontpge Express дозволяє використовувати майстра і шаблони