У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

14 1 ldquo;Нечк~ яш~ве~~ ялгануrdquo; хроникасын д~вам ит~м

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2015-07-05

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 4.3.2025

МАРСЕЛЬ ХӘЕРТДИНОВ

НЕЧКӘ ЯШӘҮ ХРОНИКАСЫ   17.01.14.

1.

Нечкә яшәвеңә ялгану хроникасын дәвам итәм.

Яшәвемнең һәм яшәвебезнең мәгънәви яссылыгына үтәм.

  Үткән ел уникенче елның ундүртендә үзем һәм тибрәнешем белән кушылып бетәргә тырыштым.

  Унбишендә зур манара, бина төзелешенә аштым.

Кызыл балчык белән диварларны тутырдым.

Бетон кисәкләрен астагы юлга ыргыта тордым.

2.

Уналтысында ирлек-хатынлыктагы бөтенләшү чакыруын, шул чакыру-омтылышта эчке сызлавымны кичердем.

Өченче үлчәнештәге җенси мөнәсәбәтләр сагымыннан эчке бөтенләшү заруриятенә үземне күчердем.

  Хатын-кызлар тәннәре таркала иде...

  Бөтенләшү омтылышы гына табигатемдә бар иде...

Унҗидесендә икелекле халәтне – шартлылыкны һәм абсолютны, мәңгелекне татыдым.

Унсигезендә буемны озын “кабыклар белән капладым.

3.

Аңда яңгыраган “Гильдия 777» сүзләре игътибарымны җәлеп итте...

Унтугызында “камиллекне илаһияттә генә табачакбыз хакыйкатенә күңелем үтте...

  Бу дөньяда мәетләрне потлаштырабыз, “мәңгеләштерәбез...

  Дөньяви “әсәрләребездә дә шул ук “мәетләргә үзебезне аштырабыз...

Егермесендә тормышым дәвамында, үзгәреп тә, үзгәрмәгәнемне кичердем.

Егерме берендә илаһияттә, камиллектә гамәлләшүебез офыкларына үземне күчердем.

4.

Рухи остазым дәресендә дә илаһияттә яшәвебез мәсьәләсен кабыргасы белән куйдым.

Барлык шәкертләрнең дә, аягүрә басып, Уйга калуларын күрдем.

  Егерме икесендә илаһияткә кердем һәм илаһиятне үземдә сеңдердем, эреттем.

  Егерме өчендә илаһи һәм дөньяви халәтләргә үземне керттем.

Бу төндә ишегемә ике мәртәбә шакыдылар һәм гудок бирделәр.

Минем төнемә илаһи һәм дөньяви билгеләр аркылы керделәр.

5.

Егерме дүртендә матди тыгызлыкта абсолют дәрәҗәдә тамырландым, тотрыкландым.

Бу тамырлануымда мин энергия дә, тавыш та, төс тә булдым.

  Казанның үзәгендә төркемебез өчен офисны сатып алдым.

  Ике катлы бинаның, үзәк өлешен аерып, проектлау һәм ремонт эшләренә алындым.

Финанс һәм хокукый мәсьәләләрне, җиренә җиткезеп, хәл иттем.

Бүлмәләребездә саф һаваның йөрүе мәсьәләсенә кадәр үттем.

6.

Егерме бишендә дә тамырландым, төгәл координатларымны ачыкладым.

Егерме алтысында дөньяви үземне төгәллектә күзалладым.

  Егерме җидесендә үткәнемнең бер төенен чиштем.

  Энергетик кодрәтемә мохтаҗлар хакына мин аштым.

Егерме сигезендә үз тавышым миндә ачылды.

Егерме тугызында ирлек-хатынлык котыпларын аеру һәм бөтенләштерү гамәлен эчке минем кылды.

7.

Утызында эчемнән актарылдым һәм эчемне тыш иттем.

Утыз берендә эчке галәмемә, аның җисмилегенә үттем.

  Мин үз өстемдәге кояш та, зәңгәр күк тә, болытлар да, үземне күзәтәче бәндә дә, кодрәтле күтәрелү пирамидасы да идем.

  Шушы елыбызның беренче көнендә дә мин күк-җир, ир-хатын асылларыннан торучы дүрт яфраклы чәчәк идем.

Икесендә туганыма “мәетне эзләштем.

Күпүлчәнешле асылыма рәхәттә мин аштым.

8.

Өчендә бер Чаллы урамын ремонтладым һәм үземне дә төзәттем.

Дүртендә янымда “мәет пәйда булды һәм мин ул “мәет балаларына миллионны түләдем.

  Бишендә үземне һәм башкаларны энергиям белән капладым.

  Аңда пәйда булган 109 саны хакында уйладым.

Түгәрәктә нечкә тәннәрне кешеләргә иңдердем.

Уянганнар, яктырганнар белән яңа башлангычка кердем.

9.

Алтысында дөньяви яшәү вазгыятен җентекләп кичердем.

Ахыр чиктә рухи, бәйсез, булдыклы халәткә үземне күчердем.

  Җидесендә өстән иңгән кодрәтле нурны кабул иттем.

  Яшел төстәге нурланышка мин үттем.

Сигезендә заринны, “тере бомдаларны, суга салуны күзәттем.

Иптәшем Мисхәт белән судан күтәрелүче үтәли күренмәле шарларның ташуын күзәттем.

10.

Тугызында рухи иптәшемнең күз алдымда яшәрүен, хак асылына кайтуын теләктәшлектә күзәттем.

Якыннарым йортындагы нәҗесне чистарттым.

  Аягыма ябышкан карны чистарткан өчен егерме тиен түләдем.

  Күрәсең, икелегемдә, котыпларымда тигезләшә алдым.

Унысында эчке хатынлыгым, эчке хатыным белән бөтенлекне эзләдем.

Бу дөньябызның сагым икәне турында уйладым.

11.

Ирләрне уятыр өчен, аларның икекатлы караватларын ике рәткә бер-бер артлы урнаштырдык...

Аллаһның Күтәрелү Ташкынына без, күрәсең, аларны аштырдык...

  Унберендә өске һәм аскы энергияләр йөрде.

  Унберендә проектым буенча йорт төзелешенә иптәшләрем керде.

Аңда “144 квадрат метр сүзе яңгырады...

Фикерем минем “уникегә унике күләмен, күрәсең, урады...

12.

Уникесендә җәмгыять һәм дөньябыз агымнарыннан чыгып, эчке үземә ахыргыча әйләнеп кайттым.

Зәңгәр дөньямдагы иҗат мәйданына мин үттем.

  Унөчендә хак, эчке үземдә тәвәккәлектә гамәлләштем.

  Абсолют ниятемә, илаһиятемә, кодрәтемә аштым.

Ундүртендә халыкны сәяси җеннәрдән якладым.

Мөстәкыйль, ирекле халыклар арасындагы һәм берлектәге мөстәкыйль, ирекле яшәү идеясен тәкрарладым.

13.

Унбишендә уникелекле табигатемә, баганама кердем..

Уналтысында шушы дөньябызга тоткарлыксыз үтүче илаһиятне күрдем.

  Унҗидесендә күк һәм җир, илаһи һәм матди асылларымның бер-берендә эрегән бөтенлегенә үттем.

  Ике дөньяны күңлемдә һәм яшәешемдә мин бер иттем.

Илаһыбызга аңлы иҗатыбызда, яратуыбызда ялганыйк.

Пәйда булучы илаһи кешелегебез хакында уйланыйк.

  




1. Азот В корпусе 805 установленные следующие потребители электроэнергии- 84 эл
2. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата медичних наук Харків ~2
3. Пенсійний фонд України
4. ДИСТАНЦИЯ ~ ПЕШЕХОДНАЯ ~ ГРУППА Количество этапов ~ 5 Контрольное время ~ 30 минут Промежуточное к
5. то время не вступает в новый воспроизводственный цикл
6. Реферат- Психофизическое развитие ребенка
7. Лабораторна робота 9 РЕЗОНАНС СТРУМІВ Мета роботи- дослідити електричний резонанс в лінійному колі
8. РЕФЕРАТ дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата філософських наук
9. аСтамбул Турция Род занятий ы Актер Эффективные лет
10. Техника перевоплощения