Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

Подписываем
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Предоплата всего
Подписываем
Г.ИБРАҺИМОВ
ХАЛЫК МОСАННӘФАТЫ
Халык арасында авыздан-авызга күчеп йөри торган, фәкать шул халыкның зиһенендә генә сакланып килгән вә чыгаручысы мәҗһүл (билгесез) булган, борынгы заманнан калма әсәрләрнең мәҗмугына халык мосаннәфаты дип исем биреләдер.
Гавамның җен, пәри, албасты, шүрәле вә су анасы кебек нәрсәләр хакындагы әкиятләре, хәзрәти Гали кыйссалары1, үги ана, үги кыз вә таз малай хикәяләре, солдат вә сугыш бәетләре, мәкаль вә табышмаклар бармы?
Менә шуларның һәммәсе әдәбиятның халык мосаннәфаты исемле кыйсьмен тәшкил кыйладыр. Болар башта, әлбәттә, шул халыкның үз эчендәге бер адәм тарафыннан чыгарылган була, ләкин соңыннан аның авызыннан алып ерак мөхитка тарала башлагач, сахибенең (иясенең, авторының) исеме онытыла; ниһаять, халыкның гомуми малы кабиленнән (төреннән) булып каладыр. Яшәгән җиренә вә әхвале рухиясенә мөтәнасиб (рухи хәленә бәйле) рәвештә бу нәүгы җырлар вә әкиятләр һәр кавемдә була; байтак заманнар гавам (гади халык массалары) үз рухын шулар белән генә юатадыр. Гыйлем вә матбугат белән яктыртылмаган гавам өчен болар игътикад та (ышанган, инанган нәрсә, идеал) вә тәгълимат та буладыр.
Халык гыйлем белән зыяланганнан (аң-белемгә ия булганнан) соң, бундый әкиятләргә ышану бетсә дә, болар һаман игътибардан чыкмыйлар. Мәдәни милләтләр тарафыннан бу нәугы әдәбиятка зур әһәмият биреләдер. Аларда голяманың бер кыйсьме шуларны өйрәнү өчен гавам эченә керәләр; алар белән утырдаш булып, шул хакта мәгълүмат җыялар; вә таптыкларын матбугатта нәшер кыйлалар.
Бундый милләтләр матбугатында болар җыелган, эшләнелгән вә, төрле әкъсамә (өлешләр) бүленеп, нәтиҗәләр истихраҗ (нәтиҗә ясау, хөкем чыгару) өчен хәзерләнгән була. Болар өчен зур-зур мәҗмугаләр вөҗүденә китерелә; кыйраәт (уку) китапларында яхшы ук урын бирелеп, бөтен мәктәпләрдә тәгълим кыйлынадыр. Мисал өчен русларны алыйк.
Рус әдәбияты хакындагы тарихларга караганда, аларда халык мосаннәфаты гарбиләр (Көнбатыш халкы, европалылар) тарафыннан нәзаре хәйрәт (гаҗәпләнүле караш) белән каралырлык дәрәҗәдә күп вә гүзәлдер. Аларның христианлыкка керүләре вә рум халыкларына (Рим (Европа) халыклары) катышулары бундый мосаннәфатның табигый рәвешчә тәрәкъкыйсенә зур бер манигъ (киртә, каршылык) булган булса да, бөтенләй туктата алмамыштыр.
XVI һәм XVII гасырларда вә хосусән XVIII гасырның башларында рус халкына Гарби Европа тәэсире көчәеп, бу нәүгы әдәбият түбән ташланган; вә Бөек Петр заманыннан башлап яңа әдәбиятның зоһуры (мәйданга чыгуы) сәбәпле болар дәхи читкә ыргытылган исә дә, озакламыйча бу хәл алышынып, алар халык мосаннәфатына әһәмият күзе белән карый башлаганнар.
XVIII гасырда ук рус голяма вә әдәбасы (галимнәре һәм әдипләре), бер яктан, боларны җыярга вә, икенче яктан, шуңа тәкълид (ияртү) вә назыйрәләр (охшатулар) язарга башлыйлар. Бу хезмәттә булган адәмнәрдән тарих исемнәрен забыт кыйлганнарының (теркәп калдырганнарының) бәгъзеләре шулардыр:
а) Сахаров. Бу кеше «Рус халкының сүзләре» исемле халык мосаннәфатына гаид бер әсәр вөҗүденә китермештер.
б) Терещенко. Бу кеше «Рус халкының торышы» исемле бер әсәр язды.
в) Снегиревтер. Бу адәм, «Рус гавымының бәйрәмнәре» вә «Рус мәкальләре» исемендә ике мәҗмуга язып, халык мосаннәфаты өчен мөһим бер хезмәттә булынмыштыр.
Унтугызынчы гасырда руслар буңа дәхи артык әһәмият бирә башлыйлар. Бу вакыт аларда халык мосаннәфатын җыю өчен махсус комиссияләр тәэсис кыйлына (оештырыла, нигезләнә) вә башкача тәшәббесатта булалар (эшкә тотыналар, эш башкаралар). Бу хезмәт шул көннән бирү дәвам итә; голяма вә әдәбаның буңа игътибары арта барадыр.
Заманыбызның голямасыннан бу хакта көч сарыф итүчеләр эченнән шул адәмнәрнең исемнәрен атау мөмкин.
Мәсәлән: Академия әгъзаларыннан Веселовский, Соболевский, Жданов, профессор Миллер, Дашкевич, Халанский, Архангельский кебиләр.
Болар гавам мосаннәфаты илә иштигаль итеп (шөгыльләнеп), аңа төрлесе төрле яктан карый вә төрле нәрсә эзлиләр. Бер кыйсьме шул халыкның җыр вә әкиятләреннән рус халкының борынгы мәҗүсият заманындагы хәлләренә гаид хатирәләр табарга тырышалар. Вә шул иштигальдән рус халкы мосаннәфатының Мифологическая школа2 исемле кыйсьме вөҗүдә килә. Бәгъзеләр мондый мосаннәфаттан рус милләтенең тарихы белән шул әкият вә җырлар арасында тәнасеб (бәйләнеш, охшашлык) чыгарырга тырышалар. Вә шуннан Историческая школа3 вөҗүдә киләдер.
Өченче кыйсем бу мосаннәфат илә халыкның үзара мөгамәләләре хакында мәгълүмат эзлиләр, вә моннан Заимствование4 кыйсьме (үзара йогынты (керешү) төре) туадыр.
Моңа хезмәт шундый махсус адәмнәрнең вазифасында исә дә, башкалар да моңа кирәксез дип карамыйлар.
Рус дөньсы буңа гомумән якын вә әһәмият күзе саладыр. Рус әдәбиятына гаид нинди бур тарихны кулга алмагыз, һәммәсендә диярлек иң башлап шул әкият вә җырлар хакында бәхәс вә шулардан нәмүнәләргә очрала; бөтен кыйраәт китапларында иң башка шулар куелып, шәкертләргә гомумән тәгълим кыйлынадыр (укытыладыр).
Шагыйрь, әдип, рәссам вә музыкантлар да боларны ерак ташламый; араларында бик сөеп караганнары да күптер.
Пушкин шул җен, пәри, су анасы вә шүрәле кебек мәүһүмат (хыялый, фантастик затлар) хакындагы гавам әкиятләрен вә халыкның башка кыйссаларын (хикәя, хикәят, сөйләкләрен) үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре белән тасвир иткән. Кольцов, Некрасов, Достоевский, Толстой вә Никитиннар дә боларга бик сөеп карыйлар; әсәрләрендә йә нәсер вә йә шигырь белән шуларны биззат (турыдан-туры) язалар; назыйрә вә тәкълидләр вөҗүдә китерәләр. Рәссамнарның шул халык әкиятендә булган баһадир вә гаҗаиб адәмнәре хакында гүзәл тәрсимнәре (рәсемнәре) дә очраштыргалый.
Хасил (нәтиҗәдә, кыскасы), мәдәни рус дөньясының һәртөрле ягында моңа әһәмият биреләдер.
(Халык мосаннәфатына мәгънәсез бер әкияттән башка нәрсә түгел дип караучыларыбыз күп булганга, бу бәянатка (аңлатуларга) мәҗбүрият күрелде. «Бу фәлсәфәне ник сата?» дип мөәхәзәгә (шелтәгә) ашыгылмасын.)
Килик үз дөньямызга!
Безнең халык мосаннәфатын берничә төрлегә бүлү мөмкиндер:
Әкиятләрдә ике төрле әсәр күренә; бере мәҗүсият вә фетишизм әсәре. Бу кыйсемгә су анасы, шүрәле, җен вә пәри кеби заман җәһаләтнең илаһешшәрләре хакындагы әкиятләр керә.
Икенчесе ислам әсәредер. Бу кыйсемгә Хозыр хакында, хәзрәти Гали, Гомәр гайяр (гайрәтле, батыр) кеби әкябире ислам (исламның зур кешеләре) хакында булган әкиятләр керәдер. Мәсәлән, хәзрәти Галинең дию вә әҗдаһа белә мөхарәбә (сугыш) кыйссалары кеби. Әкиятләр эчендә бу ике тәэсирнең беренә дә тәхсис (туры килүе) мөмкин булмаган «Үги ана», «Үги бала» вә «Таз малай» кыйссалары да бар. Болар, бик ерак юл белән булса да, мәзлүмнәргә муаффәкыять (кимсетелгәннәргә уңышка ирешү) вә бәхеткә ирешү кеби әхлакый бер нәрсә тәгълим кыйладыр.
Бездә гавамның әкиятләрен тыңлаган тәкъдирдә бер тәәссефле хәлгә очраладыр. Һәр милләт үзенең борын заманда гомум өчен берәр эш эшләгән адәмнәре хакында бик күп әкият ихтирагъ кыйлган (иҗат иткән). Мәсәлән: руслар үзләренең Олег, Владимир кебек тарихта мәгълүмрәк кешеләре, хәтта бик соң килгән Бөек Петрлары хакында әллә никадәр әкиятләр сөйлиләр, аларны фәүкыльгадә (гадәттән тыш) бер адәм ясыйлар. Бездә исә бу нәүгы әкият һич юктыр. Борынгы татар дәүләтләре, Болгар ханлыклары хакында халыкта һичбер нәрсә сөйләнми, аларның дөньяда булганын бөтенләй белмидер.
[…] Безнең халык үз илләрен күп кайгыртмаган булырга охшый. Хыялы фәкать дин әкябире вә мәшаих (ишаннар, дин галимнәре) хакында әкиятләр генә вөҗүдә китергәндер.
Хасил: дин хисе миллият хисен тәмам җингән. Шунлыктан, милләтнең үткәне вә аның әкябире көллиян (зур, абруйлы кешеләре бөтенләй) онытылып, мәҗһүлият (билгесезлек) пәрдәсе эченә кергәндер.
Халык мосаннафәтыннан җыр, табышмак вә макальләр мәгълүм нәрсә булганга, ул хакта сөйлисе юктыр. Болар яңа матбугатка да беркадәр таныштыр. Фәкать шул кадәресен хәтергә алганда ярый: мосаннәфатның мәнзүм (тезмә) кыйсьме гавам кашында икегә бүленә: берсе, дүрт мисрагътан (шигырь юлыннан) гыйбарәт булып, гомуми мәүзугълар хакындагы җырлардан гыйбарәт булмый, бәлки озын-озын касыйдәләрдән тәшкил кыйлына; һәм мәүзугълары җырлардагы кеби гомуми нәрсә булмыйча, катль (үтерү), иртидад (диннән чыгу), сугыш, солдатлык, суга бату вә башкача бер адәмнең бер хәсрәте хакында яки берәүгә һөҗү (көлү-сатира) өчен чыгарылган була, галибән (күп очракта) мәүзугъның исеме дә зикер кыйлынадыр.
*
Безнең халык боларга ничек карады? Хәзер дә ничек карый? Йокыдан яңа уянган бер кавемнән болар хакында әллә никадәр хезмәт көтеп булмыйдыр. Шөйлә исә дә (шулай булса да), яңа матбугат кыйсьмән бик начар күз белән карамаган кебек тоела.
Бу турында һәркемнән артык мәшһүр шагыйребез Тукаевка бурычлыбыз. Ул үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре илә шул гавам әкиятләрен тасвир итеп, һәркем тарафыннан сөелеп укырлык бер хәлгә куйды.
Мәсәлән: аның күптән чыккан «Шүрәлесе», «Мәктәп мөкяфәте»ндәге («Мәктәп бүләге» сериясендәге китаплар мәгънәсендә) «Су анасы» буның иң гүзәл нәмүнәләреннәндер.
Тукаевның бу шигырьләре шулкадәр ачык вә табигый чыккан ки, чи гавамның авазыннан да шулкадәр генә чыгар иде.
«Үрнәк»челәрнең «Шәп җырлар»ы6 вә аңа подделка (ясалма охшату) уларак чыккан башка җырлар һәм Уфа комиссиясенең «Иске җырлар»ы7 да шу халык мосаннәфатын җәмыгъда җөзьи (җыюда өлешчә, кисәкчә) бер хезмәт саналырга мөмкиндер.
Ләкин бу җыр нәширләре бераз тәрәкъкый пәрвәрлек сатып (яңартып, эшкәртеп) эшне бозалар.
Бундый нәрсәләр никадәр простой (гади) вә мәгънәсез исә дә, гавамның үз авызыннан чыкканча җыелу тиеш. Аның бер кәмале (җитешкәнлеге, төгәллеге) дә шунда гынадыр. Матурлыйм дип аз гына үзгәрттеңме, аның бөтен әһәмияте югалып ук бетәдер.
Матбугатыбыз мәйданында халык мосаннәфатының җыелу хакындагы бөтен хезмәт шулардан гыйбарәт булып, болар шу кадәр аз вә накыс (ким) ки: аларны авызга алу да башка бер хәрәкәт тә күрелмәгәннән генәдер. Милли әдәбият мөхибләре (сөючеләре) буңа зур әһәмият бирүләре матлуб (тиеш) иде.
Боларның, бер яктан, җыелуы, икенче яктан, яңа әдәбият эченә катыша башлануы тиеш иде.
Безнең зыялыларның күбесе әле гавам эченнән бөтенләй ерак китеп бетмәгән, вә аңлы адәмнәрнең беркадәресе чи гавам эчендә дә яшиләр. Шундый адәмнәребез халык авызындагы әкият, бәет, җыр, табышмак вә мәкальләрне бер дә үзгәртми җыя барсалар, милли әдәбиятымыз өчен бер хезмәт итмеш булырлар.
Боларның ни файдасы булыр, дип уйларга ярамый. Һәм алай уйламасалар да, мәдәни кавемнәрнең буңа әһәмият бирүләре безә гыйбрәттер.
а) Дөрест, болар безгә Гареб мәдәниятен вә заман фәлсәфәсен өйрәтмәс. Ләкин аларның файдасы икенче яктандыр.
б) Болар милли тел вә милли лөгатьнең бердәнбер хәзинәләредер. Болар эченнән татарча бик тугъры тасвирлар вә җөмләләр табарбыз.
в) Болар гавамымызның психологиясен белүдә бердәнбер чарадыр.
Болар гавамның һәр тарихы, һәм хиссият вә әфкяредер (фикерләредер). Гавамның рухының көзгеседер.
г) Болар зыялыларга гавамны таныштыра; аларны гавамга бәйлиләр. Гавам белән зыялы арасында хасил булачак зур ераклык өчен бер дәвадыр.
д) Боларны кыйраәт китапларында урнаштырып, балага укыту балаларда бик яшьтән үк үз халкына якынлык уята. Аларны ихтыярсыз татар гавамына тартадыр.
е) Әдәбиятымызның реальный булуы, аның гавами (халыкчан) һәм мәгыйши (тормышчан) бер хәлгә керүе өчен зарур нәрсәләрдәндер.
Шуларны мөляхәзә итеп (фикер йөртеп), бер, бер яктан, халык мосаннәфатын бер дә үзгәртми җыя барырга вә, икенче яктан, әдип вә шагыйрьләремездән Тукаевның «Су анасы» вә «Шүрәле»се кебек шигырь вә хикәячекләрнең чыгуын теләргә тиешлемез.
Тәхрир (язу) соңында: бу мәкалә күптән язылган булса да, гәзитәгә бирелүе төрле мәсаһәләләр (игътибарсызлыклар) илә шу көнгәчә кичекмештер.
Буның язылуыннан соң бездә халык мосаннәфаты хакында ике нәүгы яңа эш булды: берсе Габдулла әфәнде Тукаев җәнабләренең лекциясе8; икенчесе: «Вакыт»ның9 гавам әдәбияты җыеп, бер мәҗмуга нәшер итәргә карары вә шул хакта укучыларына илтимас (үтенеч).
_______________
1 ...хәзрәти Гали кыйссалары... Сүз Гали ибн Талиб (Гали батыр) турындагы дини-фантастик риваятьләр турында бара.
2 Мифологическая школа (Мифологик мәктәп) XIX йөз урталарында Көнбатыш Европа һәм рус фольклористикасында киң таралган фәнни юнәлеш. Бу теорияне яклаучылар фольклорның нигезе итеп борынгы миф һәм риваятьләрне санаганнар.
3 Историческая школа (Тарихи мәктәп) фольклористикада XIX йөзнең ахыры һәм XX йөзнең башында Россиядә барлыкка килгән фәнни юнәлеш. Бу юнәлеш тарафдарлары фольклор әсәрләрен халыкның милли тарихы һәм көнкүреше белән бәйләп өйрәнүне алга сөргәннәр.
4 «Заимствование» яки «күчмә сюжетлар» теориясе фольклористикада өченче бер фәнни теория. Бу теория тарафдарлары төрле илләрнең фольклорыннан уртак сюжетлар эзләү белән шөгыльләнгәннәр.
5 Гомәр гаяр... Сүз Гомәр пәйгамбәр турындагы дини-фантастик риваятьләр турында бара.
6 «Үрнәк»челәрнең «Шәп җырлар»ы... 1908 еллардан алып Казанда «Үрнәк» көтепханәсе (китап бастыру һәм сәүдә итү ширкәте) «Менә сиңа шәп җырлар», «Менә кайда шәп җырлар» һ.б. исемнәр астында күп санлы җыр җыентыклары бастырып чыгара. «Үрнәк»тән күрмәк бүтән көтепханә яки матбагалар да (мәсәлән, Бертуган Кәримевләр) җырлар җыентыклары бастыра башлыйлар. Монда сүз шул хакта бара.
7 Уфа комиссиясенең «Иске җырлары»... Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укучы әдәбият сөюче шәкертләр, үзара бер комиссия төзеп, татар халык авыз иҗатын җыя башлаулары, бу эштә халыкның ярдәмен үтенүләре турында 1908 елда татар газеталарында игъланнар бастыралар. Шул комиссиянең эш нәтиҗәсе буларак, Уфада бер җырлар китабы дөнья күрә.
8 ...Тукаев җәнабләренең лекциясе... Г.Тукайның 1910 ел апрелендә Казанда «Шәрыкъ клубы»нда халык әдәбияты турында укыган лекциясе. Ул 1910 елның 20 июнендә аерым китап булып басылып чыкты (Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы).
9 «Вакыт» 1906-1918 елларда Оренбургта Фатих Кәрими редакторлыгында чыккан буржуаз газета.
Чыганак: Ибраһимов Г. Халык мосаннәфаты. Әдәбият мәсьәләләре. Әсәрләр, сигез томда, Т.5. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.- Б. 23-30.