Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Татар сыйныфлары өчен татар теленнән
бердәм республика имтиханы
Вариант № (сынау)
1 нче өлеш
Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.
А1 Галим сүзендә сүз башында нинди аваз ишетелә?
1) [ гъ] увуляр тартык, яңгырау
2) [ гь] увуляр тартык, саңгырау
3) [ г] тел арты тартыгы, саңгырау
4) [ г] - тел арты тартыгы, яңгырау.
А2 Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан һәм бәйләгеч кушымчадан тора?
4) өянкеләрем.
А3 Түбәндәге сүзләрнең кайсы “дошман кулына эләгеп, хокуктан мәхрүм ителгән кеше” мәгънәсен аңлата?
4) гашыйк
А4 Кайсы рәттәге сүзләрдә сүз башында е хәрефе языла?
4) ...озак, ...герме, ...лган.
А5 Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк хәреф языла?
А6 Кайсы рәттәге сүзләр сызыкча аша языла?
4) һәр берсе, бик озын, рәт рәт.
А7 Йомшак, йөзек сүзләрендә сүз башында й хәрефе язылышының дөрес аңлатмасын күрсәтегез.
4) өченче хәрефе й, е, ю һәм я хәрефләре килсә.
А8 Кайсы рәттәге сүзләрдә ь һәм ъ хәрефләре аергыч билгесе ролен үти?
4) канәгать, альбом, Мәрьям.
А9 Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?
Җөмләләрне укыгыз һәм А10 А13 нче биремнәрне үтәгез.
А. Мәшһүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады.
Ә. Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас!
Б. Халык җырлары безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган
иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.
В. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен
туплар да ватмады, уклар да кадамады.
А10 Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?
2) Б, Ә, А, В
3) Ә, Б, В, А
4) В, А, Ә, Б
А11 Ә җөмләсендә ия булып кайсы сүз яки сүзләр тезмәсе килгән?
4) кыйммәтле мирас
А12 А җөмләсенең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.
4) Күп тезмәле кушма җөмлә.
А13 Ә, Б җөмләләрендә сызык ни өчен куелган?
4) Гади җөмләләр арасына.
А14 Тыныш билгесенең дөрес куелу кагыйдәсен аңлатыгыз
Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә (,) аларга әһәмият бирергә кирәк.
4) бу тезмә кушма җөмлә, өтер кирәк.
А15 Өтерләр дөрес куелган вариантны табыгыз.
Халык җырлары (1) безнең киләчәктә (2) мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга (3) бер дә шөбһәсез (4) нигез булачактыр.
1) 1, 2 2) 2, 3 3) 3, 4 4) 1, 4
А16 . Тыныш билгесе дөрес куелган вариантны табыгыз.
Шигъре Лермонтов вә Пушкин (1) олугъ саф диңгез ул (2)
Хәзрәтле Пушкин вә Лермонтов (3) Тукай (4) өч йолдыз ул.
А17 Иҗек калыбы ялгыш күрсәтелгән сүзне табыгыз.
А18 Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәтегез.
А19 Бу еланның чакмый торган юаш елан икәнен беләләр иде. (Л.Ихсанова) җөмләсендә юаш сүзе кайсы сүз төркеменә карый?
А20 Шарт фигыль кушымчасын күрсәтегез.
А21 Җөмләдәге сыйфатны аерып күрсәтегез.
Көннәрдән беркунне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. (Г.Сабитов)
А22 Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килешен дөрес билгеләгез.
Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә.Еники)
А23 Бер составлы җөмләне күрсәтегез.
А24 Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы исем сүзтезмә?
А25 Җөмләнең төрен билгеләгез.
Шунда өлкән абыстай лып итеп килеп утырды, икенчесе аны күтәреп бастырырыга кереште. (М.Х.)
А26 Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.
Көзге кыраулар башлангач та, аның бакчасындагы ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр шиңмәде. (А.Шамов)
А27 Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?
Этнос тарихын этноним тарихы, ягъни халыкка тагылган исем белән бутау һәм тәңгәлләштерү мәсьәләсенә килгәндә, киң таралган мондый күренеш хакында кайбер аңлатмалар биреп китү белән чикләнәбез. Еш кына кайбер кабиләнең исеме, әкренләп киңәя барып, күршеләр каршында яулап алынган халыклар өчен дә, аннары төгәл бер дәүләтләргә карата да уртак атамага әйләнә, ягъни ул политоним булып китә.(М.Госманов)
А28 Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне дөрес күрсәтегез.
А29 Сүзләрне юлдан юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.
А30 Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.
Текстны укыгыз, А31 А32 нче, В1-В7 нче һәм С биремнәрен үтәгез. |
(1)1913 нче елның 26 нчы февралендә (иске стиль белән) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була. (2)Ләкин 1 айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта йөрәге тибүдән туктый. (3) Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла. (4) Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:
Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.
(5) Г. Тукайга, иҗат итү өчен, язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты. (6) 1905 нче елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды. (7) Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә. (8) Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. (9) Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте. (10) Г. Тукай иҗаты татар халкының йөз аклыгы ул. (11) Мондый шагыйре булган милләт зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт. (Ф. Галимуллин)
А31 Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз.
А32 4 нче җөмләдән сурәт чарасын табыгыз.
2 нче өлеш
В1. 7 нче җөмләдән сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган сүзләрне язып алыгыз.
В2. 7 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.
В3. 3 нче җөмләдән рәвешле рәвеш сүзтезмәне язып алыгыз.
В4. Икенче абзацтан тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын языгыз.
В5. Икенче абзацта эндәш сүзе булган җөмләнең номерын языгыз.
В6. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган җөмләнең номерын языгыз.
В7. Иярчен җөмләләре булган кушма җөмләләрнең номерларын языгыз.
3 нче өлеш
С. Бирелгән текст буенча сочинение языгыз.Текстның нәрсә турында булуы һәм авторның үз позициясе турында языгыз. Авторның фикере белән килешәсезме? (җавабыгызны нигезләгез) Автор кулланган сурәт чараларын күрсәтегез. Аларның тексттагы ролен ачыклагыз, мисаллар китерегез.Язманың күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.
PAGE 1