Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Башта Яктылыгы~а Ила~ы~а иреш~се~

Работа добавлена на сайт samzan.net:


МАРСЕЛЬ ХӘЕРТДИНОВ

ЯКТЫЛЫГЫҢДА ЯШИ БАШЛАУ   4.03.14.

1.

Башта Яктылыгыңа, Илаһыңа ирешәсең.

Аннары ул Яктылыкка, Илаһка ашасың.

  Хәзер син – башлангыч Яктылык, башлангыч Илаһ.

  Сине Үзенә кабул итте Аллаһ.

Яктылыгыңда, Илаһыңда яши башлыйсың.

Илаһи-табигый яшәүгә үзеңне ташлыйсың.

2.

Күрәм яктылыгымны.

Аңлыйм яктылыгымдагы тормышка үтүемне.

  Яктылыгыңда әйберләрнең асылларын күрәсең.

  Энергия халәтендә энергияләр дөньясына керәсең.

Менә Йохим Мельхиседек та шул хакта әйтә.

Бик тә югары энергиясендә ул язмышыбызга безнең үтә.

3.

Рухи китапларны укыйк.

Югары энергияләрендә аларның яныйк.

  Җаныбызның үзәге – Илаһ.

  Илаһы аркылы бездә урнаша Аллаһ.

Рухи китаплар, рухи белемнәр, рухи энергияләр Илаһыңа кертә.

Алар сине Хакыйкый Асылыңа туры карата.

4.

Яктылыгымны күрәм, тоям, кичерәм.

Яшәвемне рәхәтләнеп шул яктылыгыма күчерәм.

  Яктылыгымда күп нәрсәне күрәм.

  Зураючы, кодрәтләнүче яктылык кырыма керәм.

Яктылыгымда – үткән тормышым.

Яктылыгымда яна минем башым.

5.

Яктылыгымда Энергиягә әверелдем.

Илаһымнан һәм Аллаһтан агучы Энергиямдә терелдем.

  Яшәвебезнең энергетик яссылыгына энергиямдә керәмен.

  Төгәл асылларны ул энергияләрдә мин күрәмен.

Энергияләр аркылы тормышымны укыйм.

Тормышымның ачылган мәгънәләрен үземә тукыйм.

6.

Җәмгыятьне энергетик үлчәнештә укыйсың.

Камиллеккә омтылучы агымнарны аңлыйсың.

  Мөнәсәбәтләрнең асылы күренә.

  Һәр яшерен фәрештә дөньяви киемгә төренә.

Йохим Мельхиседек кисәтүенчә, рухи асылыбызга игътибар бирмибез.

Шунлыктан Хак Асылыбызга без кермибез.

7.

Яктылык ташкыннары безне сугара.

Ул ташкыннар белән яңгырашка керүчеләрдә туа эчке якты ара.

  Аллаһ Яктылыгы безнең эчке яссылыгыбызда чагылыш таба.

  Пәйда булучы яктылык тәнен һәркем, физик тәненә ялгап, өстенә яба.

Яктылык тәнендә үсәбез.

Яктылык тәненең Иясенә әвереләбез.

8.

Пәйда булучы шушы чынбарлыкны күрәм.

Яңа халәтемә, мөкиббән китеп, керәм.

  Эчке яктылык тышкы яктылык булды.

  Күңелем минем ул рәхәт һәм үтемле яктылыкка тулды.

Иңүче шушы халәтне ассызыклыйм.

Һәркайсыбызны ачылучы яктылыгында хуплыйм.

9.

Яктылык Бәндәләренә әвереләбез.

Эчке Яктылыгыбызда җиңел тереләбез.

  Мөнәсәбәтләремне йомшартам.

  Нечкә, төгәл аңыма, сиземемә, тоемыма артам.

Яктылыгыңны кабул итсәң, мәхәббәтләнәсең.

Яктылыгыңда тамырлансаң, Мәхәббәт Бәндәсенә әйләнәсең.

10.

Яктылык синдә Аң рәвешен алырга мөмкин.

Аңлы яшәүнең генә мөмкинлекләре чиксез киң.

  Яктылык – ул әле кодрәт.

  Ярату кодрәтеңә үзеңне өйрәт.

Тиешлесен генә эшлимен.

Тиешлесе турында гына уйлыймын.

11.

Бүген төшемдә йөз сум түләдем.

Яңа башлангычымны нечкә үлчәнештә көйләдем.

  Аңлы дәрәҗәдә яктылыкта яши башладым.

  Туучы алтын чорга хәлиткеч ясадым адым.

Халык инкыйлабын күрмибез.

Эчке яктылыгыбызга кермибез.

12.

Дөньяви, нәфси пәрдә безне агулый.

Нинди явыз җилләр әле һаман җаннарыбызда улый?

  Федеральләшүгә, социальләшүгә тирәнтен керик.

  Җәмгыять пирамидасындагы һәр ияне тигез күрик.

Мин-миннәр сугышы бара.

Синең Яктылыгың ул сугыштан ара.

13.

Яктылыгыбызда актарылыйк.

Яктылыгыбызда үзебезне турылыйк.

  Яктылыгың – Яратуың.

  Яктылыгың – Илаһи-Табигый Тууың.

Яктылыгымны күрәм!

Яктылыгыма керәм!




1. ти лет Авед ~ восточная красавица невеста Ныса Таткид ~ потомственный герцог Летадерпский Себ ~ верный
2. Биология специальность Биоэкология 09 декабря Понедель
3.  Повышение цен не носит инфляционного характера в двух случаях-а Кратковременное повышение цен сезонного х
4. Природные источники углеводородов
5. Это закреплено в самом определении детей которых называют обычно слабоумными или умственно отсталыми
6. Игра как показатель психологического здоровья семьи
7. на тему Анализ предприятия как открытой социотехнической системы Выполнили- студентки ЭиУ4
8. Договор мены комплексный анализ
9. Note- This book is brought to you by Feedbooks
10. Общая характеристика культуры нового времени
11. Методология теория и методы психологических исследований Становление позитивистской методологии в
12. Тема 2. Объекты конфигурации.
13. вариантах. Существует дилемма- президентская или парламентарная республика должна быть утверждена в нашей с.html
14. Боевые Фокусы Внимания Иисуса Христа илиПАТТЕРН РАЗЛОЖЕНИЯ СУБМОДАЛЬНОСТИ ЗАПРОГРАММИРОВАННОГО НА СТРАХ.html
15. Сельская правда объявление о вечере встречи посвященному 150летнему юбилею школы продублировать объявлен
16. Перечень мероприятий направленных на получение сотрудником дополнительных знаний и навыков выполнения ра
17. . Изучение психологических фактов и закономерностей то есть объяснение фактов раскрытие законов которым п
18. Утверждаю Зам
19. Серце віддаю дітям перекладена на 30 мов світу і витримала 54 видання
20. Тема- Створення інформаційного бюлетеня та буклета