Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Татар теленн~н башлангыч сыйныфлар

Работа добавлена на сайт samzan.net:


Татар теленнән башлангыч сыйныфлар

өчен тестлар.

Тестларны төзеде:

Галимуллина Альбина Рашитовна

Саба гимназиясенең озайтылган

көн төркеме тәрбиячесе

Тема: Исем

  1.  Нинди сүз төркеме исем дип атала?

А) Предметның  билгесен белдерә;

Б) Предметның эшен белдерә;

Предметны белдерә.

  1.  Ялгызлык исеме дөрес язылганмы?

А) “Идел” журналы;

Б) Идел журналы;

В) идел журналы.

  1.  Бу нинди исемнәр? Кошлар, кеше, илгә.

А) кушма;

Б) тезмә;

В) тамыр;

Г) ясалма.

  1.  Кайсы җөмләдә тартым кушымчаларына караган стилистик хата бар?

А) Алар китапханәгә киттеләр;

Б) Минем күлмәгем яңа;

В) Синеке әти килгән.

  1.  күп нокталар урынына тартым кушымчаларының кайсын куяр идең?

Агач яфраклары әкрен генә чайкалалар.

А) –ым;

Б) –ың;

В) –ы.

 

  1.  Исем нинди сорауларга җавап бирә?

А) нинди? Кайсы?

Б) ничә? Күпме?

В) кем? Нәрсә?

  1.  Татар телендә ничә килеш бар?

А) 7;

Б) 8;

В) 6.

  1.  Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә?

А) урманга, өйгә;

Б) киемне, китапны;

   В) дәфтәрнең; урындыкның;

     Г) Бакчадан, мәктәптән.

  1.  Бу исем нәрсә белән төрләнгән? Яулыгым.

А) килеш белән;

Б) тартым белән;

В) килеш һәм тартым белән.

  1.  Күп нокталар урынына нинди кушымчалар куярга кирәк?

Баба… авыр гына сулап куйды.

А) кечерәйтү кушымчасы;

Б) иркәләү кушымчасы.

  1.  Кайсы килешнең кушымчасы юк?

А) урын –вакыт килеше;

Б) юнәлеш килеше;

В) баш килеш.

  1.  Бу сүз нәрсә белән төрләнгән? Дәфтәрне.

А) тартым белән;

Б) килеш белән.

  1.  Кайсы рәттәге сүзләр күплек санда килгән?

А) ипи, балык;

Б) урамнар, гөлләр;

В) Җиләккә, урманга.

  1.  Кайсы рәттәге исемнәрдә иркәләү кушымчалары бар?

А) Әбекәй, абыкай, куянкай;

Б) кошчык, шәһәрчек.

  1.  Кушымча ялгау ысулы белән ясалган исемне билгелә?

А) утын;

Б) такта;

В) төзүче.

Тема: Бәйлек.

  1.  Хаталы сүзне табыгыз.

 Кебек               саен

 Таба                  төсле

Белен                  өчен

Шикелле             кадер

Аша                     турында.

  1.  Дөрес тәрҗемәне табыгыз. До праздника Сабантуя осталось несколько дней.

А) Сабантуй бәйрәме ике атнадан соң була;

Б) Сабантуй бәйрәме берничә атна элек булды;

В) Сабантуй бәйрәменә кадәр берничә атан калды

Г) Сабантуй бәйрәменә бергә бардык.

  1.  Кирәкле бәйлекне сайлап алыгыз.

Әлинә көн ..... бишле ала.

А) шикелле;                 в) кадәр;

Б) саен;                         г) белән.

Музейга әти..... бардым .

А) башка;                      в) бирле;

Б) белән;                        г) чаклы.

Кичке аштан .... кино карадык.

А) соң;                           в) кадәр;

Б) таба;                          г) буенча.

  1.  Бу җөмләдә кайсы бәйлекне кулланып булмый?

Мәктәпкә Айдардан ...... кеше килмәде.

А) башка;                         в) бүтән;

Б) тыш;                            г) белән.

Сыйфат.

1.Сыйфатка туры килгән билгеләмәләрне күрсәт

а) Предметны белдерә

б)Предметның билгесен белдерә

в)Предметның эшен хәрәкәтен белдерә;

г)Төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә;

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

А) кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы? Кайда?

В?Нишли? Нишләгән?

Г) Ничә? Ничәнче?Күпме?

3.Матур сыйфатының антонимын тап.

А)Чибәр;

Б)Күркәм;

В)Ямҗсез;

Г) Гүзәл;

4.Җылы сыйфатының синонимын тап.

А) Эссе;

Б) Суык;

В) Кызу;

Г)Салкын

Фигыль.

1)Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт

а) предметның билгесен белдерә;

б)предметны белдерә

в)предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

г) предметның санын белдерә;

2)Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

А) Кем? Нәрсә?

Б) Нишли? Нишләде?

В) Нинди? Кайсы?

Г) Ничә? Ничәнче?күпме?

3)Укы  фигыленең юклык төренщ нинди кушымча ялганып ясала?

А) –ма;

Б) –мә;

В) –ми;

Г) –мый;

4. Җырладым фигыле нинди заманда?

А) хәзерге заман;

Б) үткән заман;

В)киләчәк заман;

5)Киләбез фигыле ничәнче затта?

А) 1 зат;

Б) 2 зат;

В) 3 зат;

Авазлар һәм хәрефләр.

  1.  Татар алфавитында ничә хәреф бар?

А) 39.

Б) 40.

В) 33.

  1.  Артык хәрефне табып астына сызыгыз:

Ә, У, Ө, О, И, Й, Ы.

  1.  Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

   А) Ялкын

   Б) Кыш.

    В) Яшь

  1.  Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз?

   А) Кояш.

   Б) Җәй.

   В) Җәя.

  1.  Нечкә әйтелешне сүзне табыгыз:

А) Көзге.

Б) Каз.

В) Яңгыр.   

  1.  Кайсы сүздә Ъ (аеру билгесе) бар?

А) ашъяулык.

Б) Аръяк.

В) Вәгъдә.

  1.  Кайсы сүздә Ь (аеру билгесе) бар?

А) Ямьле.

Б) Көньяк.     В) Сәгать.

Сүз.

  1.  Тамыр сүзне табыгыз:

А) Элгеч.

Б) Башлык.

В) Күз.

  1.  Тамырдаш сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

А) Килеш кушымчалары ярдәмендә.

Б) Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә.

В) Күплек кушымчалар ярдәмендә.

  1.  Тамырдаш сүзләрне табыгыз:

А) Тозлы, тоз, тозлый.

Б) Сүз, сүзне, сүзләр.

В) Ташчы, ташчыга, ташчыдан.

4.Матур сүзенә антоним табыгыз:

А) Тырыш.

Б) Чибәр.

В) Эшчән.

  1.  Саран сүзенә антоним табыгыз:

А) Юмарт.

Б) Шаян.

В) Усал.

  1.  Нинди сүзләр сызыкча аша языла?

А) Тезмә сүзләр.

Б) Кушма сүзләр.

В) Парлы сүзләр.




1. Административная деятельность милиции
2. тематичного плану з дисципліни Медична біологія Київ 2006
3. Основания и условие Принудительные меры медицинского применения принудитель характера по своей приро
4. тематики и программирования ФЕДЕРАЛЬНОЕ АГЕНТСТВО ПО ОБРАЗОВАНИЮ Государственное образо
5. на тему- Вплив рівня домагань на рівень задоволеності відносинами з протилежним статтю План Вступ
6. Формування асортименту ниток в умовах ринку та їх якість
7. Международные отношения Кавказского региона XVIXVII вв
8. Общей психологии
9. Автоматизация технологического процесса
10. Задание-
11. ~р т~рлі нышан бойынша конструкциялы~ металлды~ материалдардын классификациясы.html
12. Сущность и значение контроля в менеджменте 1
13. а от фамилия имя отчество при наличии ЗАЯ
14. кодирование часто понимают переход от одной формы представления информации к другой более удобной для хран
15. лечебное дело История педиатрии
16. Скоропадський Новий уряд рішуче проводив політику українізації духовного життя особливо у сфері освіти
17. Эвфемизмы как средство манипулирования в языке СМИ (на материале русского и английского языков
18. Безличный пассив
19. Тюменский государственный университет Филиал в г
20. Лабораторна робота 4 Вивчення середовища табличного процесора MS Excel