Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Тема - Сыйфатны' чагыштыру д'рсе

Работа добавлена на сайт samzan.net:


Тема : Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: 1)сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану;

2) алган белемнәрне ныгыту өчен диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү;

3) сөйләм итагате күнекмәләрен баету шартларында эндәш һәм кереш сүзләрне актив кулланышка кертү.

Җиһаз: ИКТ, үтелгән темаларны яктыртучы рәсемнәр, биремнәр язылган таратма материал, белемнәрне бәяләү өчен фишкалар, төрле темалар буенча презентация.

                                         Дәрес барышы.

  1.  Оештыру өлеше.

Исәнләшү, хәл сорашу.

Укытучы:

- Бүген һава торышы ничек, салкынракмы?

Балалар:

.- Юк, бүген урамда җылырак.

Укытучы:.

-Кайда күңеллерәк, өйдәме, мәктәптәме?

Балалар:

- Мәктәптә күңеллерәк.

Укытучы:

.- Без кичәге көн белән бүгенге көнне чагыштырдык. Моның чагыштыру икәнен кайдан аңладыгыз?

Балалар:

-рак-рәк аффикслары чагыштыруны белдерә.

2.Теманы хәбәр итү.

Укытучы:

. –Бүгенге дәрестә без чыгыштыру турында күбрәк сөйләшербез.Дәресебез тагын да күңеллерәк булсын өчен мин сезгә ярышырга тәгъдим итәм. Бүгенге дәрестә сез парлашып ярышырсыз. Бер парта артында утырган укучыар пар дип санала

Парлар белән таныштырып кителә. ( Беренче пар- Ксения белән Регина, икенче пар-Света белән Кирилл һ.б.) Һәрбер укучы дөрес җавабы белән үз парына очко җыя. Күбрәк очко җыючы пар җиңүче дип таныла. .( «Спортлото» көе куела. Шул көй астында укытучы алып чыккан пыяла савыттагы номерланган шарларны укучылар үз куллары белән алалар Дәрестә алар шул номер астындагы биремнәне үтиячәк.

3.Актуальләштерү.

Прослушайте и опредилите слова обозначающие сравнение:

«Азрак, тарак,матуррак, карак, яхшырак, бармак,тәмлерәк, түгәрәк., биегрәк»

Укучылар  кирәклесен сайлап алганнан соң бу сүзләр интерактив тактада күрсәтелә ( 1нче слайд)

  Укытучы:

- Бу сүзләрне дәфтәрегезгә язып куегыз.( балалар сүзләргә рак-рәк кушымчасы ялгау очракларына комментария биреп сүзләрне язып куялар)

- Үзегезгә ошаган ике сүз белән җөмлә төзеп языгыз.

( «Бу күлмәк матуррак.» «Бу    йорт биегрәк.» кебек җөмләләр көтелә.) Язган җөмләләрен укып күрсәтәр. Дөрес төзелгән җөмләләр өчен очколар бирелә.

4.Өй эшен тикшерү.

Беренче слайдтагы сүзләргә кире әйләнеп кайтыла, алар арасында авазлар чиратлашу очрагы булган сүзләргә игътибар ителә.

«п-б,к-г» авазларының чиратлашу очраклары тикшерелә(Шул сәбәпле укучыларның чиратлашу очракларына өйдә әзерләп килгән мисаллары да укып кителә.):

Күп-күбрәк

Биек-биегрәк

Кызык-кызыграк

Кыек-кыеграк

Боек-боеграк

Ачык-ачыграк     һәм башкалар.

5.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Укытучы:

.- Мондый сүзләрне без һәр көнне кулланабыз Алар төрле предметларны, кешеләрне, табигать  күренешләрен чагыштырып карау өчен кирәк.

( Тактада сөйләм үрнәкләре күрсәтелә.( 2 нче слайд)

1)- Марат, нәрсә тәмлерәк, алмамы, грушамы?

- Груша тәмлерәк.

2)- Марат, әйт әле, зинһар, нәрсә тәмлерәк: алмамы,грушамы?

 - Беләсең киләме,Айрат?

 - Бик беләсем килә.

 - Беләсең килсә, груша тәмлерәк.

  - Чынлапмы? Ни өчен?

  - Минемчә, груша сусылрак.

  - Мин синең белән килешәм. Син хаклы.

  Укытучы:

- Сезгә кайсы диалог күбрәк ошады?

  Балалар:

 -Икенче диалог ошады, чөнки ул тулырак һәм кызыграк.

   Укытучы бу  диалогны монолог итеп сөйләү үрнәген күрсәтә:

3нче слайд:

   Марат, әйт әле, зинһар, нәрсә тәмлерәк: алмамы,грушамы?,диде Айрат.

- Беләсең киләме,Айрат?,-диде Марат.

- Бик беләсем килә,-диде Айрат.

- Беләсең килсә, груша тәмлерәк,-диде Марат.

- Чынлапмы? Ни өчен?,-диде Айрат.

- Минемчә, груша сусылрак,-диде Марат.

- Мин синең белән килешәм. Син хаклы,- диде Айрат.

                      музыкаль        физминут

6. Алган белем һәм күнекмәләрне гамәли куллану.

4нче слайд

Интерактив тактада парларның номеры астындагы темалар күрсәтелә. Мәсәлән:  Составить диалог на тему : 1.« Ашханәдә».  2.« Һөнәрләр», 3.«Бәйрәмнәр», 4. «Театрда», 5. «Дару үләннәре» , 6.«Казан-башкала» темалары. Һәр пар үз номерына туры килгән темага диалог төзи. Калган парлар бу диалогны  монолог итеп сөйлиләр.

3нче слайд үрнәгендә мондыйрак диалоглар көтелә:

-Саша, әйт әле,зинһар, кайсы һөнәр яхшырак, төзүчеме, тегүчеме?

- Минемчә, төзүче һөнәре яхшырак.

- Ни өчен, әйт әле?

- Беләсең киләме?

-Әйе, бик беләсем килә.

-Беләсең килсә, төзүче бик кирәкле һөнәр.

- Килешәм, син хаклы.

Диалогтан монологка күчү элементлары да кабатлана.

    Саша, әйт әле,зинһар, кайсы һөнәр яхшырак, төзүчеме, тегүчеме?,-диде Антон.

- Минемчә, төзүче һөнәре яхшырак,-диде Саша.

- Ни өчен, әйт әле?,-диде Антон.

- Беләсең киләме?,-диде Саша.

-Әйе, бик беләсем килә,-диде Антон

-Беләсең килсә, төзүче бик кирәкле һөнәр,-диде Саша.

- Килешәм, син хаклы,-диде Антон.

   7.Йомгаклау.

Сөйләмне камилләштерүче элементлар-кереш сүзләр турында кабаттан әйтеп кителә. Рак-рәк кушымчаларын ялгау, «п-б, к-г»авазларының чиратлашу очракларын истә калдырырга киңәш ителә.Фишкалар санала. Билгеләр куела.Иң күп очко җыйган пар хөрмәтенә алкышлар һәм фанфаралар яңгырый.

8.Өй эше.

Дәрестә үзләре сөйләгән диалогны монолог итеп сөйләргә әзерләнеп килергә тәгъдим ителә.Монолог төзи алмаган укучыларга үзләренә ошаган темага , чагыштыру элементлары кертеп , диалог төзергә.




1.  Сущность и содержание менеджмента Сущность мента в первую очередь проявляется в разнообразии подходов к
2. информация это сведения о комто или о чёмто а с формальной точки зрения набор знаков и сигналов
3. Этот рай где мы не согрешили
4. тематизация розничных форматов Универсальный магазин представляет собой предприятие розничной торговли
5. тема и интеграция России в мировое экономическое пространство заставило обратить внимание на весь комплекс
6. записка к курсовому проекту
7. ЛАБОРАТОРНАЯ РАБОТА 2 Моделирование данных в нотации IDEF1x
8. Актуальность правового регулирования малого бизнеса
9. тематического факта дневного отделения группы ИНФ970 Авилова Виталия Евгеньевича Научный руководит
10. Волюнтаризм як напрямок філософської думки
11. Реферат- Антье и ее окружение
12. Тема1 Загальні відомості про онтогенез
13. Прочтите отрывок из исторического источника и укажите как он назывался
14. тема- газовые потоки Казахстана по дисциплине- проектирование и эксплуатация магистральных трубопроводов
15. ГОЛЬФСТРИМ охранные системы предлагает оптимальные решения для безопасности бизнеса
16. Введение Современное развитие общества характеризующееся опасным расширением зоны правового отчуждения
17. плитка керамическая серии М
18. историческая школа права отрицала вероятность существования единого для всех народов права при этом опира
19. Статья- Андрогенез у рыб, или Только из мужского семени
20. ContentType CONTENTtext-html; chrsetwindows1251