Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

на тему Путешествие из детского сада в школу -на татарском языке-.html

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2016-01-17

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 21.5.2024

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением интеллектуального направления развития воспитанников № 49 «Гульназ»                                                                                     

города Набережные Челны Республики Татарстан

Конспект занятия по развитию речи в

подготовительной группе на тему

 «Путешествие из детского сада в школу»

/на татарском языке/

подготовила

воспитатель I категории

МБДОУ №49 «Гульназ»

Галиаскарова Розалия Гумеровна

Набережные Челны

2011

Максат:

  1.  Балаларны диалог төзеп олылар һәм яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтү.
  2.  Авазлар һәм иҗекләрне ялгау юлы белән укырга өйрәтү күнекмәләрен ныгыту.
  3.  Балаларга таныш булган әсәрләрне анализлау, табышмаклар аша халык-аваз иҗаты әсәрләренә кызыксыну тәрбияләу.

Күрсәтмә материал:

Әкият рәсемнәре, аланда ромашка чәчәкләре, алма агачы.

Язулар:”Дуслык” поезды, “Гөлназ” бакчасы, “Мәктәп”.

Балалар белән әзерлек эшләре:

“Нечкәбил” А.Алиш, “Су анасы” Г.Тукай әкиятләрен уку, татар халык авыз иҗаты белән танышу; табышмаклар, тизәйткечләр белү, аваз һәм хәрефләрне өйрәнү.

Тәрбияченең әзерлек эшләре:

Алан, алмагач әзерләү, әңгәмә өчен шигырьләр табу.


Шөгыль барышы

Тыңлагыз, тьңлагыз! Безнец "Дуслык" поезды "Балалар бакчасы" станциясендэ тора. Без "Мәктәп" иленә юл тотачакбыз. Сәяхәт алдыннан кагыйдәләрне искэ төшерик:

  1.  Игътибарлы һәм әдәпле булырга.
  2.  Биремнәрне диккать белән тыңларга.
  3.  Тукталышларда узеңне әдәпле тотарга.

Бу кагыйдәлэәне утәмәгән бала поезддан төшә. Балалар, мәктәптә сез белем алырсыз. Белемле, акыллы кеше булып үсү өчен мәктәптә тырышып укырга кирәк.

Ә яхшы уку ни өчен кирэк? / Киләчәктә яхшы хезмәт иту, яхшы
яш
әү өчен/.

Ә укырга, язарга, белемле булырга безне нәрсә өйрәтә? /Китап/

I тукталыш.

Сез белемне китап бирә, дидегез.

Китаплар укыганны тыңларга, рәсемнәрен карарга яратасызмы
соң?

Тикшереп карыйк.

Бу рәсемнәр кайсы әкиятләргә карата ясалган? /"Су анасы",
"Нечк
әбил"/

"Су анасы" әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?

Кем язган?

Әйе, әкият геройлары безне яхшылыкка, батырлыкка өйрәтәләр. Без аларны үзебез белэн сәяхәткә алыйк.

Поездда барганда сезнец ни дәрәжәдә тәртипле, әдәпле булуыгызны сынап карыйм эле.

- Сез нинди тылсымлы сүзләр беләсез? / тылсымлы сузләр
әйтәләр/

Хәзер мин сезгә тормышта булган кайбер хәлләр турында сөйлим. Ә сез игътибар белән тьңлагыз, һәр очракта нинди тылсымлы сүз ярдәм итүен әйтерсез.

1 .Урам буйлап карт кына бер бабай бара. Ул таякка таяна таяна, әкрен генә атлый. Аңа каршы Азат исемле малай килә. Ул күккә карап, сызгыра-сызгыра бара һәм кинэт бабайга бәрелә. Бабай чак егылмый кала. Картньң ачуы чыга. Шул вакыт Азат бабайга ягымлы суз әйтә. Бабай елмаеп җавап бирә. Азат нинди суз әйтә? /Гафу итегез/

2. "Автобуста" Ш. Галиев

Әби аяк өсте кайта, Тәрзәгә текәлеп.

Аяклары авырта. Кыбырсып кайта юл буе,

Букчалары кулын тарта, Кызарынып, бүртенеп.

Җилкәләре бик авырта. Муены авыртып бетте,

Малайга да жиңел түгел Тәмам арыды үзе,

Гел утырып барырга. Тик барыбер бирешмәде,

Йөз кат күргән урамнарны          Читен булса да түзде.

курмәмешкә салыша.

3. "Бик рәхмәт кызларым" Э. Бикчәнтәева

Фәридә, Зөбәйдә мәктәпкә баралар,

Алар бик акыллы, тәртипле балалар.

Бу кызлар бер сукыр әбине күрәләр,

Тиз генә йөгереп янына киләләр.

Тукта әле, әбекәй, таптала күрмэ син,

Җитәклик узеңне,ялгызың йөрмә син.

Бу сукыр әбине җитәкләп кулыннан

Чыгарды ике дус трамвай юлыннан.

Озатып куйдылар бик ерак арага,

Бик рәхмәт кызларым, - ди әби аларга.

Халыкта юкка гына бер рәхмәт мең бәладән коткара, - димиләр шул.

II тукталыш.

Бу тукталышта мин сезнең, мәктәпкә барырга әзерме-юкмы икәнлегегезне тикшерәм. Мин әйткән сүзләрдә нинди сан яшерелгән?

Бердәм -1 Балтыр - 6

Көчле - 3 Җидегән - 7

Йөзгән -100 Бишмәт - 5

Тун-10

А авазына яңа иҗекләр өстәп яңа сүзләр төзегез.

А - ата, ана, ала, аза, аша, аса, ача, ага, апа.

Тагын алга китәбез. Юлда барганда тизэйткечлэр әйтеп барабыз. Кем нинди тиз әйткеч белә?

Тиз әйт! Тиз әйт! Тизрәк! Тизрәк!

Тиз- тиз- тиз- ди тизәйткеч.

Тизәйткеч ул тиз эйттереп

Телебезне тезәткеч.

III тукталыш. Аланда

Бу аланда ромашка чәчәкләре үскән. Алар тылсымлы. Кем сүзне укый, шуңа чәчәк таҗы бирәм.

О -лан, -зак, -зын, -рчык, -рлык, чкыч.

Физкультминутка

Бир әле дустым кулыңны,

Бергә-бергә уйлашыйк. /Кара-каршы басып, кулга-кул тотынышалар/

Аяк очларына басып кояш белән дуслашыйк /Кояшка сузылалар/

Әйдә хәзер көймә ясап,

Зур диңгездә йөзик без / көймә ясап әйләнәләр/

Менә шулай бергә-бергә

Бик куңелле уйныйк без. /торып басып кул чабалар/

"Алма жыю" уены уйныйбыз: Менә бу агачта алмалар, алар тылсымлы. Артына язылган сүзне укысаң гына алма синеке була.

Поездда

"Табышмак әйтәм - жавабын тап" уены

  1.  Килделәр агайлар балтасыз, 

Салдылар күпер тактасыз. /боз/

  1.  Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. /куян/

  1.  Барам-барам, башы юк. /юл/
  2.  Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым /кар/

  1.  Лампа тугел яктырта,

Мич тугел җылыта.    /кояш/

IV тукталыш

1. Түбәндәге сүзләргә А хәрефе өстәп, яңа сүзләр ясарга.

Ук - Ука         ял - яла        ал - ала

Юк - юка        ат - ата         ят - ята

2. Кызлар исемен малайлар исеменә әйләндер

Камилә, Нурия, Фәнисә, Нәжибә, Галимә, Рамилә. Менә соңгы тукталышка җиттек. Хәерле юл сезгә!!!!!!!!!!!!!!!

Кулланылган әдәбият /литература/:

  1.  К.В. Закирова, Р.А. Борһанова “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы”
  2.  М.Ф. Кашапова “Иң татлы тел – туган тел”
  3.  К.В. Закирова “Әхлак нигезе – матур гадәт”
  4.  К.В. Закирова “Иң матур сүз”
  5.  Методик кулланма “Туган телем – бөек анам теле”
  6.  Р.А. Борһанова, Ф.Ф. Юсупов “Балалар бакчасында татар теле өйрәнү программасы”




1. задание Инсталляция программы с носителя информации дискет дисков СDRОМ
2. темах ПРИМЕР 1 Упорядочение водяного пара при его охлаждении извне
3. Боевая техника Германии и СССР в 1943 году
4. Физическая культура и спорт Тихоокеанский государственный университет Хабаровск MIN CONCEPTS ND PPROCHES TO SC
5. Строителем Останкинской церкви был крепостной князя М
6. Ханты-Мансийский автономный округ1
7. ПРЕДМЕТ ПСИХОЛОГИИ ЕЕ ЗАДАЧИ И МЕТОДЫКраткое содержание Значение психологических знаний для обучения и в
8. Периодизация и общая картина всемирной истории
9. Наличие территории
10. Риски в банковской деятельности
11. практический опыт
12. В результате проведения или выполнения различных работ и производственных процессов оказания услуг т
13. Причинно-следственные связи. Усиливающие и уравновешивающие связи. Упреждающие связи
14. Влияние загрязнений окружающей среды на рентабельность предприятия
15. КИЇВСЬКИЙ ПОЛІТЕХНІЧНИЙ ІНСТИТУТ Інститут енергозбереження та енергоменеджменту Кафедра охорони праці п
16. Реферат- Детские крестовые походы
17. Теория стоимости и ценообразования Первые трактовки закономерностей обмена и ценообразования
18. Public Reltions в туризме
19. Варіант1 1.Предмет мета та завдання ЗЕД Предметом навчальної дисципліни
20. 2006 г ИЗУЧЕНИЕ ПРИНЦИПА ИЗМЕРЕНИЯ ТЕМПЕРАТУРЫ ПРИ ПОМОЩИ ТЕРМОМЕТРА СОПРОТИВЛЕНИЯ