У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Программа нигезен~ Россия Татарстан М~гариф ~~м ф~н министрлыкларыны~ м~кт~пл~рд~ урта ~~м тулы беле

Работа добавлена на сайт samzan.net:

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 26.12.2024

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

 Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау.  Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.

 Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.  Хат һәм төрле котлау текстлары язу.  

Укыту планында 4 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзедем. Программада 102 сәгать каралган: теоретик материал – 54 сәгать, кабатлау -14 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 24 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 10 сәгать.

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

20

авазлар һәм хәрефләр; сузык һзм тартык авазлар; ъ һәм ь хәрефләре; сүзләрне иҗекләргә бүлү, басым; исем; фигыль; сыйфат; җөмләнең баш кисәкләре;

2

Морфология.

30

сүз турында гомуми төшенчә; сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре; бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр;

синонимнар, антонимнар, омонимнар;

сүзлекләр турында мәгълүмат;

3

Синтаксис

22

сүзтезмә;

җөмлә, әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау һәм өндәү җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләр;

җөмләнең баш кисәкләре, җөмләнең иярчен кисәкләре, аергыч;

4

Кабатлаулар

12

5

Бәйләнешле сөйләм үстерү

25

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

татар графикасы үзенчәлекләрен белү;

сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата алу;

сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аеру, җөмләләрнең коммуникатив төрләрен билгели белү;

җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләреннән аергычны билгеләү;

авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләләргә өйрәнгән күләмдә кыскача характеристика бирә белү;

сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;

өйрәнелгән җөмлә төрләрен тиешле интонация белән әйтә белү;

өйләнелгән сүз төркемнәреннән исем һәм фигыльләрне дөрес итеп төрләндерү күнекмәләренә ия булу;

35-40 сүздән торган, 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;

өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләргә 12-16 сүздән торган сүзлек диктанты, 45-50 сүздән торган контроль диктант язу;

төрле төрдәге диктант, изложение, сочинениеләр язу;

тормыш-көнкүрешкә бәйле диалог һәм монологлардан файдалану;

аваз, сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес әйтү нормаларын саклау;

укучыларның сүз байлыгын укуга һәм тормыш-көнкүрешкә бәйле сүзләрхисабына арттыру;

төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;

өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләрне катлаулы булмаган язма сөйләмдә дөрес куллану;

көндәлек аралашуга бәйле рәвештә татарча сөйләм этикеиы формаларын дөрес куллану.

4 нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә  һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү

Тыңлап аңлау

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштырырга өйрәнү.

3. Эшнең дөреслеген тикшерү.

4. Эш сыйфатына бәя бирә белү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

3. Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку.

4. Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

5. Текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

6. Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

1. Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау.

2. Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү.

3. Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү.

4. Ишеткән сөйләмнең, җөм- ләнең эчтәлегенә төшенү.

1.Уку мәсьәләсен куярга өйрәнү.

2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру.

4. Грамматик  анализ төрләрен үзләштерә башлау:

Сүз төзелешенә анализ;

- сүз төркемнәренә морфологик анализ;

- сүзтезмәләргә анализ;

- гади җөмләгә анализ;

5. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

-охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

-Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

-Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

-Тәрҗемә итү күнекмәсе..

2. Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-бирелгән темага сочинение язу;

-план нигезендә изложение язу;

-татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;

-үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау язу;

-сүзлек диктанты – 4 (12 -16 сүз)

-контроль диктант 4 (45-50сүз);

-изложение 1 (60-70 сүз, язманың күләме 30-35 сүз)

-сочинение 1 (45-50 сүз)

Укыту – методик комплекты

“Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003)

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2005.)

4нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” , 2009)

Учебно-тематическое планирование

Тема

Кол-во

Тип урока

Характеристика

Виды

Планируемые

Дом.

Дата проведения

урока

Часов

деятельности учащихся

или виды

учебной

деятельности

Контро-ля

результаты освоения материала

задание

План

Факт

1.

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Комбини -ров

Аваз белән хәреф арасындагы аерма; хәреф авазның билгесе булып йөрү.  

Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре.

Текущий.

Фронтальный

Аваз белән хәреф арасындагы аермасын беллнргә;

5к.4б.

2.

Сузык авазлар.

1

Комбини -ров

Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре.

Текущий.

Фронтальный

Калын һәм нечкә сузыклар аера белергә

13к.7б.

[и ],[ ү] сузык-ларына башла-ган пред-метлар яз.

3.

Тартык авазлар.

1

Комбини -ров

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. Татар теленең үзенчәлекле авазларны һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Текущий.

Фронтальный

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белергә.

3-4 җ.яз. тар.сыз-рга.

4.

Ь,ъ хәрефләре.

1

Комбини -ров

ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу; аеру билгесе, иҗекне нечкә уку өчен, тартыкның нечкәлеген, катылыгын белдерә.

Текущий.

Фронтальный

ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу;дөрес итеп язарга белү.

22к.

10б.

3-4 җ.яз.

5.

Алфавит.

1

Комбини -ров

Хәрефләрнең укылышын яттан белү. Һәр хәрефне дөрес әйтеп уку. Аваз һәм хәрефләрне аера белү

Текущий.

Фронтальный

Хәрефләрнең укылышын яттан белү.

32к.

14б.

3-4сүз. Фоне-тик анализ ясау.

6.

Тамыр һәм кушымча.

1

Комбини -ров

Сүзнең төп мәгънәле кисәге- тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бер-бер артлы тамыр -га ялганып килеп, аңа нин- ди дә булса мәгънә өсти тор- ган кисәкләрнең кушымча  дип аталуы. Кушымчалар -ның үзләре генә кулланыл- мавы.

Текущий.

Фронтальный

Тамыр һәм кушымчаларны искә төшерү .

37к.

15б.

10 яз. Тамыр һәм куш. Сызарга.

7.

Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.

1

Комбини -ров

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.

Текущий.

Фронтальный

Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар-

ны аерырга белү.

44к.

18б.

8.

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

Комбини -ров

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу. Аларның сүзнең сүзнең төп мәгънәсен үзгәртүе

Текущий.

Фронтальный

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу искә төшерү.

46к.

18б.

-чы ,-че

       -сыз,

-сез

Куш. б/н сүз.яс.

9.

Тамырдаш сүзләр.

1

Комбини -ров

Бер тамырдан ясалган сүзләрнең тамырдаш сүзләр дип аталуы. Бу сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклану.

Сүзлек диктанты - 5 мин

Тамырдаш сүзләр җөмләдә билгеләү.

50к. 20б.

10.

Кушма сүзләр.

1

Комбини -ров

Кушма сүзләрне танып белү, бер мәгънәгә ия булулары . кушма сүзләрнең кушылып.

Текущий.

Фронтальный

Кушма сүзләр язылышын күзәтү.

21б.

54к.

11.

Парлы сүзләр.

1

Комбини -ров

парлы сүзләрне танып белү, парлы сүзләрнең сызык аша язылулары.

Текущий.

Фронтальный

Парлы сүзләр язылышын күзәтү.

4-5җ.я.

12.

Синонимнар.

1

Комбини -ров

Синонимнарны   язма һәм телдән сөйләмдә куллану.  

Текущий.

Фронтальный

Синонимнарны танып белү. Уртак мәгънәле,Бер-берсеннән мәгънә төсмерләре һәм язылышлары белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуы.

62к.

13.

Антонимнар.

1

Комбини -ров

Антонимнарны язма һәм телдән сөйләмдә куллану;

Текущий.

Фронтальный

Антонимнар-ны танып белү.

25б.

65к.

14.

Омонимнар.

1

Комбини -ров

Омонимнарны  язма һәм телдән сөйләмдә куллану.

Текущий.

Фронтальный

Омонимнар-ны танып белү.  

27б.

4җ.я.

Инд. Эш.

15.

Сүзлекләр турында мәгълүмәт.

1

Комбини -ров

Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү. Тәрҗемә,  орфографик, аңлатмалы, фразеологик, синонимнар һәм омо -нимнар сүзлекләре белән та- ныштыру. Сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Орфографик, аңлатмалы сүзлекләр белән эшләү. Сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру.

73к.

28б.

16.

Сүз төркемнәре.

Исем.

1

Комбини -ров

Исем – предметны һәм зат -ларны белдереп кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. Исемнәрнең  күп төрле булуы

Текущий.

Фронтальный

Исем искә төшерү. Исем темасы буенча булган белемнәрен  ныгыту.

“Әни эштә чакта”. Кеч.х.я.

17.

Сыйфат.

1

Комбини -ров

Сыйфатларның предметлар -ның төрле билгеләрен белдерүе.

Текущий.

Фронтальный

Сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү

Тел тур. мәк.

3-4 җ. Яз. Сыз.

18.

Б.с.т.ү. “Көзге урман”.

1

Б.с.т.ү

Күзәтү язма .

Хикәя язу

Күзәтүләрне язма сөйләмдә бирә белү

Хик. Яз.

19.

Алмашлыклар.

1

Комбини -ров

Алмашлыклар төрле сүз төркемнәрен алыштырып килүе. Зат алмашлыкла-рының 3 затта килүләре.

Текущий.

Фронтальный

Алмашлыклар турында белемнәрне үстерү,  ныгыту, камилләштерү

36б.

90к.

20.

Фигыль.

1

Комбини -ров

Предмет-ның эшен,хәрәкә-тен белдерә торган сүзләнең фи- гыль дип аталуы. Фигыльләр -нең нишли? нишләде? нишләячәк? кебек сорауларга җавап бирүе.

Текущий.

Фронтальный

Фигыль турында белемнәрне үстерү,  ныгыту, камилләштерү

4җ.я. ф.с.

21.

“Сүз төркемнәре” темасы буенча сүзлек диктанты.

1

Тикшерү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Индивидуальный

22.

Сүзтезмә һәм җөмлә.

1

Комбини -ров

Сүзтезмәнең предметлар -ның, эш-хәрәкәтнең  мәгъ -нәсен төгәлрәк итеп атавы. Сүзтезмәнең ияртүче һәм иярүче сүздән төзелүе. Сөйләмнең җөмләләрдән төзелүе. Җөмләнең тәмамланган уйны белдерүе

Текущий.

Фронтальный

Сүзтезмә һәм җөмлә аера белү.

3-4җ.я.

23.

Хикәя,өндәү,сорау җөмләләр.

1

Комбини -ров

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөм -ләнең төрләре: хикәя җөм -лә, сорау җөмлә,өндәү җөмлә. Хикәя җөмләнең тыныч тавыш белән әйтелүе, ахырына нокта куелу. Сорау җөмләнең сорау инто- нациясе белән әйтелүе. Ахы- рына сорау билгесе куелу. Өндәү җөмләнең күтәренке тавыш белән әйтелүе. Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдерүе. Ахырына өндзәү билгесе куелу.

Текущий.

Фронтальный

Хикәя,өндәү,сорау җөмләләрне искә төшерү.

40б.

99к.

3-4 җ.күч яз.

24.

Контроль диктант “Икмәк”.

1

Контроль Тикшерү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Индивидуальный

25.

Хаталар өстендә эш.

1

Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү.

Индивидуальный

Ин.э.

26.

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Комбини -ров

Җөмләнең кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган кисәге ия дип аталу. Аның баш килештәге исем  яки алмашлык белән белдерелүе. Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу .

Текущий.

Фронтальный

Җөмләнең баш кисәкләре аера белү.

4җ.я.

Карый,

апа җ.яз. сыз.

27.

Б.я.т.ү. Рәсем буенча эш”Көзге эшләр.”

1

Б.я.т.ү

Сөйләм дәрәҗәсен үстерү

Индивидуальный

28.

Морфология.

Исем.

1

Яңа материал

Исем – предметны һәм зат -ларны белдереп кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. Исемнәрнең  күп төрле булуы. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе. Берлек сандагы исем бер генә пред- метны белдерү. Күплек сан- дагы исем берничә предметны белдерү.-лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары ялгану.

Текущий.

Фронтальный

Исем турында белү.

44б.

108к.

Кем?

Нәрсә?

Сор. 10 сүз яз.

29.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Яңа материал

Исемнәр-нең 6 килеше булу. Сүзләрне бер-берсенә бәй- ләп, җөмлә төзү өчен кирәклеген төшенү.

Текущий.

Фронтальный

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү. Исемнәр килеш белән төрләнә. Килеш кушымчалары сүзләрне аера белү өчен кулланыла.

47б.

118к.

Килешләрне ятларга

30.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Комбини -ров

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнү.

Текущий.

Фронтальный

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү.

121к. 49б.

Бака,өй

Кил.б/н төр.

31.

Я.т.ү. Рәсем буенча хикәя төзеп язу.”Дәү әнием”.

1

Б.С.Ү. дәресе

Индивидуальный

Хик.яз.

32.

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш төрләнеше.

1

Комбини -ров

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш төрләнешен өйрәнү һәм үзләштерү.

Текущий.Фронтальный

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш төрләнешен белү.

131к.

54б.

137к.56б.

33.

Ныгыту дәресе.

1

Аларны дөрес әйтелеше,язылышы һәм сөйләмдә дөрес кулланышын үстерү.

Текущий.

Фронтальный

127к.52б.

34.

Тартым. Тартымның берлек сан формасы.

1

Яңа материал

Тартым белән таныштыру. Тартымның берлек сан формасын өйрәнү.

Текущий.

Фронтальный

Тартымның берлек сан формасын белү.

3-4җ.я.

әни, әти бер.сан. яз.

35.

Тартымның берлек сан формасы.

1

Комбини -ров

Тартым-ның берлек сан формасын дөрес куллану күнекмәлә-рен үстерү.Исемнәрнең берлек сандагы тартым белән төрләнешен өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Тартымның берлек сан формасын ныгыту.

58б.

142к.

36.

Тартымның күплек сан формасы.

1

Комбини -ров

Тартым-ның күплек сан формасы белән таныштыру,дөрес итеп сөйләмдә куллану. Исемнәрнең күплек сандагы тартым белән төрләнешен өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Тартымның күплек сан формасын белү.

148к.61б.

4җ.яз.

37.

Кабатлау дәресе.

1

Тартым-ның берлек сан һәм күплек сан формасын дөрес куллану күнекмәсен үстерү .

Текущий.

Фронтальный

Тартым-ның берлек сан һәм күплек сан формасын аера белү.

155к. 64б.

Ребус ясарга.

38.

“Исем”темасы буенча белем тикшерү.

1

Контроль Тикшерү.

белем тикшерү.

белем тикшерү.

Соч. әзер.

39.

Я.т.ү. Сочинение “Татарстан-минем Ватаным”.

1

Б.С.ү.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү.

Индивидуальный

40.

Сыйфат.

1

Яңа материал

Бер төркем сыйфатлар әйбернең саф билгесен белдерәләр, ә икенчеләре бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.

Текущий.

Фронтальный

Сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү

69б.

173к.

4 җ. Күч. Яз. Сыйфат. Сыз.

41.

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Комбини -ров

Сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү.

Текущий.

Фронтальный

Сыйфат дәрәҗәләре белү.

180к.

72б.

42.

Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар.

1

Комбини -ров

Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны аеру күнекмәсен үстерү.

Текущий.

Фронтальный

Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар белән җөмләләр төзергә белү.

184к. 74б.

ребус

43.

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

Комбини -ров

чагыштыру дәрәҗәсенең нәрсәне белдергәнен, нечек ясалганын үзләштерү.

Текущий.

Фронтальный

Сыйфатлар-ның чагыштыру дәрәҗәсен белү.

187к.

76б.

44.

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе.

1

Комбини -ров

артыклык дәрәҗәсендә-ге сыйфатлар-

ның ясалышын өйрәнү.

Текущий.

Фронтальный

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен белү.

3-4җ.я.

45.

Контроль эш. “Кыш килде.”

1

Тикшерү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Индивидуальный

46.

Хаталар өстендә эш.

1

катнаш

Кагыйдә-ләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү.

Инд.эш.

47.

Сыйфатларның кимлек дәрәҗәсе.

1

Комбини -ров

кимлек дәрәҗәсендә-ге сыйфатлар-

ның ясалышын өйрәнү.

Текущий.

Фронтальный

Сыйфатлар-ның кимлек дәрәҗәсен белү.

194к.

78б.

189к.77б.

48.

Я.т.ү. Рәсем буенча эш”Кыш”хикәя төзеп язу.

1

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү.

Индивидуальный

Тикш. Эш. әзер.

49.

“Сыйфат”темасы буенча белем тикшерү эше.

1

Контроль Тикшерү.

белем тикшерү эше.

белем тикшерү эше.

50.

Сүзлек диктанты.

1

Контроль Тикшерү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Индивидуальный

51.

Сан.

1

Яңа материал

Предметның исәбен белдерә торган сүзләрнең сан дип аталуы. Санның ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? ничә ләп? сорауларына җавап бирүе.

Текущий.

Фронтальный

Саннарны дөрес куллану.

52.

Микъдар саннары.

1

Комбини -ров

Сан  ачыклап килгән исем -нең саналмыш дип аталуы. Микъдар саннары белән таныштыру, табырга өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Микъдар саннарын белү.

3-4җ.я.

53.

Тәртип саннары.

1

Комбини -ров

Тәртип саннары белән таныштыру, билгеләү,сөйләмдә дөрес куллану.

Сүзлек диктанты Фронтальный

Тәртип саннарын белү .

Тек. Күч.я.

Иншага әзер.

54.

Я.т.ү. “Абдулла Алиш”өйрәнү характерындагы инша.

1

Б.С.ү.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү.

Индивидуальный

55.

Алмашлыклар.

1

Яңа материал

Алмашлыклар. 1, 2, 3 заттта киләләр  һәм берлек, күплек санда төрләнәләр

Текущий.

Фронтальный

Алмашлыклар төрле сүз төркемнәрен алыштырып килүе. Зат алмашлыклары -ның 3 затта килүләре.

3-4җ.я. ребус

56.

Зат алмашлыклары.

1

Комбини -ров

Зат алмашлыкларын табарга өйрәнү

Текщий.Фронтальный

220к. 89б. Алмаш. б/н сораулар әзер.

57.

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

1

Комбини -ров

Зат алмашлыгын төрле килешләрдә кулланырга өйрәнү

Текущий.

Фронтальный

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнешен белү.

3-4 җ. Күч. Яз. Алмаш. Таб-га.

58.

Тартым алмашлыклары.

1

Комбини -ров

Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмендә дөрес куллану.

Текущий.

Фронтальный

Тартым алмашлыкларын белү.

236к.

96б.

59.

Күрсәтү алмашлыклары.

1

Комбини -ров

Күрсәтү алмашлыклары белән таныштыру.

Текущий.

Фронтальный

Күрсәтү алмашлыкларын белү.

96б.

238к.

Инд. Эш.

60.

Фигыль.

1

Яңа материал

Фигыльнең күпмәгънәлелеген өйрәнү.

Текущий.

Фронтальный

Фигыль турында белемнәрне үстерү,  ныгыту, камилләштерү

Ребус,

4җ. Яз-га .фиг. сыз.

61.

Боерык фигыльләр.

1

Комбини -ров

Боерык фигыльләр белән таныштыру.Җөмләдә табырга өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Боерык фигыльләр-не аера белү.

100б.

247к.

62.

Юклыктагы боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Комбини -ров

Юклыкта-гы боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Юклыктагы боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен белү.

Эшлә-мә,

Килмә,

кермә

төр.

63.

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Комбини -ров

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен белү.

254к.

Яз,ерт  төр.

64.

Хикәя фигыльләр.

Хәзерге заман хикәя фигыльләр.

1

Яңа материал

Хәзерге заман   хикәя фигыль эшнең хәзер үтәлүен белдерә. Һәм  нишли? соравына җавап булып килә.

Текущий.

Фронтальный

Хәзерге заман хикәя фигыльләр-не белү.

258к.

106б.

Текстан х.з.х.ф табыр-га

65.

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Комбини -ров

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен белү.

107б.

260к.

66.

Үткән заман хикәя фигыльләр.

1

Яңа материал

Үткән заман хикәя фигыль эшнең уткәнен белдерә. Һәм  нишләгән? соравына җавап булып килә.

Текущий.

Фронтальный

Үткән заман хикәя фигыльләр-не аера белү.

109б.

268к.

67.

Б.я.т.ү.Рәсем буенча хикәя төзү.

1

Б.я.т.ү

Укучылар-ның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү.

Индивидуальный

Хик. Яз.

68.

Аларның зат-сан белән төрләнеше.

1

Комбини -ров

Аларның зат-сан белән төрләнешен өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Аларның зат-сан белән төрләнешен белү.

69.

Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

1

Яңа материал

Киләчәк заман хикәя фигыльләр белән таныштыру.

Текущий.

Фронтальный

Киләчәк заман хикәя фигыльләр-не аера белү.

113б.

276к.

70.

Аларның зат-сан белән төрләнеше.

1

Комбини -ров

Аларның зат-сан белән төрләнешен өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Аларның зат-сан белән төрләнешен белү.

279к. 116б.

71.

Я.т.ү. Рәсем буенча эш”Тау шуганда”.

1

Я.т.ү.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү.

Индивидуальный

72.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

1

Яңа материал

Ияртүче сүз, иярүче сүз, бәйлек сүзләр

Текущий.

Фронтальный

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

116б.

284к.

73.

“Фигыль” темасы буенча сүзлек диктанты.

1

Контроль

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Индивидуальный

74.

“Фигыль” темасы буенча белем тикшерү эше.

1

Контроль

белем тикшерү эше.

белем тикшерү эше.

75.

Контроль диктант”Әниемнең туган көне”.

1

Контроль Тикшерү.

Грамота-лылык              дәрәҗәсен тикшерү

”Әнием

нең туган көне”.

76.

Хаталар өстендә эш.

1

катнаш

Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү.

Индивидуальный

Ин.э.

77.

Җөмлә.

Сүзтезмә.

1

Яңа материал

Сүзтезмә турында аңлатма бирү. Сүзтезмәләр төзү.

Текущий.

Фронтальный

Җөмлә,

сүзтезмә.Аларда сүзләрнең урнашу тәртибе.

78.

Җөмлә.

1

Комбини -ров

Сөйләмнең җөмләләрдән төзелүе. Җөмләнең тәмамланган уйны белдерүе

Текущий.

Фронтальный

Җөмлә. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Җөмлә афырында нокта куела.

79.

Җөмләнең баш кисәкләре.Ия.

1

Яңа материал

Ия, хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре.

Текущий.

Фронтальный

Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү.

3-4җ.к.я.

80.

Исемнәр һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе.

1

Комбини -ров

Җөмләнең кем? нәрсә? сорау -ларына җавап бирә торган кисәге ия дип аталу. Аның баш килештәге исем  яки алмашлык белән белдерелүе

Текущий.

Фронтальный

Исемнәр һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүен белү.

128б.

314к.

81.

Б.с.т.ү. Рәсем буенча хикәя төзеп язу”Аш вакыты”.

1

Б.с.т.ү.

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү.

Индивидуальный

82.

Хәбәр.

1

Комбини -ров

Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишлә- ячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу .

Текущий.

Фронтальный

Хәбәр турында белү.

131б.

324к.

83.

Ия һәм хәбәр.

1

Комбини -ров

Ия белән хәбәрнең асларына сызарга өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Ия һәм хәбәрне аера белү.

3-4җ.я.

84.

Йомгаклау дәресе.

1

катнаш

Текущий.

Фронтальный

85.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Яңа материал

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Ия белән хәбәр. Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Текущий.

Фронтальный

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү.

335к.

86.

Ныгыту дәресе.

1

катнаш

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр аера белү.

3-4җ.я.

87.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Аергыч.

1

Яңа материал

Аергыч исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклый, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк.

Текущий.

Фронтальный

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Аергыч турында белү.

344к.

88.

Ныгыту дәресе.

1

катнаш

Аергычны җөмләдә табу күнекмәлә-рен үстерү .

“Яз”тур.кеч.х.  яз.

89.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

1

Яңа материал

Җөмләдә ис дә, хәбәр дә һәм иярчен кисәкләр дә тиңдәшләнеп килә ала.

Текущий.

Фронтальный

Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен аера белү

5җ.я.

90.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы.

1

Комбини -ров

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы .

Текущий.

Фронтальный

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы белү.

91.

Контроль күчереп язу.

1

Контроль Тикшерү.

35-40 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштыр-мыйча, каллиграфик дөрес язу

Индивидуа-льный

92.

Эндәш сүзләр.

1

Яңа материал

Эндәш сүзләр белән таныштыру. Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтергә өйрәтү.

Текущий.

Фронтальный

Эндәш сүзләрне белү.

359к.

93.

Эндәш сүзләрнең әйтелеше, алар янында тыныш билгеләренең куелышы.

1

Комбини -ров

Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Текущий.

Фронтальный

Эндәш сүзләрнең әйтелеше, алар янында тыныш билгеләренең куелышын белү,ныгыту.

94.

“Сүз төркеме” темасы буенча сүзлек диктанты.

1

Контроль Тикшерү.

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Индивидуальный

95.

Контроль диктант.”Май башында”.

1

Контроль Тикшерү.

Грамота-лылык дәрәҗәсен тикшерү

”Май башында”.

96.

Хаталар өстендә эш.

1

катнаш

Инд.кар.эш.

97.

Үткәннәрне кабатлау.Исем.

1

катнаш

Ел буена узганнарны кабатлау.

Текущий.

Фронтальный

98.

Үткәннәрне кабатлау. Фигыль.

1

катнаш

Текущий.

Фронтальный

375к.

99.

Үткәннәрне кабатлау.

Сыйфат.

1

катнаш

Ел буена узганнарны кабатлау.

Текущий.

Фронтальный

5җ.я.

100.

Үткәннәрне кабатлау. Җөмлә.

1

катнаш

Ел буена алган белемнәрне ныгыту

Текущий.

Фронтальный

101.

102.

Үткәннәрне кабатлау. Җөмләнең баш кисәкләре.

Йомгаклау дәресе.

1

1

Катнаш

Ел буена алган белемнәрне ныгыту Йомгаклау, Җәйге биремнәр

Текущий.

Фронтальный

“Җәйге ял”кеч х.я.




1. тематичних наук Ужгород 1999 Дисертацією є рукопис
2. .1. Поняття та види строків у цивільному праві Під строком у цивільному праві розуміють проміжок часу зі спл
3. тема СМИ Система от греческое system ~ целое составленное из частей соединение ~ множество элементов находя
4. реферату- Теорія масової комунікаціїРозділ- Журналістика Теорія масової комунікації Теорія масової кому
5. САНКТПЕТЕРБУРГСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ УНИВЕРСИТЕТАЭРОКОСМИЧЕСКОГО ПРИБОРОСТРОЕНИЯ
6. Тема 5 Занятие 2 Практикум ~ тестирование на предмет НПУ
7. Психология детей с нарушением поведения
8. Лекція 1 Актуальність курсі
9. групповыми привычками
10. Лицензионной Windows 7 Ultimte 32 bit 64 bit а также в комплект услуг входит настройка системы под индивидуального
11. методические рекомендации по их подготовке темы сообщений вопросы для самостоятельной работы списки общей
12. Профессиональная подготовка специалистов-психологов
13. Филатова ЛВ Тырсин Ю
14. тематики и физики Протокол 1 29 августа 2013 г Председатель ШМО -Курбатов А
15. ОБОГОМОЛЬЦЯ ldquo;Затвердженоrdquo; на методичній нараді кафедра факультетсь
16. Історія української культури Зміст понять культура і цивілізація
17. клинически выраженный и скрытый; по характеру воспаления серозный фибринозный катаральный гнойнокатара
18. Социологические характеристики современной науки
19. Тема урока- Гласные после шипящих закрепление
20. трансформации педагога и воспитанника целостного