Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

вариант Эшне башкару ~чен к~рс~тм~ ~йл~н~ тир~д~н мониторинг эшен башкару ~чен 45 минут вакыт бирел~

Работа добавлена на сайт samzan.net: 2015-07-05

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 20.5.2024

ƏЙЛƏНƏ ТИРƏ

1 нче вариант

Эшне башкару өчен күрсəтмə

Əйлəнə тирəдəн мониторинг эшен башкару өчен 45 минут вакыт бирелə. Эш 2 өлештəн тора.

1 нче өлештə 14 бирем (А1—А14). Аларның һəркайсына берсе генə дөрес булган 4 җавап

китерелə.

2 нче өлеш 6 биремнəн (В1— В6) тора. Аларга тəкъдим ителгəн җаваплардан, бер яки берничə

саннан торган, дөрес кыска җавап язарга кирəк.

Биремнəрне һəм җавапларны игътибар белəн укыгыз! Сорауны аңлагач кына җавап бирегез.

Биремнəрне текстта китерелгəн тəртиптə башкарырга киңəш итəбез. Аларны үтəү барышында

кыенлык туса, биремне калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнəргə

кабат əйлəнеп кайту мөмкинлеге бар.

Катлаулылыгына карап, биремнəр бер яки ике балл белəн бəялəнə. Биремнəрне дөрес үтəгəн

өчен алган балларыгыз кушыла. Мөмкин кадəр күбрəк биремнəрне үтəргə һəм күбрəк баллар

җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 НЧЕ ӨЛЕШ

1 нче номерлы җаваплар бланкында бирем номеры (A1–A14) астында урнашкан, Сез сайлап

алган җавап номерына туры килгəн шакмакка «» тамгасын куегыз.

А1. Астрономия нəрсəне өйрəнə?

1) кеше тəненең төзелешен

2) җир өслеген

3) җир астын

4) күк җисемнəрен

А2. Ни өчен Кояш безгə башка йолдызларга караганда зуррак булып күренə?

1) чөнки ул башка йолдызлардан күпкə якынрак

2) чөнки ул башка йолдызлардан зуррак

3) чөнки ул башка йолдызлардан яктырак

4) чөнки ул башка йолдызлардан күпкə якынрак

А3. Тайга зонасы өчен күбрəк характерлы -

1) ылыслы агачларның бик күп булуы

2) тоташ үлəнле япма

3) җылы һəм дымлы климат

4) үсемлеклəр дөньясының юклыгы

А4. Осьминог кайсы тере организмнар группасына карый?

1) моллюсклар 2) кысласыманнар 3) бактериялəр 4) бөҗəклəр

А5. Текста сүз Җирнең кайсы сүрүе турында бара?

Җирнең бу сүрүе тере организмнар белəн тулган. Ул 500 млн. ел элек формалашкан. Барлык тере

организмнарның җыелмасы. Анда үсемлеклəрнең, хайваннарның, гөмбəлəрнең һəм бактериялəрнең

3 000 000 нан күбрəк төре яши. Кеше дə бу сүрүнең бер өлеше булып тора.

1) атмосфера 2) гидросфера 3) литосфера 4) биосфера

А6. Һава торышы нəрсə ул?

1) һава температурасы

2) явым-төшем

3) җилнең тизлеге

4) температураның, явым-төшемнең, җилнең берлəшмəсе

А7. Кайсы усемлек суүсемнəргə карый?

1) абага 2) төнбоек 3) су чиклəвеге 4) диңгез кəбестəсе

А8. Кайсы хайван Кызыл китапка кертелгəн?

1) тиен 2) поши 3) кабан 4) зубр

А9. Сезон үзгəрүгə бəйле булмаган табигый күренеш:

1) көчле җил

2) бозның эрүе

3) яфраклар коелу

4) агач бөрелəренең ачылуы

А10. Юл билгелəре нинди эшне башкара?

1) җəяүлелəргə генə ярдəм итəлəр

2) йөртүчелəргə генə ярдəм итəлəр

3) юл йөрүнең куркынычсызлыгын тəэмин итəлəр

4) юл хезмəтлəренə ярдəм итəлəр

А11. Кайсы бəйрəм профессиональ бəйрəм була?

1) Шəһəр көне 2) Яңа ел 3) Төзүчелəр көне 4) Изге Вəли көне

А12. Тексттагы тасвирлаулар Россиянең кайсы тигезлеге турында сөйли?

Россиянең көнбатыш чигеннəн алып Урал тауларына кадəр дөньядагы киң, иң мəһабəт

тигезлек сузылган, аның өслеге бик үк тигез түгел – түбəнлеклəр дə бар, калкулыклар да.

1) Көнбатыш-Себер

2) Көнчыгыш-Европа (Рус)

3) Каспий алды

4) Урал арты

А13. Кеше тарафыннан кислородны сулап, углекислый газны бүлеп чыгару процессы ничек атала?

1) ризыкны эшкəртү 2) сулау 3) бүлеп чыгару 4) сиземлəү

А14. Россия Федерациясенең дəүлəт башлыгы булып кем тора?

1) Федераль җыен 2) патша 3) правительство 4) президент

2 НЧЕ ӨЛЕШ

В1 – В6 биремнəренең җавабы бер яки берничə цифра булырга тиеш. Бу җавапны бирем

номерының уң ягына, буш араларсыз һəм башка символларсыз язарга кирəк. Һəр цифраны,

үрнəктəгечə, аерым шакмакка языгыз.

В1. Тəкъдим ителгəн исемлектəн чүлне характерлаучы өч билгелəмəне сайлап алыгыз:

1) өслеге комлы калкулык – барханлы тигезлекле

2) кыш салкын, җəй кыска һəм салкынча

3) явым-төшем бик аз, җəй бик кызу, көндез һава температурасы +70°С га кадəр җитə

4) ылыслы усемлеклəр характерлы, нык тамырлы биек агачлар

5) хайваннар һəм үсемлеклəр су җитешсезлегенə җайлашкан

6) характерлы тамгасы булып, тоташ үлəнле үсемлеклəр япмасы тора

В2. Азык чылбырында җитешми торган звеноны табыгыз. Күп нокталар урынына төшереп

калдырылган сүзнең номерын куегыз:

алмагач – … – песнəк

1) плодожорка 2) тычкан

3) кеше 4) төлке

5) сыер 6) уж

В3. Əгəр яшен вакытында урманда калсагыз, нəрсə эшлəргə ярамый?

1) биек агач астына басарга

2) кəрəзле телефоннан файдаланырга

3) елгада су коенырга

4) кəрəзле телефонны сүндереп куярга

5) куаклыкта качарга

6) чүгəлəп утырырга

В4. Австралия материгы кайсы хайван һəм үсемлеклəрнең Ватаны булып тора?

1) коала

2) баобаб

3) көңгерə

4) тигр

5) эвкалипт

6) каен

В5. Табу промышленностьте кешелəргə ни бирə?

1) мебель

2) урман

3) ташкүмер

4) нефть

5) балык

6) известняк

В6. Кешелəрнең нинди гамəллəре сулыкларның пычрануына китерə?

1) елгачык янында машина юу

2) пляжда ял итү

3) ишкəкле көймəдə йөрү

4) диңгездə судноларның һəм корабльлəрнең йөзүе

5) сулыкларга бутылкаларны ату

6) язгы гөрлəвеклəрдə корабликларны йөздерү




1. Лекція 2 Історія формування та розвитку статистики
2. Восприятие перцепция от лат
3. Списание фактической себестоимости ГП 8110 1320 7010 1210 Дт7010 Кт1320 при оприходов
4. Уфимский государственный нефтяной технический университет Кафедра автоматизации технологиче
5. Типи лічильників та особливості їх роботи 6
6. нужно рассказывать о том как обычно поступают люди а не о том как они должны поступать
7. правознавство м
8.  Экологические проблемы 32
9. Общая характеристика преступлений против жизни и здоровья
10. Косметика и ее функции на протяжении всего времени развития претерпели достаточно изменений.
11. Тема 1. Менеджмент
12. Тема- транспортная система украины Одесса 1998 г
13. СПРАВОЧНЫЕ МАТЕРИАЛЫ Значения коэффициента Стьюдента tn’
14. Создание интерактивных Web-сайтов Программирование на языке PHP
15. налоговое убежище налоговая гавань или налоговый рай англ
16. Заможне суспільство конкурентоспроможна економіка ефективна держава
17.  20 ЭКЗАМЕНАЦИОННЫЕ МАТЕРИЛЫ по дисциплине Охрана труда для специальностей 241 01 31 Мик
18. примерьте ее на себя ведь сегодня главные роли в пьесе жизни играют одни а завтра совсем другие
19. Роль банка в регулировании налично-денежного обращения
20. 2 Учет основных затрат