Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Казан федераль университеты, филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе булеге
Реферат
Әдәбият дәресендә әхлак тәрбиясе.
Тикшерде: Сабиров Р.Р.
Башкарды: 05.07-1103нче төркем студенты
Валиева Венера
Казан
2012
Эчтәлек:
Кереш......................................................................................1
Әхлакый тәрбиянең эчтәлеге................................................2
Тәрбия процессы....................................................................3
Әдәбият дәресендә әхлакый тәрбия.....................................4-8
Нәтиҗәләр...............................................................................9
Кулланылган әдәбият.............................................................10
Кереш
Шәхеснең камилләшү һәм усүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек- электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук : “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, - дигән гыйбарә әйткән.
Әхлак ул - кешенең эш харәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салган, билгеле бер кыйммэтлэрдән торган сыйфат. Әхлаклык сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабенә үзгәреп торалар һәм шул равешле үзләре дә җәмгыятьтне үзгәртәләр.
Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз.
Әхлакый тәрбиянең эчтәлеге
Әхлакый аң кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыра ул. Әлеге аң кешенең эш хәрәкәтләрендә, яшәү принипларында, теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.
Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы, аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Әлеге идеаллар шәхеснең тормышында һәм яшәү рәвешендә, яшәү мәгънәсен билгеләгән эш хәрәкәтләрендә чагыла.
Кешенең әхлакый тормышындагы эмоицональ якны горурлык, намус, ваҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз үзенең артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм, гомумән, тормышының үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр исә дөньяны танып белү процессына да үтеп керәләр һәм, эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете, хәкыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.
Кешенең әхлаклыгын һәм ул әхлакның төрле очракларда чагылышы бик күп факторларга, катлаулы күренешлргә бәйле. Элеге катлаулы күренешләрне өйрәнү исә аларны үзара тыгыз бәйләнештәге ваграк беремлекләргә аерып бүлеп карудан гыйбарәт. Дөньяны танып белүнең бу үзенчәлегенә басым ясап, Аристотель болай дип язган: “... катлаулы күренешне һәрчак вак өлешләргә бербөтенне хасил иткән өлешләргә бүлеп карарга кирәк”. Бу күрсәтмәне әхлакый тәрбия өлкәсендә ничегерәк файдаланырга кирәк?
Кешенең тәрбиялеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Ләкин тәртип ул артык киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормышының барлык якларын үз эченә ала. Шуңа күрә дә әхлакның асылын билгеләгәндә әлеге шәхес тормышында бербөтен булган күренешнең сыйфатларын саклаган, әмма кечерәк күренештән торган берәмлек итеп кеше тарафыннан кылган берәр гамәл исәпләнә. Гамәл кеше тәртибендәге чагыштырмача мөстәкыйль бер күренеш, һәм шушы күренештә шәхеснең әхлагы ачык чагыла.
Тәрбия процессы
Тәрбия процессы ул кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы. Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм иң әхәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Әхләк тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөхим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.
Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа. Ә инде әхлак мәсьәләсе нәкъ менә аралашу һәм әхлак һәрвакыт балалар уенында да, укуда, спорт ярышларында, хезмәттә дә бер- берсенә тыгыз булалар.
Кешенең һәрьяклап камилләшүендә әхлак тәрбиясе әлеге тәрбия системасына кергән барлык төшенчәләр белән элемтәдә яши. Шәхеснең һәрьяклап үсешен тәэмин иткән башка төр тәрбияви берәмлекләр (акыл үсеше, физик тәрбия, хезмт тәрбиясе, эстетик тәрбия һ.б.) барасы да әхлак мөнәсәбәтләре, әхлаклылык принципары аша уза.
Әхлак тәрбиясе процессында укытучы тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны да тудыра, оештыра да, - алар балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.
Шул ук вакытта әлеге тәрбия процессы тәрбиячеләр биргән юнәлеш буенча гына түгел, ә бәлки көтелмәгән хәлләр, көтелмәгән очраклар тәэсирендә дә дәвам итә. Ә болары исә әхлак тәрбиясе процессына уңай да, кире дә тәэсир итәргә мөмкин. Менә шушы хәл тәрбия эшендә катлаулылык тудыра һәм тәрбиячеләрдән зур осталык, күңел сизгерлеге сорый.
Тәрбияләнүче баланың үзен үк тәрбия эше процессына җәләп итә алса, бала үз- үзеңне тәрбияләү дигән үргә менә һәм инде бу очракта алып барылган эш аның әхлак ягыннан камилләшүе тагын да нәтиҗәлерәк була.
Кыскасы, әхлак тәрбиясе процессы укуы баланың һәртөрле эшчәнлегенә үтеп керә, аның шәхесендәге төп чалымнарны билгели.
Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибесе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте беләнныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.
Әдәбият дәресендә әхлакый тәрбия
Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә.
Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр.
Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.
Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.
Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм. Бигрәк тә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы.
Әдәбият укытучысының олы бурычы гүзәл холыклы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә йогынты ясый. Әдәбият дәресләрендә бала һәр күренешне җаны тәне белән тоя, сиземли белергә өйрәтелә. Бүгенге көндә рус һәм татар төркемнәрендә белем алучы һәр укучы иҗади фикер эшчәнлеген үстерү өстендә күп көч сарыф итә. Укучылар мавыктыргыч дәресләрдә генә үзләрен тулы шәхес итеп хис итәләр. Шуны истә тотып, һәр әдәбият дәресен бала өчен кызыклы, алар чишә алырдай проблемалар белән бизәп төзергә тырышырга кирәк.
Борынгы грек философы һем язучысы Плутархның бик гыйбрәтле сүзләре бар: "Үз үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала". Хак сүзләр. Дәлилләп торасы юк. Шунысы да ачык: андый зур эшләрне саф күңелле, кешелекле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә һәм шатлык китерергә һәрвакыт әзер торган, көр рухлы кешеләр генә булдыра ала. Без андыйларга "югары әхлак кешеләре", "әхлак тәрбиясе алган кешеләр" дибез.
"Әхлак тәрбиясе" дигәне мәңгелек төшенчә үзе. Элек-электән ата-ана, өлкәннәр мөгаллимнәр бала-чаганың игелекле, итәгатьле, тәртипле, кешелекле булып үсүенә нык игътибар иткән, гаиләдә ата-анага, әби-бабага, мәктәп-мәдрәсәсендә мөгаллимнәргә хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган. Туган теленә, туган төбәгенә, үз халкына, җир-суына мәхәббәт - халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге. Бу сыйфатлар, шулай ук хезмәткә мәхәббәт әкиятләр, җырлар, йолалар, уеннар аша, киләчәк буыннарның әхлак йөзе хакына, буыннан-буынга тапшырылган, мәкаль-әйтемнәрдә әхлак кануннары буларак формалашкан:
"Ил аткан таш ерак ките", "Ил белән этәргәч, тау күчкән", "Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья", "Кеше авызына карама, кеше табагын ялама", "Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысын ычкындырган", "Нәфесне ничек өйрәтсәң, шуны куар", "Үз-үзенә ихтиярсыз, дусына игътибарсыз", "Авыздан чыккан салкын сүз, йөрәккә үтеп, боз сала" һ.б.
Безнең Октябрьгә кадәр төзелгән әдәбият дәреслекләре мәктәпкә мактау белән ачылган. Чираттагы битләр алла сүзен бәндәгә иңдерүче, бәндәнең күзен дөньяга ачучы дип, хәлфә-мөгаллимгә, ата аркасы - дөнья капкасы дип, атага, кеше бәхете ана табаны астында дип, анага багышланган. Боларның рухы бөтен дәреслек материалларының рухын тәшкил иткән.
Октябрьдан соң инде яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү зур мәйдан булып җәелә: яшь совет кешеләре тәрбияләү, ленинчылар-сталинчылар үстерү, коммунистик тәрбияне гамәлгә ашыру, коммунизмда яшәргә әзерләү... Демократия җилләре исеп, милли байраклар җилфердәп алды - яңа шигырьләр китте: авторитар методлардан ваз кичү (беркемне дә санламаска өйрәтү булып та аңлашыла, һәм шулай булып китмәдеме икән әле), милли үзаң формалаштыру... Асылда һәрберсенең нигезендә баланы тормышта яшәргә яраклаштыру ята, әхлак тәрбиясе бирү, нәкъ менә аны Кеше итү мәсьәләсе тоныкланып кала. Әле берсен-берсе алыштырып торган проблемалар белән дә шул ук хәл: интенсивлаштыру, гуманитарлаштыру, модерлаштыру, яңа технологияләштерү ... Укыту-тәрбия процессын "кешеләштерү" процессын укытучыга чишәргә кала һәм гаять катлаулы шартларда: террорчылык һәм моңа карата берсеннән-берсе хәтәр мөнәсәбәтләр; урамга чыккысыз - җинаятьчеллек, акчага, малга коллык, сатлыкчыллык, бу тормышта ориентлашу мохтаҗлыгы нәтиҗәсендә алдашу, ялагайлану, күз буяу сыйфатларының тамыр җәюенә китерде. Илкүләм, хөкүмәт дәирәләрендәге тотрыксызлыкны, телевидение хәшәрәтләрен өстәлә. Менә шул шартларда, бернигә дә кармастан, зур сабырлык, энергия, иҗат куәсе белән укытучы укучыларга әхлак тәрбиясе бирергә тиеш була. Ул инде террорчыларны тыеп, җинаятьчеләрне җәзалап, телевидение тапшыруларын туктатып йөри алмый. Ул укыта, үз предметын, тел һәм әдәбият дәресләрен әхлак тәрбиясе коралы итеп ала. Тел дәресләре безнең тәрбияви материалларга шактый бай. Шуларга җиренә җиткереп нигезләнгәндә дә дәрестән дәрескә тәрбияви максатка әз-әзләп ирешә бару мөмкинлеген табарга була.
Әдәбият курсы катлаулы. Андагы тәрбияви мөмкинлекләр күп планлы, киң мәйданлы, әмма бик тә эчкә яшеренгән. Анда бу герой яхшы эшләгән, шундый булырга кирәк, бу герой начар эшләгән, андый булырга ярамый юнәлешендә укытуның файдасы юк кына түгел, зарарлы - бу күңел кайтаргыч акыл сатуга кайтып кала. Әдәбиятта һәрнәрсә тәрбия куәсенә ия: әлбәттә, эчтәлек тә, геройларның кылган гамәлләре дә, вакыйгалар барышының темпы, төзелү үзенчәлеге дә, паузалар сулышы да, сүзләр-образлар да, ул тыныш билгеләре! Боларга мең төрле тышкы һәм бигрәк тә эчке мәгънә яшерелгән була. Әнә шуларның бөртекләп-җентекләп тикшерелмәвенә борчылып, Самуил Маршак СССР язучыларының Беренче съездында: "Укытучыларыбызның әдәби әсәр тикшерүдә куллары бар да бит (монда эчтәлекне аңлау күздә тотыла булыр), бармаклары юк шул", - ди.
Программада үзәккә бер генә кеше образы кертелгән әсәрләр саны күп түгел. Асылда без катнашучылар саны ишле булган әсәрләр өйрәнәбез, һәр геройга җентекләп анализ бирү мөмкин булмый. Укытучыга әдәби әсәрнең идея-эстетик эчтәлеген, сәнгатьчә үзенчәлеген, укучыларның әдәби хәзерлеге дәрәҗәсен исәпкә алып эш йөртергә туры килә. Әйтик, төркемләп, үзара чагыштырып, геройларның барсына хас уртак индивидуаль үзенчәлекләренә кыскача гомуми күзәтү ясап, арадан әхлакый йөкләмәсе аерата зур булган берсенә җентекле характеристика бирү һ.б. Тагын бер алым - әсәренә күрә кеше образларын тулаем, системасы белән күз алдында тотып, аларның кешелек сыйфатлары бирелешен танып белергә ярдәм итә торган, бер генә сәнгатьчә алымга игътибар туплау һәм шуның аша геройларның индивидуаль үзенчәлекләренә төшенү.
Әйтергә кирәк, әдәби әсәр - субъектив күренеш. Һәркемнең аңа карата үз фикере булырга мөмкин, үзенчә аңлап, үз аңлавына тәңгәл бәясе булырга мөмкин. Әдәби әсәрне нализлау проөессы түбәндәге процесслардан тора.
Әсәр анализлау түбәндәге этаплардан тора:
1. Укучыларның фикере белән кызыксыну, алар биргән бәяләрне белергә теләгән тәртиптәрәк итеп хикәя эчтәлегенең аңлану дәрәҗәсен ачыклаучы аналитик әңгәмә.
2. Әсәрне сөйләп уку һәм һәр өзекне исемләү.
3. Геройларның исемлеген төзү.
4. Укучыларның геройларга карата үз фикер-мөнәсәбәт-ләре белән уртаклашулары. Кайсын баш герой дип атарга? Ни өчен әсәрдә җанланган кеше образларының берсен дә баш герой дип атап булмый? (Һәрберсе, әсәр эченә алынган өзек-эпизодларның баш герое.) Кем кайсы геройны күңелгә якын кабул иткән? Ни өчен? Сез аны ниндирәк итеп күз алдына китерәсез? Я, автор сүзтасвирларыннан да файдаланып, аның "рәсемен" ясагыз. (Сүз белән рәсем ясау алымы.)
5. Проблемалы сорауны табарга.
6. Проблемалы сорауга җавап эзләү тәртибендә аерым сүзләрнең эчке мәгънәсенә, подтекстына аңлатма бирү.
Әхлак тәрбиянең бурычлары:
Әдәбият дәресендә әхлак тәрбиясенең әчтәлеге:
Нәтиҗәләр
Эхлак тәрбия бирү мөхим һәм кирәкле. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар икәнлеген белерллек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазифасы үз балаларының кече яшьтән әнә шул принципларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт. Кызганыч, ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, шуңа күрә балалрнын эхлак тәрбиясе кими бара, аларда агрессивлык, рухи кыйммәтләр һәм сыйфатлар, этик нормалар формалашып бетә алмый.
Үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше генә гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлыклар җибәрсә, воҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кеше нең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләнде- рергә кирәк. Бу ата - аналар, укытучылар, тәрбиячеләрнең төп вазифасы.
Балада югары әхлак сыйфатларын бары тик билгеле бер эзлеклелектә мак- сатчан тәрбия эше алып бару нәтиҗәле була.
Кулланылган әдәбият
1. Хуҗиахметов Ә. Н. “Педагогика (уку укыту һәм тәрбия тәгълиматлары)” педагогик уку йортлары, көллиятәләр, гимназияләр, лицейлар өчен уку әсбабы. Казан: “Мфтбугат йорты” нәшрияты, 1998.
2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Тәрбия теориясе һәм методикасы”: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.-Казан: Мәгариф, 2006.
3. Р.Фәхретдин “Тәрбияле бала” 1999