Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад» №49 «Гульназ» г. Набережные Челны Республика Татарстан.
Конспект занятия по развитию речи
для подготовительной группы
“Здравствуй , школа”
/ на татарском языке /
Подготовила:
воспитатель I кв. категории
Валеева Гульфия Рахимовна
г. Набережные Челны , 2012 г.
Максат: балаларның ел барышында алган белемнәрен ныгыту. Мәктәп тормышы белән таныштыру, кызыксыну хисләре уяту, белем алырга омтылыш тәрбияләү.
Методик алымнар:
Кулланма әдәбият:
- К.В.Закирова “Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе”
- Гөлбакча
Шогыль барышы:
Тиз әйт, тиз әйт,
Тизрәк, тизрәк.
Тиз, тиз, тиз- ди тизәйткеч
Тизәйткеч ул, тиз әйттереп,
Телебезне төзәткеч.
- Ә хәзер бик тиз әйтеп карыйк(балалар әйтәләр)Яхшы.
Балалар каршына “Мәктәпкә” дигән рәсем эленә.
- Бу рәсемне ничек атарга була?
(мәктәпкә бару, укырга бару, укучылар)
- Ни өчен бу балалар мәктәпкә баралар дип уйлыйсыз?
(алар портфельләр тотканнар, форма кигәннәр...)
- Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип әйтәбез
(укучылар)
- Укучылар портфелендә нәрсә бар дип уйлыйсыз?
(дәфтәр, пенал, ручка...)
- Бу әйберләрне бер сүз белән генә ничек атарга була?
(уку әсбаплары)
- Рәсемдә нинди ел фасылы сүрәтләнгән?
(көз фасылы; ел фасылы турында сөйләшү)
Һәр елны көз җиткәч, 1 сентябрьда укулар башлана.Мәктәп ул белем йорты.Бу йортка беренче тапкыр атлап керү һәркем өчен зур бәйрәм.Мәктәп ишеген ачып кергәч тә, ягымлы елмаеп сезне укытучы каршы алыр. Сез анда үзегезнең белемнәрегезне арттырырсыз.Хәзер уен уйнап алабыз, сез мәктәпкә әзер микән?
- Уен: “Кем тизрәк мәктәпкә җыена”
- Балалар, мин бакчага килгәндә бер йомгак таптым. Ул гади генә йомгак түгел, серле булып чыкты һич туктатып булмый, тәгәри дә тәгәри. Карагыз әле, йомгак безне мәктәпкә алып килде, әйдәгез, мин укытучы, сез укучылар булырсыз.
1. а)- сузык һәм тартык авазларны искә төшерәбез.
( беренче рәт сузык авазларны, икенче рәт тартык авазларны әйтә)
б)- уен: “Син кайда?” (әйткән авазга сүз табу)
в)- уен: “Ничә иҗек?”(рәсемнәр аша сүзләр әйтеп иҗекләргә бүлү)
г)-рәсемгә карап җөмлә төзү( һәр бала җөмләнең схемасын сыза, ничә сүздән торуы ачыклана.)
- Рәхмәт балалар, бик матур җөмләләр төзедегез, яхшы беләсез.
2. Сез үзегезне “Табышмаклар бакчасында” дип хис итегез.
- Күрешергә кулы юк, сөйләшергә теле юк,
аның белән күрешмәгән, киңәшмәгән кеше юк.( китап)
- Үзе укый белмәсә дә, гомере буе яза.( ручка)
( балалар үзләренң белгән табышмакларын әйтәләр)
3. Уен “Буталчыклар илендә”
Миңа адашкан авазларны табарга булышыгыз әле.
-Әни кибеткә баргач, зур кур...ак сатып алган. (курчак)
-Елгага ...армак (кармак) салдым, зур ...алык (балык) тартып алдым
(теләгән бала үзенең сүзен әйтә, ә калган балалар дөреслиләр)
4. -Йомгак безне “Хикәяләр иленә” китерде.
( балалар рәсемнәр алалар, шуңа карап 4-5 җөмләдән торган хикәя төзиләр. Мәктәп темасына булган хикәя тирәнтен ачыклана).
Менә балалар безнең шөгелебез ахырына якынлашты, сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Сез бик күп беләсез, ә мәктәпкә баргач белемнәрегезне тагын да ныгытырсыз, баетырсыз, арттырырсыз.
Шогелне “Хуш сөекле бакчабыз” җыры белән тәмамлыйбыз.
Использованная литература:
1.Р.Халикова “Раушан козгесе”,Казан,1993ел.
2.К.В.Закирова “Ин матур суз”,Казан,2000 ел.
3.В.Волина “Веселая грамматика”,Москва,1995г.
4.Журнал”Майдан”,Набережные Челны,декабрь,2011г.
5.Журнал “Наука и школа”,№4,1997г.
6.Татарско-русский словарь,Казань,2000г.