Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

Подписываем
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Предоплата всего
Подписываем
Казый Гыяз әйтте: Миңа Сүфиян ибен Гасы, аңа Әхмәд ибен Гөмәр, аңа Әбү Гәббәс Әрразый, аңа Әбү Әхмәд Җүлүди, аңа Ибен Сүфиян, аңа Мөслим, аңа Көтәйбә, аңа Җәгфәр ибен Сөләйман, аңа Әнәс (барысыннан да Аллаһ разый булсын) җиткерде: Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләмнең исеннән яхшырак һич бер гамбәр вә мисек юк иде, дип.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләм беркөнне Әнәс өендә йоклады. Әнәснең әнисе Өмми Сөләйм бер шешә алып Пәйгамбәребезнең тәнендән агып төшкән тирләрен җыя башлады. Пәйгамбәребез аңардан: Нишлисең? дип сорады. Өмми Сөләйм: Без савытларга хушбуй салып йортларыбызны хушландырабыз, синең тирең иң яхшы хушбуй булганга моны эшләдем, диде.
Имам Бохари Җәбирдән үзенең “Тарих Әлкәбир” исемле китабында һәм Исхак ибен Рәһәүәйһи: Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләм берәр урамнан үтсә, кешеләр аның үткәнен калган хуш исеннән белә торган булганнар, дип зекер иттеләр.
Өхед сугышында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләмнең ирененә сугыш башлыгының тимерләре кадала. Мәлик ибен Синан аларны ычкындырганда Пәйгамбәребезнең агып чыккан канын суырып эчә. Пәйгамбәребез аңа: Сиңа моның өчен җәһәннәм уты тимәс, дип әйтте.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләм хиҗәмә ясатып канын алдырды һәм Габдуллаһ ибен Зөбәергә аны күмәргә кушты. Габдуллаһ ибен Зөбәер читкәрәк китеп бу канны эчте һәм кире килде. Пәйгамбәребез аңа: Нишләттең дип сорады. Габдуллаһ ибен Зөбәер: Мин аны иң яхшы урынга яшердем, диде. Пәйгамбәребез аңа: Кешеләр сиңа күп орышырлар, әмма җиңә алмаслар, диде. Һәм Пәйгамбәребез бу кан эчүен кабих күрмәде.
Икенче риваяттә бер хатын Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләмнең бәвелен эчте. Пәйгамбәребез аңа: Синең карының бер кайчан авыртмас, диде. Пәйгамбәребез аларның берсенәдә авызларыгызны чайкагыз һәм кабат алай эшләмәгез димәде.
Бу хатынның бәвел эчүе хакында Дәрәкүтни сахих дип хәдис китерә. Бу хатынның исеме Бәрәкәт иде. Бәрәкәт сөйләде: Мин Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләмнең өендә хезмәтче идем. Пәйгамбәребезнең хөрмә агачыннан ясалган савыты бар иде, анда ул төнлә кече хәҗәтен үти иде. Бер көнне иртән Пәйгамбәребез савыт бушаганга аптырап миннән: Ни булды, белмисеңме? дип сорады. Мин аңа: Төнлә минем нык эчесем килде, ялгыш эчкәнмен, дип әйттем. Пәйгамбәребез миңа: Сыхәт булсын, диде.
Бәрәкәт озак яшәде һәм карыны һич авырмады.
Ибен Җүрәеҗ риваятендә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләм туганда сөннәтле килеш туды һәм кендеге киселгән килеш туды. Пәйгамбәребезнең әнисе Әминә: Улымны тапканда бер пычрагы юк иде, дип сөйли торган булган.
Гайшә анабыз: Мин Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләмнең гәүрәт әгъзәсен һич бер күрмәдем, дип әйткән.
Гәли ибен Әбү Талибтан риваят: Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләм миңа васыят итте: Минем җеназамы синнән башка һич бер кем юмасын, юганда гәүрәтемә карама, кем гәүрәтемә караса ике күзе шундук сукраер, дип.
Икримә Ибен Гәббәстән риваят итте: Бер мәртәбә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү галәйһи вәс сәләмнең йоклаганын күрдем, хәтта гырлаганын ишеттем. Соңрак Пәйгамбәребез торып намаз укыды, әмма тәһәрәт алмады.
Икрима диде: Чөнки Пәйгамбәребез мәхфүз (Аллаһ Тәгалә тарафыннан сакланган), ягъни күзләре йоклар, йөрәге йокламас.