Поможем написать учебную работу
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.
XX йөз башы татар поэзисендә төрмә темасы
Д.Ш.Гыйльманов, Казан шәһәре Яңа-Савин районы 31 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
XX йөз башы татар әдәби хәрәкәте иҗтимагый-тарихи вакыйгаларга бик бай. Нибары егерме ел эчендә Россия зур тетрәнүләр кичерә. Моңа сәбәпче булып ХIX йөзнең соңгы чирегендә татарларда күтәрелеп киткән уяну дәвере, 1905 елгы Россиядәге беренче революция, реакция чоры, яңа революцион күтәрелеш, Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль революциясе һәм, ниһаять, Октябрь инкыйлабы тора. Билгеле, бу күренешләр әдәби-мәдәни, милли-идеологик хәрәкәткә дә зур йогынты ясый. Боларга бәйле рәвештә әдәбият та зур тизлек белән үсә, яңа темалар, жанрлар барлыкка килә. Татар әдәбияты чын мәгънәсендә сыйфат ягыннан да зур үзгәрешләр кичерә.
1905 ел революциясе татар поэзиясен һич булмаганча активлаштырды. Россияне иңләп яңгыраган ирек авазы татар поэзиясенең яңа көчләрен уятып, дәртләндереп җибәрде. Россиянең төрле төбәкләрендә чыга башлаган милли матбугат битләрендә Г.Тукай, М.Гафури, С.Рәмиев, Дәрдемәнд, С.Сүнчәләй, З.Бәшири, М.Укмасый, Н.Думави, Ш.Бабич исемнәре күренде. Иҗат мөмкинлекләре артуны алар бик тиз аңлап алдылар һәм аннан бик уңышлы файдаландылар. Бу турыда шатлык куанычларын белдереп язып та чыктылар.
Шагыйрьләр үзләренең шигырьләрендә революциядән көткән беренче уй-теләкләрен, заманны ничек аңлауларын, илдә барган үзгәрешләргә мөнәсәбәтләрен күрсәтергә омтылдылар, азатлыкка дан җырладылар.
Поэзиядә революция темасы алгы планга чыкты. Әдипләр инкыйлаб күренешләрен образлы гәүдәләндерү өчен яңа символ-образларга мөрәҗәгать иттеләр. Шул рәвешле шигърияткә нур, йолдыз, яшен, яз, бәйрәм, җил-давыл, диңгез, кораб, таң, кояш кебек символик сурәтләр килеп керде.
1905 елгы революция вакыйгалары чорында аптырап өркеп калган патша хөкүмәте, тиз арада ушына килә һәм, милли-азатлык идеяләрен бастыру өчен кискен чаралар кабул итә, озак та үтми аларны гамәлгә ашыра башлый. Массакүләм эзәрлекләүләр, тентүләр, донослар башлана. Революция казанышлары булган демократик ирекләр бер-бер артлы юкка чыгарыла. Татарларның белем учаклары, мәгърифәт үзәкләре уку йортлары, китапханәләр, нәшриятләр ябылды, язучылар эзәрлекләнде, матбугат кысрыкланды. Погром һәм репрессияләр, гадәти күренешкә әйләнеп, матбугат һәм культура эшләренә контроль дә тулысы белән полиция, жандармерия кулына күчә. Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Ф. Кәрим, С. Рәмиев, С.Сүнчәләй, Г.Коләхметов, Г.Ибраһимов, Ш.Әхмәдиев, Г.Газиз, Ә.Хөсни, З.Рәмиев, Н.Думави һәм башкалар күзәтү астына алыналар, ә кайберәүләре төрмәләрдә дә утырып чыгалар.
«Азатлык, милли күтәрелеш идеяләрен җырлаган һәм самодержавиянең нигезен җимерергә чакырган өчен үч алулар башлану, эзәрлекләүләргә дучар ителү әдәбиятның иҗтимагый, әхлакый эчтәлегендә дә кискен үзгәрешләр китереп чыгарды. Шул нигездә язучы каләме дә көз сурәте, кояш баю, эңгер, төн тасвирлары, кайгы-хәсрәт мотивлары хөкем сөргән дөньяга ешрак мөрәҗәгать итә башлый. Әсәрләрдә ачлык, төрмә, богау, палач, кабер, елан-чаянлы хәят, юлсыз, маяксыз яшәеш темалары тамыр җәя.
Тоткын мәхбүс образы исә, гомумән, бер традицион сурәтләү алымына әверелә».1
Хөррият, милләт һәм шәхес азатлыгы өчен үз-үзеңне корбан итү мотивлары М. Гафуриныц «Фидаи мәхбүс агызыннан» (1906), «Доносчы» (1910); Г. Тукайның «Мәхбүс» (1907); Н. Думавиның «Мәхбүс», «Мәңгелек мәхбүс», «Яз үтеп, җәйнең башы…», «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп, бер карт мәхбүс әйтә» (1908), «Мәхбүс дустыма» (1912); С. Сүнчәләйнең «Шильон мәхбүсе» (1910); М.Фәйзинең «Тоткын» (1914) шигырьләрендә төгәл чагыла. Бу шигырьләр патша хакимиятенең җәза органнарында хөкем сөргән яман тәртипләрне фаш итеп чыктылар.
Беренче рус революциясе алдыннан әдәбият мәйданына чыккан Мәҗит Гафури иҗатында, 1905-1907 елларда, зур үзгәрешләр барлыкка килә. Башлангыч чор иҗатында шагыйрь мәгърифәтчелек идеяләрен алга сөргән булса, 1905-1907 елларда аның карашлары революционлаша. Мәҗит Гафури политик азатлык, тигезлек һәм гражданлык хокукы өчен, самодержавиегә, бюрократик-чиновниклык һәм полиция хөкүмәтенә, коллык һәм крепостнойлык күренешләренә каршы чыга».1
Татар поэзиясендә беренче мәртәбә дияргә мөмкин, Гафури милләт бәхете, азатлыгы өчен үзен корбан итәргә хәзер торган лирик герой мәхбүс образын тудыра. Аның «Фидаи мәхбүс агызыннан» шигыре, мәсәлән, шундыйлардан берсе. М.Гафуриның лирик герое шартлы традицион романтик планда сурәтләнүе белән үзенчәлекле. Самодержавиенең баштан аяк коралланган палачлары, бу адәми затны, халыкка бәхет таләп итеп, үз-үзен аямый көрәшкәне өчен, зинданга салганнар. Ләкин тормышында нинди генә каршылыкларга, кыенлыкларга очраса да ул үзенең максатларыннан чигенмәячәк, аны бернәрсә белән дә куркытып булмаячак! Хәтта, ул хөррият өчен корбан булырга да риза.
1905 елгы революция дулкыннары белән иҗтимагый һәм иҗади көрәш мәйданына килгән Тукай реакция көчәйгән саен, үзенең иҗатында да явызлыкка каршылык күрсәтү, баш имәү, чигенмәү мотивларын психологик һәм драматик киеренкелек белән гәүдәләндерде. Аның 1907 елда язылган «Дөньяда торыйммы? дип киңәшләшкән дустыма», «Бер татар шагыйренең сүзләре» «Мәхбүс» (Пушкиннан), «Байроннан», «Шагыйрьгә» (Лермонтовтан) кебек шигырьләре явыз чынбарлык белән каршылыкка кергән шагыйрь настроениесен бик ачык характерлый.
Тукайның Пушкиннан шул ук исем белән тәрҗемә ителгән «Мәхбүс» (1907) шигырендә «тимер читлек»тәге тоткынның иректән мәхрүмлек газаплары һәм яшь каракошның «ирек иркендә» яшәү ләззәтләре чагылыш тапкан.
Пушкин үзенең «Узник» шигырен ирегенә кул салган патша чиновникларына протест йөзеннән яза.
Тукай реакция елларында үзен самодержавие төрмәсендә кебек хис итә. Чөнки бу елларда бөтен тирә-якны золым, вәхшилек, күз яше, пычраклык, хәерчелек чолгап алган була. Шагыйрь күңелендә туган хисләрен шигырь юлларына сала.
Ике авторның шигырьләрен чагыштырып карасак, анда шактый гына аермалы якларны күрергә мөмкин. Беренчедән, Пушкинның «Узник» шигыре 12 юлдан гына тора, ә Тукайның «Мәхбүс»е 26 юлдан. Тукай Пушкинның «Сижу за решеткой в темнице сырой» дигән бер юлын 4 юлга сала.
Утырам мин тимер читлек эчендә,
Каты кайгы, ачы хәсрәт эчендә;
Караңгыда, каты җирдә, юештә,
Һаман бер төсле җирдә, бер рәвештә.1
Шагыйрь менә шул юлларда мәхбүс яшәгән тирәлекне һәм тоткынның кичерешләрен бирә. Аның көннәре һәм төннәре бертөрле үтә, күпме генә хәсрәт эчендә янса да, читлегендә бәргәләнсә дә, ул үзенең хәлен яхшырта алмый.
Икенчедән, шигырьләрдәге бөркет образында да кайбер үзгәрешләр күзгә ташлана. Пушкинның бөркете ирексезлектә үскән, ул да иреккә омтыла, ә Тукайның кошы ирекле. Һәм бу тоткынның иреккә омтылышларын тагын да кискенләштерә.
Шул рәвешле, ирегеннән мәхрүм ителгән тоткынның азатлыкка, яктылыкка омтылуы караңгы чынбарлык белән конфликтка керә. Ләкин бу конфликт Тукайда көчәйтебрәк бирелгән. Шагыйрь менә шундый контрастлар ярдәмендә кеше азатлыгын буып торучы көчләрнең, шул чор чынбарлыгының коточкыч мәрхәмәтсезлеген ачып сала.
Тукай Пушкинның төрмәдә утыручы мәхбүс образын: ит ашаучы бөркетен, ирек турындагы хыялын, ягъни әсәрнең темасын, идеясен, сурәтләү чараларын саклаган хәлдә шигырьне туган телебезгә хас сыйфатлар белән баета. Яңа бер оригиналь әсәр тудыра.
Беренче рус революциясе алдыннан әдәбиятка килгән Нәҗип Думави да Сарапул төрмәсенең политик тоткыннар камерасында ятып чыга. Төрмәдә утырганда шагыйрь революцион, марксистик әдәбият белән таныша, Плеханов хезмәтләрен өйрәнә. Тоткынлыкта шагыйрь явызлыкның һич чигенергә, җиңелергә теләмәгән көч, кара чынлык булуына тулысынча ышана һәм аңа нәфрәтен белдерә. Шул чорда «зур бер төркем булып, аның поэзиясенә реакция символлары золмәт, төн, җан кыеп йөрүче ябалаклар, кан коючы вәхши палачлар, төрмә сакчылары, казаклар, елан чаянлы дөнья, юлсыз маяксыз хәят образлары килеп керә».1 Мисал итеп шагыйрьнең «Золым», «Һәр көн укырга ярый…», «Төн», «Себер», «Мәхбүс», «Тавыш» һәм башка шундый шигырьләрен китерергә була.
«Золым» (1906) шигырендә Н. Думави шул чор җәмгыятендә чәчәк аткан тискәре күренешләрдән төрле бозыклыкларны, наданлыкны, золымны, кеше хокуксызлыкларын тасвирлап яза.
«Һәр көн укырга ярый…» шигырендә шагыйрь «казаматта» күп еллар дәвамында үзен хөкемгә алып баруларын көтеп яткан тоткын егет образын сурәтли. Аның бу шигырендә экспрессионизмга хас кайбер алымнарны күрергә мөмкин. Әсәрдән күренгәнчә, егет төрмәгә үзенең теле аркасында, ягъни алдынгы карашлы фикерләре, патша самодержавиясенә каршы чыкканы өчен утыртылган. Ул, үзенең киләчәге турында уйланып, чарасызлыктан, билгесезлектән бәргәләнә, күз яшьләрен түгә. Төрмәнең тимер челтәр тәрәзәсеннән урамдагы тук кыяфәтле, соңгы мода белән киенгән, тирә-юньдәге золымга битараф булган кешеләрне күреп, аның йөрәге әрни. Илдә хөкем сөргән гаделсезлекләр турында уйлана, бу күренешләргә халыкның мөнәсәбәтен белергә тели, хыял дөньясына чума… Автор, шул рәвешле, монда контрастлар алымын куллана, илдәге ике тормышны күрсәтә. Кемнәрдер төрмәләрдә җәфа чиккәндә, икенче берәүләр типтереп, дөньяның бөтен байлыгын үз кулларына туплап, җәннәттә яшиләр. Шагыйрь әйтүенчә, дөньядагы бөтен золым да алар тарафыннан тудырылган, ягъни югары катлам тарафыннан. Менә шундый чарасызлык, билгесезлек, уй-хисләр, төрмә тәртипләре бу егетнең тәмам «котын алган».
Шигырьнең икенче өлешендә хәрәкәт барлыкка килә. Төрмә «палачларының» вәхшилеге тасвирлана, реалистик күренешләр өстенлек ала, хәтта натурализм чалымнарын да сиземләргә мөмкин.
Революциянең җиңелүе, халыкны һәм андагы интеллигенцияне баскан җәбер-золым Думави иҗатында төшенкелек, өметсезлек пессимизм настроениеләрен көчәйтә.
Аның «Мәхбүс» (1908) шигырендә күп еллар буена төрмәдә утырган, пессимистик рухлы лирик герой белән танышабыз. Ул гомерен җир астында, караңгыда үткәрергә мәҗбүр, аның инде күзләре дә зәгыйфьләнгән, колагы да ишетми. Кайчакта төрмәнең караңгы подвалларына барып ирешелгән собордагы кыңгырау чыңлавы лирик геройны үткәннәргә алып кайта. Герой үзенең балачагын, мәктәптә белем алган елларын, яшьлеген, ягъни иректә үткәргән көннәрен искә төшерә. Шул көннәрен сагынып, юксынып күз яшьләрен түгә, чарасызлыктан интегә. Ул тоткынлыктан котылу юлын бары үлемдә генә күрә һәм аны якынайту өчен агу эчәргә дә әзер.
Шагыйрьнең «Мәңгелек мәхбүс», «Яз үтеп, җәйнең башы җиткән иде…», «Мәхбүс», «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп, бер карт мәхбүс әйтә» шигырьләрендәге геройларда чарасызлыктан төшенкелеккә бирелгәннәр, иректәге тормышларын искә төшереп, якыннарын сагынып күз яшьләрен түгәләр.
Югарыда әйтелгән шигырьләр белән танышкач, шул чор төрмәләрен һәм андагы тәртипләрне күзалларга мөмкинлекләр тагын да ачыла.
Шагыйрь «замандашларыннан аермалы буларак,… «хибес мәхбүс» (төрмә-тоткын) мотивын экспрессионистик чаралар белән куерта: төрмә тормышының коточкыч шыксызлыгына һәм авырлыгына басым ясый».1 Думавиның шигырьләрендә мәхбүс темасы ике аспектта реалистик һәм романтик аспектта яктыртыла. Шагыйрь, лирик геройларын психологик яктан тулы яктырту өчен, шартлылыкка һәм контраслы сурәтләү алымнарына мөрәҗәгать итә
Думавиның югарыда телгә алынган шигырьләре шул чор татар поэзиясендәге «хибес-мәхбүс» темасына язылган иң кыю һәм үткен әсәрләр дип саналырга хаклы. Алар тоткын шагыйрьнең социаль аңы үсүен күрсәтеп кенә калмый, бәлки, шул заман тәртипләрен гаепли торган шаһитлек авазы, гаепләү документы булып торалар.
Тоткынлык, төрмәләр темасы котылгысыз рәвештә доносчы, шымчы, әләкче образларын мәйданга чыгара. «Татар мәгърифәт учакларын туздыру, демократик көчләрне эзәрлекләү максатыннан репрессия машинасы, үз хәрәкәте тагын да нәтиҗәле булсын өчен, татарлар арасыннан җасуслар төркеменә дә таянды».2 Полиция хезмәткәрләре, аларны кулланып, милли азатлык хәрәкәтен эчтән таркатырга тырыша. Моңа җавап итеп М.Гафури үзенең «Доносчы» (1910), «Сатлыклар» (1911) дигән шигырьләрен иҗат итте. Мәсәлән, «Доносчы» шигырендә әдип доносчы провокаторның чын йөзен шигырьнең дүрт юлында ачып та бирә:
Белмим бит ул алдына баскан дию
Табынып шуңа, ул да зураймак була;
Ике тиен дә тормаслык җәлладларга
Башын сатып, тамак туйдырмак була.3
ХХ йөз башы татар поэзиясендә зур урын алган тоткын темасы күпчелек язучыларда азатлык турындагы хыял, көрәш мотивларын гәүдәләндерде. Ә кайберәүләр исә, «хибес-мәхбүс» мотивын экспресионистик чаралар белән куертып, төрмә тормышының коточкыч шыксызлыгын һәм авырлыгын күрсәттеләр.
Бу темага язылган шигырьләр арасында ике төр лирик герой (мәхбүс) күзгә ташланып тора. Аның беренчесе, пессимистик рухлы булса (бу бигрәк тә, Н.Думави шигырьләренә хас), икенчесе, алдынгы карашлы, үз кыйбласына тугры калган, күтәренке рухлы, көрәшче герой ( М. Гафури,
М. Алмаев шигырьләренә хас).
ХХ йөз башы татар әдәбиятында традицион сурәтләү алымына әверелгән тоткын мәхбүс образлары чагылыш тапкан шигырьләр татар поэзиясенең демократлашуы, социаль мотивларның көчәюен, сыйнфый карашларның ачыклана баруын күрсәтә.
1 Бәширов Ф. XX йөз башы татар прозасы. Казан: Фикер, 2002. Б. 137.
1 Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы: Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты турында очерк.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1980.-Б. 30
1 Тукай Г. Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, мәсәлләр, поэмалар. Казан, Тат.кит.нәшр., 1996. Б. 66.
1 Ганиева Р. Каршылыклы еллар авазы // Казан утлары. 1983. - №6. Б.178.
1 Ганиева Р. Нәҗип Думави // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 3 том. Казан, Тат.кит.нәшр., 1986. Б.224.
2 Бәширов Ф. XX йөз башы татар прозасы. Казан: Фикер, 2002. Б. 146.
3 Гафури М. Әсәрләр. Дњрт томда. I том. Шигырьләр һәм мәсәлләр. Казан: Тат.кит.нәшр.,1980. Б. 247.