Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Тел ~~м м~д~ният

Работа добавлена на сайт samzan.net:


ТЕЛ ҺӘМ МӘДӘНИЯТ

Телнең төп функцияләре. Галимнәр телнең бик күп төрле функцияләрен аерып чыгаралар. Функция дигәндә, обьектның нинди максатлардан чыгып кулланышын  аңлаган очракта, телнең функцияләре шактый киң икәнлеге аңлашыла һәм тел белемендә алар өч төркемгә бүленәләр:

1) башка иҗтимагый күренешләрдән аерылып торган, үзгә иҗтимагый күренеш буларак телнең гомуми функцияләре;

2) билгеләр (знаклар) системасы буларак тел функцияләре;

3) кешеләр аралашуының аерым ситуцияләрендә калкып чыккан тел функцияләре.

Шул ук вакытта телнең төп һәм бердәнбер әһәмиятле функциясе – аралашу. Карл Бюлер фикеренчә, тел ул – инструмент, һәм аның, корал буларак, вазифасы бердәнбер – аралашу. Ә коралны башка максатлардан чыгып та кулланырга мөмкин. Мәсәлән, чүкечнең төп функциясе – кадак кагу. Шул ук вакытта чүкеч белән чикләвек ватарга мөмкин, җил очырып китмәсен өчен кәгазьне чүкеч белән бастырып куярга мөмкин һ.б. Тел дә шулай ук. Аралашудан кала, телнең эмотив (сөйләм процессында кешенең хисләрен чагылдыру функциясе), поэтик, яисә эстетик функциясе (телне әдәби әсәрләр иҗат итү өчен файдалану), контакт функциясе (кешеләрнең бер-берсе белән танышулары өчен хезмәт итә), дейктик функциясе (күрсәтү функциясе (теге, бу, монда), магик (күрәзәчелек), суггестик (гипноз) һ.б. функцияләр аерыла.

Этнолингвистика фәнендә әлеге функцияләрдән беренче төркемгә, ягъни телнең иҗтимагый функцияләрен өйрәнүгә өстенлек бирелә.

Тел һәрвакытта да ике юнәлештә карала. Бер яктан, ул вербаль (сөйләмә) хәбәр җибәрүче һәм бу хәбәрне кабул итүченең үзара мөнәсәбәте буларак билгеләнә. Бу очракта телнең  коммуникатив (аралашу) функциясе турында сүз бара, бу – телнең иң төп, иң әһәмиятле функциясе, чөнки коммуникатив функция телнең асылын билгели. Икенче яктан, тел безне уратып алган чынбарлыкка юнәлтелгән һәм кеше белән чынбарлык арасындагы образлар дөньясын белемнәр системасы буларак тәэмин итә. Кеше аңында барлыкка килгән дөнья картинасы, яисә дөнья моделе, кешенең җәмгыятьтәге урынын, тәртибен, үз-үзен тотышын билгели. Аралашу процессында тел хәбәр итү яки хәбәрне кабул итү белән генә чикләнеп калмый, ул алган белемнәрне тупларга, хәтердә сакларга һәм эшкәртелгән хәлдә киләчәк буынга тапшыру вазифасын да башкара. Димәк, тел дөньяны танып белүдә әһәмиятле чара булып тора. Бу очракта телнең когнитив (танып белү) функциясе турында сүз бара. Шулай итеп, телнең күп төрле функцияләре арасыннан иң әһәмиятле ике функциясен күрсәтү мөһим: тел аралашу чарасын үти һәм дөньяны танып белүдә төп корал булып тора.

Телнең бу ике вазифасы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яши, алар бер-берсен тулыландырып торалар. Һәрбер конкрет тел тормыш хәлләренең бетмәс-төкәнмәс төрлелегенә җайлашып торган система буларак күз алдына килеп баса, шуңа күрә телләрне өйрәнү бик кыен. “Тел – очсыз-кырыйсыз, аны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел” дигән гыйбәрә бу яктан караганда аңлашыла кебек.

Телләрне өйрәнүнең кыенлыгы нәрсәдә чагыла соң? Тел ул – аерым сүзләр, грамматик кагыйдәләр җыелмасы гына түгел. Теләсә кайсы тел ниндидер абстракт система буларак яшәми, ул аерым кабиләләрнең, халык яисә милләтләрнең аерым тарихи дәвердәге конкрет яшәү урынчалыгы, андагы шартлар белән бәйләнгән. Сүзлекләрдә исә мондый белешмәләр бирелми. Әйтик, Һинстанга барып, һинд яки пушту телендә “ул ат кебек эшли” дип әйтсәк, бу әйтемнең безгә билгеле мәгънәсе биредә яшәүчеләргә аңлашылмас иде, чөнки Һинстанда тырыш кеше турында “ул фил кебек эшли” дип әйтәләр. Күрәбез, бу үзенчәлекне белер өчен, җирле мәдәниятне яхшы үзләштерергә кирәк.

Тел һәм милли мохит. Һәрбер кеше, шәхес буларак, аерым милли мәдәният вәкиле булып тора. Бу мәдәният халыкның милли традицияләрен, телен, тарихын, әдәбиятын үз эченә ала. ХХ-XXI гасырларда дөнья халыклары арасында барган сәяси, икъдисади, мәдәни һәм фәнни аралашу кешене, иң беренче чиратта, телгә, димәк, мәдәнияткә ия шәхес буларак өйрәнүне, төрле типтагы мәдәниятләр, аерым телләр һәм аерым мәдәниятләр мөнәсәбәтен тикшерүне актуаль бурыч итеп билгеләде. Без яшәгән чорда дөнья зур үзгәрешләр кичерә. Борынгы тарихлы бик күп мәдәниятләр югалуга таба бара. Интеграция дип аталган процесс аерым культураларны глобаль, дөньяви масштабка күтәрсә, башкаларын югалу, онытылу алдына куя. Глобализация беркайчан да кинәт кенә, дөньяви зур масштаблардан башланып китми: иң элек ул телнең үз эчендә барлыкка килә. Зур фәнни-техник үсешкә ия булган илләрдә, шул исәптән Татарстанда да, этник телнең үзендә ике яклы югалтулар күзәтелде: беренчедән, радио-телевидение, матбугат һәм басма әдәбият аша үтеп кергән әдәби тел диалекталь үзенчәлекләрнең әкренләп югалуына китерсә, икенчедән, субстрат тел йогынтысында этник тел үзенең кулланыш чикләрен тарайта.  Димәк, хәтта милли мәдәнияткә ия булган халыклар да яшәүдән туктарга, тарихлары өзелеп калырга мөмкин.

Мондый шартларда милли мәдәниятне киләчәк буыннарга саклап калу һәм тапшыру бурычы нигездә җәмгыять әгъзалары һәм идарә итүче даирәләр вазифасы булып әверелергә тиешле. Алда әйтелгән һәр ике мәсьәлә дә җәмгыятьтә барган иҗтимагый вакыйгалар белән тыгыз бәйле. Мәсәлән, әдәби телнең диалекталь үзенчәлекләрне күмеп китүе башлангыч этапта лексика (сүз) катламында бара һәм аңа еш кына фәнни-техник казанышлар сәбәпче була. Хәзерге вакытта без үзебезне уратып алган табигать дөньясындагы бик күп атамаларны белмибез яисә аларның фәнни әйләнешкә кереп киткән шәкелен генә кулланабыз. Ни өчен белмибез? Чөнки әлеге атаманы барлыкка китергән мохит югалган. Мондый мохитне без, нигездә, культура, яки мәдәният дип атыйбыз. “Мәдәният” сүзе беркадәр киңрәк төшенчә булып тора, шуңа күрә бу очракта “культура” сүзен куллансак, дөресрәк булыр иде: әйтик, иген үстерү культурасы, балык тоту, умартачылык культурасы һ.б. Шулай да кемдер каршы төшәр: мондый “мохит югалу” процессы күптән, меңәр ел дәвам итә бит инде, халыклар өчен бу яңалык түгел, дияргә мөмкин. Әйе, шулай, бу процесс күптән дәвам итә. Мәсәлән, гасырлар үтеп, кешенең яңа кораллар уйлап табуы нәтиҗәсендә телдә кулланыла башлаган сөңге, ук сүзләре дә тора-бара кулланыштан төшеп калганнар. Борынгы төрки мохит югалган. Яңа кораллар барлыкка килгән, яңа атамалар бирелгән. Татар теленә хәрби терминологиягә караган “пуля, пистолет, автомат, артиллерия” һ.б. шундый бик сүзләр килеп кергән. Фаҗига шунда: сөңге, ук сүзләре төрки телләрнең үзләренеке булса, аннан соңгы корал атамалары барысы да алынма булып, телне “ертып” килеп кергәннәр... Ни өчен төрки чыгышлы терминнар ясалмаган? Иң беренче чиратта, сөйләм интерференциясе, ягъни телләрнең бер-берсенә керешеп китүе төп сәбәп булып тора. Туган телендә һәм бер үк вакытта субстрат телдә җиңел аралашкан кеше өчен башка тел алынмасын куллану кыен түгел. Табигать кануннары буенча, кеше һәрвакытта да җиңелрәк юлны сайлый. Студентлар арасында үткәрелгән сораулык нәтиҗәләре шуны күрсәтә: “Сез боралак дигән сүзне кулланыр идегезме, әллә вертолет сүзенме?” дигән сорауга 93% респондент вертолет сүзен сайлый һәм аны “әйтелеше һәм кулланышы таныш” дип аңлаталар2.

Милли мәдәниятләрне исә бары милли телләр аша гына аңлау мөмкин. Шул рәвешле, милли культураларны, киңрәк планда милли мәдәниятләрне тел берәмлекләре аша өйрәнү һәм теркәү бурычын да этнолингвистика фәне үз өстенә ала.

Этнолингвистиканы мәдәнияткә бәйле рәвештә өйрәнү юнәлешләре. Еш кына этнолингвистиканың мәдәнияткә бәйле өйрәнү юнәлеше лингвокультуралогия яисә антропологик лингвистика терминнары белән параллель йөри. Алда әйтелгәнчә, саф этнолингвистика фәне үзе ике юнәлештә өйрәнелә: аралашуны өйрәнә торган этнолингвистика һәм танып белү процессын өйрәнә торган этнолингвистика. Беренче юнәлеш сөйләм яки аралашу этнографиясе дип атала. Бу юнәлештә аерым иҗтимагый яки этник төркемнәргә хас булган сөйләм модельләре тикшерелә. Мәсәлән, уртача европа тел стандартларына3 туры килгән коллективта тигез дәрәҗәле кешеләр арасында сөйләм бер-береңә хөрмәт күрсәтү йөзеннән бүлдермәүне, сүз әйтергә теләгән очракта яисә әйтелгән фикер белән ризалашмаган очракта аерым кереш сүзләр куллануны күздә тота. Мондый аралашу төре универсаль һәм гомум кабул ителгән түгел. Әйтик, австралия континентында аборигеннар сөйләмендә гомуми сөйләшү процессы ирекле: кем нәрсә әйтергә тели, шуны әйтә, ягъни бер үк вакытта берничә кеше сөйли ала; башка кешенең сүзләрен тыңламый, бары үзенекен генә аңлатырга мөмкин, ләкин төп хәлиткеч сүз әйтү мөмкинлеге коллективта хөрмәт казанган аксакалга йөкләнә. Шулай ук сөйләм этнографиясе аерым телләрдә сөйләмнең социаль статуска бәйле булуын күрсәтә: сөйләүче кешегә барлык титулларын кулланып дәшү (граф, князь, бәй), атасының исеме белән әйтү (Иван Иванович), башкарган вазифасы белән атау (доктор Петров), тел яшерү, дәшми калу һ.б. Бигрәк тә сөйләүче һәм тыңлаучы арасындагы социаль бүленешнең грамматикада чагылышы кызыклы: мәсәлән, япон телендә фигыльнең грамматик формасы үзеңнән югары яки түбән социаль баскыч вәкиленә мөрәҗәгать итүгә бәйле; рус телендә дә икенче зат-сан категориясе хөрмәтләүне аңлата (бу үзенчәлек бик күп телләргә, шул исәптән татар теленә дә килеп кергән). Японнар шулай ук тыңлаучының яки өченче затның эчке кичерешләренә бик игътибарлы: теләк фигыльнең -taj кушымчасы ярдәмендә япон кешесе бары тик үзенең теләкләрен генә белдерә ала. Башка кешенең теләге бары беренче заттан һәм өстәмә ярдәмче кереш сүзләр һәм әйләнмәләр ярдәмендә генә белдерелә ала: “Минем уйлавымча, ул шуны тели”, “Ул шуны тели дип уйлыйм”  шәкеле аша гына әйтелергә мөмкин, ягъни катгый рәвештә “ул шуны тели” формасында әйтелә алмый.

Сөйләм этикетыннан тыш, аралашу этнолингвистикасы ритуальләштерелгән ситуацияләрдәге (бәби табу, исем кушу, туй йолаларындагы) сөйләмне дә өйрәнә.

Этнолингвистиканың икенче юнәлеше – когнитив этнолингвистика. Ул, гомумән, аерым этапта этнолингвистика фәненең нигезен тәшкил иткән, беренче хезмәтләр шушы юнәлештә язылганнар. Этнолингвистика, фән буларак, европа халыкларыннан аермалы булган башка халыкларның, иң беренче чиратта, америка индеецларының мәдәниятен өйрәнүдән башланып киткән. Нәкъ менә язу традициясе булмаган индеец телләренең үзара кардәшлеге, аларның борынгы мәдәнияте, күченү (миграция) үзенчәлекләре, югалган цивилизацияләр (майя, ацтек, инклар) культурасы калдыклары этнолингвистиканың өйрәнү обьекты буларак билгеләнгән. Төрки телләр белән индеец телләре арасында охшашлыклар да шушы чорда әйтелгән.

Этнолингвистика фәнендәге төп каршылыклар да нигездә әлеге юнәлешкә карыйлар. Көнкүрешкә һәм фольклорга караган текстларны язып алу һәм аларны дөрес уку-аңлау антропологик тасвирлауның төп методы булып тора. Европа мәдәниятеннән күпкә аермалы булган индеецлар телен (фонетика, грамматикасын), йола-гадәтләрен сурәтләү һәм дөрес аңлату европа цивилизациясенә гадәтләнгән галимнәр өчен җиңел булмаган. Мәсәлән, безгә таныш булмаган бер телне (әйтик, кавказ телләренең берсен) тасвирлап карыйк. Әлбәттә, без бу телне иң элек үзебезнең туган телебезгә бәйле рәвештә, аннан соң безгә таныш булган башка чит телләргә мөнәсәбәтле рәвештә тасвирларга омтылырбыз. Туган телебездә яки таныш телләрдә булмаган авазларны ничек билгеләргә һәм язуда күрсәтергә, сөйләм процессында сүз чикләрен, морфема чикләрен ничек билгеләргә, аерым ишарәләрне, кеше сөйләмен тулыландырган вербаль булмаган чараларны ничек аңларга? Бу бик авыр эш. ХIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башында Европа галимнәренә дә индеецлар телен тасвирлау өчен яңа алымнар, яңа принциплар таләп ителгән. Шуннан чыгып, этнолингвистиканың кайбер тарафдарлары арасында телне (туган телне дә, чит телне дә) беркайчан ахыргача өйрәнеп бетереп булмавы турында  тәгълимат барлыкка килгән. Тел – даими хәрәкәттә, аны тасвирлау тел турында вакытлыча күзаллау гына бирә, илле-йөз елдан соң ул инде тулаем үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә телне өйрәнеп бетереп булмый дигән карашлар барлыкка килгән. Кешене чолгап алган дөньяны танып белүнең универсаль булмавы, төрле этносларның бер үк күренешне төрлечә аңлаулары һәм аңлатулары, дөньяны төрлечә күзаллаулары турында фикерләр әйтелгән. Нәтиҗәдә “телнең чагыштырма мөнәсәбәтлелеге” (гипотеза лингвистической относительности) гипотезасы туган. Мисал итеп, Бенджамин Уорф түбәндәге күренешне атый: урта европа стандартына туры килгән телләрдә микъдар саннары конкрет мәгънәле сүзләр белән дә, абстракт мәгънәле сүзләр белән дә кулланыла алалар. Ә хопи индеецлары телендә микъдар саннары бары физик, ягъни бар булган, санала ала торган предметлар белән генә янәшә кулланыла алалар. Европа кешесе ун көн дип тә, унынчы көн дип тә әйтә ала, ә индеецлар бары унынчы көн дип кенә әйтәләр, чөнки алар шушы көннең бар икәнен, шушы көндә яшәгәннәрен аңлыйлар, ә үткән көннәрне берләштереп санау алар өчен мөмкин түгел. Моның өчен алар тәүлек исәбенә бәйле конкрет мәгънәле ай (луна) яисә кояш  сүзләрен кулланалар (ун кояш элек). Индеецлар аңында абстракт мәгънәгә ия булган көн сүзе җыелма күплектә килә алмый.  Икенче мисал: европа телләрендә суның төсен билгеләү өчен күп дигәндә өч-дүрт төс атамасы кулланыла; ә диңгез буенда яшәгән индеецлар телендә суның төсен көннең караңгылыгына, томан яисә давыл булу-булмауга, кояшның яктыртуына карап, егермеләп атама белән әйтеп була, һәм бу сүзләрне европа телләренә тәрҗемә итү мөмкин түгел яисә шартлы рәвештә карасу-зәңгәр, ачык зәңгәр, салкын зәңгәр, яшькелт-зәңгәр, шәмәхә-зәңгәр һ.б.ш. шәкелдә генә тәрҗемә ителә. Димәк, Бенджамин Уорф фикеренчә, бу төсләрне бары шушы культурага бәйле кеше генә күз алдына китерә һәм сөйләмдә куллана ала, ә башкалар өчен әлеге телне үзләштерү мөмкинлеге чикләнгән.

Этнолингвистика фәне  бүгенге көндә югала бара торган мәдәниятләр һәм телләр мәсьәләсен дә көн тәртибенә куя. Бу мәсьәлә, экология мәсьәләләре белән беррәттән, ХХ-ХХI гасырның иң актуаль, иң куркыныч проблемасы булып тора.

Туган тел көне. 1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Ни өчен нәкъ 21 февраль Халыкара туган тел көне дип алынган соң?

1952 нче елның 21 февралендә Пакистанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшүчеләрдән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакистанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш исемле бәйсез дәүләт булып китә. Шушы дата Халыкара Туган тел көне итеп билгеләнә.

Дөньяда бик күп телләргә бетү, яшәештән туктау куркынычы яный. Тел юкка чыкса, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйли, шул тел хуҗасы булган халыкча яши, уйлый башлый, алар телендәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга.

Планетабызда телләр яшәешенә иң зур куркыныч яный торган нокталар Россиянең төньяк өлешендә, Себердә, Кавказда да билгеләнгән.

Шулай итеп, этнолингвистика фәненең телне һәм мәдәниятләрне өйрәнүдә һәм саклауда аерым өлеше бар.  

2 Шәхси күзәтүләр буенча.

3 Б.Уорф билгеләмәсе буенча, Европа телләренә хас гомуми, уртак үзенчәлекләр.




1. Степан Осипович Макаров
2. тема та її елементи
3. реферат дисертації на здобуття наукового ступеня кандидата медичних наук Київ 1999 Дис
4. да не за горами тот час когда вы станете не просто женщиной и даже не просто женой и матерью а ~ свекровью
5. Ш Ты скажи мне милый ёж Чем ежиный мех хорош Тем он лисонька хорош Что зубами не возьмёшь
6. .- 154 г Цена- 219руб
7. Папп Александрийский Теоремы Паппа-Гульдена
8. Биография Кулешова Льва Владимировича.html
9. 101 Россия Челябинск Введение- Некоторые страны представляются нам хорошо знакомыми
10. статья Введение Равновесие Очертание Форма Пространство Свет Цвет Выразительность
11. Реферат- Методы измерений и контроля за содержанием вредных веществ
12. тема Ответ А правильный Ответ В Ответ С Ответ D
13. Тема 4 ПСИХОЛОГИЯ ВОСПИТАНИЯ 4
14. Рациональное и иррациональное в творчестве Габриэля Гарсия Маркеса
15. .Природная чрезвычайная ситуация обстановка на определенной территории или акватории сложившаяся в резул
16. I.html А ЭТО ЗНАЧИТ ЧТО Соковиков НАС ВСЕХ ДУРАЧИТ УЖЕ 5 ЛЕТ как трусливых БАРАНОВ
17. УЧЕБНО-МЕТОДИЧЕСКОЕ ПОСОБИЕ по курсу «КРИМИНОЛОГИЯ»
18. Основания прекращения брака Статьей 16 СК РФ предусмотрены основания прекращения брака одним из которы
19. Политологии Объект и предмет и политической науки
20. На тему- Малый бизнес как составная часть рыночной экономики Выполнил- Воробьева А