Будь умным!


У вас вопросы?
У нас ответы:) SamZan.net

Тема- Туфан м~х~бб~те ldquo;Тамчылар ни дил~рrdquo; ldquo;~йтк~н иде~

Работа добавлена на сайт samzan.net:

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 2.6.2024

Дәрес планы

(11 сыйныф)

Тема: Туфан мәхәббәте (“Тамчылар ни диләр”, “Әйткән идең...” шигырьләре буенча)

Максат: 1.  Х. Туфанның төрмәдән соңгы чор иҗатында мәхәббәт темасын ачыклау.

             2. Хәсән Туфанның Луизага багышланган шигырьләре белән танышу, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

             3. Укучыларда мәхәббәт дигән хискә карата аңлы караш тәрбияләү.

Метод: Әңгәмә, сәнгатьле уку

Алым: Мәгълүмат бирү, анализ, китап тәкъдим итү

Җиһаз: Х. Туфанның портреты, аудио язма, шагыйрьнең шигырь китапларыннан күргәзмә, компьютер.

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. 

а) Укытучы укучылар белән исәнләшә.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле имин көннәр сезгә! Шигърият дәресебезне башлап җибәрәбез. Узган дәрестә без сезнең белән Туфан иҗатын чорларга бүлеп караган идек. Әйдәгез әле шуларны искә төшереп китик әле. Туфан иҗаты ничә чорга бүленә?

 б) Алдагы дәрестә үткәннәрне кабатлау.

Укучы: Хәсән Туфан иҗатын без өчкә бүлеп карадык.  Беренчесе – Туфанның кулга алынганчыга кадәр чор иҗаты. Татар әдәбиятына 20 нче елларда килеп кергән ул. Аның герое яңа тормышның ашкынулы кешесе. Автор аның рухи психологик үзгәрешләрен сурәтләп бирә. Аның “Башлана башлады”, “Бибиевлар”, “Зәңгәр бүре” поэмаларын тәнкыйтьчеләр дә укучылар да яңалык итеп кабул итәләр. Бу чорда аның әсәрләре лирик-фәлсәфи характерда була.

Укытучы: Икенче чор, төрмә чоры иҗаты турында ниләр әйтер идегез?

Укучы: Төрмәдә аны “изге җан” дип атап йөртәләр. Аңа төрмәдә иҗат итү кыен була. Шулай да ул рухын сындырмый, иҗат итә. Тормыш, язмыш, мәхәббәт, сагыш турында тирән лиризм белән сугарылган әсәрләр тудыра. “Каеннар сары иде”, “Агыла да болыт агыла”  шигырьләрендә авторның табигать баласы булуы күренә. Шул ук вакытта шигырьләрдә лирик геройның моңнары, сагыну – сагышлары да чагыла.

Укытучы: Тормыш юлы буенча Туфан 1956 елда төрмәдән чыгарыла. Аннан соңгы иҗатында нинди үзенчәлекләр бар?

Укучы: Төрмәдән соңгы иҗатындагы барлык әсәрләрен дә аның чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләре итеп карап була. Ул әдәбиятка үзенчәлекле шигырь формасы алып килүче шагыйрь. Шәрык әдәбиятында Хәйям, рус әдәбиятында С. Есенин кулланган 5 юллык строфа формасын куллана. Аның “Кая шулай ашкынасың йөрәк?”, “Тамчылар ни диләр”, “Үзегезне дә сөегез” кебек шигырьләре барлык укучыларны да сокландыра. Гомумән алганда, Туфан үзенең әсәрләрендә кешене зурлый, аның белән горурлана һәм соклана. Тагын шуны дә әйтеп китәргә кирәк, Туфан шигырьләрен укысаң, аның белән ниләр булганын, тормышында ниләр кичергәнен белеп була.

II Яңа тема

Укытучы: Укучылар без сезнең белән Туфанның

- кеше һәм табигать

-  сугыш темаларына мөрәҗәгать итүе;

-  тормышка, яшәешкә мәдхия укып язуы

турында карап киткән идек. Бүген исә, Туфанның төрмәдән соңгы иҗатында мәхәббәт темасының бирелешен карарбыз. Туфан мәхәббәтенең ныклыгына үзебез үк шигырьләрен укып инанырбыз.

Мәхәббәт – дөнья халыклары әдәбиятында төп һәм мәңгелек темаларның берсе. Укучылар, сездә нинди фикерләр бар? Нәрсә соң ул мәхәббәт?

Укучы: мәхәббәт – ул  кемне яки нәрсәне дә булса бик нык якын күрү

Укучы:  кемгә яки нәрсәгә дә булса чын күңелдән бирелгәнлек хисе

Укучы: башка җенестән булган бер кешегә карата кайнар йөрәк хисе, ярату хисе, уртак теләк-омтылышлары...

Укытучы: Әлбәттә укучылар, сезнең фикерләр белән килешмичә мөмкин түгел. Ә менә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә мәхәббәт сүзенә нинди аңлатма бирелгән. (Укытучы сүзлектән төгәл аңлатманы укый.) Әгәр дә без мәхәббәт дигән хиснең әдәбиятта төгәл чагылышын күрергә теләсәк, татар шигъриятендә тирән эз кардырган Хәсән Туфан иҗатына мөрәҗәгать итик. Моның өчен без әйдәгез әле Туфанның “Тамчылар ни диләр?” шигыре белән танышып китик. Сез игътибар белән тыңлагыз, авторның әйтергә теләгәннәрен ачыкларга тырышыгыз.

(Укытучы укый)

      Сандыгыңда ята

Синнән калган,

Белешмәләр салган ридикюль:

Миннән сиңа – гомер юлдашыма

Иң беренче бүләк иде ул.

Ридикюльдә калган белешмәләр,

Алардагы кайбер билгеләр

                                       Тормышыңның соңгы хәбәрләрен

                                       Бүген миңа сөйләп бирделәр...

Һәркайсында

Тамчы – тамчы эзләр,

Алар нинди тамчылар икән?

Болыттанмы алар,

Әллә синең

Керфекләрдән тамдылар микән?..

 Тәрәзәңә “җилләр” бәрелгәннәр,

“Сагынма!”- дип, янап киткәннәр...

Күнмәгәнсең... Эштән сөрелгәнсең...

Еллар сине донор иткәннәр...

Посылкалар белән ярдәм иттең:

- Без бит илдә... өйдә бит...- дидең.

Ә ул ярдәм

Каныңа алыштырган

Паекларың икән бит синең...

 Алдарсың дип уйлый идеммени?-

Ә син мине алдагансың ич:

 Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

                                        Җаның белән ялгагансың ич!

Соңгы таңың беленеп килгәндә дә

Күрешү көнен көткәнсеңдер дә,

Ләкин Ирек

Бераз кичегеп килеп

Эзләп тапты мине Себердә...

 Баш иям дә рәсмең каршында мин,

Күзләреңә багам тилмереп,

                                       Яшьле күзен Мадоннага текәп

                                     Сүзсез калган Рафаэль кебек...

Тирбәлешеп куя

Уйчан гөлләр,

Бер – беренә хәбәр биргәндәй:

“Кеше булсак әгәр,

Без дә шулай

Сыкрар идек бәлки...” дигәндәй...

1.  Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Укучы җавабы

2.  Шигырьдә нинди хисләргә  урын бирелгән?

Укучы җавабы

Укытучы: Укучылар әйдәгез әле өлешләргә бүлеп укыйк. Шагыйрь әйтергә теләгәннәрне ачыклыйк.(Укучылар укыйлар, аңлатмалар биреп баралар)

Укытучы: Шигырьдә нинди хисләр чагылыш таба?

(Укучылар хисләрне табалар)

Укытучы: Димәк, укучылар шагыйрьнең әлеге шигыре – йөрәгенә сыймаган үкенү, сагыну, юксыну, горурлану кебек хисләрнең нәтиҗәсе. Ә хәзер мин сезгә,  әлеге шигырь турында журналист  Венера ханым  әйткән фикерләрен магнитофон язмасында тәкъдим итәм. (Укучылар аудио язма тыңлыйлар)

Укытучы: Укучылар, шигырь нинди көчкә ия?

Укучылар җавабы:

Укытучы: Укучылар, әлеге истәлек сездә нинди фикерләр тудырды?

Укучылар җавабы...

Укытучы: Туган иленә кайтып та сөйгәнен күрү бәхетенә ирешмәгән шагыйрь, әлбәттә, өзгәләнә.

Зәңгәр карны ера-ера

Вокзалларга килгәндер

Бәлки табылыр, дигәндер...

дип кабат-кабат күз алдына китерә. Алда әйтелеп киткән шигырь юлларында Хәсән белән Луиза мәхәббәтенең көче чагыла. Моңа дәлил булып, Хәсәннең төрмәдән Луизага язган хатлары тора. Мәсәлән, шундыйларның берсе. Әлеге хатлар “Татарстан яшьләре” газетасының 1988 елгы 3 апрель санында басылып чыккан иде.  “Син, Лу, алдагы тормышыңны үзеңә ничек яхшы булса, шулай итеп кор, минем аркада бәхетсезлеккә төшмә. Сәхнәдәге эшеңә ярдәм итә торган юлны сайла. Кыскасы, минем өчен үзеңне корбан итмә. Син һәм Гөлгенә - минем дөньядагы иң якын кешеләрем. Нинди генә тормыш сайласаң да, бу шулай булып калачак: мин киләчәктә дә сезнең өчен яшәячәкмен.”

Мондый хатны язу аңа нигә кирәк булды икән?

Яраткан кешеңнең мәхәббәтеннән шулай җиңел генә баш тартып буламы?

Укучылар җавабы

Укытучы: Хәсән Луизаны шул кадәр ярата: хәтта ул аның бәхете, тыныч тормышы өчен мәхәббәттән дә баш тартырга риза. Һәр чорның үз мәхәббәт корбаннары булган. Сез татар әдәбиятында бер-берсе өчен җан аткан геройлардан кемнәрне беләсез?

Укучылар: Йосыф – Зөләйха,  Ләйлә - Мәҗнүн, Таһир - Зөһрә, Хөсрәү – Ширин, Хәлил – Галиябану, ....

Укытучы: Болар белән бер рәттән Хәсән – Луиза мәхәббәтен куйсак, без ялгышмас идек. Һәр чорның мәхәббәт тарихы үзенчә дидем мин. Чорга бәйле рәвештә сез нинди мәхәббәт тарихларын әйтеп китәр идегез?

Укучы: Әле күптән түгел генә без Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы белән таныштык. Андагы геройларның мәхәббәте бөтенләй башкача. Алдан мәхәббәткә, балага җиңелчә караган әти кеше соңарып булса да, хатасын таный. Мәхәббәтнең олылыгына инана. Узган атнада гына телевизордан караган “Дети Арбата” кино фильмында да, Туфан яшәгән чор сурәтләнә. Чор аша автор  Анатолий Рыбаков төп геройларның мәхәббәтен, аларның авырлыкларны җиңүләрен күрсәтә.

Укытучы: Туфанга әйләнеп кайтсак, укучылар, ул – мәхәббәтнең олылыгына дан җырлаучы моң, сагыш чишмәсе.  Аның шигырьләре беркемнекен дә кабатламаган, беркемнекенә дә охшамаган. Укучылар, без сезнең белән аның тагын бер әсәре “Әйткән идең...” шигыре белән танышабыз. Игътибар белән карап,  эчтәлеген аңларга  тырышыгыз.  (Укытучы үзе укып күрсәтә.)

Укытучы: Укучылар, шигырьнең эчтәлеге сезгә аңлашылдымы? Нәрсә турында сүз бара?

Укучылар җавабы

Укытучы: аңлашылганча, шагыйрь тормышында башка берәүне очрата. Димәк, ул Луизага хыянәт итә булып чыга түгелме соң? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр? Аннан строфаларга бүлеп укыйлар, кыскача аңлатма биреп баралар.)

Укытучы: Димәк, нәтиҗә ясап нәрсә әйтә алабыз?

Укучы: Туфан мәхәббәт дигән олуг хискә гомре буе тугрылык саклый. Шигырьдән аңлашылганча,  бу икенче кеше Луизага нык ошаган булса да, аның урынын Туфан йөрәгендә башка берәү яулый алмый.

Укытучы: Укучылар, бу чыннан да шулай. Ә әлеге Туфанның күңелен яулаган гүзәл – шагыйрә Клара Булатова була (с). Шагыйрь аны яратып ТӘНӘКӘ дип атап йөртә. Аларның ничек очрашулары, мөнәсәбәтләре, ничек аралары суынуы турында “Ак чәчәк атар иде” дигән истәлекләр китабына шагыйрә үзе язып калдыра. Шуннан сезгә дә бер өзек укып китәм:

“Хәсән абый бик көчле, киеренке каршылыклар эчендә икегә бүленеп яшәде – яшәде дә “Искәндәр”не – йөрәген – җиңде. Шул җырлы-язлы көздән соң ул мине “Тәнәкә” дип атаудан качарга трыша, үз исемем беләнрәк дәшә... Үзенең бер шигырендә ул:

Кадерле минем сафташ син,

Сеңлем син үлгәнчегә...

-дип язган иде. Гомеренең соңына кадәр ул шул сүзендә торды.” (187 бит)

III Ныгыту

Аның    янәшәсендә һәрвакыт киң күңелле кешеләр була. Ләкин ул яңадан беркайчан да өйләнми. Димәк, Луизага булган хисләренең сафлыгына шигебез калмый. Ә хәзер, мин сезне “Ватаным Татарстан” газетесының 2000 елгы 24 ноябрь санында басылып чыккан мәкаләдән бер өзек белән таныштырам. Игътибар белән тыңлагыз әле. (Укытучы укучыларны мәкалә белән таныштыра)

Укытучы: Я укучылар хәзер ни диярсез?

Укучылар фикере:

Укытучы: Беренче мәхәббәт онытылмаса да, шагыйрьнең саф йөрәген Луиза яулап ала ала шул. Аңа багышланган “Әйткән идең...” шигыре  берәүне дә битараф калдыра алмый. Композитор Әнвәр Бакиров аңа көй чыгара.  Әгәр дә сез өйләрегезгә кайтып әниләрегезгә, әтиләрегезгә әлеге җырның бер генә юлын әйтеп күрсәтсәгез, алар сезгә тулысынча җырлап бирәчәкләр, чөнки әлеге җыр аларның яшьлек җырлары. Хәзер дә әле аны яратып җырлыйлар. Сез дә тыңлап карагыз әле. (Аудио язмадан җыр тыңлана.)

Шушындый, бәгырьләрне өзәрлек, күзләргә яшь энҗерәре тезәрлек әсәрләр иҗат иткән  шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен ниләр генә эшләнми. Я әйтеп карагыз әле ниләр эшләнә икән?

Укучылар:

  •  Шагыйрьләр шигырьләр яза;
  •  Кармәт авылында музей ачылды;
  •  Шәһәр урамын аның исеме белән атыйлар;
  •  Газиз Кашшаф “Киек каз юлы” романын яза.

Болар барысы да шагыйрьне халык онытмый, олылый дигән сүз.

IV Йомгаклау:

Укытучы: Бүгенге дәрестә Хәсән Туфан турында ниләр белдегез?

Укучы җавабы

Укытучы: Үз чиратыгызда  шагыйрь турында сез нинди фикердә соң?

Укучы җавабы

Укытучы: Ап-ак теләк тилиселәр килә

       Сез дусларның бары-барына.

       Күңелкәйләр манчылгандыр, ахры,

       Аккош күле аклыкларына. (Гәрәй Рәхим)

дигән шигырь юллары белән дәресебезне тәмам итәм. Сезгә уңышлар Туфан күңеледәй саф күңел, Туфан мәхәббәтедәй эчкерсез мәхәббәт теләп калам. Ә хәзер әйдәгез көндәлекләрегезгә өй эшләрен язып куегыз. а) Икенче дәрестә Туфан иҗаты буенча тест була, тестка әзерләнү өчен дәреслекнең 183-192 битләрен кабатларга. б)теләгән кешеләр “Әйткән идең...” шигырен ятлый ала. в) кызыксынган кешеләр өчен, “Сөембикә журналы”ның 1999 елгы 1, 5, 6, 7 саннарыннан “Искәндәр кыйссасы”н укырга.  Бүгенге дәрестәге активлыгыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм. (Укучыларга билге куела)




1. тема Функциональная система совокупность органов и тканей относящихся к различным анатомофизиологически
2. И. Фоменков Смоленский государственный университет Уважаемые коллеги При всей неоднозначности и против
3. Сравнительный анализ европейских парламентов
4. Восточные славяне в древности.html
5. Кровь и кость Маргарет Флауерс Mrgret Flowers пожилая дама лет семидесяти пенсионерка и почётный член клуба са
6. РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЫ «ОБЩАЯ БИОЛОГИЯ».html
7.  Понятие и классификация функций государства 1
8. . С.90136 После рассмотрения социальноэкономического строя Поздней Римской империи и в частности вопроса о
9. Роль и функции валютного рынка и валютного регулирования в современной российской экономике
10. Mkers willing to grpple with the issues
11. т.е. представить ее
12. Тема 6 Придбання навичок розрахунку основних податків що складають підприємства
13. учитель химии Руководитель эксперимента - Пругло Г
14. В поисках пятой силы
15. Теоретическое обоснование физической подготовки в кайтбординге на этапе углубленной специализации Ку
16. Социально - экономическая эволюция России об итогах 2000 и сценариях ближайшего будущего
17. Мое прекрасное несчастье Джейми МакгвайрМое прекрасное несчастье Scn Conv Изольда; OC
18. 1 Введение Обосновывая тему студент должен определить ее место и значимость изучения в общей проблематик
19. Справочные правовые системы на российском рынке
20. Анализ сказки МЕ Салтыкова-Щедрина Карась-идеалист